Инфоурок Внеурочная деятельность Научные работыНаучно практическая работа на тему: "Музейлар-патриотик узэк"

Научно практическая работа на тему: "Музейлар-патриотик узэк"

Скачать материал

Татарстан Республикасы Нурлат муниипаль районы Колбай Мораса урта гомуми белем мәктәбе

 

“Туган якны өйрәнү”

юнәлешенә

 

Тема: “Музей – патриотик тәрбия үзәге”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Эшне башкарды:

ТР Нурлат районы Колбай Мораса урта

 гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы

 Гайнутдинова Руфинә

Фәнни җитәкчеләр:

рус теле һәм әдәбияты

укытучылары Хуснутдинова Р.Г., Насибуллина Г.Р.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2021 нче ел

 

Кереш

 

Безнең тормыш бүген генә барлыкка килмәгән. Аның үткәне, борынгысы,  тарихы бар. Газета битләрендә язып, ә  телевидение экраннарында еш кына   кеше күрмәгән җирләрнең гүзәллеге турында берсеннән-берсе кызыклы тапшырулар күрсәтеп торалар.  Безнең Татарстан җирлегендә  андый урыннар байтак. Без аларны күреп, тиешенчә бәяләп кенә бетермибез. Тарих битләренә күз салсак, халкыбыз тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрербез.  Әлбәттә,  аларны киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль алып торалар.

 

Әлеге эшемдә музейларга тукталырга булдым. Темасы: “Музей – патриотик тәрбия үзәге”. Музейларның кеше тормышында тоткан урыннары зур дип уйлыйм, чөнки нәкъ менә анда килеп кергәч, үзеңне үткәнгә кайткан кебек хис итәсең. Нинди генә музей булмасын, анда кешеләр үзләре өчен яңа, таныш булмаган әйберләр белән очрашалар. Эзләнү эшемдә үзебезнең авылыбыздагыГабдулла Кариев” исемендәге музейга тукталуны күз алдымда тоттым.

Һәр мәктәптә һәм кайсыбер авылларда да музейлар бар. Ә менә безнең музейдагы кадәр экспонат юктыр. Кайсы гына әйберне кулга алмыйк, анда тарих чагыла, бизәнү әйбереме ул, сугыш чоры хатларымы, элеккеге йорт җиһазымы...

 

 

Фәнни-эзләнү эшемнең максаты:

1.          Колбай Мораса авылының “Габдулла Кариев” исемендәге музее белән таныштыру.

2.          Әхлак, патриотик тәрбия бирүдә туган як музееның эшчәнлегенә тукталу.

3.           Туган төбәк – Колбай Мораса авылы тарихына кызыксынуны көчәйтү, үз халкың белән горурлану хисе тәрбияләү.

 

 

Музей педагогикасының бурычлары:

-   танып белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү;

- үз халкына, тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, үз милләте тарихына, яшәешенә битараф булмаска өйрәтү;

- үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү;

- милләтебезнең гасырлар буена тупланган әдәп-әхлак нормаларын булдыру;

- иҗат итү омтылышы уяту.

 

Теманың актуальлеге:Тарихи әйберләрне һәм истәлекләрне киләчәк буынга югалтмыйча саклау.

 

 

Төп өлеш

                     Төбәкләрдәге музейлар-тарихыбыз  чагылышы

 

 "Музей - бер чакта да үлми торган

 тере тарих ул".

 Аяз Гыйләҗев

 

          1977 нче елдан башлап 18 нче май – Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Музей ул – үзе бер дөнья, анда халкыбызның үткән тормышын, мәдәнияте һәм сәнгатенең үсешен, фәнни һәм техник үзгәрешләрне, гомүмән, тарихны барларга мөмкин. Гадәттә, һәр кеше музейларга кешелек дөньясы тудырган, кулланган әйберләр, ә алар музейда инде экспонатлар дип атала, белән танышу, алар турында күбрәк белү, үзендә туган сорауларга төгәл җаваплар эзләп килә. Музейлар барлыкка килгәндә максат итеп, тарихыбызга бәйле мирасны саклау һәм халыкка күрсәтү куелган булса, бүгенге көндә дә шушы юнәлеш үзгәрми, бары тик эш формалары, методлары гына замана таләпләренә яраклаштырылып үзгәртелә.

 

  Музейлар - кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел. Алар - килгән кешеләрне тәрбияләү, аларга педагогик тәэсир итү чарасы да. Бу тәэсир экскурсовод сөйләве аша да, пленкага язылган текст аша да, экспозиция белән танышучы кешенең мөстәкыйль фикерләве аша да барлыкка килә. Хәзерге заманда компьютерлар һәм информацион технологияләр киң таралуга һәм аларның күп кенә уңай сыйфатлары булуга да карамастан, кешеләрне аның тарихи юлын күрсәткән кыйммәтләрдән, мәдәни байлыклардан читләтәләр, хәтта аералар да. Шуңа күрә музейлар кешеләрнең игътибарын шушы чын кыйммәт һәм байлыкларга юнәлтү, аларны саклау һәм үстерү кирәклеген искәртү чарасы булып торалар.

 “Музей” сүзе грек теленнән алынган, рус теленә “храм муз” дип тәрҗемә ителә. Музейларда халыкның тарихы, рухи мирасы саклана.

Музейлар безнең тормышта зур роль уйный. Музей эшчәнлегенең максаты бер, ул да булса, халкыбызның бай тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле камил шәхес итеп тәрбияләү.

Музей – тәрбия учагы. Халыкның, яшь буынның рухи байлыгын саклауда  музейларның әһәмияте бик зур. Алар, матди һәм рухи мирасыбыз булу белән беррәттән, укыту–тәрбия эшендә дә зур ярдәм итә. Мәдәниятебезне өйрәнү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки заманча шартларда гореф-гадәтләребез юкка чыгып бара. Ә борынгыдан килгән традицияләребезне саклап калу, өйрәнү фәнни яктан гына түгел, гамәли яктан, халкыбызны эстетик тәрбияләү җәһәтеннән дә мөһим санала.

Татарстанда 80 ләп музей  исәпләнә. Музейлар төрле була: әдәби, тарихи, этнографик, сәнгать, милли, атаклы шәхесләргә багышланган. Бу – Максим Горький, Салих Сәйдәшев, Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри һәм башка музейлар. Татарстанның иң зур музейлары – Милли музей, сәнгать музее.

 Әйләнә–тирәбезгә карасак, үзебезнең күрше районнарны барласак, якында күпме музейларны күрәбез: Кизләү мәктәбенең  “Туган якны өйрәнү” музее,  Аксубайда Хәсән Туфан музее, Базарлы Матакта Нәби Дәүли музее, Кычытканлы авылында Тәлгать Галиуллин музее,  Нурлатта Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее һ.б.

 

               

Музей... Монда нәрсә генә юк! Укучылар һәм авыл халкы музейны тулыландыру максатыннан аерым кешеләрдән, шәхси коллекционерлардан тарихи әйберләр, истәлекле язмалар җыйганнар. Күптөрле һәм эчтәлекле экспозицияләр укучыларга туган төбәкнең үткәнен өйрәнергә; халкыбызның гореф-гадәтләренә, матур традицияләренә ихтирам тәрбияләүдә, тарихның төрле чорларында туган төбәгебез үсешенә зур хезмәт куйган шәхесләребез, Бөек Ватан сугышы каһарманнары,  оешмалар турында күбрәк белергә ярдәм итәләр.

Музей эшчәнлегендә туган ил тарихын өйрәнүгә  зур игътибар бирелә.  Укучылар өчен музейда үткәрелгән класс сәгатьләре балаларга бай тарихи мәгълүмат бирә, тарихи вакыйгаларны аңларга ярдәм итә, илебез тарихына кызыксыну уята. Татар халкы тарихын өйрәнүдә музейда сакланучы иске кулъязмалар, болгар чоры тарихын чагылдырган экспонатлар, фоторәсемнәр, китаплар белем һәм тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия.

Музейның беренче бүлегендә төп урынны туган төбәгебездән чыккан шәхесләребезгә, вакыйгаларга, колхоз оешмасына  багышлаган хезмәтләр алып тора. Стендларда туган ягыбызның тарихын чагылдырган фотосурәтләр, язмалар чагыла.  

Этнография бүлеге 12 кв.метр тәшкил итә. Бу бүлекнең уртасында 19 гасыр ахырында яшәгән авыл кешесенең тормышы күрсәтелә. Нәрсә генә юк монда: иске патефон, агачтан ясалган бала арбасы, чигелгән, тегелгән күлмәк-сөлгеләр, әби-бабаларыбыз кулланган эш кораллары, көмештән эшләнгән алка-беләзекләр, иске язу машиналары, авыл тарихын яктыртучы язма-документаль мәкаләләр, материаллар, тимер һәм кәгазь акчалар, иске бизмән, күкеле сәгать, самовар, чуен үтүк, чабаталар.

 Музейның авыл тарихына багышланган  бүлегендә авылның тарихын чагылдырган материаллар тупланган. Монда без күп кенә альбомнар белән таныша алабыз.

         

 

                                                 Йомгак

                         Музейның бүгенге көндәге әһәмияте

 Музейларның әһәмияте нидә соң? Бу сорауга җавапны ерактан эзлисе юк. Авыл музее тик тормый, ул һаман саен үзенең байлыгы белән уртаклаша. Дәресләрдә, класс сәгатьләрендә музей экспонатлары киң кулланыш таба. Укучылар музейдагы сугыш һәм эш коралларын, милли киемнәрне, өй җиһазларын, бизәнү-ясану, көнкүреш һ.б. әйберләрне үз күзләре белән күрәләр һәм, куллары белән тотып карап, хәтерләрендә калдыралар, бабаларыбызның, әбиләребезнең тырышлыгына, осталыгына сокланалар. Туган як тарихын, мәдәниятен тирәнтен белергә теләгән укучылар өчен,  түгәрәк  эшли. Түгәрәк членнары  предприятия-оешмалар турында, якташларыбызның хезмәт һәм сугыш батырлыкларын, тормыш сәхифәләрен өйрәнәләр, материаллар туплыйлар, альбомнар төзиләр, кызыклы очрашулар уздыралар. Мондый эш башкару укучыларда патриотлык хисе тәрбияли, туган як тарихы, халкы белән кызыксыну уята.

Укучылар өчен, мәктәптә узган район укытучылары семинарлары, очрашулар вакытында экскурсоводларның музейдагы экспозицияләр, анда тупланган экспонатлар, материаллар турында чыгышлары тыңлаучыларда туган төбәк – Колбай Мораса тарихына кызыксынуны көчәйтә, үз халкы белән горурлану хисе тәрбияли. Мондый чаралар балаларда туган ягының хезмәт сөючән халкына хөрмәт һәм ихтирам тәрбияли.

Музейда кичәләр, чаралар да   үздырыла. Аларның һәркайсы халкыбызның гореф–гадәтләрен, йолаларын, буыннан-буынга күчеп килгән гүзәл сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән, сыйныфтан тыш чаралар әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә нигезләнгән.

Музеебыз  көннән-көн үсә, матурая, тарихи экспонатларга байый. Авыл халкы, укучылар бүген дә музейны истәлекле әйберләр белән тулыландырып торалар.

Музей материаллары - укучылар өчен үзе бер хәзинә. Төрле конкурслар, бәйгеләр үткәрелсә, укучылар музей материиалларын кулланалар, чөнки монда бай материал табып була. Музей материаллары кулланып эшләгән эшләр район, республика күләмендә призлы урыннар яуламый калмый. Укучылар тарих белән кызыксына икән, димәк, музейларның  киләчәге бар!

Халкыбызның рухи мирасын, аның тарихын өйрәнүдә балаларга чын мәгънәсендә әхлак тәрбиясе бирүдә туган як музее эшчәнлеге әйтеп бетергесез әһәмияткә ия.

 

Музейлар көнендә   барлык музейларда эшләүчеләр, экспонатлар туплауда катнашкан райондашларыбыз үзләренең хезмәт нәтиҗәләрен күреп горурлык хисләре кичерәләр. Музейларга килгән һәркем аларга олы рәхмәтен һәм ихтирам хисләрен белдерә. Шиһабетдин Мәрҗани: “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, – дип бик дөрес әйткән, әйдәгез,  музейларда ешрак булыйк .                                                                                                   

 

Музей түрләрен “бизиләр”

Без кигән чабаталар.

Күзләребез нурын алган

Җиделе, унлы лампалар.

Без йоклаган тал бишекләр,

Яткан кабык арбалр,

Безнең чор тарихы булып,

Музейларда калалар.

Роза Шәйхетдинова

Ә хәзер дусларым, мин Сезне виртуаль музейга сәяхәткә чакырам.

 

 

                                   Кулланылган әдәбият

1.Мөлекова Ф.Р. Музей – тәрбия учагы. Ачык дәрес. Сентябрь,2010.

2.Г.С.Садретдинова “Туган җире Кари Габдулланың,1994.

3.Шакиров.А. Авылда С.Сәйдәшев музее. Мәгърифәт

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Научно практическая работа на тему: "Музейлар-патриотик узэк""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель клубного филиала

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 669 386 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.07.2021 274
    • DOCX 37.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мустафина Назиля Камиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мустафина Назиля Камиловна
    Мустафина Назиля Камиловна
    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5447
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Дополнительная общеобразовательная общеразвивающая программа: Технология разработки и особенности реализации

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 121 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы учебно-тренировочного процесса в учреждениях физкультурно-спортивной направленности (велоспорт)

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Обучение на тренинге как форма (вид) внеурочного мероприятия в условиях реализации ФГОС

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 70 человек

Мини-курс

Стратегическое планирование и маркетинговые коммуникации

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 18 регионов

Мини-курс

Уникальный образ как педагога: основные принципы позиционирования

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 21 человек

Мини-курс

Управление личной продуктивностью менеджера

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе