Инфоурок Родная литература Научные работыХәзерге татар прозасында Бөек Ватан сугышы темасының проблемасы һәм идея – сәнгать үзенчәлеге

Хәзерге татар прозасында Бөек Ватан сугышы темасының проблемасы һәм идея – сәнгать үзенчәлеге

Скачать материал

Хәзерге татар прозасында Бөек Ватан сугышы темасының проблемасы һәм идея – сәнгать үзенчәлеге

 

Татар совет язучылары һәм шагыйрьләренең Бөек Ватан сугышының давыллы елларындагы изге хезмәте - халык батырлыгының бер күренеше булып тора. Сугыш елларында поэзия, проза, драматургиядә, гомумән, әдәбиятның барлык жанрларында да изге Ватан өчен көрәш һәм батырлык темасы үзәктә була. Сугышның башлангыч чоры һәм аның хәлиткеч вакыйгалары, Бөек Җиңүгә килүнең авыр юллары - болар барысы да әдәбиятта үзәк темалар буларак чагылыш  таба.

      Татар әдәбиятында сугыш темасын чагылдырган әсәрләр бик күп. Сугыш елларындагы ачлык, ялангачлык, сугыш кырларында ятып калган корбаннар, фашистлар тоткынлыгында хурлыклы һәм мәсхәрәле Татар  үлемен көткән әсирләр язмышы һәркемне уйланырга мәҗбүр итә. Сугыш темасы чагылган әсәрләрнең күбесе авыл халкы тормышын сурәтләүгә багышланган.       Язучылар сугышның беренче көннәрендә үк фашизмга нәфрәт белән сугарылган әсәрләр иҗат итәләр.

       Хәзерге татар әдәбиятында да сугыш темасы бик актуаль. Бөек Ватан сугышы темасы татар әдәбиятында бик ныклап өйрәнелгән һәм бүгенге көндә дә язучыларыбыз,шагыйрьләребез бу эшне дәвам итә.  Хәзерге татар әдәбиятында җиңү алып килгән ветераннарның бүгенге хәле, аларның сугышта кичергәннәрен оныта алмавы, тән һәм җан яраларының яңаруы хакында бик күп әсәрләр иҗат ителә. Шигырьме ул, яисә чәчмә әсәрме ― боларның барысында да бер генә теләк ― сугыш афәте бүтән кабатланмасын.

       Сугышның ачы хакыйкате бу елларны үз күзләре белән күргән язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагылыш таба. Алар үзләре кичергән вакыйгаларны киләчәк буынга сөйләп калдырырга омтыла. Бөек Ватан сугышы ветераны Кави Латыйпның «Үр арты үр» әсәре ― моның якты бер үрнәге. Әсәрдә яшь егетнең тәүге тапкыр дошман белән очрашуы, авырлыкларны җиңәргә өйрәнүе, сөю хисләре бик табигый сурәтләнә. Повесть тулысынча язучының үзе күргәннәренә нигезләнеп язылган. Шуңа күрә дә повесть фактик материаллар белән чуарланган, аның телендә дә сугыш кырыслыгы сизелә. «Үр арты үр» әсәре аның үзе турында гына түгел, ә үзе кебек меңнәрчә көрәштәшләре хакында да.

       Марат Әмирханның «И кылган догам минем» повесте шулай ук фронтовикның үзе үткән сугыш юллары хакында сөйләве рәвешендә язылган. Хисам Сабиров оныгы үтенече буенча үзенең истәлекләрен тасмага яздыра. Повесть сигез тасмадан тора. Аларның һәрберсе аерым исем белән герой тормышында булган вакыйгаларга багышланган. Марат Әмирхан безнең сугышчыларның дошман белән аяусыз көрәшен генә тасвирламый, ә аның әсәренең үзәгендә төп геройның чолганышта калып әсирлеккә эләгүе, җиңү көненнән соң үз илебездә сөрген газаплары кичерүе тасвирлана.

        Марат Әмирханның «И кылган догам минем», Рашат Низаминың «Сары чәчәкләр» әсәрләренең геройлары холык-фигыльләре, белеме, тәрбиясе ягыннан бер-берсеннән аерылып торсалар да, аларны сугыш берләштерә: шул ук сугыш сукмакларын үтәләр, югалту, ялгышлар аша узалар, яңа үрләр яулыйлар. Әлеге әсәрләр белән танышу, геройларның язмышын, хис- кичерешләрен күңелебез аша үткәрү безгә, укучыларга, шулай ук гыйбрәтле.

        Зәки Зәйнуллинның «Гарасатлы юллар», Рәис Сәфәровның «Әҗәл белән янәшә» әсәрләрендә сугышның иң авыр, иң кыен шартларында да сынмаган, аптырап калмаган, беркайчан да кешелек сыйфатларын җуймаган татар егетләреннән Зәйнулла, Ягъфәр, Рәис кебекләрнең үлмәс батырлыклары гәүдәләнә. Бу образ-сурәтләр әдипләрнең хыял-фантазияләре ярдәмендә түгел, ә, чынлап та, тормышның үзеннән, сугыш чынбарлыгыннан алынганлыгы әллә каян сизелеп тора. Бу авторлар, армия шартларын, сугыш картиналарын профессиональ яктан бөтен ваклыклары белән, һәм стратегик киңлекләрендә белүчеләр буларак, гаять тулы ышандырырлык, төгәл фактлар белән эш итәләр.  

         Югарыда аталган әсәрләрдән без сугыш кыры, сызгырып очучы ядрәләр, әти-бабайларыбызның үлем белән күзгә-күз очрашуы хакында укып белсәк, Галимҗан Гыйльманов бу вакытта тылда ниләр булганлыгын тасвирлый. Аның «Әткәйнең сугыш көндәлеге» повестенда хатын-кызларның, яшүсмер егет-кызларның тылдагы авыр хезмәте, тол хатыннарның яу кырында һәлак булган ирләрен көтү ачысы, әтисез калган сабыйларның ятимлеге белән янәшә җиңү иртәсе шатлыгы тасвирлана. Язучы сугыш чоры кешеләренең эчке дөньяларын тасвирлау аша яшәү һәм үлем, бурыч һәм намус, кайгы һәм өмет кебек төшенчәләрнең чын асылын ачарга омтыла. Повесть, исеменнән үк күренгәнчә, көндәлек рәвешендә язылган. Һәр бүлек ― яшүсмер малайның сугыш белән бәйле хатирәсе, авыр елларда чыныгу үтү юлы.

      Хәзерге әдәбиятта илгә азатлык яулаган ветераннарның бүгенге хәле дә, аларга булган мөнәсәбәт тә чагылыш таба. Фәнис Яруллинның «Өзелгән өмет» хикәясендә Гыйльметдин  картның, сугыш бетеп, илле елдан артык вакыт үткәннән соңгы тормышы сурәтләнә. Карт авыр сугыш юллары үткән, яраланган. Оныгы Хәмзә өчен ул ― герой, малай бабасыннан сугыш хатирәләрен кабат-кабат сөйләтә, аның белән горурлана. Язучы әсәрдә җитәкчеләрнең генә кешеләрне төрле катламнарга аеруын күрсәтә. Гыйльметдин картның оныгын яңа телевизор белән сөендерәсе килә, ләкин карт ветеранның аны сатып алырга мөмкинлеге юк. Военкомат та телевизорларны геройларга гына бирә икән. Бабасын герой санаган оныгының күңелен төшермәс өчен карт соңгы үлемтек акчасына телевизор алырга була. Военкоматтан аны Мәскәүгә җиңү парадына чакыралар. Шул сөенечле хәбәр белән якыннарын да шатландырырга ашыкканда, Гыйльметдин карт дөнья куя. Сугышларда пулялар, снарядлар җиңә алмаган гаярь солдатны кечкенә генә бер шатлык мәңгелеккә аяктан ега. Автор әлеге моңсу хикәясе белән илебез азатлыгы өчен үз-үзен аямыйча көрәшкән бабайларыбызны исән вакытта, яныбызда чакта кадерлисе, аларга карата игътибарлырак буласы иде дип әйтергә тели. Хәрби-патриотик теманы үзәккә алган әсәрләрдә батырлыкка соклану икенче планга күчә, алга батырлыкның чыганакларын эзләү, сугышның ачы фаҗигасын реалистик сурәтләрдә бирү чыга.Әхәт Гаффарның «Кәфенгә кесә текмиләр» әсәре әнә шул ачы хакыйкать рухы белән сугарылган. Язучы әлеге хикәясендә илебездә сугыш барган еллар хакында гына сөйләп калмый, ә халкыбызның бөтен үткәненә дә бәя бирә. Язучы дөньяда барган сугышларның никадәр мәгънәсез, кирәксез икәнлекләрен исбатларга омтыла. Әхәт Гаффарның «Кәфенлеккә кесә текмиләр» хикәясе герое үзенең тормышы турында гына бәян итми, ә үз мисалында безнең илнең сәяси, иҗтимагый үзгәрешләрен дә тасвирлый. Ул заманның, җәмгыятьнең гаделсез булуын ача. Хикәядә автор героеның исемен атау гына түгел, хәтта аның тышкы кыяфәте, ир-атмы, хатын-кыз булуы турында да мәгълүмат бирми. Геройның сөйләм үзенчәлекләре аның тулы образын укучыга аңында тудырырга ярдәм итә. Әсәрнең шул рәвешле язылуы аны тагын да мавыктыргычрак итә, шулай ук Әхәт Гаффарның язу осталыгы хакында да сөйли. Безнең каршыбызга илдә барган барлык үзгәрешләрне үз гомере аша кичергән, хәзер олы яшьтәге ир-ат килеп баса. Аның күңеле тормышның гаделсез, рәхимсез булуыннан сызлана.

      Айдар Хәлимнең «Трофей ашъяулык» хикәясендә дә сугыш вакытында тылдагы авыр хезмәтнең сурәтләнеше белән безнең илебездә алып барылган сәясәтнең гаделсезлеге дә тасвирлана. Хикәянең үзәгендә Миңсылу һәм аның улының тормышы сурәтләнә. Әтиләре сугышта батырларча һәлак булган әлеге гаиләнең язмышына битарафлык әсәрдә бик оста табылган сурәт-детальләр аша ышандырырлык итеп ачыла.Бөек Ватан сугышында Җиңүнең бер еллыгына тол хатынга бүләк ителгән тишек ашъяулык шул чордагы тормышны,дәүләтнең гади кешегә мөнәсәбәтен чагылдыра.Язучы Миңсылу образы аша сугышта һәлак булган ирләренә тугры татар хатын-кызларының кайгы-хәсрәтен, авыр язмышын күрсәтә.

         Бөек Ватан сугышы темасын яктырткан әсәрләрнең әһәмияте бүгенге көндә дә бик зур. Алар хәзерге тыныч, матур тормыш өчен гомерләрен дә кызганмаган, фронтта һәлак булган каһарманнарны онытмаска һәм яшәүнең кадерен белергә өйрәтәләр. Әйе, әдәбиятыбызда сугыш темасына багышланган әсәрләр бүген дә туып тора. Чөнки теләсә нинди сугыш кешенең табигатенә каршы: анда кан коела, анда кеше гомере өзелә. Шуңа күрә язучылар әсәрләрендә явызлык бары тик үзеннән дә зуррак усаллык хисләре генә тудыра дигән фикерне уздырганнар, укучыга төгәл итеп җиткерергә тырышканнар. Бөек Ватан сугышы беткәнгә 75 ел булачак, ә әле сугыш хатирәләре турында яңадан-яңа мәгълүматлар табылып тора. Хәзерге прозада да сугыш темасына язылган әсәрләр күп. Бу әсәрләрдә илгә азатлык яулаган ветераннарның бүгенге хәле дә, аларга булган мөнәсәбәт тә чагылыш таба. Без сугыш афәтен, аның бөтен фаҗигасын язучыларыбыз, шагыйрьләребез язган әсәрләр аша, бабаларыбыз сөйләгәнне тыңлап кына күз алдына китерәбез. Әмма теләгебез бер: Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня сугышлары кебек сугышлар кешелек дөньясындагы иң соңгы сугышлар булсын иде.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Хәзерге татар прозасында Бөек Ватан сугышы темасының проблемасы һәм идея – сәнгать үзенчәлеге"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Инженер по обслуживанию многоквартирного дома

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 666 115 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Презентация по произ-ю М.Джалиля "ДУБ".
  • Учебник: «Литературное чтение (?д?би уку) учебник для образовательных организаций с обучением на русском языке, для изучающих татарский язык как родной (на русском и татарском языках) (в 2 частях)», Гарифуллина Ф.Ш., Мияссарова И.Х.
  • 18.12.2020
  • 660
  • 11
«Литературное чтение (?д?би уку) учебник для образовательных организаций с обучением на русском языке,  для изучающих татарский язык как родной (на русском и татарском языках) (в 2 частях)», Гарифуллина Ф.Ш., Мияссарова И.Х.

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.12.2020 194
    • DOCX 20 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гилмуллина Лайсан Салахетдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 16558
    • Всего материалов: 16

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Основы герменевтического анализа текста на уроке литературы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 57 человек

Курс повышения квалификации

Родной (русский) язык и родная литература: теория и методика преподавания в образовательной организации

72/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 56 человек из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 315 человек

Курс профессиональной переподготовки

Русский язык и литература: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель русского языка и литературы

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1539 человек из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 905 человек

Мини-курс

Политическое проектирование и международные отношения"

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные методики базальной стимуляции и развивающего ухода для детей с тяжелыми множественными нарушениями развития

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Figma: основные принципы дизайна и композиции

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 106 человек из 40 регионов
  • Этот курс уже прошли 16 человек