“Сәлам”
УМКасы нигезендә, Мещерякова
В.Н. алымнарын кулланып төзегән ачык дәрес
эшкәртмәсе.
Укытучы: Лещёва
Гөлгенә Арифзан кызы.
Дата: 31.01.2020
Класс:
3
Тема:
Көн тәртибе.
Максат:
1. Көн
тәртибен саклауга уңай мөнәсәбәт тудыру.
2. Белемнәрне
структуралаштыру күнекмәсенә, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белүгә һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алуга өйрәтү,
3. “Көн
тәртибе”нә караган яңа лексик берәмлекләрне истә калдыру, аларны сөйләмдә
куллана алу.
Җиһазлар:
Уку әсбабы, интерактив такта, компьютер,
аудиодиск, рәсемле карточкалар.
Дәрес
барышы.
I. Оештыру өлеше.
-Исәнмесез укучылар! Минем исемем Гөлгенә
Арифзановна.
-Хәерле көн!
-Кәефләрегез ничек? Җырлыйбызмы? (Сәлам-сәлам,хәерле
иртә җыры)
-Рәхмәт, балалар!
“Исәнләш!”
(Уңай халәт тудыру өчен, балалар бер-берсен сәламлиләр.
-Бик яхшы! Утырыгыз!
II. Актуальләштерү.
-Укучылар, сәгать кайда?
-Сәгать
ничә? Кем белә?
-Мин беләм. Син сора. (Сәгать бишме,
алтымы?)
-Юк, биш түгел, алты да түгел, хәзер сәгать
тугыз. Дәресне башлыйбыз!
-“Гармун”(Эхо – КАЙТАВАЗ УЕНЫ)
уйныйбызмы? (фонетик зарядка)
[ ә-ә-ә ], [ ө-ө-ө ], [ ү-ү-ү ] ТАГЫН
СҮЗЛӘР ДӘ ХОТЕЛИ
ИРТ Ә – Ә Ә Ә Н.
К Ө Ө Ө ӨНДЕЗ, КИЧЕН,
Т Ө Ө Ө ӨНЛ Ә Ә Ә Ә
ЯҢГЫР, ҺАВА, ҖИЛӘ Ә ӘК....
III. Мотивлаштыру.
-Мультфильм (Г. Тукай. “Иртә”)
-О чем будем говорить
на
уроке?(тактада: иртән, көндез, кичен, төнлә).
III.Яңа белем күнекмәләрен үзләштерү.
-Болар нәрсәләр? (рәсемнәр)-Кайчан?,
Нишли?, Нишләми?.
-Ә бу кем? (Артур). –Артур нишли? Тыңлыйбыз.
(Экранда 82-83бит)
-Иртән Артур сәгать ничәдә йокыдан тора?
-Көндез нишли?
-Кичен дәрес әзерлиме?
-Төнлә сәгать ничәдә йокларга ята?
Мин сезгә сәгать (макеты) бирәм. Бу сәгать
сиңа, ал. Зәңгәр каләм алдык.Исемнәрне язабыз.
-Хәзер сәгать җиде(12,6,9). Очрашу. Дустыңны
тап! Конверт ал! Укы! Җавап бир! Дустыңнан сора!
- Син сәгать ничәдә йокыдан торасың,
юынасың, иртәнге аш ашыйсың?
- Кайчан мәктәпкә барасың, мәктәптә
укыйсың, көндезге аш ашыйсың, мәктәптән кайтасың?
- Кичен дәрес әзерлисеңме, сәгать ничәдә йокларга
ятасың???
– Дустың сиңа нәрсә әйтте? Яхшы. Билге
куй. Утырыгыз. Миңа күрсәтегез. Нинди билге куйды дустыгыз?
IV. Физкультминут.
-Әйдәгез җырлыйбыз. (“Иртән тургай
уяна, миңа карап елмая”).Яхшы. Утырыгыз.
V. Яңа теманы өйрәнү.
Почта. –Бу
нәрсә? Карыйбызмы?(Письмо
в электронном виде на флешке).
-Тыңлыйбызмы? Яхшы.
-Аңладыгызмы?
Ә хәзер “Дөрес, дөрес түгел” уйныйбыз.
-Ни өчен малайның исеме Өлгермәмеш?
-Ул тырыш малаймы, ялкаумы?
-Өлгермәмешкә нинди киңәшләр бирәбез?
-Бер зур сәгать макетына һәр укучы
йолдызчыклар алып укый һәм берәм берәм ябыштырып барабыз. Бик яхшы. Нинди сүз
килеп чыкты?
(ТАКТАГА ЧЫГЫП КИҢӘШЛӘР ЯЗАБЫЗ)
Көн тәртибе (ХӘРЕФЛӘРДӘН ТЕМА ИСЕМЕН ТӨЗҮ).
VII. Йомгаклау.
Әйдәгез бу сәгатьне Өлгермәмешкә
җибәрәбез. Конвертка куябыз. Конвертны почтага салабыз. Бик яхшы.
Укучылар, мин сезгә дә конвертлар алып
килдем. Сез дә көн тәртибен үтәргә онытмагыз!
VIII. Рефлексия. Үзбәя.
-Укучылар, кәефләрегез ничек? Күрсәтегез.
-Нинди билге куйдыгыз? –Килешәм.(ишарә)
-Хәзер сәгать ун. Татар теле дәресе бетте.
Басыгыз. Сау булыгыз!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.