Мәктәп
ул кечкенә генә бер дәүләт. Шушы кечкенә генә дәүләттә, бүген «Тамчы
шоу» интеллектуаль күңел ачу бәйгесе үткәрелә. Алып баручы директорыбыз, жюриларыбыз
директор урынбасары, ә уенда катнашучы халык без,
укучылар(укытучылар да була ала).
Җиһазлау:
компьютер, презентация,
карточкалар.
Уен
тәртибе. Уенда 2 команда катнаша. Өй эшенә:
визитка әзерләү, исем, девиз сайлау һәм командирларга капитаннар бәйгесенә
әзерләнүләр керә. Командалар исемнәренә туры китереп төрле костюмнар да әзерли ала.
Уен барышы.
Залда
тыныч кына күңелле татар көе яңгырый. Бүлмәгә төрле плакатлар эленә ала.
Уенчылар үз урыннарын алалар.
Алып
баручы.
Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! “Тамчы – шоу” уенын башлап
җибәрәбез. Безнең бүгенге уеныбыз татар теленә, үзебезнең төбәгебезгә, туган
ягыбызга һәм аның күренекле кешеләренә багышлана.
Тел дигән
дәрья бар,
Дәрья
төбендә мәрҗән бар,
Белгәннәр
чумып алыр,
Белмәгәннәр
коры калыр.
Әйдәгез
әле, укучылар, шул дәрьяның хәзинәләрен барлыйк. Сүзнең тылсымлы көчен күзәтик,
тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашыйк. Туган ягыбызның. телебезнең байлыгына,
иркенлегенә, матурлыгына тагын бер кат инаныйк. Сүз командаларга бирелә. 2
командага да өй эше итеп визитка, үзең белән таныштыру чыгышы бирелгән иде,
әйдәгез алар белән танышыйк)
(2
команданың да исеме, девизы яңгырый. Һәркем үзе белән таныштыра, укучыларның
шөгыльләләре турында әңгәмә корырга да мөмкин. Визиткада команда әгъзаларына
аерым чыгыш ясарга да, күмәк эшләргә рөхсәт ителә)
1
тур
Алып
баручы. Уенга
кереп китү, җылынып алу өчен җиңел сораулар.
(командаларга
чиратлап сораулар бирелә)
1.
Г.Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре (“Туган тел”)
2.
Казан башында нәрсә бар? (“К” хәрефе)
3.
Г.Тукайның авыл турындагы шигыре (“Туган авыл”)
4.
Дөньяда берәү генә, авылда өй саен (“ө” хәрефе)
5.
Казан ханбикәсе (Сөембикә)
6.
Капма-каршы мәгънәле сүзләр ( антонимнар)
7.
Зат алмашлыклары (мин, син, ул,без, сез, алар)
8.
Татарстан гимны авторы (Рөстәм Яхин муз., Рамазан Байтимеров сүз.)
9.
Татарстанның беренче президенты (М.Ш.Шәймиев)
10.
Халык авыз иҗатын икенче төрле ничек атыйбыз? (фольклор)
11.
Үз тормыш юлың турында язу (автобиография)
12.
Дөя ничә литр су эчә? (80 литр)
13.
Аюның тәпие нинди? (яссы табанлы, 5 бармаклы)
14.
Ай Җир тирәли ничә тәүлектә әйләнә? (28 тәүлектә)
15.
Г.Тукай романының авторы (Ә.Фәйзи)
16.
М.Җәлилнең төрмәдә утырганда язган шигырләр җыентыгы (“Моабит дәфтәрләре”)
II
тур
Менә
без икенче турга да аяк бастык. Икенче турда экран сезгә үзенең биш рәсемен
күрсәтер. Сез шул рәсемнәрне игътибар белән карап мөмкин кадрәр истә калдырырга
тырышыгыз.
Сорау:
1) Беренче
картинкада сез ничә төсле чебиләр күрдегез?
2) Бу
картинкаларда барлыгы ничә чәчәк иде?
III
тур
Экрандагы
иҗекләр җыелмасыннан сүз уйлап табарга.
Ланфатмышсый
Сыйфатланмыш сүзеннән
кем күбрәк сүз төзи. (3 минут).
Җыыыыыыыыыыыыыр!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!
IV тур
Бу тур
“Капитаннар алга, алга!” дип атала. Капитаннарга сораулар бирелә. Кем тизрәк,
һәм дөрес итеп җавап бирә 1 очко бирелә.
1. Елның бишенче
ае – август. (юк)
2. Татар телендә
алты килеш бар. (әйе)
3. Дүшәмбе –
русча среда. (юк)
4. Сентябрь,
октябрь, ноябрь – кыш айлары. (юк)
5. Исемнең
сораулары – нишли? нишләде? (юк)
6. Татарстанның башкаласы
– Казан (әйе)
1. Елның икенче
ае -март. (юк)
2. Шимбә – русча
суббота. (әйе)
3. Үткән заман
формасының кушымчасы –а/-ә, -ый/-и (юк)
4. Мин, син, ул,
без, сез, алар – зат алмашлыклары. (әйе)
5. Россиянең
башкаласы – Казан. (юк)
6. Сез 5 нче
сыйныфта укыйсызмы? (юк)
Алып
баручы. Безнең ярышыбыз ахырына якынлашты. Жюри нәтиҗә ясый.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.