Инфоурок Иностранные языки ПрезентацииГали батыр оныгы

Гали батыр оныгы

Скачать материал

-                    ГАЛИ БАТЫР ОНЫГЫ

                         (истәлек кичә)

 

  Әкрен генә көй ишетелә. “Кара урман”. Татар халык җыры.

 

Кичәне ике кеше алып бара. Укучы әсәрдән өзекләрен укый.

 

    Ш.Маннаповның “Шахтёр егет күмер кисә...” исемле шигыре укыла.

 

                                       

                                 Сабан туйлары батыры -язучы

                                         Әсрар Галиев рухына

                                   

 

                                                          Шахтёр егет күмер кисә,

                                                             Кемнән алган исәбен...

                                                                    ( халык җырыннан )

1.А.б.         “Кара урман” көен җырлый-җырлый

                 Күмер кисә егет забойда.

                 Гүя, күмер катламнары түгеп,

                 Чал наратлар тирә-ягында.

                 Пычкы теше үтмәс нык имәннәр,

                 Ялтыравык тузлы каеннар.

                 Ишетелгәндәй кош-корт авазлары

                 Бу урманның төрле ягыннан.

                 “Тук- тук!” , “Тук-тук!”-

                 Тукран агач чукый,

                 Бу бит безнең Зариф урманы!

                 Белә егет, өйдә мичен ягып,

                 Әнисе көтеп торганын.

                 Әнә йомры килеш тәгәрәткән

                 Бәрәңгеләр пешә мичендә.

                 “Әни бәгърем, көт син,

                 Мин кайтырмын

                 Туй итәрлек акча эшлим дә.

                 Күрше кызына әйт, ул да көтсен,

                 Китмәсен ул туган авылдан.

                 Мин кайтырмын

                 Шушы карурманның

                 Чыгыйм гына чытырманыннан.

                 Монда күбесе татар егетләре,

                 Бирешмиләр, буыннары нык.

                 Акчадан да кыйммәт язмышлары,

                 Һәрбарчасы роман язарлык

                 Өсләренә ташлар басканда да

                 Ташка әйләнмәгән җаннары.

                 Ул җаннарда-авыл урманнары,

                 Сандугачлы авыл таңнары...

                 Монда элек урман булган, диләр

                 Авыр җир катламы басымыннан...              

                 Ныгыган да булган ташкүмер...”
               

                 Җырлый-җырлый күмер кисә егет

                 Хыялында узган яшь гомер...

 Җыр “Авылым таулары”

                          (башкара Айзилә Зиннатуллина)

2.А.б. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар,укытучылар, әдәбият сөючеләр,

          исәнмесез,килгән кунаклар!

 

1.А.б Шушы елның 16 октябрендә якташыбыз Шамил Бикчурин                                                исемендәге премия иясе, “Асыл кошым минем” , “Төнге җыр “, “Көн яктысы”,3 томлы “Гали батыр”   китапларының авторы Әсрар ага Галинең тууына 75  ел тулып узды. Шушы уңайдан сезнең белән якташыбызны “Искә алу кичәсе”нә җыелдык.

 

2.А.б  Кичәбезне ачу өчен сүзне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиуллина Гөлсинә Әнвәр кызына бирәбез.

 

1.А.б Туган авылдан да матур урын бар микән дөньяда? Сабый чакларымда ялан тәпи баскан һәр урын якын миңа.

Шундый матур табигатьле Биктимер авылында Әбрар абзый белән Мәстүрә апа гаиләсендә дөньяга килә безнең Әсрар ага.

 

2.А.б. Ишле  гаилә, ачлы-туклы сугыш урлаган сабый чак...

 

Укучы...Кырык дүртнең көзе сагыш китерде, әнием, сиңа. Семья мәңгегә әтисез калды. Кул араңа керерлек олы кызың тормышка чыгып, унҗиде яшьлек улың - Гаптерзакны да сугышка озаткач, бер итәк бала белән калдың. Әйе, алар алтау иделәр. Аналарыннан җим көтеп ятучы сары авызлы кош балаларыдай унике куз сиңа карап тилмерәләр. Аларның салкынга да, ялангачлыкка да әллә ни исләре китми сыман...Әмма ачлык – бусына түзәр хәл юк. Балаларга ашарга кирәк, ашарга, ашарга... Ә ипи юк. Бәрәңге дә җитенкерәми, җан башына мыскаллап кына тия. Калтыраган кулларың белән икешәр-өчәр мич бәрәңгесе безгә өләшә идең дә кайвакыт, берәр бәрәңге артык чыкса ,”бусы бәбкәем абыегыз өлешедер инде”, дип сулкылдаудан иңнәре дерелдәп тартышыр иде.

 

2.А.б... Ул еллардагы яз галәмәтләре дә онытылмыйлар. Чәчүлек орлыкны унбиш-егерме чакрымнан, я күтәреп, я чана белән тартып ташый идегез. Без, бала-чага, “йөкчеләр”не  каршы  алырга  Шуңкар   тау  башына, күрше  авылларга  кадәр  барабыз. Малай-шалай сезнең урынга “җигелгәч”, карлы суга бата-чума узыш башлана. Авылга кайтып кергәндә безне урам тулы халык каршылый. Бу, үзенә күрә, сабан туен хәтерләтә иде.  Ә кичләрен каравыл өе, ферма безне көтә.

 

(Өзекне укыганда салмак кына “Әнкәй синең куллар” исемле җыр көе яңгырый)

Укучы.... Сугыштан соңгы авыр елларда инде без кул араңа керә башладык, әнием. Син “Якты юл” колхозының кошчылык фермасына нигез ташы салдың. Без барыбыз да синең белән фермага бара идек. Вак- төяк эшләрне башкарабыз. Авылдашлар да: “Мәстүрә апа гвардиясе”,- диләр иде безгә карап. Ә җәйге каникул вакытларында колхозның төрле эшендә катнаштык. Кайсыбыз - тимерче, икенчебез-печәндә, беребез-ат  белән, дүртенчебез урман кисте. Күзгә күренеп тормыш яхшырды. Авылыбыз чәчәккә бөреләнде. Хәзер ике як куршебездә гурнича кебек буралар калыкты. Шул җәйдә минем беренче тапкыр ярышка катнашуымны онытмадыңмы икән, әнием. Унике  яшьлек малаеңның ике потлы гер күтәрүен күреп: “Әтиең ягына тарткансың, улым. Гали бабаң атлар күтәрә иде. Укуың әйбәт, тырышсаң кеше чыгар синнән”,-дидең, кытыршы кулларың белән минем ялангач аркамны кат-кат сыйнап. Әй ул кытыршы куллар... Аларның йомшаклыгы... Мәңге-мәңге аркамнан шул кытыршы куллар сөюен тоярмын төсле.

 

        Җыр көчәя. (Диск И.Шакиров “Язмышым”)

 

2.А.б. Шул урында без сүзне Әсрар аганы белүче  балачак дусларына

_____________________________________________________________

бирәбез ... Әйдәгез әле бераз , бала-чак, яшьлеккә кайтып килик!

2.А.б. Шулай еллар үтә тора, Ташбилге 7 еллык , һәм Алпар урта мәктәпләрен тәмамлагач ул кече яшьтән үк “Якты юл”, “Актай” совхозында, комбайнчы, тимерче ярдәмчесе булып эшли. Хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Аннан Лениногорск каласына кайтып нефтьче булып эшли, читтән торып, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Туктаусыз спорт белән шөгыльләнә. Тырыш, үҗәт егет турында ул вакытларда авылдашлары аның турында :” Әсрар йоклаганда да икешәр потлы герне мендәр астына салып йоклый...” дип шаяртканнар.

1.А.б.                  Без элгәре яшь чакларда

                           Менә алмый идек атларга.

                           Инде хәзер болай булдык

                           Сер бирмәбез ятларга шул,

                           Сер бирмәбез ятларга.

                        “Яшь гомер җыры бышкарыла

Г.Зәйнашева сүз. З. Гыйбадуллин муз.

Җырлый Шәһитова Ләйсән

2.А.б. Яшьлек. Мәхәббәт. Гаилә кору. Болар хакында искә төшерү өчен сүзне сезгә бирәбез, кадерле кунакларыбыз!

(Сүз кичәгә чакырылган кунакларга бирелә)

1.А.б. Район сабан туйлары батыры Әсрар ага Гали Әдәбият дигән олуг Мәйданга “Бытыргы – бытыр”  исемле әсәре белән аяк атлый. Сабан туе күренешләрен, бигрәк тә аның татар көрәшен тасвирлаган, халкыбызның гореф-гадәтләрен , хезмәт сөючәнлеген, эчке горурлыгын сурәтләгән әлеге хикәя әдәбиятка безнең районыбыздан чыккан Фәхри Әсгат рухындагы лирик пландагы прозаик киләсен хәбәр итә. Бу вакытта ул Лениногорскида чыга торган “Ильич васыятьләре” газетасында, “Чишмәләр” дип исемләнгән әдәби-иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы була.

1959-1966 елларда Кемерово өлкәсендә Прокопьевск шәһәрендәге “Красный углекоп” шахталарында забойчы булып эшли.

                “Шахта” җыры яңгырый.

1.А.б....Шахтёр егете күмер чаба... Әнә шундый сүзләр белән башланып киткән сагышлы җырны халкыбызда кемнәр генә белми икән?  Белү генәме, һәркем күңелендә йөртә , ямансуланган мизгелләрендә шул үзәк өзгеч көйне суза. Шунысы гыйбрәтле, әлеге сүзләр октябрь революциясенә кадәр яшәгән бабаларыбызга, соңрак яшәгән әтиләребезгә дә, бүгенге буынга да кагыла. Нигә соң Донбасс, Кузбасс һәм Урал шахталары, гомумән авыр , ат эше татар халкының кендегенә ябышкан, кыскасы аның язмышына әверелгән. Элек-электән шахта, шахтёрлар турында җырлар, бәет легендалар буыннан-буынга күчә барган.

Катлаулы темага безнең язучыларыбыз да мөрәҗәгать итми калмаганнар. Әлеге теманы ачу өчен авторның азмы-күпме забойда булып, үз куллары белән җир өстенә чыгаручылар белән аралашуы кирәк. Якташыбыз Әсрар ага Гали нәкъ әнә шулардан.

2.А.б. Ул инде җир асты патшалыгын дер китереп торучы баһадир егетләр турында әдәби әсәрләр язгалый. Аларның кайберләре “Казан утлары”  журналында , һәм 1987 елда басылып чыккан “Асыл кошым минем” китабында дөнья күрә. Инде” Көн яктысы” дигән романы бысылып чыккач, шахтёрлар тормышы дигән дәрья тагын да киңәйде, тирәнәйде.

Укучы. Шахтёрның галәмәт авыр һәм хәтәр эше типсә тимер өзәрлек Габбанины да сыта, изә. Ул ташкүмер кантарлары астында калып имгәнә, хастаханәгә эләгә, озак вакыт үлем белән яшәү арасында тартыша. Аның сөекле хатыны Гөлфәния исә, маркшейдер буларак, түшәмнән су тамып ,аяк асты пычтырдап торган шахталарда йөри-йөри, авыр әшәке чиргә дучар була һәм дөнья белән бәхилләшә. Шунысы игътибарга лаек,авторның геройлары тормыш кыенлыклары, төрле афәтләр алдында җебеп төшмиләр. Яшәү өчен, үзләренең кеше дигән бөек исемнәрен раслау өчен көрәшәләр.

өзек укыла.  (153 бит)

1.А.б. “Көн яктысы” әсәре китап укучыларны Кузбасс шахталарына алып төшә, шахтёрлар посёлыгында яшәүче төрле милләт кешеләренең дуслыгы, үзара ярдәмләшеп, беренең гореф гадәтләрен хөрмәтләп яшәүләрен итә, аларның хезмәттәге батырлыкларын сөйли. Ул укучыны җир асты патшалыгына түгел, кеше күңеле дигән шахталарга алып керә. Кыскасы романда ләззәтләнеп укып, гыйбрәт алырлык нәрсәләр күп.

   Хөрмәтле әдәбият сөюче укучылар! Сез боларны барысын да китапны үзегез яңадан укып чыккач белерсез.

 

                       Көй яңадан көчәя

 

1.А.б. “Төнге җыр” китабы авторның беренче китабы. Бу китапта Бөек Ватан сугышының балалар күңеленә үтеп кергән ачы фаҗигасе һәм Совет Халкының фашистларга каршы бердәм көрәше тасвирлана, шулай ук төрле темаларга язылган хикәяләр, нәсерләр тупланган.

2.А.б. Соңгы елларда безнең кулларыбызга килеп ирешкән “Гали батыр” трилогиясе. (китаплары күрсәтелә).

Укучы. Әсләмнең бу пәһлеван турында беренче генә язуы түгел. Сабан туйларының алыштыргысыз батырын тасвирлап, ул “Асыл кошым минем”повестында тулырак язган иде. 140 кг. авырлыктагы, буе 2 метрдан ашкан батыр дип “Гали батыр” трилогиясендә дә Талип батыр хакында яңадан-яңа штрихлар биреп китә.

Өзек укыла “Талибулла”

2.А.б. Бу өзек Әсрар Галинең “Талибулла” исемле нәни хикәясеннән укылды

2.А.б. Бу китапларны укыганда шунысы кызык: әсәрләрдә үзебезнең туган як кешеләре, тирә -як авыллар, аларның атамалары, аның елга-күлләре, яхшы таныш җирле материалларга бик бай. Әсәрнең образлары тулы канлы  кешеләр, алар төсе-бите, акылы-фигыле белән күз алдына тере кеше булып килеп басалар. Әсрар Галинең гаять,батырлар, әлбәттә инде, авторның үзе кебек сабан туенда мәйдан тотучылар. Кызлары исә чибәрләр, тышкы кыяфәте белән генә тугел , эчке матурлыклары белән дә балкыйлар. Әсәрнең геройлары зур ихтыяр көченә ия булулары белән дә аерылып торалар, шулай ук булуны да раслый.

Ул шахталарда күмер чаба-чаба да язып, яңа әсәрләр тудыра,халыкка хезмәт итә. Гали батыр оныгының җилкәнен күтәргән иҗат “көймәсе” әдәбият диңгезендә мең төрле кыенлыклар, җил давыллар белән көрәшә-көрәшә, алга барырга тырыша. Бу үзе бер каһарманлык түгелмени!

                           Өзек “Хуш Биктимер”

                               

                               (“Көн яктысы” , 143 бит)

 

1.А.б. Хөрмәтле укучылар! Шуның белән искә алу кичәсе тәмам.

Сезгә әйтер сүзебез шул: Якташыбыз Әсрар Гали безнең күңелләрдә мәңге саклансын. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.           

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Гали батыр оныгы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Микробиолог

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Якташым, язучы, көрәшче Әсрар Галиев турында төзелгән презентация аның 75еллык юбилеена багышлап төзелде. Гали батыр оныгы 1938 нче елда Татарстанның Әлки районы Түбән Биктимер авылында Әбрар абзый белән Мәстүрә апа гаиләсендә дөньяга килә.

Туган авылым, Биктимерем,
Мин синең газиз балаң.
Чирәмле урамнарыңнан
Җаныма сихәт алам, дип яза ул үзенең туган авылы турында.
Ташбилге җидееллык, Алпар урта мәктәбен тәмамлый. Ул кечкенәдән үк колхозда комбайнчы ярдәмчесе,тимерче булып эшли. Күп еллар дәвамында Сабантуйларда көрәшеп батыр кала.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 639 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.03.2014 999
    • DOCX 54.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галиуллина Гульсина Анваровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галиуллина Гульсина Анваровна
    Галиуллина Гульсина Анваровна
    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 68944
    • Всего материалов: 15

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Теория и методика билингвального обучения иностранным языкам

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 52 человека

Курс профессиональной переподготовки

Немецкий язык: теория и методика преподавания с применением дистанционных технологий

Учитель немецкого языка

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Основы теории обучения немецкому языку

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 52 человека

Мини-курс

Стратегии брендинга в условиях глобальной конкуренции и изменяющихся рыночных тенденций

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Аномальное психологическое развитие и психологическая травма

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 18 регионов

Мини-курс

Интерактивные материалы на печатной основе

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 65 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 36 человек