Инфоурок Другое КонспектыМастер- класс на тему "Сабыр төбе- сары алтын"

Мастер- класс на тему "Сабыр төбе- сары алтын"

Скачать материал

                                        

                                         Мастер –класс

Тема : Сабыр төбе-сары алтын.

Максат:  коммуникатив компетентлык формалаштыру, иҗади сәләтне үстерү, фикер йөртә, уйлый белергә өйрәтү; сабырлык, түземлелек һәм чыдамлылык сыйфатлары тәрбияләү, әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау: мультимидиа, аудио, әдәби әсәрләрдән өзекләр  язылган карточкалар

Метод һәм алымнар: әңгәмә, “Әсәрне таны” уены,  синквейн, кластер  төзү      

Үткәрү формасы: мастер –класс

Мастер – класс барышы.

I.      Оештыру.

Уңай психологик  халәт тудыру. (Татар халык көе, Х.Мөдәррисова сүзләренә язылган “Балан” җырының көе яңгырый)

    -Хәерле көн телик таңнар саен,

Аяз күкләр телик җиребезгә.

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә,

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә. 

Менә тагын яңа көн туды. Һәр яңа көн тууга бу җирдә яшәргә теләгебез арта. Без моның белән бик бәхетлебез (елмаю).

II.  Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү.

1.  -Без ни өчен  үзебезне бәхетле саныйбыз соң ? Чөнки без сау-сәламәт, яраткан эшебез бар, кемнедер яратабыз, нәрсәгәдер өметләнәбез, ә ул өметебез аклансын өчен нидер эшлибез, сабыр гына көтәбез.

      Кадерле укучылар! Бүген без сеэнең белән тормышта иң кирәкле сыйфатларның берсе- сабырлык турында сөйләшербез. Бүгенге дәресебезнең эпиграфы булып торган сүзләргә игътибар итик әле.

(1 нче слайд:     Әнкәйнең алтын сүзләре бар

                           Җанга уеп салырлык:

                          Авыр чакта, балам, сиңа

                          Бирсен Ходай сабырлык.

                                                     Роберт Миңнуллин )

-Нәрсә  ул сабыр, түземле булу? Шушы сорауга җавап биреп карыйк әле.

( Көтелгән  җавап:  Сабыр: 1. Сабыр һәм түзем холыклы; ашыкмаучан.-Сабыр карт. 2. Сабырлыкны күрсәтә, чагылдыра торган ( рухи хәл, мөгамәлә, һ.б. шундыйлар турында). –Сабыр холыклы кеше. Сабыр тавыш белән әйтү. Мөгамәләң сабыр булу.  Сабырлык. –Сабыр белән тыңлау. Сабырымны җуймаска тырышам әле.

Сабыр итү- вакытына тикле түзеп, чыдап тору.-Сабыр иткән морадына җиткән. Мәкаль.

Түземле: 1. Төрле кыенлыкларны, авырлыкларны, күңелсезлекләрне сабырлык белән кичерә алган, сабыр, чыдам (кеше турында). –Безнең халыктан да түземлерәк тагын берәр халык бармы икән? 2. Чыдамлылык. Сабырлык таләп итә торган. –Без яхшы тормыш өчен түземле көрәш алып барабыз. 3. Нык, чыдам, таушалмас. – Без чыдам да, түземле дә, әйтерсең лә корычтан яралганбыз.)

Нәтиҗә чыгару.

-Димәк, бу сүзләр үзара бердәй мәгънә белдерәләр, болар синоним сүзләр булды.

-Сабырлык, түземлелекнең капма-каршы мәгънәсе ничек? ( Сабырсызлык, ашыгып эшләү, түземсезлек).

-Алар нәрсәдә чагыла? ( Ашыгуда, кабалануда )

2.   –Сабырлык һәм түземлелек, ә аларга капма- каршы мәгънәле сүзләр- түземсезлек һәм  чыдамсызлык турында халыкта   мәкальләр бармы? Ниндиләрне беләсез? Без бүген төркемнәргә бүленеп эшләрбез. Әйдәгез, I төркем   сабырлык турында, II төркем  түземсезлек турында мәкальләрне искә төшерәбез.

( Көтелгән җавап: Сабыр иткән морадына җиткән. Сабыр чыдый, сабырсыз җылый. Сабырлы-солтан, сабырсыз-шайтан. Түзгән-тимерне дә өзгән. Сабырлыкның тамыры ачы, әмма җимеше татлы. Түземле кешенең йөге авыр. Түземле кеше энә белән кое казый.Түземлелек тауларны тигезли. Беркайда да ашыкмаган кеше беркайчан да соңга калмый.

Ашыккан ашка пешкән. Ашыксаң, кеше көлдерерсең. Ашыксаң, соңга каласың. Ашыкканның башы казадан чыкмас. Тиз йөгергән озак йөгерә алмый. Ходай вакыт биргән, ә менә кабалану турында бер сүз дә әйтмәгән. Кабалану- җиренә җиткереп эшләмәүнең анасы. Бер минутка соңлаганчы, бер сәгатькә иртәрәк чык).

( Мәкальләр  язылган слайдлар)

-Сабырлыкның чиге бармы? Аннан соң нәрсә башлана?

(-Бар. Сабыр итү- вакытына тикле түзү, чыдап тору. Сабыр иткән морадына җиткән.

-Аннары?

(-Халык әйтмешли, сабыр савыты тула(таша), сабыр казаны шартлый;сабыр канаты сына-түземлек сабырлык бетә.  

-Сәбәпләре? ( Һәр төркем мисаллар китерә).

3.Төркемнәрдә эш. “Әсәрне таны” уены.

( Төркемнәргә  текстлардан алынган өзекләр  бирелә. I төркемгә   Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала”,  II төркемгә  Ш.Еникеевнең “Солтангәрәйнең язмышы” әсәрләреннән өзекләрне укучылар үзләре укыйлар.)

( Әсәрдәге төп  образ, анарга хас  сыйфатлар турында 2-3 җөмлә белән әйтү)

 

-Әсәрләрнең уртак яклары нәрсәдә? ( Көтелгән җавап: Сабыр итү, түземле булу гына уңай нәтиҗәләргә китерә, бу сыйфатлар кешене бизи, бәхетле  итә.)

Укытучы.  –Әйе, бер якта көчле рухлы һәм бик авыр минутларда да түземлелеген югалтмаган Фәнис абый булса, икенче якта-Нурсөя апа. Чөнки авыру кешене карар өчен дә олы сабырлык һәм чыдамлылык кирәк.

       Солтангәрәй  кар-буранда гына түгел, язмыш бураннарына да бирешми. Егет күп каршылыкларны җиңә, уңышка ирешүенә түземлелек, чыдамлылык, ихтыяр көче  нык булу кебек сыйфатлар ярдәм итә аңа.

 

 –Ә хәзер һәр  төркемдә   бер әсәргә синквейн төзеп карыйк.

(Слайдта синквейн төзү үрнәге күрсәтелә)

 

-Бүген дәрестә карап киткән әсәрләр, мәкальләр буенча САБЫРЛЫКның  кластерен ничегрәк  төзер идек?  Ул нәрсәләрдән торыр?  Әйдәгез, бергәләп эшлик бу эшне.

(Слайдта кластер  күрсәтелә)

 

-Үзеңдә әлеге сыйфатларны тәрбияләү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

( Көтелгән җавап: 1. Җиде кат үлчә, бер кат кис.

2. Нинди дә булса эш эшләргә ашыкканда,  аның ни белән тәмамланасын ачык итеп күз алдына китер.

3.Укыган китаплардан, караган фильмнардан, ишеткән хәл һәм вакыйгалардан үзеңә тиешле нәтиҗә ясый бел.

4. Башлаган эшне азагына җиткермичә туктама. Башлаган эш-беткән эш )

( Көтелгән җавап слайдларда күрсәтелә)

 

III. Йомгаклау.

      -Әйе, халык авыз иҗатында да,  язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез иҗатында да  бу темага кагылышлы әсәрләр  байтак. Болар бит барысы да безнең  тормышның бер чагылышы.

      Кызганычка каршы, дин һәм кешелек тарафыннан мактала торган күркәм холыкларның берсе булган сабырлык һәм  түземлелек җитми безгә.  Бу дөньяның карасы да, агы да безне сынар өчен язылган. Димәк, без бу дөньяда имтихан тотабыз. Аллаһының ризалыгын уйлап мөселман кешесе шатлык вакытында шөкер, кайгы килсә сабыр итә белергә тиеш.Бу турыда  Коръәннең 39 нчы әз-Зүмәр сүрәсенең 10 нчы аятендә болай диелгән: (“Балан” җырының 3 нче куплеты яңгырый):

 (Слайд) “Иманлы кешеләр, Раббыгыздан куркыгыз. Бу дөньяда игелек кылганнар өчен җәннәттә нигъмәтләр бар. Бары тик сабыр иткәннәргә генә бихисап әҗерләр булачак”.  Сабыр булыйк, бер-беребезгә түземле булып, ачуларыбызны басып яшәргә өйрәник.

    Игътибарыгыз, дәрестә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт!

 

 

 

 

 

                                            

 

 

 

                                             

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Мастер- класс на тему "Сабыр төбе- сары алтын""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист в области обращения с отходами

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 409 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.01.2016 1155
    • DOCX 59.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сунгатуллина Нурзиля Мансуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 10285
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Мини-курс

Дизайн-проектирование: теоретические и творческие аспекты дизайна

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Введение в экономическую теорию и практику

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологические механизмы и стратегии: сохранения психологического равновесия

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек