Инфоурок / Другое / Конспекты / Конспект.Ә.Еникинең “Ана һәм кыз” хикәясеннән өзеккә лингвистик анализ

Конспект.Ә.Еникинең “Ана һәм кыз” хикәясеннән өзеккә лингвистик анализ

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

Ә.Еникинең “Ана һәм кыз”  хикәясеннән

өзеккә лингвистик анализ

I. Гомуми күзәтү, тарихи-мәдәни экскурс ясау

Беренче чиратта, әлеге текстны сайлап  алуның сәбәбен ачыклап үтик. “Ана белән кыз”(1942) әсәре кебек  «Бала» (1941), «Бер генә сәгатькә» (1944), «Ялгыз каз» (1944), «Мәк чәчәге» (1944), «Кунакчыл дошман» 1945), «Тауларга карап» (1948), «Кем җырлады» (1956) кебек хикәяләре дә татар психологик прозасының матур үрнәкләре булып саналырга хаклы. Аларда дәһшәтле сугыш шартларында гади совет кешесенең рухи чыдамлыгы, тыйнаклыгы, юлындагы авырлык-кыенлыкларны батырлык белән кичерүе һәм тормышка, яшәүгә булган тирән ышанычы сәнгатьчә калку итеп сурәтләнә. Әдип, барыннан да элек, сугыш чынбарлыгының кеше рухында, табигате-холкында чагылышын анализлый һәм көндәлек тормыш вакыйгалары, детальләре аша үз геройларының эчке дөньясын, характер үзенчәлекләрен психологик төгәллек белән, тәэсирле итеп ачуга ирешә.

Без карый торган хикәя, күләме ягыннан озын булу сәбәпле, филологик анализ ясар өчен бер өзеген генә алып тикшерүне уңайлы дип таптык. Шуңа да карамастан, әлеге өзек мәгънәви яктан бөтен булып тора.

Анализлана торган текстның мәгънәви семантик кыры түбәндге сүзләр белән белдерелә: ана – биш, әни вариантында – ике;  ул (ананың улы мәгънәсендә), кайту – биш тапкыр; тамчы, кояш, чыбылдык, авыру сүзләре – өч мәртәбә; Рәхилә, болыт, кайту – ике кат кабатлана.

Өзек 11 абзацтан тора, шуларның дүртесе диалог формасында бирелгән. Текст күбрәк монологик сөйләмгә корылып ананың кичерешләре тасвирлана. Бу алым текстны психологик яктан тирәнәйтә, укучыда дулкынландырырлык хисләр уяту мөмкинлеген арттыра.

Абзацара бәйләнеш:

1 нче > 2 нче: яңгыр тамчылары;

2 нче > 3 нче: ананың эндәшүе;

3 нче > 4 нче: кыз > Рәхилә;

4 нче > 5 нче: Рәхилә > әни;

5 нче > 6 нчы: әни > әни теләге;

6 нчы > 7 нче: чыбылдык;

7 нче > 8 нче: ана кыяфәте;

8 нче > 9 нчы: ана сүзе;

9 нчы > 10 нчы: авыру ана;

10 нчы > 11 нче: улын күрү теләге.

                      II. Текстның лексик составы

1) Сүзләрнең килеп чыгышы, этимологиясе

Текстның төп лексикасын төрки-татар чыгышлы сүзләр тәшкил итә, шулай да алынмалар табыла. Гарәп чыгышлы сүзләр (вакыт, дәвам, кыяфәт, корбан, мәхәббәт, нур, шифа, һава, рәхмәт); латин (фронт); рус теленнән алынган (карават).

Чыбылдык – бүлмәнең йокы урыны тирәсен каплап эленә торган чаршау, пәрдә.

Тугай – елга ташыганда су астында кала торган болын.

2) Ономастик элементлар

Антропоним: Рәхилә – килеп чыгышы белән Ауропа-гарәп исеме, күчерелмә мәгънәдә туган йортын калдырып китәргә тиешле кыз, килен дигәнне аңлата.

 Топоним: Сакмар.

3) Синонимнар кулланылышы

Ә. Еникинең сурәтләү алымнарын оста файдаланып иҗат итә, шуңа күрә дә әсәрләре бер сулыштан укыла. Мондый әсәрләр синонимнарга бай була. Без сайлап алган текст – шуның ачык бер мисалы булып тора. Саф синонимнар: сыйпап – тигезләп, дәртле – җитез, авыру – урынга яту. контекстуаль синонимнар мулдан кулланылган: тыпырдап – җитез генә, иртәнге – яшь, аксыл – якты, кояш нуры төшү – елтырау, хәлсез (тавыш) – акрын (тавыш), яңадан тормаска яту – соңгы сулышыннан аерылу минуты, фронттан кайту – ишектән керү – (әнисе) янына килү,  үрелү – маңгаеннан үбү, сугыш – корбан, уллары, ирләре – якыннары, хәтәр әлләрдә калу – ут эчендә йөрү, бу – шулай – бәхәссез – һичшиксез, улы – газизе. Синтаксик  синонимнар: яктылыгы – нурларның түгелүе, тынычлыгын җуеп – урынында тик тора алмыйча, сагыну – күрергә теләү, үзеннән соң каласы тормышның дәвамын күрергә тырышу – ана мәхәббәтен улына бирү теләге, оялу – тартынып сүзсез тору, корбан – сугыш кырында торып калу.

Синонимнар кулланып иҗат итү әсәрне баета, телен матурлата, язучының осталыгын күрсәтеп тора, кабатлаулардан коткара. Автор синонимнарны урынлы кулланып, әсәргә мәгънә бөтенлеген саклаган хәлдә кертеп җибәрә, шуңа күрә аның теле матур, текст җиңел кабул ителә.

4) Антонимнар кулланышы

Сурәтләү чараларыннан антонимнар әдәби текстны бизәү, образлы сурәтләү тудыру ягыннан зур әһәмияткә ия. Антонимнар бер үк күренешнең ике чиген билгелиләр. Әлеге чикләр арасында нинди тирәнлектәге образлар барлыкка киләчәге кабул итүчегә бәйле була.

Саф антонимнар:  кечерәйгәндәй – зурайгандай, авыру – сәламәт, көн – төн, якты – караңгы, бервакытта да – һәрвакыттагыча. Контекстуаль антонимнар: кояш – болыт, кояш – яңгыр, кара-зәңгәр болыт – яктылык, иген кыры – Сакмар өсте, үлемне көтү – тормышыннан аерылу минутын кичектерү, тыныч җан – көчле кичектерү теләге ут эчендә йөрү – исән-сау кайту.

5) Фразеологизмнар кулланышы

Фразеологизмнардан соңгы сулыш (үлү), йөрәк аша үтү (ихлас), сугыш кырында торып калу (һәлак булу), күңелгә керү (әлеге текстта - ышандыру), ут эчендә йөрү (сугышу) кебекләре, шик килү (икеләнү) очрый.

6) Сурәтләү чаралары:

Эпитетлар: җәй башы, мул яктылык, нурлар түгелүе дәртле, җитез, юмарт кояш, сыек томан, энҗе бөртеге, тамчыларның яктылыгы, хәлсез тавыш, кансыз иреннәр, тыныч җан.

Метафоралар: явып үтү, нурлар түгелүе, кояшның тынычлыгын җуюы, тибрәнүе, алтын тузанында аунау, күк ачылу, болытларның күкрәве, болытларның күкрәве күкне сыйпап, тигезләп үтә, салават күпере калку, салават күперенең бер башы, икенче башы, томанга төренгән иген кыры, салаватның бер башы иген кырына терәлгән, икенче башы дугаланып, Сакмар өстенә төшкән, урамга караган тәрәзә, тамчы гөлләр өстенә коела, нур чәчрәтеп уйнау, тамчылар яктылыгының өй эченә иңүе, җылылык белән елтырау, үлемне көтү, көчле теләк, шикнең күңелгә кереп урын алуы, хәтәр хәлләрдә калу.

Чагыштырулар: кояш та таулар шикелле болытлар өстеннән килеп чыкты; кемнәрдер йөгерә-йөгерә җәйгән шикелле ачыла бара; болытлар күкрәве күкне сыйпап, тигезләп үткәндәй; энҗе бөртекләре шикелле нур чәчрәтеп уйнаган тамчылар; әйтерсең кояшның бер бөртек нуры төште, елтыраган кебек булдылар.

                        III. Морфологик үзенчәлекләр

Әдәби текстны тикшергәндә, аның морфологик үзенчәлекләренә тукталып үтү дә мөһим булып тора. Алар аша авторның теләгән фикерләрен җиткерү рәвеше аныклана.

Исем, фигыль, сыйфат, рәвеш, алмашлык сүз төркемнәре бик актив куллана. Исемнең һәр килеше бертигез дәрәҗәдә диярлек очрый.

Фигыль сүз төркеменең гади төрләре кулланылса да (калыкты,  ята, белә, көтә, кайтачак );  кушма төрләренең бик актив булуы күренә (явып үтте, килеп чыкты, күренә иде, тоела иде, төшкән иде, елмаерга тырышты, чыгып куйды,  күрергә тели иде, чыга алмый, басып торса, үбәр иде, кайтырга тиеш).

Сыйфат һәм рәвеш сүз төркемнәре әдәби әсәрне баету, исем һәм фигыльнең билгеләрен ачып бирү өчен кирәк. Алар сурәт тудыру, тәэсирле образлар ясау өчен хезмәт итәләр.

Алмашлыклар исә кабатлауларны булдырмау өчен хезмәт итәләр: зат алмашлыкларыннан - ул (ана), иялек килешендәге формасы - аның (кояш, салават күпере сүзләрен кабатламау өчен) , күрсәтү алмашлыкларыннан  - бу, билгеләү – үзе кулланылган.

Теркәгечләрдән һәм, ләкин, гүя, әгәр; кисәкчәләрдән да/дә, гына/генә актив.

                      IV. Синтаксик үзенчәлекләр

Тексттагы гади һәм кушма җөмләләргә игътибар итсәк, гади җөмләләрнең саны 11 булса, кушма җөмләләрнеке күбрәк – 20. Бу авторның сурәтләү алымнарыннан мул файдаланып, табигать күренешеләре белән ананың халәтен чагыштырып бирү омтылышыннан туган дип әйтергә мөмкин.

                      V. Пунктуацион үзенчәлекләр

Тыныш билгеләрен куллану үзенчәлекләреннән авторның талантын бәяләргә, нинди хисләр кичерүен чамаларга мөмкин. Фикер әйтелеп бетмичә, укучыга уйлап бетерү өчен калдырылса күпнокталар, ниндидер рухи киеренкелек яисә хисси күтәренкелек булган очракта өндәү билгеләре уйнатыла. Сорау яисә күңелгә тынычлык бирмәүче хисләрне белдерү өчен сорау билгесе куела.

Әлеге текстта күпнокталар - 8, өндәү – 2, сорау – ике  тапкыр кулланыла. Хәтта сорау һәм күпнокталарның бергә килгән очрагы да бар. Әлеге билгеләр ана күңеленең әрнүен укучы йөрәгенә барып җитәрлек итеп сурәтләү өчен кулланылган.

                   VI. Текстның хисси-халәт кыры

Сайлап алынган өзекнең хисси-халәт кырын билгеләүче төп күрсәткеч күпнокталар. Шулай ук өндәү, сорау җөмләләр дә тексттагы хисне чагылдырырга ярдәм итәләр. Кайтачак, кайтыр, кайтырга тиеш градациясе дә әлеге функцияне башкара. Гомумән, Ә. Еникинең оста психолог язучы буларак, текстында кулланылган һәр сүзен укучы күңеленә үтеп керерлек, хисләндерерлек, тетрәндерерлек итеп сайлый белә.

                                   Йомгак

Әлеге анализның максаты итеп Ә.Еникинең “Ана һәм кыз” хикәясенең өзеген лингвистик тикшерүне билгеләдек.

Эш барышында түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

1) әлеге текст сурәтләү алымнарына бик бай;

2) фигыльнең кушма формалары, кушма җөмләләр актив;

3) текст структур яктан да, мәгънәви яктан да дөрес төзелгән;

4) әсәрнең хискә, эмоцияләргә бай булуы аны аңлау, үзләштерүне җиңеләйтә.

Текст структур яктан оешкан булуына карамастан, берничә кимчелекне атап үтәргә кирәк:

1) кабатлаулар еш кулланылган:

 - 1нче абзацта өч җөмлә “аның” алмашлыгы белән башланып китә;

 - 8 нче абзац ике җөмләдән тора, икесе дә “ул” дип башлана;

 - 10 нчы абзацның дүртенче җөмләсендә “бу” алмашлыгының ике тапкыркуллануы җөмләнең аһәңлеген бозып тора;

 - шул ук абзацта “көткән”, “көтү” сүзләренең бер җөмлә (икенче) эчендә куллануы уңай күренеш түгел;

2) җөмлә теркәгечтән башланган:

 - 10 нчы һәм 11 нче абзацларда җөмләләр “ләкин” каршы кую, 11 абзацтагы бер җөмлә чагыштыру мөнәсәбәтен белдереп килүче “гүя” текәгече белән башланган;

3) 10нчы абзацтагы “Ана күптәннән каты авыру һәм ул бу урынга инде яңадан тормаска ятканлыгын яхшы белә” җөмләсе “Ана күптәнннән авыру булу сәбәпле, бу урынга яңадан тормаска ятканлыгын яхшы белә” дигән вариантын куллану уңышлырак булыр иде дип саныйбыз.



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 22 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДБ-197652
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>