Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Исследовательская работа по теме "Иҗат җимешләре" (Тукай премиясе лауреатлары)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

Исследовательская работа по теме "Иҗат җимешләре" (Тукай премиясе лауреатлары)

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

Муниципаль гомумбелем бирү учреждениесе Сарсак-Омга лицее















ИҖАТ УҢЫШЛАРЫ”

темасы буенча эзләнү-тикшеренү эше









БАШКАРДЫЛАР:

Сабирова Ләйсән Габдрахман кызы,

II категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Шәйдуллина Ләйсән Малик кызы,

II категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы










2011нче



Эзләнү - тикшеренү эшебезнең темасы итеп без «Тукай премиясе лауреатлары» темасын сайладык. Беренче карашка әлеге тема гади генә кебек тоелса да, тирәнрәк уйлый башлагач – киресе ачыкланды. Бик күп сораулар алга килеп басты: нәрсә соң ул Тукай премиясе? Ул кайчаннан бирелә башлаган? Кемнәргә һәм ни өчен бирелә? Соңгы елларда бу Премиягә кемнәр лаек булган һәм башка бик күп сораулар...

Тукай премиясе – ул югары дәрәҗәле Дәүләт премиясе. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ел саен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, үзебезнең ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә, алар үзенчәлекле автор стиленә, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булырга, һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсе белән аерылып торырга тиеш. Премия шулай ук сәнгать белгечлеге һәм әдәбият белгечлеге өлкәсендә иң яхшы фәнни тикшеренүләр өчен дә билгеләнә.

Әлеге премиянең тарихына күз салыйк. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе 1958 елдан тапшырыла башлый. Премия КПСС Татар обкомы һәм ТАССР Министрлар Советының 1958 елның 8 апрелендә һәм 1965 елның 11 октябрендәге карарлары нигезендә булдырыла. 1961-1965 елларда премия тапшырылмый. Шул вакыт аралыгында бу дәрәҗәле Дәүләт бүләгенә 175 әдәбият һәм сәнгать әһеле һәм бер коллектив – Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле лаек булды. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең тәүге лауреатлары инде күптән татар милли сәнгатенең символларына, ә алар иҗат иткән әсәрләр сәнгать шедеврларына әверелде. Монда “Шүрәле” балеты авторы Фәрит Яруллинны, “Тукай” романын язган Әхмәт Фәйзине, “Җәлил” операсын иҗат иткән композитор Нәҗип Җиһановны, “Татар халык әкиятләре” китабына иллюстрацияләр ясаган рәссам Харрас Якуповны, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К.Тинчуринның “Җилкәнсезләр” пьесасы буенча куелган спектакльдә Мисбах ролен уйнаган актер Хәлил Әбҗәлиловны гына искә алу да җитә.

Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе әдәбият, сәнгать, мәдәният һәм фән өлкәсендә ирешелгән уңышлар өчен бирелә.

Быелгы Тукай премиясе лауреатлары арасында да төрле өлкә вәкилләре бар: язучы, шагыйрь, композитор, җырчы, рәссам. Соңгы елларда бу премиягә кемнәр лаек булган соң?

Узган 2010 елда Габдулла Тукай премиясенә язучы Ркаил Зәйдулла, язучы Фоат Садриев, баянчы Владимир Федотов, сынчылар Асия Миңнуллина һәм Илдар Ханов лаек булган. Ә быел, Тукай елында, бу абруйлы бүләккә 11 кандидат тәкъдим ителгән.

Вәлиева-Думаева Венера Сәлах кызы Г.Тукай шигъриятен тәрҗемә иткән өчен – “Сборники Габдуллы Тукая. Избранное” (2 бүлек), Мәгариф, Казан, 2006-2008 еллар;

Ибраһимов Илфак Мирза улы (Мөхәммәд Мирза): “Киек каз юлында” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2003 ел); “Тере су” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2007 ел) китаплары өчен һәм “Адәм баласы” китабында басылып чыккан “Адәм баласы” (Мәгариф, Казан, 2009 ел) шигырьләр циклы өчен;
Кәримов Камил Әдһәм улы (Камил Кәримов): “Ком сәгате” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2000 ел) роман-дилогиясе һәм “Сакау күке” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005ел) романы өчен;
Шакирҗанова Лена Галимҗан кызы (Лена Шагыйрьҗан): “Боҗра вә Хөҗрә”: Шигырьләр, поэмалар (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2002 ел) һәм “Сагынмаклык” Истәлекләр, багышланмалар” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) җыентыклары өчен;
Газиев Идрис Мөдәррис улы төрле елларда (2001–2010 еллар) концерт программалары, шул исәптән “Рөстәм Яхинга багышлап”, “Тукайга багышлап”, “А.Ключаревка багышлап” дигән концерт программаларын төзегән һәм югары сәнгати дәрәҗәдә башкарган өчен, аудио язмада (3-CD, 60 татар халык җыры) “Татар музыкасы дөньясында” антологиясен эшләп дөньяга чыгарган өчен;
Тимербулатов Шамил Харис улы “Женский лик Победы” Бишенче симфониясе һәм “Моя Казань” № 1 концерты (оркестр белән фортепьяно өчен) симфоник әсәрләре өчен;
Шаһиморатова Альбина Әнвәр кызы Көнбатыш Европа һәм рус композиторлары операларында вокаль партияләрне, татар композиторлары җырларын һәм романсларын, татар халык җырларын иң югары профессиональ дәрәҗәдә башкаруы өчен;
Түбән Кама дәүләт татар драма театры коллективы, Гыйматдинова Нәбирә Миңнеәхмәт кызы (повесть авторы), Галиев Рөстәм Вәлиәхмәт улы (режиссер), Нәсыйхов Булат Вакыйф улы (рәссам), Галиев Рәис Абделхак улы (“Кәрим” ролен башкаручы) – Нәбирә Гыйматдинова повесте буенча “Бүре каны” спектаклен иҗат иткән, куйган һәм төп рольләрне башкарган өчен;
Вахитов Рифкат Мөхәммәд улы Татарстан һәм Россиянең күренекле мәгърифәтчеләренең портретлар сериясе һәм картиналар өчен: “С.Сәйдәшев”, “Р.Фәхретдинов”, “Олуг Мөхәммәд”, Г.Тукай дөньясы;
Рәссамнар коллективы: Килдебәков Рөстәм Әхмәт улы һәм Килдебәкова Мария Семеновна – Татарстан Республикасында иҗтимагый биналар интерьерлары һәм экстерьерлары өчен уртак рәвештә булдырылган монументаль һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре өчен, һәм “Волга”, “Татарстан” кунакханә комплексларында, Г.Камал театрында һ.б. “мозаика” һәм “сграффито” монументаль әсәрләре (тарихи әсәрләр сериясе), “Сәйяр” труппасы гобеленнары, “Су анасы”, “Сак-Сок”, “Шүрәле” халык әкиятләре буенча триптих; татар халкы тарихы һәм мәдәниятенә багышланган картиналар сериясе – “Кукмара итекләре”, “Шагыйрәләр”, “Хаҗилар”, “Кайту”, “Биюче дәрвиш” һ.б. өчен.

Быелгы кандидатлар арасыннан язучы Нәбирә Гыйматдинова һәм шагыйрә Лена Шагыйрьҗан иҗатына тирәнрәк күзәтү ясыйк.

Нәбирә Гыйматдинова 1956 елның 20 октябрендә Татарстанның Аксубай районы Караса (Карасу) авылында туа. 1971 елда сигезъеллык урта мәктәпне тәмамлап, Иваново шәһәрендә урнашкан һөнәри училищеда укый. 1973 елда Казан шәһәренә күченеп килә. Төзүче-буяучы булып эшли башлый һәм, шулай ук, эштән аерылмыйча, Казан дәүләт университетында белем ала.
Язучының беренче әсәрләре матбугатта 70 нче елларда күренә башлый. 1974 елда “Йолдызлы кичтә”, “Таңсылу” хикәяләре “Азат хатын” һәм “Идел” журналларында басылып чыга. Шуннан соң бик күп китап бастырып чыгара, хәзер исә “Идел” журналы редакциясендә эшли. 1985 елда Ш. Маннур исемендәге әдәби премиянең лауреаты, 2001 елда Ф. Хөсни исемендәге әдәби премиянең лауреаты була. 1996 да Татарстан рестубликасының атказанган сәгать эшлеклесе дигән исем ала.
Әсәрләрендә төп темаларның берсе – хатын-кызның язмышы. Геройлары уңай да, тискәре дә түгел, аларда яхшы да, начар сыйфатлар да бергә үрелеп яши, ләкин кайбер персонажларда я усаллык, я шәфкатьлелек артыграк.
Язучының төп геройлары үзләренә көчне табигатьтән алалар. Алар - табигать балалары. Әдип кешеләрне табигать кочагына кире әйләнергә өнди, табигать белән тыгыз бәйләнештә булмаганда адәм баласы шәфкатьлелек, бер-береңне аңлау, ягымлылык, хөрмәт итү һәм башка шундый сыйфатларны югалта баруын күрсәтмәкче була.
Нәбирә Гыйматдинова шулай ук укучыларда татар тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уята. “Сихерче”, “Бүре каны” һ.б. шундыйлардан.
Хәзерге көндә Нәбирә Гыйматдинова иң яратып укыла торган авторларның берсе булып санала. Язучы укучыларны яңа әсәрләр белән шатландыра. “Эзләмәгез җирдән” дигән әсәре “Казан утлары” журналында басылса, “Синдә минем хакым бар” исемлесе “ Сөембикә” журналына тәкъдим ителде. Узган елда «Иң күп укылучы китап» номинациясендә беренче урын алуы да моңа мисал. Язучының «Китәм димә» повесте буенча телевизион фильм эшләнде. «Сихерче», «Бүре каны», «Бер тамчы ярату» әсәрләре буенча драма әсәрләре куелды.

Нәбирә Гыйматдинова “Бүре каны” повесте авторы буларак Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде. Түбән Кама дәүләт татар драма театры тарафыннан куелган "Бүре каны” спектакленең уңышы нәрсәдән гыйбарәт соң? Аю Кәрим гаиләсендә күптән көтеп алган малай туа. Сөенә әти кеше! Тик йомшак күңелле малай, әнисе итәгенә тагылып йөри. Аю Кәрим борчыла, ут йота; бердәнбер улының үзе кебек гаярь кеше булып үсүен тели урман хуҗасы. Үскәч, малай ничек яшәр? Аю Кәрим фикеренчә, хәзер "крутойлар” заманы килде; җебегәннәргә бу тормышта урын юк. Кырыс ата коеп яуган яңгыр астында улын урманга алып китә. Өер башлыгын – карт бүрене капкынга эләктерә Аю Кәрим. Улын өер башлыгын үтереп, канын эчәргә мәҗбүр итә. Бүре кебек усал, көчле булып үсәргә тиеш аның улы!

Менә безнең алда икенче кеше. Кеше-Бүре. Малайның тамырларында бүре каны ага, ләбаса! Нәрсә көтә Рамазанны? Ничек яшәр ул? Һәм Кеше белән Бүре арасында көрәш башлана. Бүре каны тынгылык бирми малайга. Ничек кенә сәер тоелмасын, бүре каны Рамазанны яхшылыкка өнди.

Әйе, бүреләр – ерткычлар. Табигать аларны шулай яраткан. Бүреләр табигать кануннарына буйсынып яшиләр. Ә без? Кешеләр? Акыл ияләре?! Без табигать кануннарына буйсынып яшибезме? Юк, без табигатьтән ерак киткәнбез. Аңа кире әйләнеп кайта алырбызмы? Табигать-Ана белән уртак тел табу көчебездән килерме? Менә шундый аяусыз тормыш фәлсәфәсе бирелә әлеге әсәрдә.

2011 нче елгы кандидатлар арасында күренекле шагыйрьләрнең берсе Лена Шагыйрьҗан да бар. Шигърияттә гүзәл затларыбызның да булуы татар поэзиясен тагын да баета. Алар шигърияткә үзенчәлекле аһәң өстиләр. Тормыш давыллары нечкә хисле ханым, туташларның йөрәген скрипка колыдай нечкәртә.

Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова (Шагыйрьҗан) 1945 елның 4 июнендә Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның Арча районы Күлле Киме авылында уза, шунда 1962 елны урта мәктәпне тәмамлый. 1967 елда Казан дәүләт педагогика институтының (хәзерге ТДГПУ) татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Л.Шакирҗанова бер ел Казан шәһәренең 80нче мәктәбендә укытучы, аннары, 1968-1973 елларда, Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә җырчы-артистка булып эшли. 1974 елда ул Татарстан радиокомитетына тәрҗемәче хезмәтенә күчә.
Л.Шакирҗанова поэзия жанрында иҗат итә. Беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларында район газетасында һәм “Пионер” (“Ялкын”) журналында басылалар. 1970 елдан бирле шигъри цикллары белән даими рәвештә “Казан утлары”, “Азат хатын” журналларында һәм республиканың башка көндәлек матбугат органнарында катнашып килә. 1977 елда шагыйрәнең бер төркем шигырьләре “Кызлар җыры” исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла, ә 1982 елда “Мөлдерәмә күңел” дигән мөстәкыйль китабы дөнья күрә.
Л.Шакирҗанова – нигездә лирик-публицистик поэзия тарафдары. Интим-шәхси кичерешләрен ул заманның иҗтимагый фикере, әхлакый проблемалары белән тыгыз бәйләнештә бирергә омтыла. Шигъри стиле йөгерек, пөхтә, тормышчан детальләргә һәм халыкчан гыйбарәләргә, бизәкләргә муллыгы белән аерылып тора. Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Лена Шагыйрьҗан 2000 елда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Быел Шакирҗанова Лена Галимҗан кызы (Лена Шагыйрьҗан) “Боҗра вә Хөҗрә”: Шигырьләр, поэмалар һәм “Сагынмаклык” Истәлекләр, багышланмалар җыентыклары өчен Тукай премиясенә лаеклы кандидат дип табылды.

Зур шагыйрь бүтәннәргә дә җирлек-зәмин хәзерли. Аның традициясендә төрле жанрларда талантлы язучылар күтәрелә. Һади Такташ, Фәтхи Бурнаш, Сәйфи Кудаш, Нәкый Исәнбәт, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Хәсән Туфан, Фатих Кәримнәр әдәбиятка килгәндә барысы да Тукайга таянганнар. Бездә кем соң үзенең иҗатында аңа лаек булырга тырышмаган? Язучыларны үз тирәсенә җыйган, һаман югарыга омтылган шушы бөек Тукай рухы безнең әдәбиятта бүген дә яши, аның үзенә тарту көче әле озакка, бик озакка барыр.





Кулланылган әдәбият исемлеге



  1. Гөлнара Җәлилова. Шәһри казан. //Нәбирә Гыйматдинова: Вакытны әрәм итү – гөнаһ. 2011.

  2. "Идел” № 10, 2009.

  3. Интернет чыганаклары.

  4. Лена Шагыйрьҗан:Боҗра вә Хөҗрә:Шигырьләр һәм поэмалар. Казан:ТКН. - 2002.

  5. Нәбирә Гыйматдинова. Сихерче: повестьлар һәм хикәяләр . - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1993.

  6. Сибгат Хәким. Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тууына 90 ел тулу уңае белән. – 1975.









Автор
Дата добавления 19.09.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров306
Номер материала ДA-051952
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх