Кошның матурлыгы төсенә карап,
кешенең матурлыгы эшенә карап
Татарстан Республикасы
Биектау муниципаль районы
Казаклар төп белем бирү мәктәбе биология
укытучысы Сәләхиева Гөлсәрия Рәшит кызы
Класстан тыш чара.
Максат:
1. Укучыларда туган якка карата
мәхәббәт тәрбияләү;
2. Патриотик хисләр уяту;
3. Үзебезнең авылдан чыккан шәхесләр
белән таныштыру.
Җиһазлау:
1. Фотосурәтләрдән күргәзмә.
2. Презентация күрсәтү өчен проектор.
3. Ноутбук.
Лилия Муллагалиева башкаруында “Өлә вылы” җыры
белән очрашу кичәсе башланып китә.
А.Б. Исәнмесез ! - диеп башлыйм әле,
Очрашулар шулай башлана.
Сезнең белән очрашканга
күрә
Күңелебез шундый шатлана.
Сәлам сезгә искән таң
җиленнән,
Сәлам сезгә
урман,күленннән
Сәлам сезгә
барлык дус - ишләрдән,
Сәлам сезгә
авылдашлардан!
- Хәерле көн, хөрмәтле кунакларыбыз,
укытучылар, укучылар! Без бүген сезнең белән
"Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап" дигән
кичәгә җыелдык.
Безнең якта туып-үскән шәхесләр арасында
игенчеләр, укытучылар, табиблар, инженерлар, һ.б. һөнәр ияләре бар. Алар үз
бәхетләрен туган якта - шушы төбәктә тапканнар. Авылыбызда чит җирләрдә туып –
үсеп, хезмәт юлын, тормыш юлын безнең Өлә – Казаклар авылларында уздыручылар да
байтак. Безнең мәктәбебездә генә дә бүгенге көндә эшләүче 13 укытучы арасыннан
8 зе күрше авыллардан, күрше районнардан эшкә килеп, бәхетләрен безнең авылда
тапканнар. Авылыбыздан еракта яшәгән атаклы кешеләребез дә безнең горурлыгыбыз.
Ә бүген без авылыбыздан үсеп чыккан шәхесләр белән очрашуга җыелдык. Бер
карасаң - әлеге авылдашларыбызның тормыш юлы бик катлаулы да түгел кебек,
ләкин эшләре кеше язмышын хәл итә.
( Строганова Анна башкаруында Урал
Рәшитов көе, Гөлнара Рәшитова сүзләренә язылган Туган як җыры)
-А.Б. Буыннан-буынга асыл хәзинә
итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмый, гомер үтсә дә, югалмый
торган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар. Бу кыйммәтле
хәзинә - кешенең хезмәте. Бүген бездә кунакта шундыйларның берсе - сезнең
барыгызга да таныш Өлә авылында туып үскән Идрисов Мөдәрис Хафиз улы.
(Биографиясе укыла, туганнан – мәктәп елларына кадәр –
презентация)
- А.Б.Мөдәрис
Хафизовичның үзенә сүз бирик әле. Ул үзенең мәктәп еллары турында безгә
истәлекләре белән бүлешмәс микән. Бәлки аның хәтерендә искә алып сөйләрлек
вакыйгалар, кызыклы хәлләр бардыр.
(Исхаков Таһир һәм Ләйсән башкаруында шаян бию)
- А.Б. Тормыш юлы никадәр
генә авыр һәм катлаулы булмасын, һәр кеше үз юлын, үз урынын һәм бәхетен таба.
Мөдәрис Хафизович турында да бүгенге көндә тормышта үз урынын тапкан, эшеннән
тәм табып эшләүче шәхес дип әйтергә була. Бу сүзләрне раслап, ул үзе дә бераз гына
укучыларны үзенең бүгенге хезмәте, аның нечкәлекләре белән таныштырып үтәр дип
уйлыйм.
(Кадырова Алсу башкаруында Эльнар
Сабирҗанов иҗат иткән “Өлә – Казаклар авылы” җыры)
-
А.Б. Мөдәрис
Хафизович. Сез үзегезнең мәктәп еллары, хезмәт юлыгыз турында
мавыктыргыч итеп сөйләдегез. Бүгенге буын укучыларына нинди теләкләрегез
бар?
(Сәләхиев Фәнис шагыйрә Рухия
Ахунҗанованың Мөдәрис Хафиз улына багышланган шигырен укый)
-
А.Б.Бүгенге
көндә Сарман районы Җәлил поселогында яшәп иҗат итүче, язучылар берлеге әгъзәсе
Рухия Ахунҗанованың әлеге шигыре белән без күптән түгел генә таныштык.
Хәтерегездә булса, октябрь аенда уздырылган Рухия Ахунҗанова белән үткәрелгән
очрашу кичәсендә беренче тапкыр балаларга тәкъдим ителгән иде ул. Ә менә бүген
әлеге шигырь Мөдәрис Хафизовичның үзенә үк багышлап яңгырады.
(Садыкова Гүзәл башкаруында татар
халык биюе)
А.Б. “Егет кешегә җитмеш төрле
һөнәр дә аз” дигән мәкаль бар. Әлеге мәкальнең мәгънәсенә ия булган, бүгенге
көндә Өлә авылында яшәүче тагын бер кунагыбыз белән якыннанрак танышып китик.
Укучылар, сез әлеге кунагыбызны беләсезме? Әйе, бик дөрес әлеге кунагыбыз яңа
гына сезнең каршыгызда чыгыш ясаган Мөдәрис Хафизович белән бер нигездә беренче
авазын салган, бергә уйнап үскән Рәис Хафиз улы. (презентация)
Туган як, туган төбәк, туган
йорт. Әлеге сүзләрдә күпме мәгънә. Үсә төшкәч әлеге сүзләрнең асылын сез дә
аңларсыз әле балалар. Ә менә Рәис абыегыз Мөдәрис абыегыз кебек туган ягын
сагынып, туган авылына чит җирләрдән әйләнеп кайтты. Туган якны сагыну гына
кайтарды микән Рәис абыегызны. Әллә башка сәбәпләр дә булды микән? Сүзне Рәис
абыегызның үзенә бирик әле.
А.Б. Асыл затлар яши безнең якта. Мактап
кына килә торасы!
Әйе, мактауга безнең бүгенге
кунакларыбызны! Авыл урамнарыбызны пычрактан, саздан арындырып, асфальт юл
сузган, авылыбызның уртасына мәхәббәт мәчет бинасы салдырган, авылларны
тоташтырыр өчен күперләр төзеткән, мәктәп бинабыз матур, уңайлы булсын дип ян
корма төзетүчеләр, төзелеш эшләрендә үзләренең көчләрен куйган авылдашларыбыз
да нәкъ шушы, бүген безгә кунакка килгән абыйлы - энеле Идрисовлар бит! Укучылар,
әйдәгез, Рәис абыегызга һәм Мөдәрис абыегызга әлеге яхшылыклары өчен рәхмәт
әйтик, эшләрендә киләчәк тормышларында аларга яңа үрләр, уңышлар телик.
Җир өстенә
аклык-пакьлек алып килгән Яңа елга аяк бастык!
Хөрмәтле
кунакларыбыз! Киләсе елның 365 көне дә бәхет-шатлыктан гына торсын. Аткан
таңнарның барысы да алсу булсын. Тормыш юлларыгызда шатлыклы очрашулар, бәхетле
елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын! Яңа ел саулык – сәламәтлек, эшегездә
зур уңышлар, гаиләләрегездә тынычлык алып килсен! (Алкышлар)
(Хайдарова Алия башкаруында Һинд биюе)
А.Б. Кадерле балаларлар! Бүгенге
очрашуыбыз азагына якынлашып килә. Без сезне туган авылыбызның һөнәр ияләре,
күренекле кешеләре, аларның хезмәт юллары белән таныштырдык. Алар кендек каны
тамган туган туфракларында яшиләр, иҗат итәләр. Безне хөрмәт итеп
килгәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә!
Борчылулар, кайгырулар читтә йөрсен.
Өегезгә шатлык кына ачып керсен.
Сау – сәламәт, нык булыгыз имән кебек,
Яшәгез сез бергә чакның кадерен белеп.
Гомерләрне айлар, еллар саный,
Саный аны сәгать, минутлар.
Гомердән дә озын нәрсәләр бар?
Гомердән дә кыска ниләр бар?
Шул гомернең кадерләрен белеп.
Яшәргә дә инде яшәргә.
Гомер бер ул, икәү түгел гомер.
Яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә.
Кичә Ф.Хатыйпов.көе,
К.Булатова сүзләренә язылган "Шушы яктан, шушы туфрактан
без" дигән җыр белән тәмамлана.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.