1.
|
Оетыру моменты
Сөйләм: Укытучыны
сәламлиләр.
|
1-2мин.
|
Исәнмесез,
укучылар!
Хәерле
көн телим, Сезгә!Бүген безнең технология дәресе.
|
Укытучыны
сәламлиләр.
|
Шәхескә кагылышлы :
башкаларның фикерен хөрмәт белән кабул итү;
|
2.
|
Дәреснең
тема һәм бурыч формулировкасы
Сөйләм: Дәреснең
темасын формалаштыралар
|
5-7мин
|
-Укучылар,
Сез ничек уйлыйсыз, тукымадан киемнәр, сумкалар, төрле эшләнмәләрне ничек
барлыкка китерәләр?
-Яхшы, молодцы!
Сез
бик дөрес әйтәсез. Тегеп , әлбәттә.
- Сез
ничек уйлыйсыз җөй нәрсә икән ул? (җөй– туры
сызык буйлап ике яки берничә кисәкне беркетү урыны.)
--Сез
нинди җөйләр беләсез?
Ә хәзер
, без, җөйләрнең төрләре белән ни дәрәҗәдә таныш булуыгызны тикшереп
карыйбыз.
-Мин
Сезгә слайдта җөйләрнең рәсем-схемаларын күрсәтәм, ә Сез аларның ничек
аталганын әйтергә тырышыгыз.(энәне “Алга атлату” җөе( шов “вперёд
иголку”), “Тамбур”җөе
(чылбырлар) “тамбурный” шов, “сабак” җөе ( стебельчатый
шов))
-Сез
кайчан да булса җөйнең бу төрләре белән очрашканыгыз булдымы?
-Кайда,
кайчан күргәнегез бар?
- Менә
шундый матур итеп ясалган җөйләр белән нәрсәләр эшләп булыр икән?
- Инде
әйбәт итеп уйлагыз да, миңа кайсыгыз җавап бирә алыр икән: без бүген дәрестә
нәрсә белән шөгыльләнербез?
(эшләнмәне
төрле җөйләр белән чигәбез)
- Дөрес,безнең
бүгенге дәреснең темасы “Эшләнмәне чигеп декоратив бизәү“ (әзер эшләнмә
күрсәтелә)
1.
Без
үзебезгә нинди бурычлар куярбыз дәрестә?
(Бүләк өчен капчык тегү)
2.
Җөй
төрләре белән танышу.
-Бик,
яхшы. Сез бик зирәкләр .
|
Дәреснең
темасын формалаштыралар, сорауларга җаваплар бирәләр.
слайдны комментариялиләр
|
К: - килешергә һәм уртак
эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә;
Т: табылган мәгълүматны эшкәртү,
чагыштыру, нәтиҗә ясау;
|
3.
|
Педагогик
күрсәтмәлек
Сөйләм
Кайчы
һәм энә белән эшләү кагыйдәләрен кабатлау
Күрсәтмәлелек:
Эш
этапларын күзәтәләр
|
5-10мин
|
-Балалар,
эшебезне башлаганчы эш урынын һәм кирәкле эш кораллары белән материалларны
тикшереп алыйк, барысы да әзерме?( энә, җепләр,тукыма, ленталар,
кайчы)
Хәзер
эш вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерик.
Кайчы
белән эшләгәндә:
1.Очлы
башын өскә каратмаска.
2.Кайчы
белән уйнап утырмаска.
3.
Иптәшеңә
боҗралы сабын алга каратып , ябык килеш бирергә.
4.Кайчыны
уң якка, ябык килеш куярга.
Энә
белән эшләгәндә:
- энә кадагычта сакларга;
- җеп сапламыйча эш урыныда калдырмаска;
- иптәшеңә биргәндә энә кадагычта килеш
бирергә;
- энәне авызга капмаска;
- киемгә кадамаска;
- эш башлаганчы , эш беткәч энәләрне санарга;
- эш вакытында энәне энә кадагычка гына
кадарга;
- энә белән эшләгәндә игътибарны читкә
юнәлтмәскә.
Эш
этаплары: ( презентациядә)
1.Капчык
өчен тукыма кисеп аласыз (зурлыгын үзегез билгелисез)
2.
Сезнең алдыгызда җөй ясау схемалары бар, үзегезнең эшләнмәгезгә “ сабак” җөе
белән чәчәк чигәсез.
3.Капчыкның
кырыйларын “алга атлату” җөе белән тегеп чыгасыз.
4.Капчыкны
бәйләп кую өчен янына лента тегеп куясыз.
|
Кайчы
һәм энә белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр
Эш
этапларын карыйлар (эшләнмә не эшләү этаплары)
|
К:
төрле технологик мәсьәләләрне
нәтиҗәле чишү өчен үз эшчәнлегеңне планлаштырырга һәм көйләргә;
|
4.
|
Мөстәкыйль иҗади
эш башкару.
Сөйләм
Кагыйдәләр
кабатлау.
Гамәли
эш:
Укытучы
күзәтүе астында эшләнмәне тегәләр, бизәк чигеп лента беркетәләр.
|
15-20мин
|
- Шулай
итеп , без эшебезне башлыйбыз. Эшләнмәне эшли башлаганчы тагын бер мәртәбә эш
башкару алгоритмын искә төшерик (балалар җавап бирәләр).
Эш
этаплары: ( презентациядә)
1.Капчык
өчен тукыма кисеп алабыз (зурлыгын үзебез билгелибез)
2. Җөй
ясау схемалары буенча эшләнмәгә “ сабак” җөе белән чәчәк чигәбез.
3.Капчыкның
кырыйларын “алга атлату” җөе белән тегеп чыгабыз.
4.Капчыкны
бәйләп кую өчен янына лента тегеп куябыз.
Эшне
бәяләү критерияләре:1. Пәхтәлекне карау.2.Үрнәк эшкә туры килүе.
|
Гамәли
эш башкаралар: эшләнмә тегәләр һәм декоратив бизәү эше башкаралар
|
Т: рәсем, схема, сызым, эскиз,
шаблон, өлгеләр кулланырга; Р.укытучы
күзәтүе астында төзелгән план буенча эшләү, чагыштыру.
|
5.
|
Эшләргә
күргәзмә.
Күргәзмә
оештыру, эшкә анализ ясау.
|
2-3мин
|
Барлык
эшләр дә тактага куела һәм эшләнмәләрнең үзенчәлекләре, сыйфаты, укучыларның
фантазияләре турында әйтелә.
|
Укучылар
иптәшләренең эшләрен анализ-лыйлар, үз
эшләре турында сөйлиләр
|
К: төрле
карашла-рны исәпкә алырга һәм хезмәттәш-леккә омтылырга;
|
6.
7.
|
Дәрескә
йомгак.
Рефлексия
|
5мин
|
Безнең
максатыбыз нинди иде бүген? Без куйган максатка ирештекме? Үзебез билгеләгән
бурычларны үти алдыкмы?
Дәреснең
темасын исегезгә төшерәм: “Эшләнмәне чигеп декоратив бизәү“(Үрнәк эш
күрсәтелә)
1.
Бурыч
нинди иде?
Бүләк өчен капчык тегү.
2.Җөй төрләре
белән танышу.
Слайд
буенча сорауларга җаваплар алу.
|
Дәрескә
йомгак ясыйлар,
сорауларга
җаваплар бирәләр.
|
Т:
үз уңышларың/ уңышсызлыкларың сәбәпләре турында
фикер йөртү;
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.