Инфоурок Другое КонспектыМастер класска дәрес планы.Фәнни-тикшеренү эшенә тема сайлау.

Мастер класска дәрес планы.Фәнни-тикшеренү эшенә тема сайлау.

Скачать материал

 

Тема: Фәнни-тикшеренү эшенә тема сайлау һәм аны яклау                                          

Максат: Фәнни-тикшеренү эшенә тема сайларга  һәм аны якларга өйрәтү;

                                        Мастер- класс барышы.

       - Хәерле иртә, коллегалар! Барыбыз өчен дә бүгенге иртә хәерле булсын, шатлык – куанычлар гына алып килсен. Күңелебездә иман нуры балкысын. Шушы теләкләр белән дәресебезне башлыйбыз.

Мин мәктәптә  фәнни оешма төзедем. Бу оешмага 7-11 нче класслардан 10 укучы керә.Ул өлкән сыйныф укучыларын фән эшенә тарту, аларда бу эшкә кызыксыну, җаваплылык хисе тәрбияләү, иҗади сәләтләрен үстерү һәм фәнни-тикшеренү эшен язарга өйрәтү максатын куя. 

Фәнни-тикшеренү эшенә керешкәнче, әзерлек эшләре алып барыла. Әзерлек этабында мин укучыларга темалар тәкъдим итәм. Укучы фәнни терминнар белән таныша, әсәргә тулы анализ ясарга өйрәнә.

1 нче слайд (укучыларга тәкъдим ителә торган темалар):

1.        Хәзерге татар әдәбияты

2.        Соңгы еллар татар прозасы, татар поэзиясе,  татар драматургиясе һәм аларны өйрәнү мәсьәләләре.

3.        Әдәби әсәргә анализ ясау үзенчәлекләре.

4.        Образлар системасын анализлау (персонаж, әдәби герой, характер, тип, җыелма образ, ясалма образ, аллегория, символ, архетип).

5.        Сюжет, тема, идеяләр дөньясы (Сюжет, фабула, конфликт, тема, идея, пафос, автор идеалы).

6.        Композицияне ачыклау (композиция, хикәяләү, сурәтләү, характеристика, уйны тергезү, диолог, монолог, лирик чигенеш).

7.        Композицион алымнарны тикшерү (Кабатлану, каршылык, көчәйтү, монтаж).

8.        Әдәби әсәрдә хронотопны билгеләү (вакыт, урын бирелеше).

9.        Әсәрдә психологизм бирелешен тикшерү.

10.      Әсәрдә стиль һәм тел-сурәтләү чараларын тикшерү

 

Шушы темаларны өйрәнгәннән соң,  практик өлеш булып, берничә әсәрне бергәләп  анализлау тора.   Менә шуннан соң, төп өлешкә тотынабыз.  Монда да укытучы консультациясе бик  мөһим. Әлбәттә,  укучыга түбәндәге темаларга консультация үткәрелергә  тиеш (2 нче слайд):

-         Фәнни- тикшеренү эшенә тема сайлау һәм материал туплау;

-         Эшнең төзелеше һәм аны формалаштыру;

-         Сылтамалар (ссылка) ясау тәртибе һәм үзенчәлеге;

-         Әдәбият файдалану һәм аның исемлеген төзү;

-         Фәнни- тикшеренү эшенә тезислар язу, чыгышны формалаштыру, презентация  ясау һәм эшне яклау.

Алга таба укучыларга темалар тәкъдим ителә. Һәр теманың чыганаклар белән эшләү мөмкинлекләре, актуальлеге белән танышканнан соң, укучылар үзләренә ошаган теманы сайлап алалар. Бу бик җитди этап, чөнки эшнең уңышы шактый дәрәҗәдә тикшеренү объектының дөрес сайлануына, бер үк вакытта актуаль дә, кызыклы да булуына бәйләнгән. Эшләү өчен тиешле чыганакларның булуы да, теманың аз өйрәнелүе, укучының тикшеренүенә һәм иҗадилыкка урын калуы да мөһим.

             Нинди генә тема алынса да, ул озак һәм киеренке эшләүне, бөтен көч, белем, сәләтеңне бирүне таләп итә. Фәнни эшнең исеме дә эшләгән эшне төгәл һәм анык итеп атарга тиеш. Гомуми характердагы темалар алынмаска, конкрет темалар алынырга тиеш. Һәр фәнни эш яңа күренешләрне өйрәнү процессында килеп туган кайбер кыенлыкларны җиңүгә максат итеп куела. Шулай ук әлегә кадәр билгеле булмаган фактларны аңлату да – фәнни эшнең актуальлеген билгели. Теманы дөрес сайлау – эшләгән эшнең уңышының яртысын тәшкил итә.

Сорау: Тема нинди булырга тиеш?

Практик эш эшләү (карточкаларда язу, аларны дәлилләү, төркемнәрдә уку, слайд белән чагыштыру)

 Теманың ни өчен сайлануы (3 нче слайд):

- аның актуальлеге, ягъни  бүгенге һәм киләчәк өчен әһәмияте;

- проблеманы чишүдә яңа фәнни юнәлешләр;

- фәнни каршылыкларны табу, ягъни фикер каршылыкларын табу һәм аларны чишәргә омтылу, дәлилләү;

- өйрәнеләчәк теманың  фәндә, әдәбиятта, тормыштагы кулланылыш үзенчәлекләре;

- әлеге теманы сайлау мотивлары.

Практик эш:  Һәр төркемгә карточкалар таратыла, анда төп максат, бурычлар  бирелгән, шуннан тема чыгарырга кирәк  (карточкаларда язу, аларны дәлилләү, төркемнәрдә уку, слайд белән чагыштыру)

5 нче слайд:

Татар теленнән:

- Абдулла Алиш кулланган әсәр атамаларының һәм ялгызлык исемнәренең  темага тәэсире.

- Гариф Ахунов әсәрләренең поэтик ономастикасы

- Габдулла Тукай әсәрләрендә ялгызлык исемнәренең поэтик роле

- Мәктәбебездә булган татар исемнәренең генетик һәм иҗтимагый – социаль катламнары

- Г. Кутуй әсәрләрендә тойгылы жөмләләр

- Татар телендә эндәш сүзләр һәм аларның кулланылыш үзенчәлекләре

- Эндәш сүзләрнең кулланылыш үзенчәлекләре

- Татар телендә этнографизмнар

6 нчы слайд:

Татар әдәбиятыннан:

- Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” драмасында конфликт үзенчәлекләре һәм идеяләр дөньясы

- Хәсән Туфан поэзиясендә дөнья сурәте үзгәрү

- С. Сөләймәнованың фәлсәфи шигырьләрендә  тема бирелеше

- Әмирхан Еникинең “Бер генә сәгатькә” хикәясен  тәрҗемә итү үзенчәлекләре - Ибраһим Салаховның “Тайгак кичү” әсәрендә чор бирелеше

 - Г.Камалның “Безнең шәһәрнең серләре”  әсәрендә конфликтлар бирелеше, образлар системасы, көлке тудыручы алымнар

   - Г. Тукай шигырьләрен тәрҗемә итү үзенчәлекләре

   - Роберт Миңнуллин шигъриятендә стиль һәм тел-сурәтләү чаралары

   - Мәдинә Маликованың “Тылсым” романында сюжет һәм тема, идеяләр дөньясы, психологизм бирелеше: традицияләр һәм яңачалык

    - Миргазиян Юнысның “Биектә калу” повестенда рухи бөеклек темасының чагылышы

Тема сайлаганнан соң, укучы теманы ачу өчен кирәк булган  материалларны туплый, фәнни эшнең планын төзи һәм материаллар белән таныша, эшли башлый.

Алга таба фәнни хезмәтнең кереш өлеше языла: теманың актуальлеге, төп максат, бурычлар билгеләнә; бу өлкәдә эшләгән галимнәр, аларның хезмәтләре, ягъни методологик чыганаклар,тикшерү объекты,  предметы күрсәтелә.

Шуннан соң картотека буенча табылган фәнни хезмәтләрне укып анализлау эше башкарыла. Укучы тиешле урыннарны билгеләп бара, аларның кайберләрен язып та ала, нәтиҗәләр чыгара, тупланган материаллар буенча  аерым проблема куела, аны хәл итүнең дөрес юнәлеше билгеләнә.   Һәр хезмәт шул рәвешле анализлана.

         Эшне күзәтеп, контроль ясап тору зарур, шуңа күрә укучы белән очрашып, тиешле консультацияне бирә барырга кирәк. Фәнни хезмәт язарга алынган укучы белән эшләгәндә укытучыдан тактлылык, осталык һәм эрудиция таләп ителә. Беркайчан да аның эшенә битарафлык күрсәтергә ярамый. Теманы биреп кенә укучыны фәнни эш эшләргә өйрәтеп булмый. Укучыга вакытында ярдәм итеп, аны эшкә өйрәтсәк кенә, эшебез нәтиҗәле булачак,  татар халкының зыялы элитасын үстерүгә өлеш кертә алачакбыз.

         Фәнни-тикшеренү эшен яклау бик мөһим. Моның өчен чыгыш әзерләнә. Анда ни өчен шушы теманың сайлап алынуы,  актуальлеге, әһәмияте күрсәтелә, төп чыганаклар белән таныштырыла, тикшеренү  нәтиҗәләре күрсәтелә, презентация ясала.

Практик өлештөркемнәрдә сайланган темаларның берсенә әзер презентация күрсәтү, кыскача чыгыш ясау.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: фәнни эш белән шөгыльләнү укучыны күп нәрсәгә өйрәтә: уйлау мөмкинлекләре киң ачыла, логик фикерләү дәрәҗәсе үсә, төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эшләргә, төрле чыгышлар ясарга өйрәтә. Ә иң кыйммәте – аларда үз нәтиҗәләрен күргәннән соң иҗат дәрте кабынуы. 

Мастер класста катнашучыларның барысына да бик  зур рәхмәт.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Мастер класска дәрес планы.Фәнни-тикшеренү эшенә тема сайлау."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Психолог-перинатолог

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 666 016 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 24.02.2017 491
    • DOCX 26.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Вагизова Рузиля Ахметовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Вагизова Рузиля Ахметовна
    Вагизова Рузиля Ахметовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 10530
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 283 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 850 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 155 человек

Мини-курс

Вероятность и статистика: формирование общеучебных умений и навыков

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Театральная педагогика: творческое развитие и воспитание

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 24 человека

Мини-курс

Развитие когнитивных способностей у младших школьников

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе