Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Иностранные языки / Статьи / Халык авыз иҗатында чишмә образы
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

Халык авыз иҗатында чишмә образы

библиотека
материалов

Татар халык авыз иҗатында чишмә образы


И.Р. Бламыкова, 81нче урта мәктәп, Казан шәһәре


Безнең заман – тизлек заманы, машиналар заманы. Табигать белән кеше арасында ара һаман ераклаша кебек. Күңелләр табигый тавышларны, табигый моңнарны тоймый башлый, тупаслана, катылана... Көндәлек мәшәкатьләр эчендә калган кеше Табигать янына тукталып, аңа сокланып алырга вакыт тапмый...

Заманыбызның аеруча актуаль төс алган мәсьәләләреннән берсе - ул, әлбәттә, табигатькә мөнәсәбәт. Чөнки кешелек һәм шәхес яшәешенең нигез дөньясы булган, әмма хәзерге цивилизация шартларында юкка чыгу куркынычы алдында калган табигатьне саклап калу өчен, беренче чиратта, кешеләрдә аңа дөрес караш тәрбияләргә, аның тормыштагы ролен һәм әһәмиятен тирәнтен төшендерергә кирәк.

Мине аеруча табигать табышмакларының берсе - чишмәләр кызыксындыра. Кешенең гомере башланып киткән кебек үк, инешнең дә башлангычы бар. Бу – чишмәләр. Чишмә, тау астыннан көмеш күзе белән җирне тишеп, бик зур кыенлыклар белән саркып чыга, бөдрә дулкыннар ясап, әкрен генә ага. Аның көмеш сыман тамчылары кояш нурлары астында энҗе бөртекләре кебек җемелдиләр. Чишмәләр... Кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән алар?!

Тарихыбызда чишмә образына мөрәҗәгать итү бик ерактан килә. Әле язучылык барлыкка килгәнче үк, борынгы бабаларыбыз табигатнең бу серле чыганагы - чишмәләргә табынып, аны зурлап яшәгән. Алар чишмә юлының озынлыгын кеше гомеренә тиңләгәннәр. Әлеге чагылыш ерак дәверләрне үтеп, риваять-легендалар, сынамышлар, әкиятләр, мифлар рәвешендә бүгенге көннәргә килеп җиткән. Мифологик күзаллаулар нигезендә, кешеләр һәр табигать күренешенең иясе, алласы бар дип уйлыйлар һәм аларның рухи дөньясына кеше сыйфатына ия булган аллалар, ияләр, рухлар, мифик затлар килеп керә. Борынгы мифологик хикәятләрдә сулыклар, чишмәләр, елга-күлләр белән бәйле өч зат турында мәгълүмат саклана: су бабасы, су иясе, су анасы (кызы). Болар су-күлләрнең, диңгезләрнең, елгаларның иң тирән җирендә торалар. Алар су коенырга төшкән кайбер кешеләрне үзләренә тартып та алалар. Бик сирәк кенә күзгә кеше кыяфәтендә дә күренәләр. Су анасы кайчагында, басмага чыгып утырып, ай яктысында үзенең озын чәчләрен алтын, көмеш тарак белән тарый...

Күренекле шагыйребез Габдулла Тукай да, шушы мифологик персонажларны кулланып, “Су анасы” һәм “Шүрәле” исемле әкиятләрен иҗат итә. Тукаебызның җиңел кулы белән Шүрәле һәм Су анасы образлары татар культурасының символына әйләнеп кенә калмый, бүгенге көн яшьләренә һәм киләчәк буынга әби-бабаларыбызның яшәү рәвешен өйрәнергә ярдәм итә һәм тәрбия чарасы ролен дә үти.

Халык авыз иҗатында табышмаклар зур урын алып тора дибез икән, монда, әлбәттә, чишмәләр дә үз урынын тапкан. Мәсәлән: “Тау астында анасы, чыгып кача баласы”, “Башы тауда, аягы диңгездә”.

Чишмә-суларга карата булган мөнәсәбәт мәкаль-әйтемнәрдә дә чагылыш тапкан: “Агар суның кадере юк”, “Агым судан чиста булмассың”, “Аккан су кире кайтмас”, “Суның кадере чишмә корыгач беленә” һ.б.

Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Җыр халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Татар җырларында сәнгать тәрбиясе эффекты булып, халыкның табигатьне кабул итүен, үзләштерүен киң тарлган символик образлар белән гәүдәләндерү кулланыла. Яраткан кешене сандугач белән, сафлыкны, пакълекне, чисталыкны, керсезлекне чишмә белән чагыштыру киң чагылыш таба. (“Салкын чишмә”, “Су буйлап”. Чишмәләребез халкыбызның гадәт-йолалары белән дә тыгыз бәйләнгән. Яшь кыз белән егет беренче тапкыр чишмә буенда очрашалар.

Димәк, югарыда санап кителгән татар халык авыз иҗатының барлык төр жанрларында да чишмә - тәрбия чыганагы, балаларның уйлау, фикерләү сәләтен үстерүдә бер өлге булып тора, чисталык, пакълек символына әверелә.

Рус телендә чишмә сүзе “родник” дип тәрҗемә ителә. Тамыры “род”, ягъни “нәсел” сүзеннән гыйбарәт. Дикъкать белән карасаң, родина, родители, родословная, родной, родственник сүзләренең нигезендә дә шул ук тамыр. Димәк, чишмә сүзе туган як, ата-ана, шәҗәрә, туган, кардәш сүзләре белән мәгънәдәш сүз булып чыга.

Җире тартмаса да, суы тарта”, - ди халык. Ә халык әйтсә, хак әйтә.

Авылга кунакка кайтканда игътибар иткәнем бар. Күпер узган саен, сулы елга эзлисең. Ләкин, ни хикмәт, елгасы бар, суы юк. Булса да, ул күп очракта сазлыкны хәтерләтә. Чыннан да, соңгы елларда елга-күлләребез кибүгә таба бара. Бәлки, җир-ана бездән, кешеләрдән, чишмәләргә, елга-күлләргә карата күрсәткән игътибарсызлыгыбыз, битарафлыгыбыз өчен “үч аладыр?” Кеше табигать баласы, димәк, табигать кануннарын үтәп, башка тере организмнар белән гармониядә яшәргә тиеш. Шул очракта гына кешелек дөньясына янаган экологик гарасатны туктатып булачак.

Чишмәләр безнең өчен буыннан-буынга васыять булып күчеп, хәзерге көнгә кадәр килеп җиткән кадерле хәзинә. Шул хәзинәне саклау, яшәү чыганагы булган чишмә-суларны кадерләү – безнең дә бурычыбыз.

Изге чишмәләргә төкерсәк без,

Саегыр җан, корыр телебез,

Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын, -

Чишмәләрнең кадерен белегез.


Кулланылган әдәбият

  1. Гыйләҗетдинов С.М. Татар халык риваятьләре һәм легендалары, “Раннур” китап нәшрияты, 2000.

  2. Насыйбуллина Т. Авылым чишмәләре // Мәгариф. – 2006, №7 -8б.

  3. Татар халык иҗаты. Балалар фольклоры. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1993.

  4. Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987.

Автор
Дата добавления 25.05.2016
Раздел Иностранные языки
Подраздел Статьи
Просмотров181
Номер материала ДБ-098499
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх