Өлкәннәр көне.
А.Б: Буген
сезгә сәлам юллыйбыз без,
Сәлам сезгә безнең буыннан!
Бар дөньяны бүләк итәр идем
Әгәр килсә минем кулымнан!
Үтә гомер аккан сулар кебек
Ә күңел һич туймый яшьлектән.
Йөзләрегез инде картайса да,
Ник күңелләр болай яшь икән?
Хәерле көн, Исәнмесез хөрмәтле өлкәннәребез! Бүген бездә олы бәйрәм.
1-октябрь өлкән яшьтәгелэрне хөрмәтләү
көне буларак билгеләп үтелә. Бүгенге бәйрәмебезнең кунаклары - хезмәт
ветераннары, тормыш юлларын шушы интернат-мәктәп белән бәйләгән, озак еллар
шушы мәктәптә эшләп, хезмәт куеп лаеклы ялга киткән безнең хөрмәтле вә кадерле
өлкәннәребез! Рөхсәт итегез, Сезне шушы күркәм бәйрәм белән котлап китәргә!
Без чын күңелебездән телибез сезгә исәнлек-саулык, түземлелек,
озын гомер, гаиләгезгә иминлек һәм бәхет. Дөньяларыбыз тыныч, имин булса иде! Ә
хәзер барлык борчуларыгызны, сызлануларыгызны, эшләрегезне онытып ял итеп
алыгыз әле. Бу очрашу сезнең күңелләрдә матур истәлекләр калдырса без бик шат
булыр идек.
Ә хәзер кадерле өлкәннәребез бәйрәм белән
сезне мәктәбебезнең укучылары котлап китәр. Рәхим итегез!
Адилә
*Нигә
картлык шатлык түгел диләр
Картлыкны да шатлык итик без.
Балалар, оныклар белән бергә
Шатланышып гомер итик без.
Картлык шатлык була
аладыр ул,
Балалардан булса игътибар.
Карт кешегә әллә ни кирәкми.
Якты чырай, тәмле сүз бары.
А.Б. Биик
әле, онытылсын
Тормышның мәшәкате.
Биеп туа күңел дәрте,
Тәндә кала сихәте.
Сезнең
алдыгызда татар яшьләре биюе.
(Алисә,
Саша, Назил, Матвей, Дилбәр)
Тимур.
*В этот день почет и славу
Объявляем
пожилым,
С этим праздником поздравить
Мы сегодня вас хотим!
И не важно, что все годы
Молодые уж ушли,
Будьте вы всегда здоровы,
И, как прежде, веселы!
А.Б: Сезнен каршыгызда инструменталь ансамбль “Лошкари”
чыгыш ясый. Рәхим итеп тыңлагыз.
Әфәрин балалар.
Безнең бүгенге кичәбез концерт номерлары-уеннар белән үрелеп
барыр. Хөрмәтле өлкәннәр, сез дә узегезнең күңел көрлеген, зиһен үткенлеген күрсәтегез
әле. Әйдәгез “Сорау - җавап” уенын уйнап алык.
Беренче уен. Менә
бу матур кәрзиндә сораулар бар, һәрберегез бер сорау алып шуңа җавап бирергә
кирәк була.
Рәхмәт сезгә зур итеп.
Ильяс.
*Человек стареет внешне,
Не стареет он душой,
И живет он все в надежде,
Что будет вечно молодой.
Кызларыбыз башкаруында “Туган Як” җыры.
Равиль.
*Давайте будем возраст уважать!
Чем старше человек - тем он мудрее!
Хотим мы всем здоровья пожелать,
Чтоб становилось оно, лишь сильнее!
Икенче уен.
“Бу көй кайсы җырдан” дип атала. Хәзер сезгә
безнең гармунчыбыз көйләр уйнар. Сез шул көйнең нинди җырдан икәнен белергә
тиеш. Берәр куплетын җырлап китсәк тә була.
Аерылмагагыз
Су буенда ялгыз аккош
Каерылган канатлары
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары
Аерылмагыз, аерылмагыз
Булса да сэбэплэре
Канатларны каера ул
Аерылу сэгатьлэре
|
Җомга көе
Тал
бөресе, тал бөресе,
Тал
бөресе талларда;
Сандугачы,
әйтеп сайра,
Сөйгән
ярым кайларда?
|
Картая мыни соң йөрәк
Әкрен генә сиздермичә
Яшьлек гомерем үтә
Күңелем бер дә картаймый
Һаман да нидер көтә
Картая мени соң йөрәк
Маңгайлар сырланса да
Yтте яшьлек жүләрлек дип
Җырларда җырланса да
|
Казан кичләре
Кил эле, Иделнен жилэс жиле,
Юлларга чэчэклэр сип эле.
Ак булып, саф булып истэ калсын
Казаннын кадерле кичлэре.
|
Өзелгәнсең сиреннән
Яулыкларың әллә синең ,
әллә синең, әллә синең
Яулыкларың әллә синең чигелгән.
Юлларыңа / әллә сирень (3)
Юлларыңа сибелгән.
|
Яшьләлегем эзләре
Җил белән серләшкән
каеннар
Яңарта яшьлегем
хисләрен.
Шомыртлар ак шәлен
ябынгач,
Сагынам авылым
кичләрен.
Сагынам, сагынам
өзелеп
Ялкынлы яшьлем
эзләрен.
|
Алла.
День пожилых людей так дорог всем!
Пусть поздравление подарит людям радость!
И старость будет вовсе без проблем...
Чтоб молодость всегда нам улыбалась.
А.Б:
Аякларга күз иярми
Алар җиргә тимиләр,
Безнең кызлар һәм егетләр әнә ничек
Матур итеп бииләр.
Кызларыбыз
һәм егетләребез башкаруында
Рус
халык биюе «Тень-Тень»
Алисә.
*Зәңгәр күгемдә ал кояш
Сүнмәсен, балкып торсын
Өлкәннәрнең көләч йөзе
Гел көләч булып калсын.
А.Б: Җырлар
тынлыйк, җырлыйк, отыйк,
Җыр кунелне җылыта.
Әйдә, җырлап яшик, дуслар,
Җыр дуслыкны ныгыта
Бер күрешү
– бер гомер дип,
Дога кыла әбиләр.
Яңа төсмер, мәгънә ала,
Борынгы җыр, иске көйләр.
Сезне хөрмәтләп җыр бүләк итәбез “Әнкәй
безне сөннән алып каткан”.
Әнкәй
безне Сөннән алып кайткан,
Сөн
суында юган иң элек,
Бишек
җыры көйләп төннәр буе,
Без
үскәнне көткән тилмереп.
Без
биш бала үстек әнкәй белән,
Тик
үсмәдек иркә кочакта,
Без
әнкәйнең биш шатлыгы идек,
Биш
кайгысы булдык кайчакта.
Без
үскәндә күпме борчылулар
Күргән
әнкәй гомер эчендә.
Онытмабыз,
әнкәй, мәңге сине,
Рәхмәт
яусын барсы өчен дә.
Санап
кына бетерерлек түгел
Әнкәйләрдән
күргән игелек.
Әнкәй
безне Сөннән алып кайткан,
Сөн
суында юган иң элек.
Хәзер
инде җиткән балалар без,
Кунак
кына әнкәй янында.
Әнкәйләрнең
олы йөрәгендә
Яхшылыгын
сыйган барсы да.
Без
биш бала үстек әнкәй белән,
Тик
үсмәдек иркә кочакта,
Без
әнкәйнең биш шатлыгы идек,
Биш
кайгысы булдык кайчакта.
Өлкәннәргә буләкләр тапшырыла
А.Б: Йөрәкләрдән
чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр-
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
Мәңге яшь булыгыз әле өлкәннәр,
Килегез сез безгә яңадан.
Ходай насыйп итсен иде
Кабат очрашырга
яңадан!
Кадерле,
хөрмәтле өлкәннәребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен сезгә зур рәхмәт! Гел
шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп,
озак яшәгез! Сезнен өчен әзерләнгән концерт программабыз тәмам. Хәзер
Сезне чәй табыны янына чакырабыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.