Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә
кейс
куллану
ТР
Аксубай муниципаль районы
“
В.Г.Тимирясов исемендәге
Аксубай
беренче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең
ана
теле һәм әдәбияты укытучысы
Галиева
Әлфирә Әмирҗан кызының чыгышы
Казан, 2022
Ни өчен Кейс актуаль?
Уку-укыту процессында
интерактив алымнар куллану укучыларның танып белү активлыгын арттыруга, аралашу
осталыгы үстерүгә, төркемнәрдә, коллективта эшли белү күнекмәләрен
камилләштерергә ярдәм итә.Менә шуңа Кейс куллану актуаль.Әгәр укучылар үзләре
эзләнсә, проектлаштырса, конструкторлаштырса, алган белемнәренә тормышта
кулланылыш тапса, ягъни дөньяны үзләре танып белсәләр генә, белем алу кызыклы,
мавыктыргыч һәм нәтиҗәле була.Ә кейс ярдәмендә шундый нәтиҗәләргә ирешергә
мөмкин.
Билгеле бер
проблемалы ситуацияләрне анализлау (case stugy кейс методы, инглиз теленнән
алынган, case “очрак, хәл, ситуация” мәгънәсендә, “кейс” төшенчәсе “ кәгазьләр,
документ салып куя торган кечкенә чемодан мәгънәсендә) күнекмәләрне
камилләштерү, төрле өлкәләрдә тәҗрибә туплауны, конкрет бер ситуациядә бирелгән
проблеманы тану, күрә белү,аны чишү юлларын билгеләү. Анализлау һәм нәтиҗә
чыгаруны үз эченә ала; төркемнәрдә эшләү, үз фикереңне әйтү, дәлилли белү
күнекмәләрен камилләштерә.
Кейс методы нигезендә
уку-укыту процессын нәтиҗәле оештыру өчен яхшы кейслар һәм аларның дөрес
куллану методикасы таләп ителә. Кейс- ул дәресләрдә анализлау өчен тормыштан
алынган хәлләргә нигезләнгән проблемалы ситуацияләр. Методик яктан дөрес
төзелгән, мәгълүмати характердагы кейс- биремнәр укучыларның мөстәкыйль
фикерләү сәләтен үстерә, интерактив метод буларак укучыларда укуга уңай караш
тәрбияли, укыту процессында тормыш белән бәйләнеш тудыра. Кейс методы укытучыга
да яңача фикер йөртергә ярдәм итә, иҗади эшчәнлекне тәэмин итә.
Кейсны төзүгә таләпләр:
1.
төгәл, ачык максат куелу;
2.
теманың актуаль булуы;
3.
фикеләү сәләтен үстерүгә йогынты
ясавы;
4.
дисскуссиягә китерүе;
5.
чишелешнең берничә булуы;
6.
эшнең төркемнәрдә алып барылуы;
7.
информация эзләү (төрле чыганаклардан алынган
материал, текстлар, сүзлекләр, сораулар язылган карточкалар һ.б.).
Кейс төрләре:
1.
гамәли кейслар ( тормыштан алынган реаль вакыйгаларны үз эченә ала)
Мәсәлән, мәхәббәт темасы.Көндәлек тормыш
белән киң бәйләнештә булуын аңлатуда һәм укучыларны эзләнү эшләренә тартуда
Кейс - отышлы алым.
1блог: теоретик сораулар
2 блог: гамәли сораулар
2.
өйрәтү характерындагы кейслар( уку материалын үз эченә ала).
Мәсәлән, татар теле , рус
телләре фәненнән чагыштырып сүз төркемнәрен өйрәтү.
Бирем- тикшерү(
булганбелемнәрне). Өстәп яз.
Исем
–сүзтөркеме/..........
................/
обозначает предмет
Берлек һәм күплек санда була/..................
......................./
собственное и нарицательное
Килешләр белән төрләнә/.......................
...................../ В
предложении может быть главным и второстепенным членом. (һ.б)
Укучылар кайсы биремдә авырсынган,
нинди теманы өйрәнгәндә күбрәк игътибар итәргә икәне дә ачыклана.
3.
фәнни- тикшеренү кейслары ( эзләнү – тикшеренү эшчәнлеген үз эченә ала).
Кейс методының төп вазыйфасы- укучыларны катлаулы проблемаларны чишәргә өйрәтү, танып –белү активлыгын
арттыру, аралашу осталыгын үстерү.
Кейс
методының белеем бирүнең традицион формаларыннан аермасы:
1.
“укыту” стиле “өйрәтү”
белән алышына;
2.
Укучыларда иҗади эшчәнлек сыйфатлары
калыплаштырыла, аңлы рәвештә белеем алуга китерә;
3.
Укытучы сайлаган проблемаларны
укучылар мөстәкыйль чишәләр. Үзләштерелгән белем- күнекмәләрне файдаланып эшлиләр;
4.
Командада эшләү күнекмәләре камилләштерелә;
Кейс куллану
дәресләрен оештыруның якынча планы:
1. Әзерлек этабы. Укытучы
проблемалы ситуацияләр, өстәмә материал әзерли. Дәреснең урынын,
бурычларын билгели.
2. Таныштыру этабы.
Бу этапта укучылар ситуация белән таныштырыла (ситуация, өстәмә
материал, глоссарий)
3. Төп этап. Укытучының
кереш сүзе, укучыларны төркемнәргә бүлү,
төркемнәрнең эшләрен оештыру (укучыларның укылган материалны төркемдә сөйләүләре,
материал буенча фикер алышу, проблемаларны билгеләү, доклад
ясаучыларны билгеләү).
4. Дискуссия
оештыру этабы
1. Төркемнәрдә дискуссия
оештыру, проблемаларны тикшерү, чишү юлларын эзләү.
2. Гомуми дискуссия.
Анализ нәтиҗәләре белән таныштыру, чишелешне билгеләү.
3. Йомгаклау этабы.
Анализланган проблема нәтиҗәләрен презентацияләү. Берничә юл (чишелеш) булырга мөмкин.
Укытучыэшчәнлеге
Дәрескә кадәр
1. Кейс сайлый.
2. Өстәмә материал
әзерли.
3. Дәрес барышын планлаштыра.
Укучыэшчәнлеге
1. Кейс һәмөстәмә әдәбият
ала.
2.Дәрескә мөстәкыйль әзерләнә.
Дәрестән соң
1. Укучыларның эшчәнлеген
тикшерә.
2. Эшләрне бәяли һәм
нәтиҗә чыгара.
3.Бирелгән үрнәк буенча
дәрес турында язмача отчет әзерли.
Йомгак ясап
шуны әйтәсе килә, кейс методын мөстәкыйль
эшчәнлеккә әзер укучылар белән эшләгәндә генә кулланырга мөмкин. Укуга
мотивация булмау кейсларны өстән генә карап чыгу белән чикләнергә мөмкин.
Кейсларны төрле формада бирергә
мөмкин: видео-кейс, мультимедиа-кейс, язма кейс.
Кулланылган әдәбият:
1.Специальный сайт,
посвященный методике ситуационного обучения с использованием кейсов.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.