Инфоурок Родной язык КонспектыКонспект по родному языку на тему "Синоним"

Конспект по родному языку на тему "Синоним"

Скачать материал

                  

Тема: Синоним.
( 5нче сыйныфта татар теленнән дәрес конспекты)
Дәреснең максатлары:

1.Белем бирү максаты:  синоним һәм синонимик рәт төшенчәсен ; синонимнарны сөйләм телендә аера һәм куллана белергә өйрәтү.

2.Үстерү максаты:   укучыларның сөйләм һәм язма телен, фикерләү сәләтен камилләштерү; мөстәкыйль активлыкларын үстерү.

3.Тәрбияви максат: төркемнәрдә эшләгәндә, аралаша, бер-береңне тыңлый белү культурасы, ярдәмчеллек сыйфатлары булдыру; туган телгә, туган җиргә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләүне дәвам итү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

Шәхси:

Төркемнәрдә эшләгәндә, бер-берсенә игътибарлы булырга өйрәтү, җаваплылык хисе тәрбияләү.

Метапредмет: Әдәбияттан күренекле шәхесләрнең шигырьләре.;

Танып-белү: Дөньяга карашны киңәйтү;

Кирәкле информацияне эзләп табу;

Уй-фикерне язма һәм әйтмә формада аңлап һәм ирекле оештыру;

Коммуникатив:

Аралашу максатына һәм шартларына туры китереп, үз фикереңне җитәрлек дәрәҗәдә тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; ана теле грамматикасының, синтаксисының нормаларына туры китереп җөмләләр һәм хикәя төзү осталыгына ия булу;

Регулятив:
Билгеле һәм билгеле булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую.

Бирелгән үрнәктән тайпылыш һәм аермалык булу-булмавын ачыклау өчен, эш алымын һәм аның нәтиҗәсен бирелгән эталон-үрнәк белән чагыштыру

Предмет: әдәбият белән бәйләнеш.

Өйрәнелгән җөмләнең баш кисәкләрен  сөйләмдә дөрес куллану

Дәрес тибы – Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе
Җиһазлау: презентация ,
экран, ноутбук, карточкалар

Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше:
психологик .Уңай халәт тудыру.

Укытучы:   Исәнмесез, укучылар!

                      Хәерле көннәр сезгә!

                     Зиһен һәм тел ачкычлары

                     Телимен һәммәгезгә.

Укучылар  исәнләшәләр,  бер-берсенә уңышлар телиләр.
Төркемнәрдә эшләү.

II. Уку мәсьәләсе кую.

-         Укучылар, экранда  Ф. Яруллинның  шигырен күрәсез. Әйдәгез, әлеге шигырьне укып китик.

Анам теле-телләр теле,
Милләтемнең бердәнбере.

Син булганга бездә дә исән,
Син булганга без дә тере.

Укучыга сорау :

1.    Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

2.    Нәрсәгә  багышлап язган язучы  әлеге юлларны?

 Укучыларның җаваплары. ( Ана телебезгә багышлап язган)

Укучыга сорау :

1.    Татарстанда быел нинди ел диеп игълан ителде?

Укучыларның җаваплары ( Туган телләр елы дип игълан ителде)

          Укучылар әлеге шигырь юлларыннан мәгънәләре ягыннан бер-берсенә якын булган сүзләрне табыгыз әле.

         Укучыларның җаваплары (Исән-тере)

 Ә бер үк мәгънәне аңлата торган, ягъни охшаш мәгънәле сүзләр ничек дип аталуын ребусны чишеп белербез.

Синоним

III. Уку мәсьәләсен чишү

Димәк , без укучылар бүген дәрестә нинди тема өстендә эшләрбез икән?

Укучыларның җаваплары ( Синоним)

Укучылар, әйдәгез әле менә бу теманы ачыклар өчен дәрескә бергәләп максат куйык.

Укучыларның җаваплары (синоним һәм синонимик рәт төшенчәсен  ; синонимнарны сөйләм телендә аера һәм куллана белергә өйрәнербез).

    Укучылар, дәресебезне юкка гына шушы шигырьдән башламадык. Бүген без сезнең белән тел иленә сәяхәткә чыгабыз. Шуның өчен сезгә , күбрәк уйларга, матур сөйләшергә, дөрес язарга кирәк..

Эшебез төркемнәрдә эшлибез.

 Укучылар парталардагы  эш кәгазенә игътибарыгызны  юнәлтегез әле, кәгазебездә алмагач рәсеме урнашкан.  Сез һәрбер эшне эшләгән саен төркемегезгә алмалар ярдәмендә билге куеп барырсыз.

Эшне яхшы эшләсәгез:

-         Кызыл алма.

-         Эшне эшләгәндә кыенлыклар туса.

-         Сары алма

-         Эшне  эшләгәндә башкара алмасагыз..

-         Яшел алма.

Үзбәяләү карточкаларында үзегезнең эшләрегезне бәяләп барасыз. 1 баганадагы сорауларга 2 баганадагы дөрес җавапларны уклар ярдәмендә тоташтыра барасыз.  Ахырдан алмалар ярдәмендә үзегезгә билге куясыз.

 

 

 

  Беренче тукталышыбыз: “Күренекле кешеләр тел турында”.

Укучылар тел турында бик күп мәгънәле фикерләр әйткән.

1 номерлы  карточкаларны алабыз.

Җәяләр эченә бирелгән синонимнарның берсен сайлап тел турында фикерләрне укыйбыз.

      Синонимнарның нинди сүз төркеме белән белдерелүен билгеләргә.

 1 төркем

Мин татар баласы булып тууыма бик тә , бик тә (шатланам,сөенәм). “ Әнием” , “ әтием” дип татар телендә иң (кадерле, якын) кешеләремә дәшә алуым белән горурланам.. / Хәдистән өзек/

 Нәтиҗә. Сез сайлаган синонимнар нинди сүз төркемнәре булып килгән.

 Укучыларның җаваплары (сыйфат, фигыль )

 Барлык сүз төркемнәре дә синоним була алалар.

  2 төркем

Җәяләр эченә бирелгән синонимнарның берсен сайлап тел турында фикерләрне укыйбыз. Ни өчен бу синонимны сайладыгыз аңлатырга.

И туган тел, и (матур, гүзәл, зифа, сылу) тел, әткәм-әнкәмнең теле! 

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел  аркылы.

                                                                                     / Г.Тукай/.

Нәтиҗә. Ни өчен бу синонимны сайладыгыз?

Укучыларның җаваплары ( Берүк синоним  бөтен сүз  белән  кулланыла алмый)

Икенче тукталыш: “Туган тел дәрьясында”

Укучылар хәзер без сезнең белән парларда эшлибез. (икенче  номерлы карточкаларны алабыз).  Таҗларда  бирелгән сүзләрдән синонимнар төркеме төзисез. Ни өчен бу сүзләрне бергә җыюыгызны аңлатырга.

   1Матур, чибәр, сылу, зифа.

2.Зур, дәү, эре, өлкән.

1.    Дус, иптәш, сердәш, ахирәт.

2.    Дөрес, хак, чын, рас,тугры.

Нәтиҗә Ни өчен укучылар бу синонимнарны бер төркемгә тупладыгыз?

Укучыларның җаваплары. ( Мәгънәләре белән бер-берсенә якын сүзләр)

Бу  төркем  синонимик рәт дип атала.

Эш кәгаазьләрендә ябыштырылган була.

Өченче  тукталышыбыз: “ Халык әйтсә, хак әйтә”  (мәкальләр) .   Нокталар урнына  мәкальләргә туры килерлек синонимнарны сайлап язарга..

1 төркем

Телләр белгән илләр ....................          

 ................ башы тел.                                

(Гизгән, кичкән, әдәп, тәрбия, аша, әйбәт)

2 төркем

. Бер ...................  сүз, мең күңелнең  ........................ төзәтә.                   

. Теле .....................              .................... күп.                                   

 (яхшы, җәрәхәт, татлының, әйбәт, яра, иптәше,  тәмленең).

1 төркем

 Телләр белгән илләр  гизгән.

Әдәп башы тел.                               

2 төркем

. Бер яхшы сүз, мең күңелнең җәрәхәтен  төзәтә.                   

.  Теле татлының дусты күп .     

Ял итеп алу . ( Җырга кушылып җырлыйлар)

 Әминә Әхмәтҗанова.  Туган телем.

 Балам! -  диеп,туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

Әнием! - дип, әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

кушымта

Дөньяда иң матур ил

Ул - минем туган илем.        2 тапкыр җырларга

Дөньяда иң матур тел

Ул - минем туган телем

Дүртенче тукталыш:

Укчылар дәреслекнең  205нче битендәге 241 нче күнегүнең биремен укыйбыз.  Ике ялкау әкиятен укучылардан укыту.  Укучылар ничек уйлыйсыз олы ялкауга кече ялкау ничек дип җавап биргән.

                                  Ике ялкау.

(Әүвәл, элекке, үткән) заманда булган, ди, (иренчәк,ялкау) ике (кеше, адәм)
Бер ( мәртәбә,тапкыр,кат)  барганнар, ди, болар урманга.
Ул урманда бик (татлы, баллы) җимешләр бирә торган алма агачы үскән, ди.
Ике ялкау, бара торгач, шул алма агачын күргәннәр.
( Өлкәнрәге,олырагы)  әйткән, ди:
– Әйдә, без бу алма агачын селкетик тә алмасын коеп (тукланыйк ашыйк), – дигән.
(Яшьрәге ,кечерәге)  ( эндәшкән, әйткән, дәшкән :
– Иренмичә аны селкеткәнче, әйдә, (астына, төбенә)  кереп ятыйк, – дигән.
Ике ялкау алма агачының күләгәсенә кереп ятканнар, ди.
(Байтак, шактый, озак)  яткач, олысы, ( карыны,тамагы) ачканга (чыдый, түзә) алмагач, тагын әйткән:
–    Ай, авызыма бер генә алма төшсәче! – дигән. Кечесе әйткән, ди:
Укучылар ничек уйлыйсыз олы ялкауга кече ялкау ничек дип җавап биргән?

Укучыларның җаваплары   (Авызга төшсә, аны иренмичә ашыйсы да бар бит әле, мин булсам, авызыма төшсә дә чәйнәмәс идем, – дигән, ди.
Шулай итеп, алар ач көе өйләренә кайтып киткәннәр, ди)

Ә хәзер сезгә әкиятнең эчтәлеген сөйләргә мнемоиллюстрацияләр ярдәм итәр.

-Иҗади эш

V. Йомгаклау өлеше.

1.Рефлексия.

1 төркем

Үз алдыбызга куелган максатларга ирешә алдыгызмы?

2 төркем

-Дәрестән үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз?

 

Укучылар ялкаулык хурлык, ә тырышлык дөрестән дә зурлык. Сез бүген тырышып эшләгән иҗат җимешләрегез белән чыгып ниләр эшләүегез турында сөйләгез әле.

Өй эше 3 дәрәҗәдә (сайлап алу мөмкинлеге белән бирелә)

1 Туган тел турында мәкальләр язып килергә.

2.Әкияттән бер синонимик рәтне алып җөмләләр төзергә.

 3. Әкиятнең ахырын үзегезгә охшаганча үзгәртергә.

 

                                    Туган тел!
                            Туган тел – иң татлы тел ,

                            Туган тел – иң тәмле тел .

                             Тәмле дип , телең йотма –

                              Туган телне онытма !

                                                                       /Ш.Галиев/

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект по родному языку на тему "Синоним""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист сварочного производства

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 630 материалов в базе

Материал подходит для УМК

  • «Татарский язык (Татар теле): учебник для общеобразовательных организаций с обучением на татарском языке.», Юсупов Ф.Ю., Харисова Ч.М., Сайфутдинов Р.Р.

    Больше материалов по этому УМК
Скачать материал

Другие материалы

Презентация по родному языку на тему "Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүдә мнемотехника алымын куллану."
  • Учебник: «Татарский язык (Татар теле): учебник для общеобразовательных организаций с обучением на татарском языке.», Юсупов Ф.Ю., Харисова Ч.М., Сайфутдинов Р.Р.
  • 07.09.2021
  • 175
  • 0
Конспект по родному языку на тему "Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүдә мнемотехника алымын куллану."
  • Учебник: «Татарский язык (Татар теле): учебник для общеобразовательных организаций с обучением на татарском языке.», Юсупов Ф.Ю., Харисова Ч.М., Сайфутдинов Р.Р.
  • 07.09.2021
  • 164
  • 1
Презентация "История и культура родного края"
  • Учебник: «Татарский язык: учебник для образовательных организаций с обучением на русском языке (для изучающих татарский язык)», Хайдарова Р.З., Ибрагимова Г.И., Малафеева Р.Л.
  • 06.09.2021
  • 274
  • 1
«Татарский язык: учебник для образовательных организаций  с обучением на русском языке (для изучающих татарский язык)», Хайдарова Р.З., Ибрагимова Г.И., Малафеева Р.Л.
Проектная работа "Татарский орнамент"
  • Учебник: «Татарский язык: учебник для образовательных организаций с обучением на русском языке (для изучающих татарский язык)», Хайдарова Р.З., Ибрагимова Г.И., Малафеева Р.Л.
  • 06.09.2021
  • 8629
  • 42
«Татарский язык: учебник для образовательных организаций  с обучением на русском языке (для изучающих татарский язык)», Хайдарова Р.З., Ибрагимова Г.И., Малафеева Р.Л.

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 07.09.2021 229
    • DOCX 100.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Багаутдинова Чулпан Минасхатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 6 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1373
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Русский язык: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель русского языка

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 19 человек
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Преподавание русского языка как неродного в образовательном учреждении

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 73 человека из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 233 человека

Курс повышения квалификации

Лингвокультурологический подход в обучении русскому языку как обеспечение принципов и требований ФГОС

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 92 человека

Мини-курс

Психологическая зрелость и стрессоустойчивость: основы развития личности и поддержки

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 216 человек из 58 регионов
  • Этот курс уже прошли 74 человека

Мини-курс

Современные подходы к духовно-нравственному воспитанию дошкольников

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Мини-курс

Психологические особенности педагогического общения

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 22 человека