Мастер-класс: Эш битләрен
төзү һәм куллану
2 слайд. Эш
бите (Рабочий лист) - өйрәнелгән материал, дәреснең бер өлеше яки тулаем дәрес
нәтиҗәләре буенча укучының мөстәкыйль уку эшчәнлеген оештыруның дидактик
чарасы.
Икенче яктан, эш бите - укучыларның
эшчәнлеген алдан планлаштыру, дәрестә эшләү өчен тулы кыйммәтле укыту
материалы. Бу укучыларның төрле дәрәҗәдәге мөстәкыйль эшләрен оештырырга
мөмкинлек бирә, дәреснең теләсә кайсы этабында укучыларны активлаштырырга
булыша, кире элемтә алу өчен искиткеч чара булып тора.
3-4 слайд. Америка
психологы Роберт Ганье мәгълүматны истә калдыру өчен теләсә кайсы кешегә 8
танып белү процессын кирәклеген күрсәтте.
5 слайд. 1. Игътибарны җәлеп итү (кабул
итү)
Тыңлаучылар әзер булмаса, шунда ук мәгълүмат
бирергә ярамый. Аларның игътибарын җәлеп итәбез. Болар барысы да аудиториянең
кызыксынуын уятачак һәм аларны игътибар итергә этәрәчәк.
6 слайд. 2. Укучыларга максатлар һәм
бурычлар турында мәгълүмат бирү
Укучыларга нинди нәтиҗәләргә ирешергә
һәм нәрсә өйрәнергә, шулай ук бу күнекмәләр һәм мәгълүмат белән нәрсә эшләргә
кирәклеге турында хәбәр итәргә яки укучылар белән бергә ачыкларга кирәк.
7 слайд. 3. Элекке белемнәрне барлау
Әгәр дә үткән темалардан алган белем
кирәк булса, аларны искә төшерәбез. Ассоциацияләр чылбырын формалаштыру өчен
аны яңа дәрес белән берләштерергә тырышабыз. Укучыларның да бу темага карата үз
белемнәре булырга мөмкин, шуңа күрә тиешле сораулар биреп сорап карыйбыз. Бу
игътибарны җәлеп итәчәк һәм яңа мәгълүматны нәтиҗәлерәк өйрәнергә мөмкинлек
бирәчәк.
8 слайд. 4. Яңа мәгълүмат бирү
Безгә иң эффектив ысулны кулланып яңа
мәгълүмат бирергә кирәк. Визуаль, аудио һәм практик мәгълүматны кулланыбыз.
Аналогия, метафора, рәсемнәр, мисаллар, текстлар кулланыбыз.
9 слайд. 5. Күнегүләр эшләү, укытуны
озата бару. Сопровождение.
Мөмкин булганда чишелеш юлларын
күрсәтергә, юлны сайлау этабында киңәш бирергә, планны төзергә һәм тормышка
ашырырга булышырга кирәк.
10 слайд. 6. Практика.
Безгә укучының мәгълүматны өйрәнеп
кенә калмыйча, аны озакка истә калдыра алуына инанырга кирәк. Шуңа күрә
укучыларның осталыкларын үстерү белән шөгыльләнергә өндибез.
11 слайд. 7. Фикер алышу, кире
элемтә.
Безнең укучыларыбыз үз белемнәрен һәм
күнекмәләрен күрсәткәч, кирәк булганда кайбер пунктларны тулыландыру өчен аңа
җавап бирәбез. Реаль практика вакытында аларның эшләрен күзәтәбез һәм
конструктив җавап бирәбез. Турыдан-туры тәнкыйтьләмибез, ә кыек ысуллар кулланабыз.
Дөрес җавапны табарга өйрәтәбез.
12 слайд. 8. Тормыш белән бәйләнеш.
Укучылар нәрсәгә ирешәчәген генә
түгел, ә аларга моның ни өчен кирәклеген дә аңларга тиеш. Бу укучыга
мотивацияләнергә мөмкинлек бирүче бик мөһим адым. Шуңа күрә бу этапта җитәрлек
вакыт бирәбез.
Югарыда әйтелгәннәрнең күбесе эш
битләрендә күрсәтелә. Әлбәттә, аларга бөтен эшне тулысынча күчереп булмый. Аның
өчен укыту укытучы-укучы белән элемтәгә керергә тиеш. Ләкин сез бу алымнарның
барысын да беләсез дип ышанам. Сезнең өчен материал табу да кыен булмас. Ләкин
визуаль бизәлешкә килгәндә, мин сезгә кулланган һәм эшне җиңеләйтергә ярдәм
итүче кайбер техниканы күрсәтергә теләдем.
13
слайд. «Эш битенең” структурасы
түбәндәгечә:
•
Тема (еш кына тутырырга кирәк булган буш юл);
•
Инструкция (укучыларның яшенә туры килгән максималь аңлаешлы
итеп языла);
•
Максат (терәк сүзләр куллану);
•
Биремнәр (бик гади –
гади
–
катлаулы
–
мөстәкыйль
эш).
14 слайд.
Бөтен "эш бите" балаларны, аларның
мавыгуларын чагылдырган легенда берләштерергә тиеш. Шуннан чыгып, бирем
номерларына кызыклы исемнәр уйлап табабыз (операция №1, Адым №1, Эш
№1,
дәлил №1 һ.б). Болар барысы да
өйрәнүгә мотивацияне арттыра. Еш кына
текстлар, рәсемнәр, таблицалар ярдәмендә эш битләре ясыйм.
Борынгы Кытайда, югары түрә булырга
теләгән кешеләр ике имтихан бирергә тиеш булганнар: ул - каллиграфия һәм шигырь
язу. Шунысы аңлашыла: бу ике осталык түрәнең киләчәк сәяси карьерасында бөтенләй
кирәк булмаячак.Теләсә нинди текстны сәркатип язачак, ә шигърият - ул, гомумән,
башка дөньядан.
Каллиграфия концентрациягә өйрәтә,
тәртипкә китерә һәм сәнгать тәмен тоярга ярдәм итә. Каллиграфияне үзләштерү
белән бергә язучы яңа текстлар белән таныша, сүзнең матурлыгын тирәнрәк аңларга
өйрәнә.
Шигырь язу. Бу очракта мин синквейн
кулланам. Синквейн - мәгълүматны анализлау һәм синтезлау, сүз уены. Бу иҗади
үсешкә һәм үз уйларының матур чагылышына ярдәм итә.
Менә шушы имтихан биремнәрен һәм
башка күнегүләрне мин эш битендә (рабочий лист) кулланам.
Эш битенә информацион блок
өстәргә мөмкин. Анда укучылар үзләре өчен яңа мәгълүмат
табачак, аның ярдәмендә һәркем үзе өчен яңа нәрсә табачак, бу предметка
кызыксыну уятачак һәм нәтиҗәдә уңышлы өйрәнүгә этәрә.
Эш битләрен кулланганда, эш
битләренең барлык этапларын язып, дәрес планын да көйләргә кирәк. Шул вакытта
гына укучыларның төп компетенцияләрен формалаштыру, нәтиҗәне алдан күрү, уку
процессын контрольдә тоту һәм озату мөмкин.
15 слайд.
Нәтиҗә
Эш бите укучыларның дәрестә
мөстәкыйль эшен оештырырга мөмкинлек бирә, дәреснең теләсә кайсы этабында
укучыларны активлаштырырга булыша, кире элемтә алу өчен менә дигән чара булып
тора.
Дәрес өчен махсус эшләнгән эш бите
укучыга дәрес композициясен аңларга, уку процессында нәрсәдән һәм нәрсәдән “хәрәкәт
иткәнен” күрергә ярдәм итә. Димәк, укучыга дәрес буенча нәтиҗәләр ясау
җиңелрәк, аның дәрестә никадәр актив булуын, никадәр нәтиҗәле «өйрәнгәнен»,
үзен бәяләү мөмкинлеге бар.
Укытучы мондый дәрестә төп рольне
үтәми, белемнәрнең төп тапшыручысы түгел, ә консультант, координатор һәм
күзәтүче була, ә укучылар тикшерүче була.
Эш битләре белән нәрсә эшләргә?
Кайбер укытучылар үз эшчәнлекләрендә күптәннән эш битләреннән файдаланып,
аларны предмет буенча портфолиога туплап була дигән нәтиҗәгә килделәр
(укучыларны таныту нәтиҗәсе буларак), эш битләреннән алынган укучылар буенча
арадаш мәгълүматларны җыеп була.
«Эш бите» - укытучы эшендә нәтиҗәле
корал, ул системалы эшчәнлек алымы кысаларында күп мәсьәләләрне чишәргә ярдәм
итә һәм балаларга укуның ләззәткә тиң булуын аңларга ярдәм итә дип саныйм.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.