Укытучы Сөнгатуллина Айгөл Рифхәт кызы, Казан шәһәре Вахитов районы, 116 нчы лицей
Предмет
Татар теле
Тема
Кая? Кайдан? Кайда? сорауларын сөйләмдә ныгыту.
Планлаштырылган нәтиҗәләр
Шәхескә кагылышлы: татар теленең байлыгын аңлау, сөйләмне камилләштерергә омтылу.
Танып-белү УУГ: укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү; фикер йөртүнең логик чылбырын төзү.
Коммуникатив УУГ: диалог төзүдә катнашу, үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү.
Регулятив УУГ: эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; дәреснең темасын һәм максатын фаразлау. укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.
Предмет буенча: Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирү күнекмәләрен ныгыту
Дәреснең тибы
Лексик -грамматик күнекмәләрен камилләштерү.
Төп төшенчәләр
Кая? Кайда? Кайдан? сораулары
Предметара бәй-ш
рус теле, инглиз теле, астрономия
Эшне оештыру
Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль
Чыганаклар
Дәрес этаплары
Укытучы эшчәнлеге
Укучы эшчәнлеге
Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
Оештыру
Мотивлаштыру (1-2 мин)
Уңай психологик халәт булдыру.
- Исәнмесез укучылар!Хәерле көн!
- Хәлләрегез ничек?
-Бүген ничәнче октябрь?
- Атнаның кайсы көне?
- Урамда нинди һава торышы?
- Урамда язмы, көзме?
- Урамда салкынмы?
- Урамда чыннан да салкынмы?
Укучылар бүген безгә бик күп кунаклар килгән. Алар белән исәнләшик әле.
- Ә хәзер әйдәгез лар белән танышыйк.
Сыйныф эшкә әзерләнә
(укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар)
ШУУГ:дустанә мөнәсәбәт, укучыга, укытучыга хөрмәт.
КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
Фонетик зарядка
- Дәрестә матур итеп сөйләр өчен татар телендәге авазларны кабатлыйбыз: ә, ө, ү, җ, һ, ң. Тактага карагыз: әни, өй, сеңлем, синең, җиләк, үрдәк, һәм, һава. Яхшы!
- Ә сез инглиз телен беләсез микән, әйдәгез тикшереп карыйк. (давайте проверим ваши английские язычки)
- Apple, morning, cat, song, bird, house
- Карагыз әле, укучылар, ике телдә дә охшаш авазлар бар. Нинди?
Яхшы, укучылар. Сез татар телен дә, инглиз телен дә беләсез. Күрәсезме, татар теле ниниди бай тел.
КУУГ: дөрес әйтелеш кагыйдәләрен үтәү.
ТБУУГ: үзеңнең белем системасында ориентлаша белү.
Актуальләштерү
- Укучылар тактага карагыз әле. Безгә бүген тагын бер кунак килгән. Укучылар бу кем?
- Бик яхшы. Ләкин укучылар Белмәмеш үзенең кая барганын, кайда икәнен, кайдан килгәнен белми. Аңа булышабызмы?
-Белмәмеш кая бара?
- Белмәмеш кайдан килгән?
- Белмәмеш кайда?
- Укучылар, ә сез бу сорауларны беләсезме?
- Димәк, без бүген нинди сорауларны кабатларбыз?
- Әйе. Бүгенге дәреснең темасы Кая? Кайда? Кайдан? сораулары.
- Ә моның өчен без нәрсәләрне белергә тиеш?
- Бик дөрес.
-Укучылар, Белмәмеш безне кунакка чакыра. Барабызмы?
Но сначала мы долңны вспомнить правила, как надо вести себя на уроке.
-Мәктәпкә.
- Айдан.
- Сыйныфта.
- Кая?Кайда?Кайдан?
- Дөрес яза белергә, кушымчаларны дөрес куерга.
- Әйе.
- Сөйләшмәскә.
- Дусларны тыңларга.
- Кул күтәреп җавап бирергә.
ШУУГ: үз уңышларыңның/уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү.
РУУГ: үз җавапларын телдән матур, дөрес итеп әйтә белү.
РУУГ: дәреснең темасын, максатын формалаштыру
КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
Уку мәсьәләсен кую.
Алган белемнәрне ныгыту.
- Беренче тукталыш – Урман аланы.
- Урманда кем яши?
- Безгә Шүрәле биремнәр әзерләгән. Әйдәгез шуларны эшлик әле.
1. Аю урман... яши.
2. Сыер сарай... яши.
3. Эт авыл... яши.
4. Тиен агач... яши.
5. Крокодил зоопарк.. яши.
Димәк, укучылар кайда? Соравына нинди аффикслар язабыз?
Икенче тукталыш – Елга буе.
- Укучылар бу кем?
- Безгә Су анасы да биремнәр әзерләгән.
- Димәк, укучылар Кайдан? соравына нинди аффикслар язабыз?
- Калын сүзләр булганда кайсыларын язабыз?
- Нечкә сүзләр булганда кайсыларын язабыз?
Өченче тукталыш – Таулы авылы.
- Укучылар бу кем?
- Колобок та безгә биремнәр әзерләгән.
Урманнан, музейга, бакчадан....
- Укучылар, ә хәзер Кая? Кайдан? Кайда? сорауларының моделен төзеп карыйк.
- да/-дә, та/-тә
- Кайчан – да, кайчан – дә язабыз?
- Калын сүз булганда - да, нечкә сүз булганда -дә.
- Су анасы.
(цирктан, мәктәптән, урманнан, кибеттән)
- дан/-дән, -тан/-тән, - нан/-нән.
- -дан, -тан, -нан.
- -дән,-тән, -нән
- Колобок.
ШУУГ:үзеңнең ни өчен эшләвеңне белеп эшләү; белем алу процессына уңай караш белдерү.
ТБУУГ:фикер йөртүнең логик чылбырын төзү;
РУУГ: башкаларның сөйләмен тыңлый белү, аңлау, уку мәсьәләсен дөрес аңлау, үз эшчәнлекләрен планлаштыру;
Дүртенче тукталыш – Ял паркы.
Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү
- Без Белмәмешкә кунакка барып җиттек.
- Укучылар без кайда?
- Яхшы укучылар.
- Укучылар, әйдәгез уйныйбыз. Минем кулда биремле карточкалар. Биремне укыйбыз һәм диалоглар төзибез.
1. Кая? соравы белән диалог төзергә.
2.Кайдан? соравы белән диалог төзергә.
3. Кайда? соравы белән диалог төзергә.
Диалог төзиләр, парларда эшлиләр,
бер-берсен бәялиләр, уңышлысын сайлыйлар.
ТБУУГ: планнан файдаланып диалогик сөйләм төзү.
РУУГ: башкаларның сөйләмен тыңлый белү, аңлау, уңышлысын сайлау.
Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү
- Яхшы укучылар. Хәзер ситуатив күнегүләр эшлибез.
1. Лилия приехала к бабушке и познакомилась с Юлией. Ей захотелось узнать, где живет Юля. Как она спросит?
Из редакции газеты пришел корреспондент. Он хочет познокмиться с тобой. Что ты расскажешь о себе?
3. Спроси у Саши где они познокомились с Колей?
4. Предложи Маше пойти в кино.
-
5. Сестренка ищет карандаш. Как она спросит где карандаш?
- Яхшы, укучылар. Сез акыллы укучылар. Хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Анда сүзләрне дөрес язарга кирәк.
Карточка 1.
1. Илдар мәктәп... бара.
2. Илдар мәктәп... укый.
3. Илдар мәктәп... кайта.
Карточка 2.
1. Алсу белән Ренат урам... чыгалар.
2. Алсу белән Ренат урам... уйныйлар.
3. Алсу белән Ренат урам... өйгә керәләр.
Карточка 3.
1. Маша әнисе белән бакча... бара.
2. Маша әнисе белән бакча... алмалар җыялар.
3. Маша әнисе белән базар... өйгә кайта.
- Карандаш кайда?
КУУГ: үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү.
ШУУГ: үз уңышларың /уңышсызлыкларың турында фикер йөртү
Йомгаклау
Рефлексив кабатлау
Индивидуаль рефлексия.
- Укучылар, сезгә айда ошадымы?
- Сез яхшы, акыллы укучылар булыдыгызмы?
Укучылар сорауларга җавап бирәләр, үз фикерләрен әйтәләр.
РУУГ: бәяләү, хаталарны табып төзәтү.
ТБУУГ: фикерне аңлы һәм ирекле рәвештә телдән әйтеп бирү
КУУГ: телнең сәнгати чараларын кулланып, үз фикереңне әйтә белү, тормыш тәҗрибәсен куллану.
Өй эше.
? билгесен сайлаучыларга (экранда күрсәтелә):
! билгесен сайлаучыларга:
ТБУУГ: белем дәрәҗәсеннән чыгып, өй эшен сайлап алу
Билге кую.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.