Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Конспект урока Светофорда кунакта"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Конспект урока Светофорда кунакта"

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ конспект урока Светофорда кунакта.docx

библиотека
материалов

hello_html_m899248d.gifhello_html_m899248d.gifhello_html_m899248d.gifМатематика дәресе.

Светофорда кунакта”

Укытучы: Аксакова Гүзәлия Шәйхатдаровна

Предмет: Математика

Класс: 2

Дәрес темасы: 2 гә тапкырлау һәм бүлү.

Дәрес тибы: Мультимедиа-презентация ярдәме белән ныгыту дәресе.

Дәреснең максаты: “2 гә тапкырлау һәм бүлү” темасы буенча алган белемнәрне йомгаклау.

Дәреснең бурычлары:

  1. Телдән һәм язмача исәпләү күнекмәләрен ныгыту, мөстәкыйль рәвештә мәсьәлә чишүне камилләштерү, юл йөрү кагыйдәләрен, светофор сигналларын кабатлай.

  2. Игътибарлылыкны, хәтерне, логик фикерләүне үстерү, таныш адымнар буенча алгоритмны үти, чагыштыра һәм анализлый белүгә ирешү.

  3. Дәрестә алган белемнәрне көндәлектә тормышта куллана белүне, сөйләм һәм аралашу культурасын, мөстәкыйльлекне тәрбияләү.

Балаларның эшен оештыру формасы: фронталь, төркемләп, индивидуаль.

Укытучының эшен оештыру формасы: үткән материалны ныгыту, презентация.

Өйрәтү методлары (укыту) – күргәзмәлелек, күрсәтмәлелек, репродуктив, практик, гамәли сөйләү.

Җиһазлау: бәяләү өчен фишкалар, терәк сигналлар, тестлар, проектор, экран, дәреслек.

Кулланылган ЦОР “Светофорда кунакта” презентация.









Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты

  • Хәерле көн, дуслар, Сезгә!

Хәерле көн һәммәгезгә.

Математиканы өйрәнүдә

Уңыш булсын безгә.

Математика – кызыклы фән,

Ярата тапкырларны.

Яратмый ул наданнарны,

Белмәсәң тапкырлауны.

Гел “5”леләр алып торыйк

Өлкәннәрне сөендерик.

Шушы изге теләк белән

Хәзер дәрескә керик.



  1. Дәреснең темасын ачыклау.

  • Укучылар, бүген безнең математика дәресе гадәти генә булмаячак. Ә нинди буласын белү өчен түбәндәге биремне эшләргә кирәк булыр.

18

6

0

14

12

10

16

8

К

А

Б

А

Т

Л

А

У


К

2*9



А

3*2


Б

6*0


А

7*2


Т

2*6


Л

70/7


А

2*8


У

2*4


  • Әйе, укучылар, бүген бездә дәрес-кабатлау. Һәркем үзенең көчен сынаячак. Һәр биремне үткәннән соң жетаннар бирелә барачак, ә дәрес ахырында алар безгә сезнең хезмәтегезне бәяләргә ярдәм итәчәк.



  1. Дәрескә кереш.

  • Ә хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм.

Селкенми дә, кычкырмый да

Тыныч кына тик тора.

Машина һәм кешеләрне

Дөрес юлларга бора.

Ул нәрсә – йә әйтеп карагыз? (Светофор)

  • Дәрес бүген гадәти түгел. Дәрескә безгә Светофор килгән. (1 слайд). Аны Сезнең исәпли, мәсьәләләр чишә белүегез кызыксындырган. Кабатлау, ныгыту дәресе буларак, 2 гә тапкырлау һәм бүлү таблицасын белүегезне үз күзләре белән күрергә уйлаган (2 слайд).

Сезнең алдагы дәресләрдә үзләштергән белемнәрегез, Светофор әзерләгән биремнәрне, каршылыкларны җиңеп чыгарга һичшиксез ярдәм итәчәк.

  • Әйтегез әле, Светофор сүзе нәрсәне аңлата соң ул? (3 слайд)

Бу сүз ике өлештән тора. “Свет” һәм “фор”. “Свет” (“яктылык”, “ут”) – бу һәркемгә аңлашыла. Ә “фор”? “Фор” сүзе грек теленнән “форос”, тәрҗемә иткәндә “бирүче” дигәнне аңлата. Димәк, “ут һөртүче”. Һәм ул чынлап та өч төрле: кызыл, сары, яшел төсләрнең утын йөртә.



  1. Дәфтәрләрдә эш.

  • Дәфтәрләрдә бүгенге числоны язабыз. Рәсемдә күрсәтелгәнчә, светофор рәсемен ясап куябыз.

4 см








7 см




  1. Үткәннәрне ныгыту.

Светофорның һәр сигналы үзенә бер төскә ия. ( 4 слайд)

  • Бирелгән, математик чылбырны чишеп Сез, алдагы биремне Светофорның кайсы күзе яки төсе әзерләгәнен белерсез.

  • Исәплибез. Җавап: 23.

  • Кемдә башка җавап? (Булдырдыгыз!)

  • Яшел төс Сезгә мондый биремнәр әзерләгән. (5 слайд)

  1. Буш шакмакка сан куярга кирәк. Нәрсә билгеле? (Кушылучы). Ә ничек икенче кушылучыны табарбыз?

  2. Нәрсә билгесез? (Кимүче). Ә ничек табабыз? (Аермага киметүчене кушып)

  3. Ничек исәплибез? Бу нәрсә? (Тигезлек)

Молодцы!

(Слайд 6).

  • Ә алдагы бирем тагын да авыррак һәм аеруча зур игътибарны сорый. Һәр аңлатманың бавабын һәм аңа туры килүче хәрефне язарга кирәк булачак.



6*2

8*2

10*5

2*9

9*2

30/10

7*2

8*0

0*6



Х

Ә

Е

Р

Л

Е

Ю

Л

12

18

16

50

3

14

0

0



  • Афәрин. Яшел күзнең биремәрен төгәл үтәдегез!

(Слайд 7). Светофорның яшел төсе турында.

Барыбызда яратып карый,

Матур да соң яшел күз.

Ул күз кысса инде, дустым,

Юл ачык дигән ул сүз.

  • Алга таба нинди сигнал буласын белү өчен, тагын бер бирем үтәргә туры киләчәк?

  • Саннар рәтеннән бары тик 2 гә бүленәче саннарны гына язып алыгыз. Тикшерәбез.





  1. Физминутка. (Слайд 9)

Тротуардан атлыйбыз

Кагыйдәне саклыйбыз.

Урам аша чыкканда

Уңга, сулга карыйбыз.



  1. Алгоритм белән эш. (Коллектив белән эш) (слайд 10)

  • Ә хәзер Сары күз биремнәрен үтибез. Х ның кыйммәтләрен дәфтәрләргә язабыз.

(Слайд 11)

Математик аңлатмалар арасыннан тигезләмәне эзләп тап. Нәрсә билгесез? Ничек табабыз. Бер укучы тактада эшли.

(Слайд 12) Сары төс турында шигырь.

Сары ут янганда

Сак булыгыз, балалар.

Хәвеф-хәтәр булмасын, дип

Сезне кисәтә алар.

  • Светофорнын нинди төсе калды балалар? (Кызыл)

  • Дөрес.

  • Кызыл төс Сезгә телдән мәсьәләләр чишәргә тәкъдим итә.

  1. Машинадар куя торган урында 2 машина тора. Бу машиналарның ничә тәгәрмәче бар? (8)

  2. Гаражда 12 автобус бар. 9 рейска китте. Ничә машина калды? (3)

  3. Юлны 20 укучы чыкты. Алар парлап баралар иде. Ничә пар укучы булды икән? (10)

  • Юлны аркылы кайдан чыгарга мөмкин? (Җәяүле сукмагыннан)

(Слайд 13)

  • Әйдәгез, хәзер алга таба юл алыйк, бирелгән кыскача язылыш буенча үзебез теләгән мәсьәләләрнең берсен чишеп, дәфтәрләргә языйп куйыйк.



Булган – 7 ящик 2шәр кг

Сатканнар – 12 кг

Калган - ?

(7*2)-12=2 (кг)





Булган – 36 кг

Сатканнар – 8 капчык 2 шәр кг

Калган - ?

36-(8*2)=20 (кг)



(Слайд 15)

  • Кызыл төс Сезгә тагын да кызыклырак бирем әзерләгән. Ләкин бик игътибарлы булырга кирәк. (Биремне үтиләр)

(Слайд 16) Кызыл төс турында шигыр.

Барыгыз да карагыз

Янып тора кызыл ут

Димәк аркылы чыгарга

Беркемгә дә рөхсәт юк!



  1. Йомгаклау (Слайд 17)

(Тест эшләү)

  • Дәрес Сезгә кызыклы булдымы? Светофорның төсләрен урыннарына куйыйк. Ул безне нәрсәгә өйрәтә?

Бергәләп светофор турында шигырь уку.

Мин – Светофор

Һәр баланы кисәтәм.

Юлны аркылы чыгарга,

Юл йөрергә өйрәтәм.

Яшел ут янганда гына

Чыгарга кирәк блны.

Исән-сау йөрегез диеп,

Озатып калам Сезне.





Краткое описание документа:

Математика дәресе.

“Светофорда кунакта”

Укытучы: Аксакова Гүзәлия Шәйхатдаровна

Предмет: Математика

Класс: 2

Дәрес темасы: 2 гә тапкырлау һәм бүлү.

Дәрес тибы: Мультимедиа-презентация ярдәме белән ныгыту дәресе.

Дәреснең максаты: “2 гә тапкырлау һәм бүлү” темасы буенча алган белемнәрне йомгаклау.

Дәреснең бурычлары:

1.     Телдән һәм язмача исәпләү күнекмәләрен ныгыту, мөстәкыйль рәвештә мәсьәлә чишүне камилләштерү, юл йөрү кагыйдәләрен, светофор сигналларын кабатлай.

2.     Игътибарлылыкны, хәтерне, логик фикерләүне үстерү, таныш адымнар буенча алгоритмны үти, чагыштыра һәм анализлый белүгә ирешү.

3.     Дәрестә алган белемнәрне көндәлектә тормышта куллана белүне, сөйләм һәм аралашу культурасын, мөстәкыйльлекне тәрбияләү.

Балаларның эшен оештыру формасы: фронталь, төркемләп, индивидуаль.

Укытучының эшен оештыру формасы: үткән материалны ныгыту, презентация.

Өйрәтү методлары (укыту) – күргәзмәлелек, күрсәтмәлелек, репродуктив, практик, гамәли сөйләү.

Җиһазлау: бәяләү өчен фишкалар, терәк сигналлар, тестлар, проектор, экран, дәреслек.

Кулланылган ЦОР “Светофорда кунакта” презентация.

 

 

 

 

Дәрес барышы

I.                   Оештыру моменты

-         Хәерле көн, дуслар, Сезгә!

Хәерле көн һәммәгезгә.

Математиканы өйрәнүдә

Уңыш булсын безгә.

Математика – кызыклы фән,

Ярата тапкырларны.

Яратмый ул наданнарны,

Белмәсәң тапкырлауны.

Гел “5”леләр алып торыйк

Өлкәннәрне сөендерик.

Шушы изге теләк белән

Хәзер дәрескә керик.

 

II.                Дәреснең темасын ачыклау.

-         Укучылар, бүген безнең математика дәресе гадәти генә булмаячак. Ә нинди буласын белү өчен түбәндәге биремне эшләргә кирәк булыр.

18

6

0

14

12

10

16

8

К

А

Б

А

Т

Л

А

У

 

К

2*9


А

3*2

 

Б

6*0

 

А

7*2

 

Т

2*6

 

Л

70/7

 

А

2*8

 

У

2*4

 

-         Әйе, укучылар, бүген  бездә дәрес-кабатлау. Һәркем үзенең көчен сынаячак. Һәр биремне үткәннән соң  жетаннар бирелә барачак, ә дәрес ахырында алар безгә сезнең хезмәтегезне бәяләргә ярдәм итәчәк.

 

III.             Дәрескә кереш.

-         Ә хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм.

Селкенми дә, кычкырмый да

Тыныч кына тик тора.

Машина һәм кешеләрне

Дөрес юлларга бора.

Ул нәрсә – йә әйтеп карагыз?  (Светофор)

-         Дәрес бүген гадәти түгел. Дәрескә безгә Светофор килгән.           (1 слайд). Аны Сезнең исәпли, мәсьәләләр чишә белүегез кызыксындырган. Кабатлау, ныгыту дәресе буларак, 2 гә тапкырлау һәм бүлү таблицасын белүегезне үз күзләре белән күрергә уйлаган (2 слайд).

Сезнең алдагы дәресләрдә үзләштергән белемнәрегез, Светофор әзерләгән биремнәрне, каршылыкларны җиңеп чыгарга һичшиксез ярдәм итәчәк.

-         Әйтегез әле, Светофор сүзе нәрсәне аңлата соң ул? (3 слайд)

Бу сүз ике өлештән тора. “Свет” һәм “фор”. “Свет” (“яктылык”, “ут”) – бу һәркемгә аңлашыла. Ә “фор”? “Фор” сүзе грек теленнән “форос”, тәрҗемә иткәндә “бирүче” дигәнне аңлата. Димәк, “ут һөртүче”. Һәм ул чынлап та өч төрле: кызыл, сары, яшел төсләрнең утын йөртә.

 

IV.            Дәфтәрләрдә эш.

-         Дәфтәрләрдә бүгенге числоны язабыз. Рәсемдә күрсәтелгәнчә, светофор рәсемен ясап куябыз.

       4 см

 

 

 

 

7 см

 

V.               Үткәннәрне ныгыту.

Светофорның һәр сигналы үзенә бер төскә ия. ( 4 слайд)

-         Бирелгән, математик чылбырны чишеп Сез, алдагы биремне Светофорның кайсы күзе яки төсе әзерләгәнен белерсез.

-         Исәплибез. Җавап: 23.

-         Кемдә башка җавап? (Булдырдыгыз!)

-         Яшел төс Сезгә мондый биремнәр әзерләгән. (5 слайд)

1)    Буш шакмакка сан куярга кирәк. Нәрсә билгеле? (Кушылучы). Ә ничек икенче кушылучыны табарбыз?

2)    Нәрсә билгесез? (Кимүче).  Ә ничек табабыз? (Аермага киметүчене кушып)

3)    Ничек исәплибез? Бу нәрсә? (Тигезлек)

Молодцы!

(Слайд 6).

-         Ә алдагы бирем тагын да авыррак һәм аеруча зур игътибарны сорый. Һәр аңлатманың бавабын һәм аңа туры килүче хәрефне язарга кирәк булачак.

 

6*2

8*2

10*5

2*9

9*2

30/10

7*2

8*0

0*6

 

Х

Ә

Е

Р

Л

Е

Ю

Л

12

18

16

50

3

14

0

0

 

-         Афәрин. Яшел күзнең биремәрен төгәл үтәдегез!

(Слайд 7). Светофорның яшел төсе турында.

Барыбызда яратып карый,

Матур да соң яшел күз.

Ул күз кысса инде, дустым,

Юл ачык дигән ул сүз.

-         Алга таба нинди сигнал буласын белү өчен, тагын бер бирем үтәргә туры киләчәк?

-         Саннар рәтеннән бары тик 2 гә бүленәче саннарны гына язып алыгыз. Тикшерәбез.

 

 

VI.            Физминутка. (Слайд 9)

Тротуардан атлыйбыз

Кагыйдәне саклыйбыз.

Урам аша чыкканда

Уңга, сулга карыйбыз.

 

VII.         Алгоритм белән эш. (Коллектив белән эш) (слайд 10)

-         Ә хәзер Сары күз биремнәрен үтибез. Х ның кыйммәтләрен дәфтәрләргә язабыз.

(Слайд 11)

Математик аңлатмалар арасыннан тигезләмәне эзләп тап. Нәрсә билгесез? Ничек табабыз. Бер укучы тактада эшли.

(Слайд 12) Сары төс турында шигырь.

Сары ут янганда

Сак булыгыз, балалар.

Хәвеф-хәтәр булмасын, дип

Автор
Дата добавления 01.02.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров284
Номер материала 356704
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх