Инфоурок Другое КонспектыКласстан тыш чара "Китап алсаң кулыңа,нур сибелер юлыңа" (1-9 класслар)

Класстан тыш чара "Китап алсаң кулыңа,нур сибелер юлыңа" (1-9 класслар)

Скачать материал

                                                    Китап алсаң кулыңа,

                                             Нур сибелер юлыңа. Сценарий.

 

Максат: Китап укуга кызыксыну уятып, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

 

Плакатлар:          Китап- галим, телсез мөгаллим.

                               Китапсыз өй- кояшсыз көн.

                               Укымыйча гыйлем юк, гыйлемсез көнең юк.

                                                                         (Мәкальләр)

                                Китаплы өйгә бәрәкәт кунар.

                                                                          (Хәдис)

                                Һәр халык үзенең китабы янына чакырылып китерелер.

                                                                           (Корьән сүзе)

                                Китап бакча ул, андагы язулар- шул бакчаның гөлләре.

                                                                            (К.Насыйри)

                                Китап, китап минем кулымда.

                                Сердәшем ул гомер юлында.

                                                                          (С.Хәким)

                                Мәңге сүнмәс якты кояш булып.

                                Ул нурларын сибә юлыма.

                                                                           (С.Урайский)

                                Адәм булыр китаплылар дөньяда,

                                Әрәм булыр китапсызлар дөньяда.

                                Күңелендә йөргән бөтен сорауга

                                Тулы җавап бирер китап сиңа да.

                                                                          (Д.Гарифуллин)                             

 

Алып баручы: Татар халкы элек-электән аң –белемгә, гыйлемгә, мәгърифәткә тартылган. Зыялы гаиләләрдә китап иң кадерле мирас булып исәпләнгән һәм бу хәзер дә шулай дәвам итә. Бу исә гасырлар түрендәге әби-бабаларыбызның борыннан ук китапка аерым бер ихтирамлы мөнәсәбәт белән яшәүләреннән килә. “Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуаркәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап улап баксаң, китап- ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, дип язды Ибраһим Гази.

 

1 нче укучы: Әйе, могҗиза, чөнки Тукай үлгән, Пушкин үлгән,Г.Ибраһимов. Җәлил, С.Хәким Һәм башка язучылар инде күптән юк, ә без бүгенге кешеләр, алар белән кара-каршы сөйләш- кәндәге кебек сөйләшәбез, алар нинди уйлар белән белән яшәгәннәр, нинди хис-тойгылар белән янганнар, язып калдырган китапларының битләрен ачып, без дә шул уйлар, хисләр белән янабыз.

 

2нче укучы: Әйе, ул моннан әллә ничә мең еллар элек җимертеп яшәгән, хәзер инде туфраклары гына өелеп калган бөек дәүләтләрне, мәгүрүр халыкларны күз алдыбызга  бөтен законнарны, гореф-гадәтләре, җырлары, көрәш-тартышлары, кырылышлары белән җанлы итеп күз алдынакитереп бастыра.

    Дәүләтләр яшәгән-беткән, халыклар яшәгән-сөякләре дә калмаган. Ай калган, кояш калган дакитап калган. Таш китап, үлән китап, тире китап, ефәк китап, кәгазь китап калган. 

 

3 нче укучы:       Г.Тукайның “ Китап” шигырен сөйли

4 нче укучы:       Ә.Рәшитнең “Китап-хикмәт” шигырен сөйли

 

5 нче укучы:       Гыйльметдинова Алия үзе иҗат иткән шигырен сөйли “Китапка мәдхия”

                                                   Китап- безнең иң якын дус

                                                   Ул- белемнең ачкычы.

                                                   Укысаң күбрәк аны

                                                   Күтәрелер белем баскычы.  

                                                                Китап- белем чишмәсе ул

                                                                Чишмәләр саекмасын

                                                                 Укыган саен күңелләр

                                                                 Ачылсын, боекмасын.

                                                   Үткәннәрне белик укып,

                                                    Хәзергене дә аңлыйк

                                                    Киләчәккә белем туплап,

                                                     Акыл белән юл ярыйк.

    

6 нчы укучы:  Халкым зурлап һәр елны китап бәйрәме үткәрә. 2 нче апрель – Балалар китабы көне. Шул уңайдан “Ел китабы” дигән нәзберек бәйрәмне билгеләп үтә башлаганга 22 ел. Премьер-урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева бу бәйрәмне матур татар телендә “Бәйрәмнәрнең иң кирәклесе, иң саваплысы, бу рухи бәйрәм”,- дип бәяләде ул “Ел китабы”н ачыклауга багышланган бәйрәмне. Чыннан да, китапны язган язучы, аны китап итеп халыкка тәкъдим иткән нәшриятлар, китапны укучыга җиткергән китапханәче һәм бу китапны өенә зур сөенеч тиеп күтәреп кайткан олы һәм кечкенә кеше – һәркайсы савап иясе. Ләкин барыбер иң бәхетле кеше, мөгаен, китапны иҗат иткән кешедер.

       Алай да” Ел китабы” ничек ачыклана икән соң? Бу сорау белән без авыл китапханәчесе Латыйпова Тәнзилә апага сүз бирәбез.

        Латыйпова Тәнзилә апа “Ел китабы”нда җиңгән китаплар турында сөйли һәм яңа кайткан китаплар белән таныштыра. Шулай ук Тәнзилә апа иң күп китап укучы балаларны һәм гаиләләрне билгеләп үтте. Кече  һәм олы яшьтәге балалар арасыннан Садыйкова Диләрә һәм Шиһапов Раил. Гаиләләр арасыннан Сабировлар гаиләсе иң күп китап укучы булып танылды. Алар Мактау грамотасы һәм китаплар белән бүләкләнделәр.(Укучылар яратып укыган китаплары турында сөйлиләр)

 

Алып баручы:  Китап киштәләребездә безнең өчен бик кадерле булган китаплар бар. Алар я буыннан- буынга тапшырылып килгән, кем тарафыннандыр бүләк ителгән култамгалы китаплар истәлек булып саклана. Менә укытучыларыбыз, укучыларыбыз да алып килгән китаплар белән танышып үтик.

    Укучылар, укытучылар истәлекле китаплар белән таныштыралар, уку алдынгысы булган өчен, бәйгеләрдә җиңгән өчен, язучылар тарафыннан бүләк ителгән китаплар турында горурланып сөйлиләр.

 

7 нче укучы: Мәгрифәтче Р.Фәхретдинов “Балаларга үгет-нәсихәт” китабында “Гүзәл китаплар – гаҗәеп эшләрне күрсәтүче көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, гаҗизлек вакытында ярдәмче, кайгылы вакытта шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, өммәтләрнең вакыйгаларын хикәя кылучы, акыллы кешеләрнең акылларын күзгә күрсәтүче, бәһасе аз, ләкин файдасы күп булган нәрсәләрдер”,-ди.

 

Алып баручы: Кичәбезне шулай ук Р.Фәхретдинов сүзләре белән тәмамлыйсы килә: “ Китап уку кшенең йөзенә нур, күңеленә шатлык китерер, шуның өчен зиһен хезмәте белән шөгыльләнүчеләр ни кадәр арык булсалар да акыллары симез, ә йөзләре мәхәббәтле булыр.Китаплар шулай һәрвакыт гомер юлдашыгыз, таянычыгыз булып калсын. Укуыгызда һәм тормышыгызда уңышлар сезгә, дуслар, әти-әниләр.

                                                                 

                                                                      2014

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Класстан тыш чара "Китап алсаң кулыңа,нур сибелер юлыңа" (1-9 класслар)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 6 месяцев

Руководитель реабилитационного подразделения

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 064 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.11.2016 919
    • DOCX 37.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сафиуллина Ландыш Рашитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сафиуллина Ландыш Рашитовна
    Сафиуллина Ландыш Рашитовна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4292
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой