Предпросмотр материала:
Выберите файл для просмотра:
Всего файлов: 2
Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Речное төп гомуми белем бирү мәктәбе Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе
Дәреснең темасы:
“Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын.”
Төзеде: татар теле укытучысы
Мигушина Вера Ефим кызы
Дәреснең темасы: Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын.
Сыйныф : 5
Дәреслек: Татар теле. 5 сыйныф. Авторлар: Р.З.Хәйдәрова, Л.Д.Белоусова, Э.Н.Хәбибуллина. – Казан:“Мәгариф” нәшрияты, 2006 ел.
Максатлар: Укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру; тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү; диалогик, монологик күнекмәләрен үстерүне дәвам итү; кызыксынучанлык, коллективта эшли белүне; укучыларны дус, тату яшәргә өйрәтү, дусларыңа һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген төшендерү; матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатларын тәрбияләү; укучылар арасында үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышыныч тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, мультимедиа экран, рәсемнәр, карточкаларда иҗади бирем, карандашлар (фломастерлар), дәреслек, сүзлек.
Фәнара бәйләнеш: рус теле, физик культура, информатика, рәсем фәннәре.
|
Дәрес барышы. 1. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру. Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Татар теле дәресен башлыйбыз. Бүгенге дәресебезнең темасы “Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын” дип атала. Без сезнең белән дуслар турында сөйләшүне бүген дәвам итәрбез. Дәресебезне фонетик күнегүдән башлыйк. Мин сезгә тема буенча сүзләр әйтәм, ә сез минем артымнан дөрес интонация һәм әйтелеш белән кабатлагыз. Сындырырсың, сорармын, алып торырмын, каты, капма, очлама, кашлары, гаҗәпкә, яфрак.
|
|
|
Укытучы. Әйдәгез әле, узган дәрестә өйрәнелгән “Зәңгәр яфраклар” текстының эчтәлеген искә төшерик, сораулар безгә ярдәм итәрләр. Даша син 1нче сорауны укы, Коля син җавап бир. Укытучы. Настя , Коля сорауга дөрес җавап бирдеме? Настя. Әйе, Коля сорауга дөрес җавап бирде. Укытучы. Саша, 2нче сорауны укы, Лена җавап бир. Укытучы. Марина, Лена дөрес җавап бирдеме? Марина. Әйе, Лена сорауга дөрес җавап бирде. Һ.б.
|
|
|
2.Дәреснең төп өлеше Укытучы. Дәресебезнең темасы - дуслык, ә сез дуслар турында мәкальләр беләсезме? (Укучылар җавабын тыңлау) Укытучы. Укучылар, без хәзер яңа мәкальләр белән танышырбыз. Мин кычкырып укыйм, ә сез пышылдап укыгыз. Укытучы. Ваня, мәкальләрне кычкырып, матур итеп укыгын әле, калганнар тикшерә. (Ваня мәкальләрне укый) Укытучы. Ваня мәкальләрдәге сүзләрне дөрес укыдымы? Маша. Әйе, дөрес укыды.
|
|
|
Укытучы. Бу мәкальләрне руссча әйтеп карыйк әле. (балалар тәрҗемә итәләр) Укытучы. Хәзер без аларны бергә слайдтан кычкырып укыйбыз. Укытучы. Укучылар, кайсы мәкаль текстка туры килә? Укыгыз. Даша. 1нче мәкаль текстка туры килә. Укытучы. Ни өчен ? (укычыларның җавапларын тыңлау)
|
|
|
Укытучы. Ә хәзер, укучылар, өйрәнелгән сүзләрне искә төшереп алыйк, чөнки алар безгә хәзер кирәк булачак (Катя белән Лена арасындагы диалогны уйнау өчен). Миңа ике кыз кирәк була – “Катя” һәм “Лена”. “Катя” ролен Даша уйный, ә “Лена” ролен – Маша. (ике укучы кыз диалог әзерлиләр). Кызлар әзерләнә торганда, без сезнең белән ял итеп, рәсем буяп алыйк (агач рәсемен буяу, бер укучыда яшел карандаш булмый .Кайсы укучының яшел карандашы булмый, шул укучы иптәшеннән сорарга тиеш була). Укытучы. Кемнең яшел карандашы булмады? Коля. Минем яшел карандашым булмады. Укытучы. Сиңа карандашны кем бирде? Коля.Миңа карандашны Саша бирде. Мин аңа рәхмәт әйттем. Укытучы. Укучылар, Саша дөрес эшләдеме? Укучылар. Әйе, дөрес. Укытучы. Коля,Саша нинди дус? Коля. Саша яхшы дус. Укытучы.Ә хәзер без сезнең белән кызларның диалогын игътибар белән тыңлыйк. (кызларның диалогын тыңлау)
|
|
|
Укытучы. Сез чын артистлар кебек, бик матур уйныйсыз, сүзләрне дөрес әйтәсез. Миңа бик ошады. Укучылар, ә сез нәрсә әйтә аласыз. Әйдәгез бәя биреп карагыз әле, парталарыгыздагы таблицалар сезгә ярдәм итәр. (укучыларны тыңлау). |
|
|
Укытучы. Сезнең парталарыгызда ясалып бетмәгән смайллар бар, шуларны ясап бетерергә тәкъдим итәм. Ләкин бу смайллар Катяга яки Ленага туры килсен (кашлары, авызлары җыерылган булырга мөмкин). Компьютер янына Юля чыга һәм нәрсә ничек төшергәнен сөйләп күрсәтә. Юля. Мин Катяны төшерәм. Аның авызы һәм кашлары җыерылган, чөнки ул усал. Укытучы. Кем Ленаны төшерде? Ваня. Мин Ленаны төшердем. Укытучы. Лена белән Катя охшаганнармы? Ваня. Юк, охшамаганнар. Катя усал, ә Лена ягымлы.
|
|
|
Укытучы. Укучылар, аргансыздыр, физкультминут ясап ял итеп алыйк. (“Ай белән Кояш” уены). |
|
|
Укытучы. Ял иттек, хәзер тырышып күнегү ясасак та ярый (карточкаларда иҗади бирем ясау). Укытучы. Нинди җөмләләр төзедегез. Укып күрсәтегез, әле. Петя. Миңа карандаш биреп тор әле. Саша. Абыең рөхсәт иттеме?һ.б. (калганнар тикшереп баралар, хаталарын төзәтәләр) |
|
|
3. Йомгаклау Укытучы. Укучылар безгә бирелгән вакыт тәмамланып килә. Әйдәгез, бүгенге дәресебезгә йомгак ясыйк. (укучыларны тыңлау). Сезгә әйтергә теләгән сүзем шул, дуслык – бик изге. Чын дус булу өчен, дустыңны яратырга, хөрмәт итәргә, авыр чакта ярдәм кулын сузарга – дуслыкны сакларга кирәк. Өй эше Ә өй эше иҗади юнәлештә булыр,” Катя чын дус булса” дигән хикәя язырга. Билгеләр кую Укытучы. Хәзер без сезнең белән бергә бер-беребезгә билгеләр куярбыз.Настя, син Машага бүгенге дәрестә нинди билге куясың? Ни өчен? Настя. Мин Машага “5”ле билгесен куям, чөнки ул диалогны матур итеп төзеде һәм рольне яхшы уйнады.Һ.б. |
|
|
Укытучы. Сезнең белән эшләү миңа бик ошады, сез бик активлар. Саубуллашканда кечкенә генә бер бирем эшләп алыйк әле, укучылар. Бүгенге дәрескә карата фикерләрегезне белдереп, парталарыгыздагы смайлларны ясап бетерегез (дәрес ошаса – елмайган, ошамаса – кашлары җыерылган смайл) һәм миңа күрсәтегез. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
|
|
|
|
|
Өстәмә
материал




Профессия: Руководитель отделения (департамента, комплекса, управления, центра) библиотеки
Профессия: Педагог-библиотекарь
Профессия: Начальник отдела (заведующий отделом) архива
Профессия: Специалист по микрокопированию и оцифровке документов
В каталоге 7 494 курса по разным направлениям