МАСТЕР КЛАСС
Башлангыч
сыйныфта татар теле һәм әдәби уку дәресләренең
мотивлаштыру
этабы
Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар!
Мин Миңнуллина Равил кызы, 15 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә татар теле
һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Сезнең белән үземнең эш тәҗрибәмне
уртаклашасым килә.
Минем бүгенге мастер классымның максаты – сезне
үземнең дәресләремдә мотивлаштыру этабында кулланыла торган кызыклы алымнар
белән таныштыру.
Федераль дәүләт белем бирү
стандартлары кысаларында дәрескә әзерләнгәндә дәрес структурасын
күзаллау, төзү укытучыдан зур иҗадилык таләп итә. Укучыга нәтиҗәле белем алу өчен
эффектив ысуллар кулланып, уңай шартлар булдыру укытучының бурычы.
Мотивлаштыру – ориентлаштыру этабы - дәреснең иң мөһим өлешләреннән
берсе. Бу этапның максаты: дәрестә укучылар белән
уңай психологик халәт булдыру, укучыларны уку эшчәнлегенә җәлеп итү, кызыксыну
уяту.
Әлеге этапта укучылар белән индивидуаль эш тә,
парларда һәм төркемнәрдә эш тә оештырылырга мөмкин. Укытучы укучыларда алган
белем һәм күнекмәләргә таянып, яңаларын кабул итәргә җирлек әзерли, махсус
биремнәр тәкъдим итә, ягъни эзләү, проблемалы ситуация тудыра. Шул биремнәр
нәтиҗәсендә укучы әкренләп гамәлләр башкара, нәтиҗә ясый бара. Укучыда логик фикер
йөртү, танып-белү, коммуникатив күнекмәләр формалаша.
Мотивлаштыру – ориентлаштыру этабында
төрле алымнар кулланырга мөмкин:
· дәресне шигъри юллар белән
башлау;
· дәрес эчтәлегенә
туры килгән видео, мультфильм карау;
· җыр тыңлау, музыкаль сәламләү;
· мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар әйтү;
· кроссворд чишү.
· “Нәрсә артык”
уенын уйнау.
· Хат белән дәресне
башлап җибәрү һ.б.
Мин сезгә шуларның берничәсен тәкъдим итеп китәм. Сезне дә катнашырга, үземнең рус телле укучыларым булырга чакырам.
1) -Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Утырыгыз.
Бүгенге татар теле дәресен мин алып барырмын. Минем исемем –
Ләйсән Равиловна.
- Тактага карагыз әле. Кояш безгә елмая. Безнең дә дәресебез кояш
кебек якты, кызыклы булыр дип уйлыйм!
Без сезнең белән бүген төркемнәрдә эшләрбез. Кәрзиннән үзегезгә
ошаган смайликны сайлагыз.
Яшел смайлик – 1 нче төркем
Сары смайлик – 2 нче төркем
Зәңгәр смайлик – 3 нче төркем
булып утырсыннар.
Һәр төркем алдында конвертлар.
Алар эчендә мозайка. Әйдәгез әле, конвертларны ачып, рәсемнәрне җыйыйк. Рәсемдә
кемнәр бар? Алар нишлиләр?
-
Рәсемдә балалар бар.
-
Рәсемдә малайлар, кызлар бар.
-
Рәсемдә дуслар бар.
-
Алар уйныйлар.
-
Алар чана шуалар.
-
Алар дәрес әзерлиләр.
Рәсемнәр артында мәкальләр бар, аларны укыгыз.
-
Дус – акчадан кыйммәт.
-
Дустың үзеңнән яхшырак булсын.
-
Дуслык - зур байлык.
Бу мәкальләр кемнәр турында? Сез аларны ничек
аңлыйсыз?
-
Дуслар турында.
-
Дуслык турында.
Ә сезнең дусларыгыз бармы?
Әйе, бар.
Сез алар белән кайда дуслаштыгыз?
Мәктәптә, балалар бакчасында, түгәрәктә,
ишегалдында.
Сез алар белән бергә нишлисез?
- Урамда уйныйбыз, дәрес әзерлибез.
Ә дус – кем ул? Яхшы дус нинди була?
Әйдәгез әле фикерләрне язып, кәрзингә
әйтеп салыйк.
Яхшы. Димәк, укучылар, бүгенге дәрестә без нәрсә
турында сөйләшербез дип уйлыйсыз?
- Дуслар турында, дуслык
турында.
Әйе, дәресебезнең темасы “Минем дустым”.
2) Әйдәгез “Кайсы артык?” уенын уйнап алабыз.
Тапкан сүзләрне сүзлек эше итеп дәфтәрләргә язып барабыз.
• ИКТАП ӨЗК
• ӘФТӘРД ТӘШИП
• УСД ЙӘҖ
• БЕРТЕГЕЧ ЫШК
Тикшерәбез:
• КИТАП КӨЗ
• ДӘФТӘР ИПТӘШ
• ДУС ҖӘЙ
• БЕТЕРГЕЧ КЫШ
- Кайсы сүз артык? (ДУС ИПТӘШ)
- Ни өчен? (1 нче рәттә – уку-язу әсбаплары, 2
нчеседә – ел фасыллары)
-Без сезнең белән бүген нәрсә турында
сөйләшербез?
-Дуслар, иптәшләр турында.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.