Инфоурок Другое Другие методич. материалыГ.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре нигезендә, халык традицияләренә таянып, укучыларга сыйныфтан тыш чараларда әхлак тәрбиясе бирү.

Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре нигезендә, халык традицияләренә таянып, укучыларга сыйныфтан тыш чараларда әхлак тәрбиясе бирү.

Скачать материал

Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре нигезендә, халык традицияләренә таянып, укучыларга сыйныфтан тыш чараларда әхлак тәрбиясе бирү.

 

Бүгенге көн мәгарифе үз алдына белем һәм тәрбия бирүне милли традицияләргә таянып алып бару бурычын куя. Чөнки гореф-гадәтләр, йолалар – халкыбызның рухи хәзинәсе. Бер буын икенче буынга билгеле бер идеяләрне, үз-үзеңне тоту, кешеләр белән аралашу кагыйдәләрен шушы гореф-гадәт, йолалар аша тапшыра. Шуңа да милли традицияләребез берни белән дә алыштыргысыз тәрбия чарасы булып тора.

Халык бәйрәмнәре, йолалары һәр кешенең күңелендә саклана. Күренекле әдибебез Г.Бәширов үз күңелендә йөрткән хисләрне “Туган ягым – яшел бишек” повестендә укучыларга җиткезә. Биредә беренче чәчүгә чыккан көн, сабан туе йолалары, каз өмәләре, киндер һәм сүс өмәләре, кунак кызлар килү, кич утырып китап уку – барысы да әсәрдә шулкадәр ихтирам, изге бер хис белән сурәтләнгәннәр ки, халыкның рухи сәламәтлеген нәкъ шулар саклап торганлыгына бөтен күңелең белән ышанасың.

Без дәрестән тыш чараларда да милли традицияләребезгә таянырга тиешбез. Әнә шундый чаралардан берсен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Ул Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” повестендагы “Кунак кызлар килде утырмага” дигән бүлегенә нигезләнгән.

 

Кунак кызлар килде утырмага.

Автор: Элек көзге эшләр тәмамлангач кызлар күрше авылларга кунакка йөргәннәр. Бу алар өчен билгеле бер сынау булган. Чөнки биредә аларның үз-үзләрен тотышлары да, эшкә сәләтләре дә, киемнәре дә, тәрбиялелек дәрәҗәләре дә күренгән. Шул ук вакытта алар каз, сүс өмәләренә йөреп, ялгыз карчыкларга су ташып, башкаларга булышырга кирәклекне аңлап, мәрхәмәтле булырга өйрәнгәннәр.

Татар халкында кунакка йөрүнең дә үз вакыты, тәртибе булган. Теләсә кайчан кунакка йөрү әдәпсезлек, кешеләрне эштән бүлү, үзең дә эшсез йөрү булып саналган. Көтеп алынган кунак кыз үз кадерен, үз вакытын белеп кенә килгән, шуңа кадерле булган.

  Менә беркөнне иртән торып чыгасың – бөтен дөнья ап-ак! Кич-иртә урамнан шыгырт та шыгырт аяк тавышлары ишетелә башлый. Менә кайчан кузгала төрле өмәләр: каз өмәсе, сүс омәсе, тула өмәсе. Шул вакытка турылап, күрше авыллардан кунак кызлар килә. Байга да килә, ярлыга да.   Шундый көннәрнең берсендә безгә дә кунак кызлар килде.  Иртән торгач, чәй эчкәннән соң, кунак кызлар тәрәзә янынарак утыралар да, урамнан узучы яшь - җилбәзәккә күз аткалап, чигүләрен чигә башлыйлар.

( “Сөлге чигәм” дип аталган татар халык җырын җырлап, кызлар чигу чигәләр).

-Инде кояш та кичкә авышкан икән, кичке су китерү хәстәренә керешергә кирәк.

-Кайсы күлмәгеңне киясең?

-Сыек зәңгәр күлмәгемне киям.

-Ә башыңа нәрсә ябасың?

-Аллы-яшелле шәлемне бөркәнәм.

-Карале, дустым! Ак катамны кисәм килешерме, әллә карасын киимме?

-Безгә - кунак кызларына чибәр итеп киенергә кирәк. Мин башыма кәшимир шәл, өстемә зәңгәр жикет, аягыма сай гына кунычлы ак киез катамны киям.

(Гумәр керә).

-Апай, курше Гыйльми түти: “Су китергәндә, кунак кызлар, аларга да берәр көянтә су кертеп чыкмаслармы?”, - дигән иде.

-Ай, Гумәр генәм! Кеше теленә кереп хур булсам, ни хәлләр итәрмен?

-Актык сүзен дә әйтим инде, апай! Аның улы Фазулла авыру, озакламый үләсе егет инде ул. Бик кызганыч. Фазулла миннән кунак кызга хат та яздырды. “Минем үлгәнче бер кызлар хаты аласым килә. Бер генә сүзле булса да! Бер генә тапкыр булса да”, - диде. Тагын: “Кунак кызлар су кертмәсәләр, безнең өй түреннән үткәндә, ичмасам, тәрәзәгә генә карап алмаслармы икән?” – дип тә ялынды.

(Кызлар суга китә).

  Автор: Мин Фазуллаларга йөгердем. Нишләрләр икән, керерләрме икән кызлар, юкмы икән?

   Фазулла өстенә өр-яңа зәңгәр сатин күлмәк, башына хәтфә кәләпүш кигән. Гыйльми түти өйнең ике ягын да бик пөхтәләп җыештырып куйган. Ул яшь килен төшерәсе каенатай кебек дулкынлана.

-Ярабби, күңелләренә мәрхәмәтләр салып, кереп кенә чыксаларчы! Керә алмасалар, бигрәк тә нәүмиз була инде!

-Чү, тыкрыкта бик күп аяк тавышлары шыгырдый түгелме? Әнә ишегалдында кызлар тавышы ишетелә.

(Су күтәреп кызлар керәләр).

-Исәнмесез, саумысез? Әйбәт кенә торасызмы?

-Гыйльми түти! Шунда берочтан сине дә сулы итик дип йөрүебез инде бу!

-И җанкисәкләрем! Ниләр генә әйтим?! Нинди изгелекләр белән генә кайтарыйм? Әйдәгез суны әнә шунда бушатыгыз. (Кызлар су бушата).

-Тагын суга төшәбезме әле?

-Төшәбез, төшәбез.

  Автор: Кунак кызлар килгәч, без каз өмәсе үткәрдек. Әни өмәче кызларны сыйлаганнан соң, алар табынны, җыештырып алдылар да хәзер әнә кич утырырга хәзерләнәләр. Кечкенә көзге тирәсенә өелешеп өс-башларын төзәтәләр, купшыланалар. Ул тәрәзә тирәсендә бөтерелүләр, бер-берсенең иңбашларына кулларын салып назлану, иркәләнүләр, күз кырыйларын тәрәзәгә сирпеп алып үзара пышылдашу, чыркылдап көлешүләр... Алай шыпыртлап нәрсә турында сөйләшәләр икән алар?..

(Кызлар урындыкка тезелешеп утыралар, табышмак әйтешәләр).

(Гумәрнең апасы әйтә).

-Әйдәгез кызлар табышмак әйтешәбез.

-Җомак әйтәм, җөмен тап! – “Ука-ука тыш кына, тәкә төшкән инешкә, тапар идем бәлешкә, күрмәдеңме, Бибешкә?” Нәрсә ул?

(Кызлар “мм” ди-ди башларын иеп уйлашып утыралар, тик таба алмыйлар).

-Кайда була ул? Җирдәме, күктәме, судамы, корыдамы?

-Һәммәки җирдә дә! Менә бүген без аның апаларын суеп ашадык.

(Кызлар куркышып кулларын селтиләр).

-Кит, аннан, юләр! Авызыңнан җил алсын! Әллә нәрсә әйтәсең.

(Мәликә түшәмгә карап торды-торды да авызын ерып көлеп җибәрде).

-Ә белдем, белдем – үрдәк.

  Әле берсенә, әле икенчесенә карап алды да кунак кыз да телгә килде:

-Безнең Кибәхуҗа табышмаклары ошармы икән? – Минем дә берәү истә бар. “Кечкенә генә тирән күл, тирәк аның эчендә, ефәк кигән, калфак кигән кызлар аның эчендә, биленә кылыч бәйләгән егетләр аның эчендә.”

-Һай, җаныем, инде дә матур икән бусысы. Кызлары да бар, егетләре дә шунда гына! Тик нәрсә генә икән ул – егетле-кызлы табышмак?

Апай аның җилкәсенә сугып:

-Егетләрне бер дә телеңнән төшерми башладың. Берәрсен көтәсеңме әллә югыйсә?

-Юк ла инде! “Үзем күптән атлы-тунлы, күршеләрне кайгыртам”, - диләрме әле? Кунак кызыбыз: “Егетләрегезне күрсәтмәдегез! Күпсендегез!- дип үпкәләп китмәгәе дим.

-И күрше, борчылма, башка кайгың булмаса, йөзләреңне саргайтма. Менә килеп тә җитәрләр!

(Ишек дөбердәтәләр. Кызлар бераз каушый төшеп, көзгедән каранырга, бит-күзләрен төзәтергә керешәләр. Апай, алмаш-тилмәш бармак очларына төкереп, кашларын сыпырып алды).

-Кызлар, безне дә кич утырырга кертегез әле!

Апа: “Ярый ла кеше теленә эләкмәсәк! Кунак кызның атын-чуын чыгармасалар! Ул-бу булса, йә урлап китсәләр, нихәлләр итәрбез.

-Кызлар, биредә чит егетләр юк, туганнар белән күршеләр генә.

-Кызлар, алайса егетләргә ишекне ачыйк.

(Егетләр кереп утыра, кунак кыз, битен шәлъяулыгы белән каплый төшеп, читкә таба борылып утыра. Кунак кызының йөзен күрер өчен егетләр әле бер яктан, әле икенче яктан үрелеп карыйлар да, ул һаман да яшеренгәч шаяртырга керешәләр).

Закир:

-Бер күрергә зар-интизар булып ничә көннәр көтәбез. Бу Кибәхуҗаларның бәгыре шулай бик каты микәнни?

Хисам:

-Чишмә янында ялгыш кына бер тапкыр шәл чите ачылып киткән иде. Ай бирде, кояш алды...

-Кибәхуҗа кызлары бик назлы була диләр. Бәлкем, чыбылдык эчендә генә үскәндер ул?

Закир абый бәет көйләргә тотынды:

-Хан кызы, ач ишегең, мин керием,

Синең йөзең нурлы диләр, мин күрием!

Кунак кызы авыз эченнән генә көлеп җибәрде. Ул ым кагуга, аның урынына апай  җавап бирде:

-Минем йөзем күреп сиңа нидер файда,

Кичләрдәге тулган айны күрмисеңме?

Закир:

-Хан кызы, ач ишегең, мин керием,

Синең сачең кара диләр, мин керием.

Апай җавап бирде:

-Минем сачем ди карасына ни диярсең,

Базарларда кара ефәк күрмисеңме?

(Кунак кыз һаман йөзен күрсәтми).

Сәхибҗамал:

-Карап-карап торам да булмый сездән. Бу сиңа, Закир абый сабан туе түгел, ничек эләкте шулай күтәреп бәрә алмыйсың! Табаларга май кирәк, һәрбер эшкә җай кирәк. Кунак кызны күрер өчен тел ачкычлары кирәк.

Закир:

-Тел ачкычлары табылыр..., - дип кесәсеннән актара башлады да кызарынып туктап калды. Аннан тагын бер көлделәр.

-Кесәләрегез сай булса, телдә инде бар өмет.

-Әйе, шул.

Закир бии- бии килеп,  кунак кызның шәлъяулыгын тартып алды. Егетләр:

-Сөбханалла машалла, күз тимәсен башала!

-Кояш чыктымы, ай калыктымы? Күзләр чагылып китте.

-Әйтәм җирле сагындырып кына ачылды, зерәгә генә түгел икән, әй!

-Кызлар, төн уртасы җитеп килә, әйдәгез таралышыйк.

(Кызлар да, егетләр дә чыгып китәләр).

Автор: Менә бервакыт түбән очтан кызларның дәртле бер уенчак көйгә салып, шыңгыр-шыңгыр киндер тукмаклаган тавышлары ишетелә башлады, Кичке тынлыкта ул бер акрыная, аннары тагын көчәеп китә иде.

Җыр түгел, гармун тавышы түгел, шулай да тансык иде бу киндер тукмаклаган аваз. Ул, шаң-шаң итеп, авыл өстенә саф тавышлы яшь егет җырдай шатланып күтәрелә. Бу яңгыравыклы шат көй һәммәсен дә искәртеп уза кебек:

-Мондый кичләр гел генә булып тормый, кызлар да киндер йомшартырга көн саен җыелмый. Тыңлап кара инде син, яшь йөрәкләр ни әйтә, кызлар күңеле ниләр дип сайрый икән?

 

Бала үзен шәхес итеп тойсын өчен, аңарда милли үзаң формалашуы зарур. Ә халкыбызның гореф-гадәтләре милли аң, милли горурлык тәрбияләүдә ярдәм итәләр. Хәзерге чорда кайбер радио, телевидение тапшырулары, төнге клублар, дискотекалар, урамдагы тискәре күренешләр аларның аңына әдәпсезлек үрнәкләре сеңдерә. Шуның өчен укучыларны халкыбызның күркәм милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре нигезендә тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре нигезендә, халык традицияләренә таянып, укучыларга сыйныфтан тыш чараларда әхлак тәрбиясе бирү."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Психолог в социальной сфере

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 064 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.11.2015 3388
    • DOCX 44 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Саляхова Зухра Габделахатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Саляхова Зухра Габделахатовна
    Саляхова Зухра Габделахатовна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 21114
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Мини-курс

Стратегическое планирование и маркетинговые коммуникации

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 19 регионов

Мини-курс

Эмоциональная связь между родителями и детьми

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек

Мини-курс

Техники визуализации в учебном процессе

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 19 человек