Аннотация
Татар телен чит тел буларак
өйрәнүдә иң авыр, укучылар өчен вакыт-вакыт кызыксыз тоелган мәсьәләне -истә
калдыру проблемасына тукталдык. Методик эзләнүләрем,табышларымның бер нәтиҗәсе
, үземә ошый торган һәм яхшы нәтиҗәләр бирә торган өлкә - театр педагогикасы
белән таныштырасым килде.Театр педагогикасы алымнарын төрле темаларны үткәндә
һәм дәреснең төрле этапларында куллану мөмкинлеге бар.
Мастер-класс
7 сыйныфның рус төркемендә уздырылды .Татар телендә рус телендә булмаган
авазлар бар, бу авазларның әйтелешен ныгыту өчен фонетик этюд алымы
кулланылды.Авазларны кабатлау укучыларга кызык түгел.Әгәр без мондый эмоциональ
биремнәр тәкъдим итәбез икән, ул елмаю, көлү белән башкарыла. Психология законнары
буенча , авазларның әйтелеше дә истә ныграк берегеп кала.
Истә калдыру өчен тагын бер кызык алым- ритмик
ятлау алымы кулланылды. Без шул ук текст белән эшләдек.Әлбәттә, рэп татар
җыр культурасы өчен чит күренеш дип атарга була. Әмма мин нәкъ шушы жанрны
укучыларны яңа, яшьләр субкультурасына якын булуы өчен сайламыйм. Минем өчен бу
очракта мөһиме шул: рэп укыган вакытта бала үзенең вокал сәләтләре өчен
читенсенми, сүзләрне, авазларны кычкырып, ачык итеп әйтә. Рэп белән эшләгәндә
исә, бер яктан, музыкаль фон, ритм бар, шул ук вакытта беркем дә үзен кыен
хәлдә дип хис итми, оялмый.
“Тәкъдим ителә торган шартлар “
алымын татар телен чит тел буларак өйрәнүдә еш
кулланырга була. Билгеле булганча , без бу дәресләрдә диалогка чыгуны күздә
тотабыз,чөнки диалог-аралашуның төп чарасы.Балада кызыксыну көчәйсен
өчен,диалогны стуаөияләр,рәсемнәр,тавыш, кстююм элементлары белән
тулыландырырга кирәк.Шул вакытта диалогыбыз тормышчан тере булачак.
Минем уйлавымча, театр
педагогикасы алымнары төрле предметларны укытканда да нәтиҗәле кулланыла ала.
Бу алымнарны һич кенә дә ял итү, күңел ачу да дип кабул итәргә ярамый. Театр
педагогикасына нигезләнгән дәресләр – иҗат педагогикасы, импровизация, иҗади фикер
йөртү дәресләре. Мин, 20 ел татар телен укыту дәверендә шуңа инанам: һәр
дәреснең нигезен иҗат тәшкил иткәндә генә, ул бала күңелендә озакка, хәтта,
ышанасы килә, гомергә истә калачак.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.