5 нче сыйныф (татар төркеме)
Тема: Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.
Максат:
1. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр турында гомуми
төшенчә формалаштыру, полисемия төшенчәсен аңларга ярдәм итү.
2. Укучыларның
логик һәм иҗади фикерләү күнекмәләре үсеше өчен җирлек тудыру.
3. Укучыларда төркемнәрдә ярдәмләшеп
эшләү, бер-береңә ярдәм итә белү, ихтирамга корылган сабыр мөнәсәбәт
тәрбияләү.
Көтелгән
нәтиҗәләр:
Предмет нәтиҗәләр:
бер һәм күп мәгънәле сүзләрне тану һәм аера белү, күп мәгънәле сүзләрнең мәгънә
төсмерләрен тану.
Шәхескә кагылышлы: авыр чакта
бер-береңә ярдәм итү зарурлыгын танып белү; ярәмләшеп эшләгән эшнең нәтиҗәсе
булуын танып белү.
Метапредмет:
1) Регулятив гамәлләр: уку
материалы белән мөстәкыйль эшли алу, белемнәрне дөрес бәяли алу.
2) Танып белү гамәлләре:
кирәкле мәгълүматны сайлый алу, образлы фикер йөртү, гомумиләштереп нәтиҗә
чыгару.
3) Коммуникатив гамәлләр:
Эңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, төркемдә эшләргә өйрәнү.
Җиһазлау: дәреслек, проектор, компьютер, презентация.
Дәрес тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү.
1.
Дәресне оештыру. Мотивлаштыру.
- Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек?
Бүгенге көн турында сөйләшеп алыйк. Һава торышы нинди?
2.
Актуальләштерү
1)
Өй эшен тикшерү - 221 нче
күнегү (Татар теле: Р.Р. Шәмсетдинова) (Аңлатмалы сүзлекчәдән өч сүзне (исем,
сыйфат, фигыль) сайлап ал. Аларның лексик мәгънәләрен укы, җөмләләр төзе).
-
Булдыргансыз. Бик
акыллылар инде сез , башлылар.
-
Карагыз әле, балалар минем
кайсы сүз сезгә ошады?(Акыллылар, башлылар) Бу сүзнең тамыры нинди? (Баш)
Баш
сүзенең нинди мәгънәләре бар? (“баш” сүзе белән фразеологизмнар әйтү)
Аңлатмалы сүзлектән табу. (Дәрестә аңлатмалы сүзлекләр кулланыла. Шулай ук
ссылка ярдәмендә интернеттан табып була: https://suzlek.antat.ru/
2 нче слайд
(диаграмма эчендә
баш сүзенең мәгънәләре күрсәтелә)
3.
Уку мәсьәләсен кую.
-
Баш сүзенең мәгънәләре
күп. Димәк ул нинди сүз? (күп мәгънәле сүз)
3 нче слайд
(рәсемнәр күрсәтелгән)
-
Бу рәсемнәрдә нинди
уртаклык бар? (алар бер мәгънә
белдерәләр)
4 нче слайд
(рәсемнәр күрсәтелгән)
-
Бу рәсемнәрдә нинди
уртаклык бар? (энә сүзенең мәгънәләре
күп)
-
Димәк, без бүген нәрсә
турында өйрәнәчәкбез? Әйе, сүзләр, бер һәм күп мәгънәле булырга мөмкин икән.
4.
Уку мәсьәләсен чишү:
Нәтиҗә ясау: (5 нче
слайд)
Бер мәгънә белдерә
торган сүзләр бер мәгънәле сүзләр дип атала.
Берничә мәгънә белдерә
торган сүзләр күп мәгънәле сүзләр дип атала.
Сүзнең күп
мәгънәлелеге аңлатмалы сүзлекләрдә 1,2,3 цифрлары белән күрсәтелә.
Модельләштерү: (6
нчы слайд)
5.
Физкультминутка
6.
Ныгыту.
Карточкалар белән эш.
Түбәндәге сүзләрне
бер мәгънәле һәм күп мәгънәле берәмлекләргә аерыгыз.
Бер, мәкаль, урам, тел,
төш, ихтирам, корал, әләкче.
Язылган сүзнең күп мәгънәле булуын исбатларга. Мисаллар китереп
язарга ( аңлатмалы сүзлектән яисә интернеттан карарга була https://suzlek.antat.ru/ )
(7 нче слайд)
1) тамыр
2) басу
3) баш
4) тел
5) алу
Күп
мәгънәле сүзләрне омонимнардан аерып карарга кирәк. Күп мәгънәле сүзнең
мәгънәләре үзара бәйләнгән була (8 нче слайд)
Күз йөртү,үзең
белән йөртү,эш йөртү
Омонимик
сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш табып булмый:
кара(төс)
— кара(игътибар ит),
йөз(акча
берәмлеге) — йөз(фигыль)—йөз(бит, чырай).
Белемнәрне тикшерү. Тест
эшләү: (9 нчы слайд)
1. Сүзләр була
а) бер генә мәгънәле;
б) бер мәгънәле һәм күп мәгънәле;
2. Аңлатмалы сүзлекләрдә:
а) сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелә;
б) сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла.
3. Сүзләрнең күп мәгънәлелеге
а) полисемия дип атала
б) семасиалогия дип атала
4. Болар үзара нинди сүзләр?
Күз,аяк, яңак.
а) бер мәгънәле сүзләр;
б) күп мәгънәле сүзләр.
5. Болар үзара нинди сүзләр?
Самолёт, урындык, идән, картина.
а) бер мәгънәле сүзләр;
б) күп мәгънәле сүзләр. (тестның җавапларын
слайдтан карап тикшерү.)
7.
Рефлексия. Үзбәя
- Нинди уку мәсьәләсе куелган иде?
-Дәрес сезгә ошадымы?
-Бүген алган белемнәрегез бүген, я киләчәктә тормышта кирәк
булачакмы.Ничек уйлыйсыз?
8.
Өй эше:
Күп мәгънәле бер
сүзне сайлап, төрле мәгънәдә кулланылган җөмләләр уйлап языгыз.
Дәреснең дистант варианты
1 нче слайд
Өй эшен тикшерү.
221 нче күнегү
(Татар теле: Р.Р. Шәмсетдинова) (Аңлатмалы сүзлекчәдән өч сүзне (исем, сыйфат,
фигыль) сайлап ал. Аларның лексик мәгънәләрен укы, җөмләләр төзе).
Көтелгән
җавап: (аңлатмалы сүзлекчә, 169 нчы бит)
Басма (исем). Елгада басма бар.
Басма (фигыль) Юган идәнгә басма.
Ягымлы (сыйфат). Минем апам бик ягымлы.
Үзбәя. Хатасыз эшләргә - “5”ле, 1-2 хатасы булган
эшләргә - “4”ле,
3 -4 хаталы эшләргә - “3” ле куела.
2 нче слайд
Баш сүзенең мәгънәләрен укы һәм
нәтиҗә яса.
(Көтелгән җавап: Баш – күп мәгънәле сүз)
3, 4 нче слайдлар
Рәсемнәрне кара, дәфтәреңә исемнәрен яз һәм нәтиҗә яса.
(Көтелгән җавап: миләш, китап, укучы, имән, күгәрчен. Бу
сүзләр бер мәгънә белдерәләр.
Тегү энәсе, машина энәсе, кактус энәсе, нарат энәсе, укол
энәсе. Энә сүзе күп мәгънә белдерә.
Укы һәм исеңдә калдыр. 5, 6, 7 нче слайдлар.
Бер мәгънә белдерә торган сүзләр бер
мәгънәле сүзләр дип атала.
Берничә мәгънә белдерә торган сүзләр күп
мәгънәле сүзләр дип атала.
Сүзнең күп мәгънәлелеге аңлатмалы
сүзлекләрдә 1,2,3 цифрлары белән күрсәтелә.
8 нче слайд
Язылган сүзнең күп мәгънәле булуын
исбатларга. Мисаллар китереп язарга ( аңлатмалы сүзлектән яисә интернеттан
карарга була https://suzlek.antat.ru/ )
(7 нче слайд)
1) тамыр
2) басу
3) баш
4) тел
5) алу
9 нчы слайд
Тест эшләү. (Укучылар тестны дәрес
вакытында эшләп, дөрес җавапны гына язып җибәрәләр. Мәсәлән: 1 – а һ.б)
5 б – “5”ле;
4 б – “4”ле;
3 б – “3” ле.
Тест
эшләү: (тест дәрес вакытында эшләнә. Укучылар тест
җавапларын гына язып җибәрәләр. Мәсәлән: 1 Б)
1.
Сүзләр була
а) бер генә мәгънәле;
б)
бер мәгънәле һәм күп мәгънәле;
2. Аңлатмалы сүзлекләрдә:
а) сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелә;
б)
сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла.
3. Сүзләрнең күп мәгънәлелеге
а)
полисемия дип атала
б) семасиалогия дип атала
4. Болар үзара нинди сүзләр?
Күз,аяк, яңак.
а) бер мәгънәле сүзләр;
б)
күп мәгънәле сүзләр.
5. Болар үзара нинди сүзләр?
Самолёт, урындык, идән, картина.
а)
бер мәгънәле сүзләр;
б) күп мәгънәле сүзләр.
Өй эше:
Күп мәгънәле бер
сүзне сайлап, төрле мәгънәдә кулланылган җөмләләр уйлап языгыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.