Инфоурок Другое КонспектыКонспект урока по татарскому языку Яхшылык жирдэ ятмый

Конспект урока по татарскому языку Яхшылык жирдэ ятмый

Скачать материал

Тема.Яхшылык җирдә ятмый.

Ч.Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәрен өйрәнү.

Максат.Әсәр өйрәнүне йомгаклау.Укытучы хезмәтенең фидакарьлеген ачу,укучыларның әсәрдән алган хисләрен ныгыту,аңнарын үстерү.Укучылар күңелендә мәрхәмәтлелек,шәфкатьлелек хисләре,укытучы һөнәренә хөрмәт  тәрбияләү.

 

Дәрес тибы.Йомгаклау дәресе.

 

Җиһаз.Дәреслек.Ч.Айтматов портреты, китапларыннан күргәзмә,компьютер,телевизор,

,балалар язган сочинениеләр,рәсемнәр.

Дәрес барышы:

1.Оештыру.. Уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле көн телибез җиребезгә

Хәерле көн телик һәммәбезгә

Хәерле көн телик кунакларга

Хәерле көн телик үзебезгә                          

2.Актуальләштерү.

Магнитофон язмасында “Укытучыма” җырын (Э. Мөэминова сүзләре, И. Хисамов көе)  тыңлау. 1 нче слайд (Җыр тексты )

 

Укытучының кереш сүзе..Дәресебезнең эпиграфы итеп. М.Әхмәтҗановның “Матур кешеләр бар”шигырен укып китик әле.(1 укучы шигырьне яттан сөйли)Эпирраф (2нче слайд)

 

        

 Укытучы.Әйе, укучылар,яхшы кешеләр бик күп, без аларны күрә, яхшыны яманнан аера белергә генә тиеш.

2.Актуальләштерү.

-Укучылар, безнең барыбызның да хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән  беренче укытучысы бар. Беренче укытучы һәркемнең күңелендә, якты истәлек булып, гомер буе саклана. Еллар үтсә дә, без аны хөрмәт белән искә алабыз. Әйдәгез, сез дә беренче тапкыр мәктәпкә килгән вакытыгызны искә төшерегез әле!          (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Күп еллар үтсә дә, мин дә беренче укытучымны хәтерлим. Ул минем күңелемдә якты хатирәләр генә калдырды

3нче слайд (.Беренче укытучым)

3. Төп өлеш.

-Әйе, укучылар, сез бик бәхетле. Матур киенеп, кулга чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәпкә килгәнсез. Әти-әниләрегез хәерле юл теләп озатып калган. Хәзер дә якты, җылы сыйныфларда белем аласыз. Укыр өчен китапларыгыз, язарга дәфтәрләрегез бар. Ә тормыш һәрвакыт болай җиңел булмаган. Җылы мәктәпләрдә рәхәтләнеп укый алмаганнар. Без бу хакта кайсы әсәрне укып белдек? Әсәрдә нәрсә турында сүз бара.Ни өчен беренче мөгаллимәсенә багышлап әсәр язган?

4 нче слайд (язучының портреты, әсәр исеме)

  - Ч. Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәрен укыдык, Бүген дә әсәр турында сөйләшүне дәвам итәрбез Язучы кыргыз халкының авыр тормышы турында яза.

- Укый-яза белмәгән халык балаларын да укытырга теләми. Дүшәннең теләгенә каршы килә.

- Дүшән кем ул? Ул бу авылга кайдан килгән?

- Дүшәнне авылга балалар укытырга мөгаллим итеп җибәргәннәр. Ул армиядә укырга-язарга өйрәнгән.

-Тормыш яхшырсын өчен, ул кешеләрне наданлыктан коткарырга тели.

Авыл кешеләренә бу турыда нәрсә дип әйтә? Әсәрдән шул урынны табып укып күрсәтегез.    (Әсәрдән өзек табып укыла. 197 нче бит)

- Халык Дүшәнне аңлыймы, аңа булышамы?

- Дүшәнгә беркем дә булышмый. Ул  бер байның ат сараеннан мәктәп ясый.

- Ишегалдын чүп-чардан арындыра, сарай стеналарына яңа балчык сылый, мич чыгара, идәнгә салам түши.

- Әти-әниләре укытырга теләмәгән балалар мәктәпкә теләп йөриләрме?

·Дүшән һәр көнне балаларны авыл буенча йөреп җыя. Һәрберсенә берәр дәфтәр, каләм, кара такта бирә, каләмне ничек тотарга икәнлеген аңлата

- Киләчәктә тормышның әйбәт булачагы, балаларның зур тәрәзәле мәктәптә укыячагы турында сөйли.

- Балалар үзләре теләп мәктәпкә баралар. Мөгаллимнәрен тыңлыйлар, яраталар.

- Дүшәнгә тагын нинди авырлыкларны җиңәргә туры килә?

- Мәктәпкә барганда, инеш аша чыгарга кирәк була. Кыш җиткәч, боздай салкын су аякларны туңдыра.

-  Дүшән балаларны яланаяк килеш инеш аша ташый. Авыл байлары аннан көләләр. Дүшән игътибар да итми.

-  Дәресләрдән соң Алтынай белән, басып чыгар өчен, елгага таш салалар.

- Кем ул Алтынай? Ни өчен ул Дүшәнгә булыша?

- Алтынай ятим кыз, абыйсында яши.

-  Абыйсының хатыны аны өйдә эшләтеп кенә тотарга тели. Ә кызның бик укыйсы килә.  

Алтынай  үзе бу хакта нәрсә дип әйтә? Әсәрдән өзек табып укыгыз.

 “Карагыз сез миңа, карагыз! Мин нинди бәхетле! Мин укырга барачакмын, мин мәктәпкә йөриячәкмен, үзем генә түгел, бүтәннәрне дә артымнан ияртәчәкмен!” -  ди. (202 нче бит)

 5нче слайдта языла.

- Укучылар, кызның исеменә игътибар итегез әле! Алтынай исеме нәрсәне аңлата? 

- Алтынай бөтен җиргә нур сибүче, караңгы дөньяны яктыртучы дигән мәгънәне аңлата.

- Әсәрдәге Алтынай да укытучысы ярдәмендә дөньяның яктылыгын күрә башлый.

Дүшән нәрсә турында хыяллана?

- Дүшән Алтынайны зур шәһәргә җибәреп укытырга тели. Аның зур кеше булачагына ышана.

-Дүшәннең хыялы тормышка ашамы?

Алтынайны Дүшән зур шәһәргә укырга җибәрә. Ул анда тырышып укый. Авыр чакларда укытучысын искә төшерә

-Алтынай үзе бу турыда нәрсә ди? Әсәрдән шул урынны табып укыйк әле.

- “Югары белемгә ирешү минем өчен бик авыр булды. Хәзерлегем бүтәннәргә караганда түбән иде, шуңа күрә  көн төн тырышырга туры килде. Бик авырга килгән чакларда, юк, булмас, ташлармын, ахрысы, дип өметсезлеккә бирелеп уйлаган вакытларым да аз булмады. Ләкин беренче мөгаллимемнең киңәшләрен исемә төшереп һәм аның алдында зур бер җаваплылык хис итеп, мин аеруча бер кабалану-яну белән тагы да бирелебрәк, тырышыбрак укырга тотындым.” (211 нче бит)

-Укучылар, укытучының бәхете нәрсәдә дип уйлыйсыз? Дүшән укытучы буларак бәхетлеме?

- Дүшән  бәхетле. Аның укучысы Алтынай зур уку йортын тәмамлый.

- Ул галим була, академик дәрәҗәсенә ирешә. Авылдашлары аның белән горурлана.

-Әйе,  менә шундый мөгаллим һәм аның дан казанган укучысы турында сөйли Ч. Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәре.

 Укучылар,  хәзер тест биремнәрен дә эшләп алыйк.

(Тест эшләү)

 

 

- Укучылар, әсәр сезгә кайсы ягы белән ошады?

-Сүз күптән булган вакыйгалар турында барса да, әсәр безгә ошады. Дүшән - бик тырыш мөгаллим. Алтынай да аның кебек башлаган эшен ташламый.

Без үзебез дә Алтынай кебек укучылар, безнең дә Дүшән кебек беренче укытучыбыз бар.

·Сез алар турында ниләр әйтә аласыз? (Өйгә бирелгән эшләр

· тикшерелә. Укучылар үз язмаларын укыйлар.)

-Укытучы өчен укучысының чын кеше булуы - зур бәхет. Безнең мәктәбездән дә бик күп күренекле шәхесләр укыган. Алар арасыннан фән эшлеклеләре, табиблар, укытучылар, инженерлар чыккан. Бу хакта күренекле шагыйрь Әхмәт Рәшит“Мәктәбен сагынып” дигән шигырь язган. 

Хәзер шул шигырьдән өзек тыңлыйк.  (1 укучы сөйли.) (5 нче слайдта шигырьдән өзек  күрсәтелә.)

 

 - Укучылар, безнең мәктәптә дә  укытучы эшен турыдан-туры дәвам итүчеләр шактый. Директорыбыз Привалов Н.Т, укыту бүлеге мөдиребез Ильира О.С.укытучыларыгыз Арсланова Ә.М.,Сергеева З.К.,Казанцев В.В.,Осипова Л.Ф.,сыйныф җитәкчегез Шибанова Н.К.да Нагадак мәктәбен тәмамлаган. Алар да, кайчандыр, сезнең кебек парта артына утырып,  дәресләр тыңлаган.  Зур уку йортларында белем алып, туган мәктәпләренә эшкә кайтканнар.

6нчы слайд (“Сез иң гүзәл кеше икәнсезисеме астында  күрсәтелә.)

 

Бик күпләрнең күңел түрләрендә иң кадерле,иң гүзәл кеше булып сакланучы кешеләр бар.Укытучы сабыйларның күңеленә  ачкыч таба,белем орлыклары чәчә. Укытучы- изге һөнәр.Киләчәктә сезнең арадан да  мөгаллим һөнәрен сайлаучылар булыр әле.Бары тик балаларны чын күңелдән яратсаң гына яхшы укытучы буласың. Яхшы кешеләр булыгыз,матур кешеләр булыгыз.

 

     Укучылар, сезнең арадан да күренекле кешеләр чыгар. Кем генә булсагыз да, үзегезгә белем биргән укытучыларыгызны онытмагыз! Аларның хәлләрен белеп торыгыз! .

Укытучы.

 Фәнис абыегыз Яруллин сүзләренә язылган  “Иң гүзәл кеше икәнсезҗыры барлык укытучыларга да бүләк булып яңгырасын!  (җырны тыңлыйк, рәхим итегез!)

(“Иң гүзәл кеше икәнсез” (Ә. Хәйретдинов муз., Ф. Яруллин сүзләре )

-Укучылар, күренекле язучы Ф. Яруллин укытучыларны юкка гына: “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”, -  дип атамаган. Чыннан да, кирәк чакта сезне мактаучы да, яклаучы да, киңәшче дә - укытучылар.

Эпиграфта әйтелгәнчә укытучы ул ябай,тәрбияле,үз эшенә тугры шәхес.Без зур дәрәҗәләргә омтылмыйбыз. Көн саен үз хезмәтебезне намус белән башкарабыз. - Без үзебезгә белем биргән укытучыларыбызга һәрвакыт рәхмәтле булырга тиеш.

Укытучыларыбыз безгә әти-әниебез кебек якын. Шуңа күрә аларны хөрмәт итәбез, яратабыз.

Яраткан укытучыларыгызга нинди теләкләрегез бар?

- (Җаваплар тыңлана.)

- Укучылар, матур теләкләрегез өчен рәхмәт. Мин дә теләкләрегезгә кушылам. Укытучы өчен сезнең тырышып укуыгыз, тәртипле булуыгыз, әти-әниегезне яратуыгыз, олыларны хөрмәт итүегез зур шатлык.

5. Өйгә эш.

 Бүгенге дәрестә алган тәэсирләрегездән чыгып, “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән темага сочинение язарга әзерләнеп килегез.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

(Тест эшләү)

 1.Чыңгыз Айтматов туган ел.

а) 1908         б)1928            в)1931

2.Ч.Айтматовның әнисенең исеме

а)Фәридә             б)Асия                     в)Нәгыймә

3.Ч.Айтматов иҗат иткән әсәр.

а)Ахырзаман               б)Кызыл чәчәкләр        в)Йолдыз кашка турында баллада

 4.Мөгаллим сүзе нәрсәне аңлата?

а)мәктәп               б)укытучы          в)язучы

 5.”Беренче мөгаллим”әсәрендә кайсы елгы вакыйгалар сурәтләнә?

а)1914          б)1918              в)1924

 6.Инеш аркылы күперне Дүшән нинди материалдан сала?

а)тактадан           б)таш кисәкләреннән          в)тимердән

 7.Дүшән белән Алтынай нинди агачлар утырталар ?

а)каеннар              б)наратлар          в)топольләр

 8.Алтынай кайда китә?

а) Казанга           б) Мәскәүгә         в) Ташкенттагы балалар йортына

 9.”Беренче мөгаллим” әсәре нәрсә турында?

а)Бөек Ватан сугышы         б)табигатькә сакчыл караш

 в)кешеләргә яхшылык эшләү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока по татарскому языку Яхшылык жирдэ ятмый"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Заведующий доп. образованием

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 652 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.01.2019 689
    • DOCX 28.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Арсланова Альбина Мансуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Арсланова Альбина Мансуровна
    Арсланова Альбина Мансуровна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 13668
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 288 человек из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 852 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 500 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 335 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 157 человек

Мини-курс

Художественная гимнастика: углубленная физическая подготовка

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Интегративный коучинг: от теории к практике

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 55 человек из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 26 человек

Мини-курс

Карьерный навигатор: эффективный поиск работы

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 18 регионов