Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә
белем биру муниципаль бюджет учреждениясе гомуми үсеш төрендәге 3 нче «Ләйсән”
балалар бакчасы тәрбиячесе Калимуллина Флүзә Риф кызы.
Тема:«Урман серләре».
(икенче кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль).
Максат:
-балаларны бозның узенчәлекләре белән таныштыру;
-төсләрне тану һәм әйтә белүне ныгыту;
-авазларны дөрес әйтүне, артикуляцияне һәм гәудә, кул, бармак
хәрәкәтләрен устеру;
-актив сөйләмдә “салкын”, “юеш”, “шуа”, “җылы”, “йомшак”, “эреде”
сузләрен куллану;
-урман җәнлекләренә сакчыл караш тәрбияләу.
Кулланма материал:
куян, төлке уенчыклары, җәнлекләрне сыйлау өчен кәрҗиндә кәбестә,
кишер, чикләвек, конфетлар.Боздан ясалган төрле төстәге төймә, төрле формада
зур төймәләр, бау,соры куян рәсеме.
Шөгыль барышы:
Балалар, карагыз әле, мин бер төймә таптым. Нинди
матур ул, үзе ялтырый.Тотып карагыз эле.Алар нинди?(салкын,юеш,шуалар).Төймә
нәрсәдән ясалган?
-Боздан.
-Дөрес.Бу төймә боздан ясалган. Әйдәгез, бергәләп әйтик әле: -боздан.
-Бу төймә кемнеке икән? Балалар, сезнеке тугелме?Аның хуҗасы кем икән?
Әйдәгез, балалар, хуҗасын эзлик.Ул үзе дә эзли торгандыр төймәсен.Без төймәне тәрәзә
төбенә куеп торыйк, югалмасын.Әйдәгез, киттек.
Аяклар атлап китте
Тып-тып-тып-тып.
Без сукмак буйлап киттек
Тып-тып-тып-тып.
Тып-тып-тып-тып
Менә без килеп җиттек.
Балалар, карагыз әле, без урманга килеп җиттек.Куаклар артында нәрсә
утыра?( куян).Әйдәгез, куянны монда чакырабыз әкрен генә.
Куян, кил монда! Куян ишетмәде.Тагын чакырабыз: куян, кил монда.( Тәрбияче
агач төбеннән куянны ала)
Менә ул.Балалар, куянның туны нинди төстә?( ак).Ә менә тиздән кыш
үтәр, яз җитәр-шул вакытта ул үзенең ак тунын соры төскә алыштырыр.
-Балалар,куянны тотып карагыз әле, аның туны нинди?(йомшак, җылы,мамык
кебек)
-Аның колаклары нинди?(озын)
-Койрыгы нинди? (кыска)
-Әйдәгез, куянны сыйлыйбыз.Куян нәрсә ярата?(Кәбестә, кишер).Карагыз
әле, минем кәрҗинемдә кәбестә, яки кишер бармы?(агач төбенә кишер белән
кәбестәне алып куябыз).
-Балалар, куяннан сорагыз әле, ул төймәсен югалтмады микән?
(Балалар сорыйлар, тәрбияче куянны агач артына илтеп куя)
-Куян җавап бирмәде.Качты. Әйдәгез, без куяннар булып уйнап
алабыз. “Куяннар” уены, балалар урындыкка утыралар.
-Балалар куян качты, аны әллә берәрсе куркытты микән?( Тәрбияче тиенне
алып күрсәтә).Әллә шушы матур тунлы җәнлекме?
-Бу нәрсә?(Тиен)
-Исәнме, тиен.(Тиен тел шартлата)
-Балалар, тиен безнең белән шулай исәнләште.Әйдәгез әле, барыбыз
да тиен белән исәнләшәбез(Балалар тел шартлаталар)
-Тиен куянны куркыта аламы? (Әйе)
-Тиеннең колаклары нинди (Озын)
-Койрыгы нинди? (Озын)
Балалар, тотып карагыз әле, туны нинди?(Йомшак, җылы,мамык
кебек..)
-Балалар, әйдәгез тиен белән бергә бармак уены уйнап алабыз.
Тиен арбада утыра
Һәм чикләвекләр сата
Йоклама, тизрәк кил
Исемеңне әйт.
Бусы ?- хәйләкәр төлкөгә.
Кемнең авызына салырга?
-Песнәк белән чыпчыкка.
-Аю арбасына.
-Кемнең кулына?
-Куян кулына.
-Ә колагы тиенгә.
-Тиен чикләвекләр сатты да өенә ашыкты. Ә кайда соң аның
өе?Әйе.Агач башында куышта яши ул.Анда кыш көне ашар өчен чиклэвекләр, гөмбәләр
җыя.Әйдәгез, без дә тиенне сыйлыйбыз. Ә тиен нәрсә ярата?( Чикләвек,
гөмбә).Балалар, тиеннән сорагыз әле, төймәсен югалтмаганмы ул? Тиен бер сүз дә
әйтмәде, димәк,төймә аныкы түгел.
-Балалар, әйдәгез әле аланның икенче ягына барыйк әле.Төймәнең
хуҗасын табарга кирәк бит безгә….Елап агач артыннан аю чыга.
-Исәнме, аю. Балалар, карагыз әле, аю нинди зур, әйдәгез әле аны
юатыйк әле.
-Елама,аю,елама.(Аю һаман елый)
-Аю ник елыйсың? Нәрсә булды сиңа?
Аю:- Мин төймәмне югалттым.Шуны эзлим, таба алмыйм. Сез
тапмадыгызмы, балалар?
-Аю, мин төймә тапкан идем.Югалмасын дип,тәрәзә төбенә куйган идем.Хәзер
алып киләм,балалар,карагыз әле, төймәләр юкка чыккан.Нәрсә булды икән
аларга?(Алар эрегәннәр).Ни өчен?(Бүлмәдә җылы, тәрәзәдән кояш та җылыта).
Аю һаман елый.
Тәрбияче: елама,аю.Балалар, әйдәгез аюга чын төймә ясап бирәбез. Һәр
бала бауга берәр төймә кертә, төсләрен әйтәләр.Менә, аю, сиңа балардан бүләк,
югалтма.
-Балалар, аюны нәрсә белән сыйлыйк? Ул нәрсә ярата?(Бал,җиләк).Минем
кәрҗинемдә нәрсә бар?
-Менә сиңа бал, аю китә…
-Сау бул, аю.Балалар, без төймәнең хуҗасын таптык. Әйдәгез бакчага
кайтабыз.
Әйдәгез болай итик
Тып-тып-тып-тып.
Тиз генә кайтып җиттек
Тып-тып-тып-тып.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.