Инфоурок Другое Другие методич. материалы"Матурлык" хикәясе өстендә эш үрнәге

"Матурлык" хикәясе өстендә эш үрнәге

Скачать материал

Название техники: Fishbone (Рыбий скелет)

Класс: 6

Предмет: татарская литература                                                                                

Текст

Ә.Еники

“Матурлык” хикәясе

Күптән, бик күптән булган вакыйга, әмма бүгенгедәй күз алдымда: без, өч шәкерт, бер атка утырып, өяз мәдрәсәсеннән авылыбызга кайтырга чыктык. Дөресрәге, Гыйлемдар белән без икәү бер авылга — Чуаркүлгә кайтабыз, ә Бәдретдинне юл өстендәге Ишле авылында калдырып китәргә тиешбез.

Ә Бәдретдин — безнең очраклы юлдашыбыз. Дөрес, без мәдрәсәгә бер вакытта җыелабыз, бер вакытта таралабыз, ләкин моңарчы аның белән бергә кайтырга туры килгәне юк иде әле. Бәдретдин кешегә бер дә йөк булырга яратмый иде. Укулар беткәч тә ул базарга килгән авылдашларының берсенә ияреп китә дә бара, яки ялгыз үзе генә утыз чакрымдагы авылына җәяүләп сыптыра торган иде. Бу юлы инде без аны, үзебез сорап дигәндәй, бергәләп кайтырга күндердек.

Бәдретдин безнең мәдрәсәдә иң ярлы шәкерт иде. Аңа авылыннан бернинди дә ярдәм килми иде. Тик Ишледән базарга килүче берәрсе бик сирәк кенә аңа әнисенең киндер чүпрәккә төреп җибәргән тары ипиен яки берәр йомарлам маен кертеп чыга торган иде. Бәдретдин шуны да бик кыенсынып: «Нигә инде бу? Әнкәйгә әйтегез, мин ач түгел, үзеннән өзеп җибәрмәсен!» — дип алып кала иде. Һәм шул майны ул ни өчендер без белән чәнчеп ашый иде. Шәкертләр аңардан: «Нигә алай итәсең?» — дип сорасалар, Бәдретдин көлгән булып кына: «Без белән ашагач, озакка җитә ул!» — дип җавап бирә торган иде.

Табигате белән үк ул, ничек дим, шундый тигез, сабыр холыклы бер егет иде. Ялагайлана да белмәс, масая да белмәс, яхшы белән яхшы, ә яман белән алыш-биреше юк — андыйлардан үзен ничектер бөтенләй читтә тота белә иде. Тагын шунысы кызык, никадәр генә ярлы булмасын, ул берәүдән дә бернәрсә дә сорарга яратмый иде. Гадәттә, шәкертләр аңардан гел анысын-монысын сорап торалар, чөнки аның үз кулы белән ясаган каеш тупсалы әрҗә сыман сандыгында мәдрәсә тормышы өчен кирәк бөтен нәрсәсе — энәсе дә, җебе дә, уймагы да, безе дә, пәкесе дә, эскәге дә, көзгесе дә, төрле каләмнәре дә, кәгазь-дәфтәрләре дә, хәтта җилем белән балавызы да саклана торган иде. Дөрес, ул калын-калын дәрес китапларына бик мохтаҗ иде. Ләкин булган кадәресен бик пөхтә тышлап, битләре керләнмәсен өчен көмеш кәгазьдән тоткыч ясап, кадерләп кенә саклый иде.

Әнә шундый сәер генә, серле генә һәм сөйкемле генә бер егет иде безнең Бәдретдин шәриктәшебез!

Ярый, сүз озынга китте, без бит әле өчәүләшеп читән тарантаста хозур гына авылыбызга кайтып барабыз. Күптән түгел, май урталарында, беренче җылы яңгырлар явып узган иде. Хәзер бөтен нәрсә дәррәү кузгалып, күтәрелеп үсеп бара: арышлар сабакка сузыла башлаган, бодайлар куе булып, кучкыл-яшел булып, егетләр мыегыдай сызылып кына чыгып килә; сөрелмәгән чирәмнәрдә яшь үлән былтыргы корыган үләнне басып, каплап та киткән, кайберләре инде чәчәкләрен дә ачарга өлгергән... Юл буенда, әнә, эт эчәгесенең беренче ал «кыңгыраулары»... Әйтәсе дә юк, табигатьнең иң саф, иң садә, иң ямьле чагы!..

...Юл буе безне тургайлар сайравы озатып барды. Гүя менә төпсез нурлы аяз күктән өстебезгә сихри бер моң тибрәнеп-чыңлап, өзлексез явып торды. Ә беләсезме, тургай сайравының сихере нәрсәдә?.. Иң элек, сынаганыгыз бардыр, тургай сайраганда җир өстенә җиңелчә генә уйчан-моңсу бер тынлык җәелә. Әйтерсең барлык табигать, барлык җан иясе, әдипләр әйткәнчә, сөкүт калып, тәмам мөкиббән китеп, бары аны гына тыңлый, аны тыңлап сөенечле, сагышлы, ләззәтле бер рәхәткә чума... Икенче сихере шунда ки, тургай сайраганда дөнья ничектер искиткеч җәелеп, киңәеп, яктырып киткәндәй була. Әнә шул югарыда кечкенә кошчык талпынган күкнең үзе шикелле үк, җир йөзе дә иксез-чиксез булып, гаҗәеп тын, нурлы булып тоела башлый...

Шулай кәефләнеп, күңелле генә кайта торгач, без, ниһаять, кызыл ярлы тауларга каршы тигез үзәнлектә сузылып утырган Ишле авылына да якынлаштык. Авылга җиткәндә генә Бәдретдин дилбегәне үзенә алып, атны олы юлдан уңга каерды да, бәпкә үләне түшәлгән җир өстеннән генә иң арткы урамга таба алып китте. Һәм озак та үтми, шул урамның иң читендәге, бүтән йортлардан аерылыбрак ялгызы гына торган бер өйнең каршысына безне китереп тә туктатты.

Без фәкыйрь кешеләргә керәсебезне белеп килә идек, әмма бу кадәр ярлы хуҗалыкны күрербез дип һич тә көтмәгән идек. Хәер, моның хуҗалык дип атар җире дә юк иде. Шыр кырда утырган бәләкәй генә ялгыз өй үзе искереп-тузып, яртылаш җиргә кереп беткән. Салам түбәсе череп, каралып, тирескә әйләнә башлаган. Әйтерсең шуның авырлыгыннан, өйнең кайбер бүрәнәләре бүселеп чыккан, ишек-тәрәзәләре кыйшайган, ә тәрәзә пыялалары тора-тора инде яшькелт-зәңгәр төскә кергән... Капка юк, койма юк, тик урам яклап та кыр яклап кына ике рәт киртә сузылган... Ишегалдын кыр үләне басып киткән. Анда чикерткәләр тыз-быз сикерешәләр. Димәк, бернинди аяклы мал да юк.

Бәдретдин сандыгын күтәреп өйгә ашыкты. Өй ишегендә бер хатын күренде, ләкин ул ни өчендер тиз генә кире борылды. Бу — Бәдретдиннең әнисе булгандыр инде, тик менә аның ишектән чыгар-чыкмас кире чигенүе безне бераз гаҗәпләндерде.

Караңгырак кына өй эче дә тышкы ягы кебек үк искереп, тузып беткән икән инде. Ләкин күпме генә искереп-тузып бетмәсен, аның бүрәнәләре тома балавыздай сары-көрән иде әле, тапталып, кырылып ашалган идәне дә чип-чиста иде... Өйнең бөтен түрен иңләп, өстенә киез җәелгән зур сәке тора, ике урындык, бер эскәмия, мич буенда тагын бер бүкән тора — менә җиһаз дигәне бары шул гына. Мич алды иске генә чүпрәк чаршау белән бүленгән, анда кемнеңдер озын гына итеп чыра телүе ишетелә.

Өйгә кергәч тә безнең иң элек күргән кешебез сәке түрендә, стенага терәлеп, текә генә утырган бер бабай булды. Бабай Хозыр Ильяс төсле ап-ак сакаллы, ап-ак күлмәк-ыштаннан иде. Бары тик башындагы беленгә әйләнгән түбәтәе генә күксел-кара иде.

Без бабайга күрешер өчен кулларыбызны суздык. Бабай селкенмәде. Бәдретдин ашыгып әйтеп куйды:

— Бабакай, шәкертләр синең белән күрешергә телиләр.

— Ә, шулаймыни, бәрәкалла! — диде бабай, аз гына җанланып, һәм безгә кипкән, зур каты кулларын сузды. Күзләре ачык булса да, ул дөм сукыр иде.

Без утырышып дога кылдык һәм, шәкертләрчә кулларыбызны тез өстенә куеп, бер мәлгә тынып калдык. Әтисе башта мич буендагы бүкәндә безгә бераз шаккатып утырды да, аннары, торып, сәке кырыена чәй урыны әзерли башлады. Иске генә киҗеле ашъяулык китереп җәйде, мич кашагасыннан кайсы замазка белән ябыштырылган, кайсының сабы кителеп төшкән өч кенә чынаяк алып куйды, кыска гына чалгы пычак, чүпрәккә төргән ярты ипи, тустаган белән сөт китереп куйды. Шуннан соң тагын бүкәненә барып утырды. Бәдретдин үзенең сандыгыннан бер-ике уч шикәр алып, шуны ашъяулык уртасына салды.

Бераздан чаршау эченнән әкрен генә: «Булды, улым!» — дигән сүз ишетелде. Бәдретдин, кереп, самавырны алып чыкты. Бу самавырның да борын һәм колак төпләре кургашын белән ямалып беткән иде.

Бәдретдин безгә сәкегә менеп утырырга кушты. Без менеп, аякларны бөкләп утырдык. Шуннан соң алдыбызга өчаяк белән йомырка тәбәсе килде. Без әле ашка сузылмыйча, хуҗаларның утырганын көтә идек. Ләкин бабай да урыныннан кузгалмады, абзый кеше дә бүкәненнән тормады. Шул чагында Бәдретдин йомшак кына чаршау эченә дәште:

— Әнкәй, чәй ясарга үзең чык инде.

— Әткәң соң? — диде чаршау эченнән әнисе, акрын гына.

— Әткәйме?.. Юк, син үзең яса инде безгә, — диде Бәдретдин, ничектер бик ихластан үтенгәндәй итеп.

Чаршау эче бераз тынып торды, аннары киндер күлмәк өстеннән шундый ук киндер алъяпкыч буган, оек-чабаталы хатын ситсы яулыгының читләрен битенә тартып һәм башын иеп кенә чыкты да, самавыр артынарак килеп утырды.

Аңа күтәрелеп карагач та, минем йөрәк әллә нишләп китте. Дөресрәге, яшермичә әйтим, бер чиркану тойгысы йөрәкне өшетеп җибәргәндәй булды: бичара хатынның бөтен битен-күзен кайчандыр кичергән рәхимсез чәчәк зәхмәте тәмам бозып бетергән иде. Өстенә карап, моны сурәтләп торуы авыр, ничектер тел бармый, ләкин шулай да, сул күзенең бөтенләй кысылып, ә уң күзенең иләмсез зураеп калуын әйтмичә булдыра алмыйм, чөнки шушы яшь пәрдәсе аша караган кашсыз-керфексез күзендә бичараның бөтен эчке җаны чагылырга гына тора кебек иде. Әйтерсең бу һич йомылмас яшьле-моңсу күз — аның шәрәләнеп калган бердәнбер күңел көзгесе!

Аны күреп беренче чиркану һәм кызгану тойгысын кичергәч тә күңелгә иң башлап шундый уй килде: ничек итеп Бәдретдин бу бәхетсез әнисен чакырып алырга һәм безгә күрсәтергә җөрьәт итте икән?.. Без бит гадәттә кешене куркытырлык ямьсез яки гарип туганнарыбызны ятлар күзенә күрсәтмәскә тырышабыз. Хәтта әниебезне дә, әгәр ул менә шушындый булса, үзебез чакырып алып күрсәтергә кыймас идек, уңайсызланыр идек, оялыр идек. Бәдретдин бу кыен хәлне бөтенләй күрми, аңламый микәнни? Әллә күрсә, аңласа да бик тирән яшерә беләме?

Ә җиңги шул арада чынаякларга чәй ясап, йөзен самавыр артына яшерә төшеп, безгә сузды. Без башларны күтәрмичә генә, сүзсез генә, чәебезне эчәргә тотындык. Бәдретдин безне кыстап:

— Ягез әле, шәрикләр, ни бары белән ашап кына эчегез, ашап кына! — диде, һәм аның тавышында мин көткән уңайсызлану яки оялу ник кенә бер ишетелсә иде!

Йомырка тәбәсен капкалап, икешәр чынаяк чәй эчкәч, без чәшкеләребезне капладык. Бәдретдин, сыеның ярлылыгыннан булса кирәк, үзалдына, сиздермәскә тырышып кына, бер сулап куйды. Аннары кисәк кенә аягүрә басты да:

— Минем бит әле сезгә, шәрикләр, тагын бер күрсәтәсе нәрсәм бар, — диде Бәдретдин һәм, яңадан торып, шүрлектән кечкенә генә скрипкә алды. Бу кулдан гына ясалган, буялмаган, хөрти генә бер скрипкә иде.

Без гаҗәпләнеп сорадык:

— Кайдан бу синдә?

— Үзем мәтәштергән булдым инде, — диде Бәдретдин һәм скрипкәнең тонык кына тавыш чыгарган кылларын көйләргә тотынды. Аның кубыз уйнавын, мандолина чирткәләвен без белә идек. Әмма скрипкә!..

— Әй, Бәдри, нигә моңарчы яшердең? — дидек без. — Мәдрәсәдә Сәгыйть скрипкәсен алып үзеңнән уйнаткан булыр идек бит!

— Оста барда кулың тый! — диде Бәдретдин, тыйнак кына елмаеп.

Ул айлар буе кул тимичә яткан скрипкәсен шактый озак азапланып көйләде. Шул чакта мин аның әнисенә күтәрелеп карадым: ана үзенең шәкерт улына шундый бер бәгырьгә төшәрлек тирән мәхәббәт белән, бәхет-сөенеч белән сихерләнеп, эреп, мөкиббән китеп карап утыра иде ки, мин хәтта йөрәгем-тәнем белән әллә ничек тетрәнеп куйгандай булдым. Аңлыйсызмы, күз алдыгызга китерә аласызмы — гүя бу зураеп ачылган сыңар күздәге өнсез карашта, бер адәм затына гына түгел, бөтен җан иясенә хас ниндидер менә үзе эшләгән могҗизага таң калу һәм шуңа чиксез куану, шуның белән әйтеп бетергесез горурлану ап-ачык чагылып тора иде: ул тапкан бит бу баланы! Ул имезгән бит аңа күкрәк сөтен! Ул шушы сөлек кебек егетнең әнисе бит! Шәкерт әнисе, гыйлем иясе булачак кешенең әнисе... Ихтыярсыздан йөрәгем үкси башлап, мин тизрәк башымны түбән идем.

Бәдретдин, маташа торгач, ахырда скрипкәсен көйләде, иңбашына терәде, җәя сыман смычогы белән сызгаларга тотынды. Скрипкәнең тавышы бик зәгыйфь иде, чеби тавышыдай көчсез-нечкә иде, ләкин бу минутта безнең күңелләргә ул да бик ягымлы, бик тансык иде. Бәдретдиннең уйнавын барыбыз да шылт та итмичә, тып-тын калып тыңлап утырдык. Бу ярлы өйнең һавасында ук ниндидер бер авыр сагышлы моң — мәңгелек моң йөзә кебек иде. Текә генә катып утырган ап-ак бабай ни уйлый, бүкәне өстеннән бер генә дә кузгалмаган абзый кеше ни кичерә — моны белүе һич мөмкин түгел иде. Тик шушы моң эчендә, томан аша караган тулы ай төсле, Бәдретдиннең әнисе үзенең сүзсез шатлыгы белән яктырып утыра. Нинди язмышлар бәйләгән бу кешеләрне, нинди серләр саклана алар арасында?

Бер-ике көй уйнагач, Бәдретдин, ниһаять, әнисенә дәште:

— Әнкәй, сиңа нәрсә уйныйм?

Әнисе бер мәлгә балаларча кызарып, шул ук вакытта куанычыннан тагы да балкыбрак китте, ләкин кайтарып сүз әйтә алмады.

— Әнкәй, син шушы көйне ярата идең бит! — диде Бәдретдин һәм «Салкын чишмә»не уйный башлады. Аның сүзләре, сүзләреннән дә бигрәк, шулкадәр гади, табигый, җылы-якын итеп дәшүе минем соңгы шикләремне дә челпәрәмә китерде. Әнисе өчен уңайсызлану дигән нәрсәнең әсәре дә юк икән Бәдретдиндә!.. Кайда ул уңайсызлану! Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, әнисенең әнә шул башта безне чирканырга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкәсен уйнады. Аның бу аз гына моңсу уйчанлык, яшерен генә кызгану белән өртелгән җитди-җылы карашында, әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде. Белмим, болай карый алыр өчен күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде?! Әллә бу шулай бик ямьсез ана белән бик матур бала яки, киресенчә, бик матур ана белән бик ямьсез бала арасында гына буламы икән? Соңгысы, ихтимал, еш очрый торгандыр, әмма беренчесен ишеткән дә, күргән дә юк иде.

Шулай да безгә кузгалырга вакыт иде инде. Бәдретдин уйнап туктагач, без хуҗалардан дога кылырга рөхсәт сорадык. Абзый кеше ямаулы тез башларын ышкып куйды, ә Бәдретдин, бабасына үрелеп:

— Бабакай, шәкертләр бездән фатиха бирүебезне сорыйлар, — диде.

Бабай башын какты, һәм без кулларны күтәрдек.

...Күк алашаны җигеп, капкасыз-коймасыз, кыр үләне басып киткән «ишегалдыннан» урам уртасындагы тигез юлга чыктык. Бәдретдин һәм әтисе безне озатып, киртә буенда янәшә басып калдылар. Юк, алай гына түгел, алар белән бергә безнең артта авыл читендәге иң фәкыйрь йорт, бу йортның безгә билгесез ниндидер тирән сере — бәхетсезлегеме, фаҗигасеме, әллә без аңлаудан гаҗиз бөек бер өмете-бәхетеме — торып калды.

Кояш баюга таба борылган иде инде. Ә шулай да тургайлар, көн яктысыннан туя белмәгәндәй, тагын да биеккәрәк менеп, тагын да сузыбрак, ярсыбрак берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар. Дөнья киң, киң, киң, әләләләләүү! Җире-күге тын, буш, моңсу... бик моңсу миңа!.. Берни эшли алмыйм үзем белән: самавыр артыннан гына улына карап утырган ана күз алдыма килә дә, эчемнән тагын үкси башлыйм... Кемгәдер йодрык селкеп, кычкырасым килә: ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе!

 

 

 

 

 

 

Рыбий скелет

 

Стрелка: шеврон: Нәтиҗә 
Стрелка: шеврон: Нәрсә ул мтурлык?
                        матурлык төрләре

 

 

 

 

 

 

ттематема

 

 

 

 

 

 

 

                  дәлилләр (доказательства)

Матурлык

 

Табигать матурлыгы

 

Май урталарында беренче җылы яңгыр явып узган иде. Хәзер бөтен нәрсә үсеп бара: арышлар сабакка сузыла башлаган, бодайлар, куе булып, чыгып килә. Юл буенда әнә эт эчәгесенең беренче беренче ал кыңгыраулары. Әйтәсе дә юк, табигатьнең иң саф, иң садә, иң ямьле чагы!

Бәдретдиннең матурлыгы

 

Бәдретдин – бик акыллы малай. Ярлы булуына карамастан, ул бер кемнән бернәрсә дә ялвармый. Китаплары булмаса, кирәклесен күчереп яза. Бик тырышып укый, уку өчен аның барлык кирәкле нәрсәләре бар. Әнә шундый сәер генә, ссерле генә һәм сөйкемле генә бер егет иде безнең Бәдретдин шәрикәтебез.

Дуслар арасындагы матурлык

 

Өч шәкерт, атка утырып, өяз мәдрәсәсеннән авылга кайтырга чыктылар. Кайтканда табигать кочагында уйнадылар. Бәдретдиннең скрипка уйнавын бик кызыксынып тыңлап тордылар. Бер-берсенә булышалар, хөрмәт итәләр.

Бәдретдиннең әнисенең матурлыгы

 

Скрипка уйнаганда әнисенә улына бик матур һәм җылы итеп карап торды. Йөзен авыру бозса да, аның йөзеннән ярату бөркелеп тора. Улына горурлык хисләре күренә.

Эчке матурлык

 

Бәдретдиннең әнисенең йөзе бозылса да, ул эчке яктан бик матур. Ул улы белән горурлана, аны ярата, бик ярата.

 

 

Кеше тышкы яктан нинди генә булып күренсә дә, аның эчке матурлыгына игътибар итәргә кирәк. Тышкы матурлык кына күңел дөньясын ачып бирми. Кешенең чын йөзе аның күңелендә.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Матурлык" хикәясе өстендә эш үрнәге"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инструктор по волейболу

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 666 022 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 07.08.2017 990
    • DOCX 34.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Назипова Алия Фаридовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Назипова Алия Фаридовна
    Назипова Алия Фаридовна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 27049
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 285 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 850 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 155 человек

Мини-курс

Эффективная самопрезентация

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 56 человек из 31 региона
  • Этот курс уже прошли 33 человека

Мини-курс

Подготовка и проведение тренинга

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология расстройств пищевого поведения

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 164 человека из 53 регионов
  • Этот курс уже прошли 97 человек