Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Татарстан Республикасы
Яшел Үзән муниципаль районы
гомуми белем бирү учреждениясе
«Карпов В.В. исемендәге лицей»
I квалификацион категорияле укытучы
Зарипова Нурзия Нургали кызының эше
Мастер класс
2 слайд
Тема
Тәнкыйди фикерләү һәм аның алымнары.
Максат:Тәнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга өйрәтү,әлеге технология ярдәмендә эшләргә этәргеч бирү.
3 слайд
Бу төшенчә стандарт булмаган фикерләүне үстерә. Мәгънәне анализлый,мөстәкыйль рәвештә нәтиҗәләр ясый,кабул иткән карарларның киләчәген фаразлый һәм алар өчен җавап бирә ала торган кеше-тәнкыйди фикерләү сәләтенә ия булган кеше.
Дәрес 3 фазадан тора:
I фаза-»уяну» Яңа мәгълүматны кабул итәргә әзерлек тудыру.
II фаза-эчтәлекне аңлау
III фаза-рефлексия
Яңа белемнәрне кабул итү,истә калдыру.
4 слайд
Тукталыш ясап уку
Кайнар таш
Бер карт ялгыз гына яши иде.Ул кәрзиннәр үрә,киез итекләр ямый,колхоз бакчасын бала-чагадан саклый.Бервакыт Ивашка Кудряшкин исемле малай колхоз бакчасына керде.
Шуннан нәрсә булган икән фаразлап карыйк әле?
5 слайд
Койма аша чыкканда чалбары кадакка эләгеп,крыжовник куагы өстенә егылып төште.Ивашка авыртудан елап җибәрде һәм каравылчы кулына эләкте.
Сезнеңчә карт каравылчы нишләде?
6 слайд
Карт Ивашканы кычыткан белән кыздыра алыр яки укытучыларга әләкли алган булыр иде.Тик ул малайны кызганды һәм капкадан чыгарып җибәрде.
7 слайд
Ивашка кая китте икән?Фикерләрегез нинди?
8 слайд
Ивашка оятыннан һәм кайгысыннан урманга кереп китте.Анда адашып бер сазлыкка килеп эләкте.Ахырда бик арыды һәм таш өстенә утырды,ләкин шунда ук сикереп торды.Таш күмер шикелле кайнар иде.Менә Ивашка ташка уелып язылган хәрефләрне күрде.
Таш тылсымлы икән бит!
-Укучылар ташка нинди сүзләр язылган булырга мөмкин?
9 слайд
Ташка түбәндәге сүзләр язылган иде:”Кем дә кем бу ташны тау башына алып менеп,кисәкләргә вата,шул үзенең яшьлеген кайтарыр.”
Табигате белән яхшы күңелле Ивашка каравылчы бабайны исенә төшерде.Кешеләр аны бик күп хәсрәт күргән дип сөйлиләр.Бәхетле тормышны ул беркайчан да күрмәгәндер,дип уйлады ул.Ивашка каравылчыны табып барысын да аңа сөйләп бирде.
10 слайд
Бабай каравылны ташлап сазлыкка барудан баш тартты.Бу эшне ул Ивашкага кушты.
Ивашка пычранып бетте,ләкин тырыша-тырыша ташны тауга өстерәде.Кояш батар алдыннан,тау башына карт менеп җитте,ләкин аның кулында чүкеч тә,балта да юк иде.Ивашка гаҗәпләнде.
-Син мине карт,бәхетсез дип уйладың.Ә чынлыкта исә мин дөньяда иң бәхетле кеше”,-диде ул Ивашкага.
-Укчылар, әйтегез әле ни өчен бу карт үзен бәхетле дип саный?
Ни өчен ул ташны ватып яшьлеген кайтарырга теләмәде?
11 слайд
Сез карт урынында булсагыз нишләр идегез?
Хикәя ничек тәмамланды икән?
12 слайд
Шуннан бирле бик күп еллар үтте.Таш тау башында ватылмаган килеш ята бирде.Аның янында бик күп кешеләр булды.Алар таш янына киләләр,карап торалар,башларын селкиләр дә
Үз юллары белән китеп баралар.
(Аркадий Гайдардан Ш.Сайкин тәрҗемәсе).
13 слайд
Мысли во времени.
Дәрес башында актуальләштерү этабында һәм ахырында рефлексиядә кулланыла ала.Нинди дә булса темага караган сүзләрне 1 минут эчендә язалар.Алар теләсә нинди сүз төркеме булырга мөмкин.Укучылар үзләре язган сүзләрне укып чыгалар.
“Киемнәр”темасына караган
сүзләр: чалбар,итәк,бүрек,матур,сатучы,бүләк,
күлмәк,түбәтәй һ.б.
Уйлау өчен вакыт бирелә ни өчен мин бу сүзне яздым?
Аны язганда мин нәрсә турыда уйладым?Яңадан язарга мөмкинчелек булса мин кайсы сүзләрне үзгәртер идем?
Дәрес азагында бу темага караган сүзләр күпкә арта.Укучылар яңа сүзләр өстиләр.
14 слайд
Паспорт төзү.
Паспорт әсәргә язылырга мөмкин.
Исеме-
Авторы-
Туган елы-
Туу урыны-
Яшәү урыны-
Башка сораулар язарга мөмкин.
15 слайд
Цветные поля.
Мөстәкыйль башкарылган язма эшләрне тикшергәндә кулланыла ала.
Төрле төсләр белән шартлы тамгалар куя.(Поляга горизонталь сызык сыза)
Кызыл төс-тикшерегез.
Яшел төс-хаталы сүзнең астына сызыгыз,хатасын үзем төзәтәм.
Зәңгәр төс-хаталар санын күрсәтегез.
Кара төс-игътибар итмәгез. Мин бу эшне ашыгып эшләдем.
16 слайд
Башка алымнар:
Беләм-Белергә телим-Белдем
Конструктор
Хочу спросить
Рыба скелет
Рюкзак
Ромашка
Обратный мозговой штурм(«до» и «после», »часть» и «целое»)
Тонкие и толстые вопросы.
17 слайд
Рефлексия
Белем бирүнең төп максаты мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәтү.Тәнкыйди фикерләү технологиясе язма сөйләмне камилләштерү һәм укучыларның шәхси,парлап һәм төркемнәрдә эшләүләрен оештыру мөмкинлеген бирә.
18 слайд
Кушымта
http://nsportal.ru/blog/shkola/all/2012/03/11/tekhnologiya-kriticheskogo-myshleniya
http://womanadvice.ru/kriticheskoe-myshlenie
http://festival.1september.ru/articles/415219/
http://dic.academic.ru/dic.nsf/ruwiki/1533461
19 слайд
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 672 291 материал в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Зарипова Нурзия Нургалиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Мини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.