Инфоурок Другое КонспектыКонспект урока на тему"Татар халык ашлары" 4 класс

Конспект урока на тему"Татар халык ашлары" 4 класс

Скачать материал

Хәмидуллина Фирдәвес Фатыйх кызы

Лаеш муниципаль районы                                         

“Державино төп гомуми белем мәктәбе”

 Башлангыч сыйныфлар укытучысы

                                                                   4 сыйныф

Тема :”Татар халык ашлары”

Максат.

Дидактик: . Э. Шәрифуллинаның “Тормыш яме”, В.Кочунавның “Бәйрәмчә натюрморт” картиналарын кулланып, авыл музеена читтән торып сәяхәт ясап(МРК),татар халык ашлары белән таныштыру;

Үстерелешле:укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын, мөстәкыйльлекләрен, күзәтүчәнлекләрен үстерү;

Тәрбияви:  үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру, эшлекле рәвештә аралашырга өйрәтү; туган телгә хөрмәт,халкыбызның ачык йөзле, кунакчыл булуын аңлату, милли үзаңны үстерү, тырышлык, патриотик хис тәрбияләү.

Дәреснең көтелгән нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы  нәтиҗәләр:

-укуга карата теләк- омтылыш, җаваплы караш булдыру;

Метапредмет нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләре:

-эстетик зәвыкны формалаштыру, иҗади фикерләүне үстерү;

Танып- белү гамәлләре:

-дөрес нәтиҗәләр чыгару,гомумиләштерү;

- үз фикереңне исбатлый һәм яклый белергә күнектерү;

Коммуникатив гамәлләр:

- иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнне үз фикерең белән чагыштыру;

- төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү;

Регулятив гамәлләр:

- күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу;

Предметара бәйләнеш:  сынлы сәнгать, тарих.

Дәрес тибы: яңа белем үзләштерү дәресе

Эшне оештыру төрләре: төркемнәрдә, фронталь, индивидуаль

Укыту методлары һәм алымнары:  өлешчә эзләнүле, күрсәтмәле

Материал. Дәреслек “ Әдәби уку” 4 сыйныф ( Г. М. Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова).

Җиһазлау: Э. Шарифуллина, ,В. Кочунов портретлары,биремнәр белән карточкалар, ризыклар төшерелгән рәсемнәр,  слайдлар, проектор, гади карандаш.

Кулланылган Сингапур структуралары:

КОНЭРС, СТЕ ЗЕ КЛАСС, РАУНД ТЭЙБЛ

Дәрес барышы

I.  Дәресне оештыру, мотивация.

Кунаклар киләсе көнне

Өйдә пәрәмәч пеште.

Тәмле исләрен аңкытып,

Табадан бәлеш төште.

Әни юкта мин аларга

Бал һәм май ягып чыктым.

Кайсы тәмлерәк икән ?”-дип,

Барсын да    кабып чыктым.

Бу хәлне күреп, әнием:

“Пәрәмәч! Бәлеш!”-диде.

 Аннары шәпләп  “сыйлады”,

 Миңа зу-у-у-р “өлеш” тиде.

-Бала кунакларга дип пешергән ризыкларны ни эшләткән? Синең белән мондый хәл булганы юкмы?

-Барыгыз да дәрескә әзерме? Башладык. Хәерле сәгатьтә!

II. Актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү.(татар халык ашлары турында чыгыш ясарга төркемнән бер укучы чыгыш ясый.)

III. Бала нинди авырлыклар белән очраша?

Слайдта төрле ризыклар рәсемнәре, шушы рәсемнәрдән татар халык ризыкларын аерып  алырга кирәк.

IV. Авырлыктан чыгу юллары.

-Һәр рәсем сан белән билгеләнгән.Сез, балалар, кайсы ризыкларны татар халык ашлары дип уйлыйсыз?

-Без буген дәрестә нәрсәләр турында сөйләшербез икән?

V. Яңа материалны аңлату.

·        Э. Шәрифуллина, аның әсәрләре турында укыганнарны искә төшерү(слайд).

- Кем, кайсы әсәрен аеруча ярата? Ни өчен?

·        Авторның  “Тормыш яме” әсәрен уку.

-Шигырьдә нинди татар халык ашлары әйтелгән?

-Син тагын ниндиләрне өсти аласың?...

·        Әсәрне мәгънәле кисәкләргә бүлү, һәр кисәккә исем кую, ни өчен шундый исем куюларын аңлату.

·        Сүзлек өстендә эш.

Кардәш-ору, гамь(аңлатмалы сузлек белән эшләү)

·        В.Кочуновның “Бәйрәмчә натюрморт” картинасы белән эшләү.

-Картинада сез нәрсәләр күрәсез?

-Өстәл уртасында  нәрсә бар?

-Ничә чынаяк бар? Ничәсенә чәй ясалган? Нигә?

-Бу йортның хуҗасы нинди кеше?

-Хуҗабикә нинди ризыклар пешергән?

VI. Белемнәрне беренчел ныгыту.

·        Сорауларга җавап.

-Әсәрдә нинди татар халык ашлары турында сүз бара?

-Син тагын ниндиләрен беләсең?

-Сиңа бигрәк тә кайсы ризык ошый?

-Синең үзеңнең яки туганнарың белән бергәләп, берәр татар халык ризыгын пешергәнең бармы?

·        Үзебезнең авыл музеена читтән торып сәяхәт.

-Кем безнең Державино авылының туган якны өйрәнү музеенда  булганы бар?

-Сез ничек аңлыйсыз - нәрсә ул музей?

Музей- ул элеккеге әйберләрне җыю,  саклау урыны.

Туган якны өйрәнү музее-ул аерым шәһәрнең, авылның тарихын өйрәнә торган музей.

-Сез беләсезме безнең музейны  кем  һәм кайчан башлап җибәргән?

Державино мәктәбендә күп еллар тарих укыткан Хәлиуллина Кәүсәрия Равил кызы.(слайд)

-Ә безнең музейда нәрсәләр бар?(слайдларны ачып барасы)

Менә почмакта мич тора. Һәр йортта мич булган. Мич  җылыны озак саклый.  Мичтә ашлар, боткалар, бәлешләр, өчпочмаклар , пәрәмәчләр, коймаклар пешерә торган булганнар.

 Мичтән табаларны табагач белән алганнар . Табагач ике төрле булган. Берсе таба ала торган , берсе чуен чүлмәк ала торган . Менә алар карап китегез.

   Чүлмәкләр, савыт-сабалар  балчыктан ясалган булганнар ,аларда сөт озак сакланган.Әлеге слайдлардан күрәбез.

Агачтан тукмак, куна, уклау, кашык һәм башка савыт-сабалар ясаганнар. Менә алар карап китегез.

Игътибар итегез әле, ничек матур итеп чигелгән эскәтерләр, сөлгеләр, тастымаллар, алъяпкычлар, яулыклар кулланганнар элек.

Татарларның өйләре чиста,  пөхтә булган.

-Сезнең кайсыгыз бу әйберләрне күргәне бар иде?

Сәяхәтебезне тәмамлап сезгә әйтәсем килә . Балалар,сез үткәнебез белән кызыксыныгыз , онытмагыз  һәм горурланыгыз! Үз авылыбызның мирасын саклауда катнашыгыз!

VII. Мөстәкыйль эш.

·        Төркемләп, карточка буенча эшләү.

Рецептлар китабы төзибез.

Бирем: (гөбәдия, өчпочмак, чәк-чәк, пәрәмәч.) пешерер өчен бирелгән ашамлыклардан компонентлар җыярга кирәк. Һәр төркем үз рецептын яклый.

VIII. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

·        Мөстәкыйль  эшнең үтәлешен тикшерү.

-Милли ризыклар халыкның яшәү рәвешен, холык-фигылен ачыкларга ярдәм итәме?

    - Бу сорауга җавап биргәндә сезгә  В. Кочунов картинасы ярдәм иттеме? Ничек?

IX. Дәрескә йомгак. Рефлекция.

 “ИНСЕРТ”ысулы.Карточкалар белән индивидуаль  эшләү.

  Гади карандаш белән түбәндәге билгеләрне  куярга.

“+”- белә идем.

“-”- белми идем.

Гөбәдия татар халык ашы.

Кыстыбый бәрәңге белән пешерелә.

Кош теле майда пешә.

Ашарга пешергәндә башка яулык бәйләргә кирәк.

Ашар алдыннан кулларны юарга кирәк.

Пылау татар халык ашы түгел.

Чәй эчәргә күршеләрне дәшү күркәм гадәт.

Барлык гаилә жыелгач кына ашый башларга ярый.

-Бу дәрестә алынган белемләрне тормышта кулланып буламы? Ничек?

Укучыларга билгеләр кую.

Өй эше.

I. в.”Әни белән бергәләп “ исемле хикәя язарга.

II.в. Э. Шәрифуллинаның “Тормыш яме”шигырен ятларга.

III.в.”Безнең бәйрәм табыны “дип исемләнгән рәсем ясарга.

 

Файдаланылган әдәбият:

1.Туган телдә (татар телендә) башл. гомуми белем бирү оешмалары өчен методик әсбап. 4 нче с-ф. Г.М. Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә. Г.Мөхәммәтҗанова.-Казан:”Мәгариф-Вакыт” нәшр.,2014.

2. Иҗади үсеш технологиясе дәресләре. - Казан, 2012.

3.”Мәгариф” журналының 2017 № 8; 10; 11 саннары.

4.”Сыйфатлы белем бирү юлында...” ТР Лаеш муниципаль белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эш тәҗрибәсеннән Казан, 2016 ел.

5. https://infourok.ru/biblioteka

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока на тему"Татар халык ашлары" 4 класс"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист сварочного производства

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 672 466 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 25.09.2018 893
    • DOCX 36.3 кбайт
    • 26 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хамидуллина Фирдаус Фатиховна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хамидуллина Фирдаус Фатиховна
    Хамидуллина Фирдаус Фатиховна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 10336
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 290 человек из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 852 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 499 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 336 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Психология общения: от многоплановости до эффективности

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 49 человек из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Мини-курс

Эффективные стратегии успешного взаимодействия: от понимания до саморазвития

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

От Зейгарника до Личко: путь к пониманию человеческой психологии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 15 регионов