Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Рәвеш
2 слайд
Рәвеш дәрәҗәләре
1.Гади дәрәҗә : тиз сөйләшә, бергә эшлиләр, шәп киенә
2.Чагыштыру дәрәҗәсе: -рак/-рәк
ешрак, тизрәк, ерак – ераграк, күп – күбрәк
3.Артыклык дәрәҗәсе: бик тиз килә,
өр-яңадан башкара, яп-якын яши.
3 слайд
Рәвешләрнең ясалышы
1.Тамыр рәвешләр: аз, күп, сирәк, соң, элек.
2.Ясалма рәвешләр: татарча, бушлай, акчалата, аюдай, айлап, язын
3.Парлы рәвешләр: этә-төртә, көн-төн, иртә-кич
4.Кушма рәвешләр: быел, бүген, бервакыт
5.Тезмә рәвешләр: кәннәрдән бер көнне,
чын күңелдән
4 слайд
Минем дустым татарча сөйләшә.
Мин авылга кунакка еш кайтам.
Аз сөйлә, күп эшлә.
Ул тиз эшләргә күнеккән, башкача булдыра алмый.
Әнисе аңа иртә-кичен сөт савып эчерде.
Быел әби бакчага кәбестә утыртырга булды.
Көннәрдән бер көнне аның югалган песие кайтып керде.
5 слайд
Рамил тиз сөйләшә.
- Ешрак керегез, без сезгә шат! – диде апа.
Ул бу сүзләрне торган саен ешрак кабатлый.
Хәзер инде бу эшне өр-яңадан эшләргә кирәк.
6 слайд
Шәһәребездә яңа йортлар күп.
Ул китапны тиз укып чыкты.
Рөстәм зурларча акыл йөртә башлады.
7 слайд
Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре
Билге рәвешләре Хәл рәвешләре
(определительные наречия) (обстоятельственные наречия)
1.Саф рәвешләр
2.Охшату-чагыштыру рәвешләре
3.Күләм-чама рәвешләре
8 слайд
Өй эше
1.Газета-журналлардан билге рәвешләренә икешәр җөмлә табып, дәфтәрләргә күчереп язарга.
2. “Минем яраткан песием” темасына кечкенә хикәя төзергә (билге рәвешләрен кулланып)
9 слайд
Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре
Билге рәвешләре Хәл рәвешләре
(определительные наречия) (обстоятельственные наречия)
1.Урын рәвешләре
2. Вакыт рәвешләре
3.Сәбәп-максат рәвешләре
10 слайд
Минем әбием еракта яши.
Иртәгә безгә кунаклар киләләр.
Бу сүзләрне ул юри генә әйтте.
11 слайд
1. кышын
Аз җәен
Күп көзен
Еш язын
Сирәк
Ерак
Якын
Тиз
Акрын
12 слайд
2. кояштай
Еракта аюдай
Якында җилдәй
Өстә
Аста
Эчтә
Монда
Анда
Дусларча
Зурларча
13 слайд
3.
Бераз юри
Җәяү юкка
Бервакыт
Кайвакыт
Бүген
Кичә
Иртәгә
Кичен
Иртән
14 слайд
Урман тургае туган ягына бик иртә кайта. Кыш калын тунын салырга да өлгерми, тургай инде чишмәдәй челтери башлый. Ул төсе-кыяфәте белән сабан тургаена охшаган, тик гәүдәгә аннан бераз кечерәк һәм башында коңгырт түбәтәе бар. Җәен урман тургаен агач башында күрә алмассың. Ул ак болытлар янына омтылыр, зәңгәр күктән табигатьне мактап җырлар, чөнки җырларга көндез аның вакыты юк. Көне буе әнкә дускаена балаларын тәрбияләргә булыша. Төне буе җыр суза ул.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 666 271 материал в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Назипова Алия Фаридовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.