БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘГАРИФНЕ ҮСТЕРҮ
ИНСТИТУТЫ
Асау төп гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Муллаярова Фәния Сабир кызының
проект
эше
Асау- 2017
Эчтәлек.
I.Кереш ...................................................................................................2
1.Сүз – күп яклы һәм катлаулы тел
берәмлеге ул.......................................3
2. Хезмәтемнең максаты һәм актуальлеге. .................................................3
3. Әдәби күзәтү
..............................................................................................3
II.Төп өлеш...................................................................................................4
1. “Җан”
сүзенең мәгънәсе, мәкальләрдә,җырларда, картиналарда халык авыз иҗатында сурәтләнеше..................................................
2. Кеше
исемнәрендә
чагылышы.................................................................
3. Фразеологик
әйтемнәрдә кулланылышы.................................................
III.Йомгаклау
.................................................................................................7
IV.Әдәбият исемлеге
.......................................................................................8.
V.
Кушымта...........................................................................................................9
Фәнни
– эзләнү эшенең актуальлеге: әдәбиятта һәм
тормышта сүзләр дөньясы– мәңгелек тема.
Максаты:
эзләнү – тикшеренү алымнарына төшенү, халык авыз иҗатында сүз сәнгатенең урынын
билгеләү, гади генә сүзләрдә дә күпме мәгьнә ятканлыгын ачыклау, җырларда
кеше хисенең нечкәлекләрен тою. Күп мәгьнәле сүзләр, фразеологизмнар
турында белемнәрне киңәйтү, күп белергә теләү теләге, кызыксыну уяту.
Кереш
Сүз – күп яклы һәм катлаулы тел
берәмлеге ул. Һәр сүзгә төп һәм күчерелмә мәгънәләре, килеп чыгышы, атама
тарихы, стилистик бизәге, кулланылыш үзенчәлеге, төзелеше, кулланылыш сферасы
һәм башка яклардан характеристика биреп була.
Шагыйрь Йосыф Гәрәй сүз турында
болай дигән:”Нинди генә cүзләр юк! Нәфисләре бар. Күңелсезләре. Мөлаемнары күп.
Ачулылыры. Хәтта мәкерлеләре йөри телдән телгә. Ачык күңелле сүзләр бик ишле.
Моңлылар да аз түгел.Күңелсезләр, купшылар, шаяннар, ямьсезләр дә җитәрлек.
Кайсыберләре ялтырап тора, гүя зөбәрҗәт. Икенчеләре дөм караңгы. Әйтерсең мунча
ташы. Бер уйласаң, сүз җанлы кебек. Хәтта кеше кебек алар, берсе ачык йөзле,
берсе шыксыз чырайлы. Төрле төс ала сүз. Ачу белән әйтелсә, “зифа” да зифа
түгел. Елмаеп туса, “юньсез”дә күркәм.Калын тавышлы “нәләт” каргыш икән, шаян
“дөмеккере!”дә, “яшә”гә тиң”.
Сүз – кешеләр аралашуы өчен иң
кирәкле чараларның берсе. Рухи үсешкә аеруча нык игътибар бирелгән җәмгыятьтә
бу бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Фикерне аңлаешлы, күңелдәге хисне матур итеп
әйтеп бирә белү һәрбер культуралы кеше өчен зарури. Сүз сәнгате - халык
байлыгы, ул аның тормышы, кызыксынулары, теләкләренә бәйле. Сәнгать, әдәбият
телдән башка үсә алмый, чөнки тел – аралашу чарасы, көрәш коралы.
Телдәге сүзләр сөйләмдә аерым –
аерым түгел, сүзләр чолганышында яшиләр.Сүзнең мәгньәсе аның башка сүзләргә
мөнәсәбәтеннән ачыклана. Мин үземнең фәнни- эзләнү эшенә “җан” сүзенең
мәгънәсе, мәкальләрдә,җырларда, сурәтләрдә, гомумән, халык авыз иҗатында ничек
куллануы хакында бәян итмәкчемен. Миңа бу тема бик мавыктыргыч булып тоелды,
чөнки татар халкының сүз сәнгате фольклорда ачык чагылыш тапкан.
Бөек шагыйребез Г.Тукайның:
“Халык зур ул, көчле ул, бөек ул, шагыйрь ул, әдип ул”, – дигән сүзләренә тагын
бер кат ышандым. Күп гасырлар дәвамында тупланып килгән гүзәл җәүһәрләр әдипнең
алтын сүзләрен раслый. Газиз туган телем үзенең яшерен хәзинәләрен, байлыкларын
ачып бирә .
Иң беренче “җан” сүзенең
мәгънәсенә тукталам –кешенең
эчке дөньясы,рухы, күңеле.
Күп мәгънәле сүз:
1)Кешенең эчке дөньясы,рухы
2)Яшәү (Җан азыгы);
3) Кеше, күңел(Бала – чага алты җан);
4) Җан иясе (Җан малдан татлырак);
5) Әйдәүче (Коллективның җаны);
6)Кешенең сыйфаты (Куркак җан);
Интернет челтәреннән җан турында
сурәтләрне карагач, рәссамнәрнең дә җанны сурәтләгәндә хатын-кыз образын
күбрәк төшерүләрен аңладым, чөнки хатын – кыз балага җан бирүче, нәселне
саклаучы илаһи зат.
Татарстанның һәм Башкортстанның
атказанган артисты- атаклы җырчы, тальянчы Фән Вәлиәхмәтов турында белмәгән
кеше сирәктер. Аның ”Яшәүләрем - җыр минем” дигән китабында бик күп
шагыйрьләрнең шигырьләре тупланган. Андагы шигырьләрдә “җан”сүзе бик еш
кулланылган, бу әйтеп тора Фән Вәлиәхмәтов үзенең чын тавышы, чын җаны белән
җырлаганы. Халык аны ярата, кадерли, хөрмәт итә.Әдәби әсәрләр исемлеге дә “җан
“ сүзләре белән тулган.
“Җан” сүзе кергән шигырьләр:
1.Әхсән Баян. Җаныбыз тоташ икән.
2.Нәҗибә Сафина. Җыр тулы җаның гелән...
3.Рәфыйк Рәүфов. “Моңга гали җаннар гына
ия”
4.Мәгҗан Җомбаев . Җан сүзе.
5.Зөлфәт. Җан.
6. Закиров Рифкат. Җан җылысы.
7.Мөһәммәт Шәйхи. Җан үзәге.
8.Сания Әхмәтҗанова. Җан сулышым.
9.Индира Муллаянова. Җан ярым.
10.Ирек Диндаров. Җаным сызлый.
Бу чыганаклар кешенең җаны әллә
нинди бөеклекләргә менә, ышанулары- эчкерсез, эчке дөньясы шул тиклем бай, аны
берсе дә ачып бетерә алмый дип әйтәсе килә.Шул ихласлык, күркәм матурлык кешене
кеше итеп гасырлар буена яшәтә, яшәртә, көч биргеч этәргеч булып тора.
Ә җырларга килгәндә, хисләрне
аңлатучы моңнар гасырлар аша буыннан буынга сакланып һәм камилләшеп, безнең
бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирас булып тора. Аңлата алмаган
хисләр, мәңгелек мәхәббәт, булдыра алмаган хыяллар җыр юлларында “җаным” сүзе
белән яңгырый.Алар бик күпләр, саный башласаң 100гә җитә.
1.Ә.Исхак.Өнсә.
2. Шәйхи Маннур. Шахта.
3. Шәмсия Җиһангирова. Мөслимем.
4.Татар халык җыры. Җаным жәл түгел сиңа.
5.Татар халык җыры. Ай ,җаный, суларда.
6. Шәүкәт Галиев. Утыр әле яннарыма
7. Гөлназ Гарипова .Җаным.
8. Җәмилә Низаметдинова. Басма йөрәгемә.
9. Галия Сәетшина. Сөям, җаным.
10. Гөлгенә Кәримова. Син ,җаным минем,
сынар.
Халык авыз иҗаты үзенең мәкальләре
белән дә көчле.
1.Яхшы сүз - җан азыгы, яман сүз- баш
казыгы.
2.Җайлы сүз җан эретә.
3. Күркәм кием – тән җәннәте, күркәм холык
– җан зиннәте.
4.Ата өчен улы җан бирсә, улга дан.
5. Җан тартмаса да , кан тарта.
6.Җаны теләгән елан ите ашаган.
7. Җан малдан татлырак.
8. Кассап мал кайгысында,
кәҗә җан кайгысында.
9. Аш дигәндә
— җан фәрман, Эш дигәндә
— юк дәрман.
10. Ир бирмәк - җан бирмәк.
11. Яхшы сүз җанга
рәхәт, яман сүз җанга
җәрәхәт.
12. Җан
биргәнгә юнь биргән.
13. Җан җәннәт тели - гөнаһ җибәрми.
Мәкальләрдән чыгып шуны әйтәсем килә, анда
яхшы сүзнең җанга якын икәнлеге, яман сүзнең кешегә начар тәэсире ачыла;
кешенең җаны иң кадерле нәрсә икәне исбатлана.
Татар
исмиятендә фарсы чыгышлы җан антрополексемасы исемнәр ясауда
актив катнаша. Тик бүгенге көндә ул кыскаруга таба бара яисә бөтенләй төшеп
кала.
Җан
антрополексемасы хакында галимнәр тарафыннан төрле фикерләр әйтелгән. Алим
Гафуров җан антрополексемасын иркәләү — кечерәйтү формасы дип
саный. Бу компонентлы исемнәр 8 гасырда барлыкка килгәннәр.
Башлангычта бу антрополексема
бары тик пәйгамбәрләр һәм аларның эпитетлары белән генә кулланылган. Җан
антрополексемасы постпозициядә кулланыла башлагач, аның башка төр
антропонимнарга да ялгану мөмкинлеге туган. XVI гасырларда исә җан
антрополексемасы Урта Азиядә киң таралыш таба башлый. Татар анторопонимиконында
җан антрополексемасы нигезендә түбәндәге исемнәр барлыкка
килгән: Галимҗан, Фазылҗан, Мөхәммәтҗан, Җанбай, Җантимер һ.б.
Фразеологизмнар “җан” сүзе белән
иң күп кулланыла торган тармак булып тора. (кимендә ике сүздән
торалар; телдә үзгәрешсез яшиләр; сөйләмгә әзер килеш килеп
керәләр; составындагы сүзләр арасына башка сүз өстәү мөмкин
түгел; бербөтен мәгънә аңлаталар; җөмләнең бер кисәге
булалар; күчерелмә мәгънәдә кулланылалар) җан кыючы — кеше
яфалаучы ;җан өрү — терелтү;
җан өшеткеч — кайгылы; җан рәхәте — яхшы
кәеф; җан сакчысы — кеше сакчысы ;
җан саулыгы — тазалык; җан сөйгән — яраткан;
җан сөймәү — күрәлмау;
җан табан астына төшү — курку ;
җан тартмый — ошатмау; җан тарту – ошату;
җан тәслим кылу -вафат булу ; җан теләгәнчә —булдырганча;
җан тиргә бату - ару ; җан тирләре чыгу —бөтен
көчкә; җан түзмәү — чыдамау; җан тыну — тынычлану;
җан тынычлыгы — сабырлык; җан авызга килү – ару; җан бирү — үлү; җан асрап тору (җан асрау) — көн күрү;
җан ату — ярату; җан ачуы кузгалу (җан ачуы чыгу) — ачу;
җан аямау — жәлләмәү;
җан әрнеткеч (җан өзгеч) —үртәлү җан әсәре дә юк —
буш;җан башына — һәркемгә; җан биздергеч —
җиләткеч;җан бизү тую;
җан бирердәй булу (җан бирергә әзер булу; җан бирергә әзер тору);
җан гамьсезлеге — битатафлык: җан дошманы —
начар кеше; җан дусты — дус;
җан исән чакта - исән чакта; җан кебек күргән —
якын; җан кебек күрү — якын; җан кебек саклау (җан төсле саклау)
— саклау; җан кертү (җан өрү) — яшәү;
җан кисәгем — якыным; җан көче белән —
нык; җан көю — үртәлү; җан куркуы (җан куркуысы)
— курку; җан кую (җан җую) — үлү;
җан кыйгыч — үтерүче; җан кыл өстендә тору
- чак-чак; җан уч төбенә килү — курку;
җан эремәү — дәшмәү; җан эрү —
йомшару; җанга җиңел булу — рәхәт;
җанга йомшак (җанга ягымлы) — рәхәт; җанга тию —
җиләтү; җанга якын — якын; җанга яту —
килешү; җанга үткән суык — өшү;
җанны айкау — бутау; җанны алу — куркыту;
җанны ашау — интектерү; җанны кая куярга белмәү —
урын тапмау; җаны бар — исән; җаны-тәне белән —
ихлас; җаны уч төбендә генә — чак- чак;
җаны чыкканчы — бар көченә; җаным фида —
жәлләмәү; җанын җәһәннәмгә җибәрү - үтерү;
җанын кызганмау — жәлләмәү; җанын кызганмыйча —
бар көченә; җанын уч төбенә йомарлап —
сакланып; җанын фида итү — үлү; җаның ни тели —
барсы да бар Саный китсәң фраземалар “җан” сүзе белән бик күп.
Күпчелеге эчтәлеге белән алар җанны сакларга кирәк, иң кадерлесе ул дигән
фикергә килдем. Җан –ул кешенең гомере, хисләре, яшерелгән тойгылары, күңел
сандыгы.
Йомгаклау
Сүзләр дөньясын мин бик
яратып,тирәнтен өйрәндем. Күп чыганаклар таптым. Алар миңа теманы ачарга ярдәм
иттеләр. Йомгаклап шуны әйтер идем: “җан” сүзен борын- борыннан кулланып
килгәннәр, ул бигрәк тә ир кеше исемнәрендә урын алган. Рәсемнәрдә хатын – кыз
образы аша сурәтләнгән, чөнки хатын – кыз балага җан бирүче, нәселне саклаучы
илаһи зат .
Әдәби әсәрләрдә төрле сурәтләү
чаралары аша җан сүзе бик еш кулланыла, әйтерсең кеше эчендә бер аерым
ачылмаган могҗиза бар кебек.
Җаным сүзе җырларда күп урын
алган , кеше тормышы белән бәйләнгән, хис – тойгыларны ачыклаучы чара булып
тора.
Бүгенге көндә дә җан сүзе еш
кулланыла. Бу безнең яшәү рәвешебез, язылмаган законнарыбыз.
Мәкальдә әйткәнчә: “Җайлы сүз җан
эретә”.
Әйдәгез,дуслар, җайлы сүзләрне
ешрак кулланыйк!
Әдәбият
исемлеге
1.Фән Вәлиәхмәтов. “Яшәүләрем- җыр минем”
2. Мәгариф журналлары.
3. Каюм Насыйри”Мәкальләр.
4.Ф.А.Ганиева. Татарча – русча сүзлек.
5.Ф.С. Сафиуллина. “Хәзерге татар
әдәбияты”
6 .Викисловарь.
7.Татар халык мәкальләре.
8. Бакиров М.Х.
Татар фольклоры.- Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2008
9. Фәнис Яруллин “Җан авазы”
Кушымта.
Кереш-2
Төп
өлеш -4
Йомгаклау-8
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.