Инфоурок Английский язык КонспектыИнтегрированный урок татарского и английского языков “Татар милли әдәби теленең формалашуы”

Интегрированный урок татарского и английского языков “Татар милли әдәби теленең формалашуы”

Скачать материал

 

Методическая разработка интегрированного урока татарского и английского языков

“Татар милли әдәби теленең формалашуы”

для 9 класса

 

                                                           Хузиева Айгуль Нурмихаматовна,

                                                        учитель английского, татарского языка                

                                                         и литературы первой квалификационной категории

 

Дәрес темасы: Татар милли әдәби теленең формалашуы

Дәреснең максатлары:

     фәнни: татар милли әдәби теленең формалашуы турында           мәгълүмат бирү;

 

                       коммуникатив: татар телендә дөрес һәм матур итеп сөйләшүгә юнәлеш бирү; татар һәм инглиз телендә тел турында фикер алышу.

 

            тәрбияви: укучыларда туган телгә, татар теленә игътибарлылык, хөрмәт, ярату, кызыксыну уяту.

 

Дәреснең бурычлары:

1)      татар милли әдәби теленең формалашу этапларын, үзенчәлекләрен, сәбәпләрен ачыклауга ирешү;

 

2)      хәзерге татар милли әдәби теле нигезендә сөйләшү һәм язу күнекмәләрен формалаштыруга игътибарны юнәлтү;

 

3)      ике телдәге мәкальләрне, канатлы сүзләрне балаларның сүзлек байлыгына кертүгә ирешү;

 

Уку- укыту ысуллары һәм алымнары: репродуктив, күнегүләр белән эш; плакат белән эшләү; дәреслек белән эш; әңгәмә, “пила (пычкы)” алымы

Дәрес төре: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру;

Җиһазлау: дәреслек; проектор, презентация, А3 форматындагы битләр,фломастерлар.

Файдаланылган әдәбият исемлеге:

    1.Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф./ Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы/Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров.-Казан: “Раннур”, 2000.- Б.455

    2.Зәкиев М.З., Ибраһимов С.М./ Татар теле: Татар урта гомуми белем мәкт. 9 нчы с.-фы өчен д.-лек.-3 нче басма.-Казан: Мәгариф, 2002.-Б. 144

    3. Татар халык иҗаты: мәкальләр һәм әйтемнәр/ Казан: Татар. кит. нәшр.,1987.- Б. 435- 455

 

     Дәрес планы

1.      Дәресне оештыру этабы (2  мин.)

1.1.            укучыларның дәрескә әзерлекләрен барлау;

1.2.            дәрескә тиешле кирәкле эмоциональлек булдыру;

 

  1. Актуальләштерү       ( 4 мин.)

2.1.            алдагы дәресләрдә алган белемнәрне бүгенге белем белән бәйләү;

2.2.            өйгә эшне тикшерү (сорау –җавап алу);

 

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру этабы (11 мин.)

3.1.            Инглиз-татар телендәге канатлы сүзләрне чагыштыру (5 мин.);

3.2.            нәтиҗәләр чыгару (1 мин. );

3.3.            Татар милли әдәби теленең формалашуы турында мәгълүмат бирү; (5 мин. )

 

  1. Күнекмәләр формалаштыру (23 мин.)

     4.1. дәфтәрләргә схема төзү (5 мин)

    4.2. дәреслек белән эшләү

          - 118 нче күнегү (телдән) (5 мин.); 

     Физкультминут эшләтү (2 мин)

    4.3. командаларда эш (8 мин)

     4.4. шигырьләр буенча туган тел турында әңгәмә уздыру (3 мин.);

 

  1. Йомгаклау ( 4 мин.)

5.1.            сорау – җавап алу (3 мин. )

5.2.            билгеләр кую (1 мин.)

 

  1. Өйгә эш (1 мин.)

 1 команда - туган тел турында 10 җөмләдән торган инша язып килергә. 2 команда – тел турында 7 мәкаль, 3 команда – инглиз телендә туган тел турныда 5 җөмлә

 

Дәрес барышы

 

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Good afternoon, dear children. Кәефләрегез ничек? Дәрестә кемнәр юк? Who is absent today? Яхшы, укучылар, дәресне түбәндәге сүзләр белән башлап җибәрик: Телләр белгән — илләр  белгән.

How many languages – so many countries. Укучылар, ничек уйлысыз бу мәкальләр бер-берсенә ошаганмы?

Укучы: әйе, бу мәкальләрдә без тел турында белә алабыз.

Укытучы: бик дөрес, укучылар, бүгенге көндә без үзебезнең туган татар телебезне саклау, аны яклау белән бер рәттән, башка телләрне дә өйрәнеп, сөйләшә белергә тиешбез.

 

Укытучы. Укучылар, узган дәрестә сезгә өй эше итеп  туган тел турында канатлы сүзләр табып килергә кушылган иде. Әйдәгез, бергәләп аларны тыңлап узыйк.

Укучы. Уе юкның- теле юк,

   Теле юкның - иле юк.

   Илен санга санамаган

   Телсездән дә тиле юк.

(Нури Арсланов)

 Туган тел ул- бездән соң да

    Яшәр өчен туган тел.

   Бүгенгедән киләчәккә

   Дәшәр өчен туган тел.

(Зиннур Насыйбуллин)

Туган тел ул тәндә, җанда калсын

Ана сөте булып гомергә

(И.Юзеев)

Кешеләрнең яшәеше тел белән бәйләнгән.
(Жорж Батай) 

Телләр белгән дөньяны да үзләштерәчәк. 
(Ханс-Георг Гадамер) 

Тел – йә тулысынча бирелгән, йә ул бөтенләй юк.
(Жиль ДелЁз) 

 

Укытучы. Бик әйбәт, укучылар. Димәк, без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләшүне дәвам итәрбез икән?

Укучы: тел турында.

Укытучы. Бик дөрес. Бүгенге дәресебезнең максаты алдагы дәресләрдә алган белемнәрне тирәнәйтү, яңа мәгълүматлар үзләштерү тора, телебезнең барлыкка килүе турында сөйләшү.  Now let`s look on the blackboard. And try to match English phrases with Tatar phrases. (презентация)

 

Language is the dress of thought. Samuel Johnson

Тел-ул фикер киеме.

The limits of my language mean the limits of my world. Ludwig Wittgenstein

Минем тел чикләре дөньяның чикләрен аңлата.

Language is a part of our organism and no less complicated than it. Ludwig Wittgenstein

Тел - ул безнең организмның бер өлеше, һәм ул аның белән чагыштырганда да катлаулырак.

Language is a theater ​of which words are the actors.
Ferdinand Brunetière

Тел- ул театр, ә аның сүзләре — актерлар

Language is the road map of a culture. It tells you where its people come from and where they are going..
Rita Mae Brown

Тел-ул мәдәниятнең юл картасы.Ул кешеләрнең каян килгәнен һәм кая барачагын әйтеп бирәчәк.

Укытучы. Яхшы, укучылар, минем соравыма җавап бирегез әле. Әлеге канатлы сүзләрдән сез нәрсә аңлыйсыз? Алар нәрсә турында?

Укучы. Бу канатлы сүзләр барысы да тел турында. Аларда телне белүнең һәр кешегә кирәк икәнлеге, аның үзенчәлекле сыйфатлары күрсәтелә. Тел балага туу белән бирелә, ул үсеп телен баета, матур итеп сөйләшергә өйрәнә. Тел ярдәмендә кешеләр үзара аралаша. Һ.б.

Укытучы. Димәк, укучылар, алдагы дәрес материалларыннан чыгып, без тел турында нәрсәләр әйтә алабыз?

Укучы. Әдәби тел ул – гомумхалык сөйләмә теленең тел осталары тарафыннан эшкәртелгән, нормага салынган формасы.

Укытучы. Тел нинди ихтыяҗлардан туган һәм ул нәрсәгә бәйле рәвештә үзгәрә, үсә?

Укучы. Тел җәмгыятьтә кешеләрнең бергәләп хезмәт итүләре барышында үзара фикер алышу ихтыяҗыннан туган: ул – җәмгыять үсеше белән бәйле рәвештә үсә, үзгәрә, камилләштерә бара.

             Укытучы. Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз: “Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе”. (Дәфтәрләргә язалар)

Very good,Children. Now say me please what is your native language?

Укучы. My native language is Tatar

Укытучы. Of course our native language is Tatar. We say, tell and talk on this language. We can sing and read. But we also know other languages. For example, what language can you say?

Укучы. Russian, English.

Укытучы. You are right.

Укытучы. Ничек уйлыйсыз, хәзерге вакытта без аралаша торган татар теле элек тә шундый булганмы?

Укучы. Татар теле күп гасырлар дәвамында үсеш кичерә, хәзерге тел ул – шул үсеш нәтиҗәсе.

Укытучы. Без татар язма әдәби теле тамырларының бик борынгы чордан килүен һәм аның берничә буынны үтүен өйрәндек (Слайд 3,4,5,6): борынгы гомуми төрки язма әдәби теле (V- X йөзләр), иске гомуми төрки язма әдәби теле (XI-XIX йөзләр), иске татар язма әдәби теле (XVI- XIX йөзләр) һәм, ниһаять, татар милли язма әдәби теле (XIX йөзнең 2 ярт. башлап хәзергә кадәр). Татар милли әдәби теле, икенче төрле, хәзерге татар әдәби теле дип йөртелә.

(Схема төзелә.)

борынгы гомуми төрки язма әдәби теле (V- X йөзләр)

 

иске гомуми төрки язма әдәби теле (XI-XIX йөзләр)

 

иске татар язма әдәби теле (XVI- XIX йөзләр)

 

 

татар милли язма әдәби теле (XIX йөзнең 2 ярт. башлап хәзергә кадәр)

 

Укытучы Ни өчен иске татар әдәби теле милли әдәби телгә алмашына соң?

Укучы. Хезмәт бүленешенең үсеше нәтиҗәсендә, товар алмашу, эчке базар барлыкка килә. Халык үзара тыгыз аралаша, үзен башкалардан аерылып торган аерым милләт итеп хис итә башлый. Татар халкы, XIX гасыр урталарыннан башлап, шактый нык оешкан милләткә әйләнә.

Укучы. Иске татар әдәби теле үзара тыгыз аралашу ихтыяҗын тулысынча тәэмин итеп җиткерә алмый, чөнки махсус өйрәнмәгән кешеләргә ул аңлашылып җитми. Тыгыз аралашу иске татар әдәби телен гомумхалык сөйләмә теленә якынайтуны, ягъни татар милләтенең һәммәченә дә аңлашылырлык әдәби тел төзүне таләп итә.

Укытучы. Иске татар әдәби телен гомумхалык сөйләмә теленә якынайту барышында татар милли әдәби теле формалаша.

Татар милли әдәби теленең беренче үрнәкләрен без Г.Кандалый, К.Насыйри (“Кырык бакча”, “Әбүгалисина”), Яков Емельянов (“Әләк”, “Улым ”, “Ярлы тормыш”), Габдрахман Ильяси (“Бичара кыз” драмасы), Фатих Халиди (“Рәдде бичара кыз”) һ.б. иҗатларында күрәбез. (Аларның портретлары күрсәтелә.) Алга таба Г.Тукай һәм аның чордашлары, искелек яклы кешеләргә иске әдәби телдә җавап бирә-бирә, яңа милли әдәби телне тагын да үстерәләр.

1920 нче еллардан соң татар милли әдәби теле үзе генә кулланыла башлый, иске татар әдәби теле кулланылыштан төшеп кала.

XIX йөзнең 2 ярт. башлап татар милли әдәби теле формалаша.

Бу әдәби тел татарларның һәммәсенә дә аңлашылырлык, уртак була. Димәк, укучылар, без татар теле үсеше этапларын, үзенчәлекләрен карап киттек.

Укытучы. Татар телендә аралашучы бөтен кешеләргә аңлаешлы телнең кайбер якларын карап узар өчен хәзер мисаллар өстендә күзәтербез һәм чыннан да аның хәзерге татар әдәби теле булуын дәлилләрбез. Иң беренче итеп, 113 нче күнегүгә игътибар итегез әле. .....  биремне укый.

Укучы. Хәзерге татар әдәби теленең башлангыч чорларыннан берничә үрнәкне укыгыз. Бу тел халыкның сөйләмә теленә якынмы? Кайсы ягы белән?

Укытучы. Яхшы, рәхмәт. Күнегүне телдән эшлибез. Хәзер игътибар белән үрнәкләрне укып чыгыгыз. Укып бетергәч, сөйләмә телгә якын якларны әйтеп бирерсез.  (Үрнәкләрне укыйлар.)

Беренче үрнәкне безгә  . . . . .  укый, якын, охшаш якларны әйтеп бара.

Укучы. Абыстай берлә икәүләп,

            Мужикның сыртын игәүләп,

            Тавык, күркә, казын ашап,

            Ки кайтып йокыга талдың.

            Тавык төштә тары күрә,

            Синең дә ашларың керә,

            Йокыңда сөйлисең нигә:

            “Абыстай, чык, кеше керә”.

 

Беренче юлда абыстай – мулла хатыны, берлә - белән (аваз күчеше), икәүләп - хәзер дә шулай кулланыла; икенче юлда – мужикның – авыл кешесе, крестьянның мәгънәсендә, сыртын игәүләп – фразеологик әйтелмә, актив кулланыла; өченче юлда – тавык, күркә (индюк), каз – кош атамалары, дүртенче юлда – кайтып йокыга талдың. Икенче строфада  тавык төшенә тары керә - хәзер дә кулланыла торган әйтем, аны “тавык төшенә тары керер” дә дияләр һ.б.

Укытучы. Икенче үрнәкне . . . . .  укый.

          Укучы. Тор гадел,                         

             Йөр шиксез,                     

Бул изге,                           

Кыл яхшы,                      

Уйла туры,                     

Сөйләш чын, -                 

         Буяр әләк!                    

 

Бу өзектә бөтен сүзләр дә - хәзер без аралашуда куллана торган сүзләр.

Укытучы. Әлеге сүзләрнең бирелешендә нинди үзенчәлек күрәсез?

Укучы. Автор кешедә булырга тиешле сыйфатларны санап чыга, соңыннан әләк турында әйтеп куя.

Беренче строфада сүзләр кире тәртиптә бирелә.

Укытучы. Автор ни өчен сүзләрне кире тәртиптә бирә дип уйлыйсыз?

Укучы. Автор әлеге сүзләрнең тәэсир көчен арттыра дип уйлыйм.

Укытучы. Әлеге күнегүдәге мисаллардан без нәрсә күрдек, балалар?

Укучы. Мисалларда сүзләр халыкның сөйләмә телендә бирелгән, аермалы яклар очрамый диярлек. Бу үрнәкләрне укуда һәм аңлауда кыенлыклар тумый.

  Укытучы.   Now tell me what do you think about our Tatar language?

Укучы Tatar is the official language of the Republic of Tatarstan. Everyone cares about their native language. In this language we honor the closest and dearest people, say words of gratitude and respect, sing songs. The possibilities of the native language are endless! Many poems, songs, and poetic works have been written in this language.

Укучы: people begin to communicate closely with each other. The Tatar people, since the middle of the XIX century, has become an organized nation. The Old Tatar literary language does not fully meet the need for close communication, since it is not understandable to those who have not been specially studied.

Укытучы. Very good. You know a lot about our native language. Thank you very much.

Физкультминут. Әйдәгез әле сезнең белән ял итеп,үзебезне чит илгә барганда яңгырга очраучы кешеләр итеп хис итик. (“Австралия яңгыры” алымы белән күнегүләр эшләү)

Укытучы. thank you very much. Sit down, please.

Белемнәрне тагын да ныгытыр өчен сезнең белән командаларга бүлендек. Өч командабыз бар. Хәзер сезгә битләр бирелә.

Беренче сорауга җавабыгызны язып куябыз

Сорау: Тел нәрсә ул?

Әлеге сорауга җавапны плакатка язып куючы – командир була. Ул икенче командага күчә. Һәм аларга команда фикерен җиткерә.

Икенче сорау: “Татар язма теленең формалашу чорлары”.

Командирлар командаларны алмаштыра һәм җаваплары блән таныштыра.

Өченче бирем: “Тел турында мәкальләр язырга”

Командирлар командаларны алмаштыра һәм җаваплары блән таныштыра.

The last question: “What is the language for you?”

Укытучы:  Әйдәгез әле командирлар безгә команда җавапларын укып,сөйләп бирсеннәр.(командирлар чыгышы)

Укытучы: Thank you very much. Your answers were very good and beautiful.

Хәзер тактадагы язуга игътибар итегез әле. . . . . .  сәнгатьле итеп укып күрсәт әле.

Укучы.    И кадерле туган телем- татар теле!

                Башка телдән бай да түгел һәм ярлы да...

               Уйлар, хисләр, сөюләрем, нәфрәтләрем,

                Кайгы, хәсрәт, шатлыкларым – сыйган бар да.

Укучы:                      My native language

Oh, my language, native language.

You" re my soul and you" re my heart!

Many things I've learnt in this life

Through this language, through my blood

Little baby in his cradle

Tries to hold his Mummy tight

I remember how my Granny

Told me fairy tales at night

Oh, my language, native language,

You're my soul and you're my heart.

 

Укытучы. Рәхмәт. Укучылар, әлеге юллар сездә нинди тәэсирләр калдырды? Сезнең татар теленә мөнәсәбәтегез нинди? Туган тел турында тагын ниләр әйтә аласыз? Туган тел сезнең өчен нәрсә ул?

Укучы Һәркемгә үз туган теле кадерле. Шушы телдә без иң якын һәм кадерле кешеләребезгә эндәшәбез, рәхмәт һәм хөрмәтләү сүзләре әйтәбез, шушы телдә җанга якын җырларны җырлап күңелебезне сихәтләндерәбез. Туган телебезнең мөмкинлекләре чиксез! Шушы телдә күпме шигырьләр, җырлар, чәчмә әсәрләр язылган. Телебезнең сурәтләү чаралары табигать матурлыгын, тормышның ямен, хисләрнең нечкәлеген укучыга гади һәм шул ук вакытта соклангыч итеп сурәтләргә мөмкинлек бирә.

Укучы. Минемчә, кешенең иң зур байлыгы ул – аның газиз туган теле. Туган телен оныткан кешенең үткәне дә, киләчәге дә була алмый.

Укучы. Туган тел аерым кешеләрне, буыннарны, чорларны тоташтыра. Әгәр кеше туган теленең үсеше һәм яшәеше өчен битараф түгел икән, димәк, аның тарихы, киләчәккә өмете бар. Тел үсә, яңара икән, димәк, милләт тә үсеш кичерә. Бары тик тел генә милләтне онытылудан һәм югалудан саклый. Туган телне саклау, аны үстерү, баету - һәркемнең изге бурычы.

Укытучы. Рәхмәт. Укучылар,бик дөрес әйтәсез!

Укытучы.  Шулай итеп, укучылар, бүген нинди теманы өйрәндек?

Укучы. Бүген татар милли әдәби теленең формалашуы дигән тема өйрәндек.

Укытучы. Татар милли әдәби теле кайчан формалаша?

Укучы. Татар милли әдәби теле XIX йөзнең 2 ярт. формалаша.

Укытучы. How many language we can and must learn?

Укучы. We must learn and study a lot of languages. We have a lot of opportunities.

Укытучы. Укучылар, көндәлекләрегезне ачып, киләсе дәрескә өйгә эшне язып куегыз. 1 команда - туган тел турында 10 җөмләдән торган инша язып килергә. 2 команда – тел турында 7 мәкаль, 3 команда – инглиз телендә туган тел турныда 5 җөмлә язып килергә. Өйгә эш аңлашылдымы? Нинди сорауларыгыз бар?

Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз! Thank you for the lesson. Good bye.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Интегрированный урок татарского и английского языков “Татар милли әдәби теленең формалашуы”"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Инструктор по туризму

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 668 183 материала в базе

Материал подходит для УМК

Скачать материал

Другие материалы

  • 17.07.2023
  • 163
  • 5
«Английский язык (углублённый уровень)», Баранова К.М., Дули Д., Копылова В.В. и др.

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 17.07.2023 61
    • DOCX 89.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хузиева Айгуль Нурмихаматовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хузиева Айгуль Нурмихаматовна
    Хузиева Айгуль Нурмихаматовна
    • На сайте: 8 лет
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 151
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 175 человек из 48 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Английский язык: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель английского языка

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 65 человек из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 87 человек

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к сдаче ОГЭ по английскому языку в условиях реализации ФГОС ООО

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 294 человека из 62 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 836 человек

Курс профессиональной переподготовки

Английский язык: теория и методика преподавания с применением дистанционных технологий

Учитель английского языка

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 83 человека из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 53 человека

Мини-курс

Копирайтинг: от пресс-портрета до коммуникаций

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные подходы к духовно-нравственному воспитанию дошкольников

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Мини-курс

Soft-skills современного педагога

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 47 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 27 человек