Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / План урока по татарской литературе на тему "Балкып тора җанда төсе... Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү" (11 класс)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

План урока по татарской литературе на тему "Балкып тора җанда төсе... Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү" (11 класс)

библиотека
материалов


Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

156 нчы гомуми урта белем мәктәбе”

гомуми белем бирү муниципаль учреждениесе







Балкып тора җанда төсе…” (XI сыйныфта Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү)



Башкарды : Фахретдинова Закия Хизаповна

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы








Казан

2016




Балкып тора җанда төсе…” (XI сыйныфта Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү)



Максат : (дидактик) Хәсән Туфанның тормыш юлы, иҗат үзенчәлеге белән танышу.

2.Аларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү.

3. Укучыларда ватанпәрвәрлек, әхлаклылык, мәхәббәтнең көчен күрсәтү, милли үзаң тәрбияләү

Хәсән Туфан шәхесенә ихтирам һәм иҗаты белән кызыксыну хисләре уяту.


Җиһазлау: Х.Туфан портреты, шагыйрьнең төрле елларда чыккан китапларыннан күргәзмә, иҗаты һәм тормыш юлы буенча презентация, газета-журналларда чыккан мәкаләләре, магнитофон, аудиоязма материаллар, дәреслек, иллюстрацияләр, тууына 100 ел тулуга багышлап чыгарылган китап, Мәсгуд Гайнетдиновның “Давылларда, җилләрдә” китабы.

Сораулар һәм биремнәр алдан бирелә.

  1. Хәсән Туфанның язучы булып китүенә нинди сәбәпләр этәргеч биргән?

  2. Әдипнең шәхси фаҗигасе нидән гыйбарәт?

  3. Схеманы өйрәнергә кушыла.

Хисбулла Хисбулла Хәсән Хәсән

→ → →

Гөлзизин Хәзрәтов Кусинов Туфан


Сүзлек (тактада): а)туфан - өермә, җилле буран; б) мөһаҗирлек – эмиграция.

Дәрес барышы.


I. Оештыру.


II. Актуальләштерү.

-Укучылар, без сезнең белән бу дәрестә ХХ йөз татар поэзиясе әдәбият мәйданында үз мәктәбен булдырган, классик иҗаты белән узган гасыр шигъриятендә тирән эз калдырган, милли сүз сәнгатен сүз-сурәт һәм фикер, сәнгатьчәлек ягыннан баеткан ,ак, саф, садә җанлы Х.Туфанның

тормышы, иҗаты турында тагын бик күп өстәмә, кызыклы мәгълүматлар алырбыз, аның шигырьләре турында сөйләшербез. Аның лирикасы узган гасырда халык тормышыннан , күңеленнән үткән шомлы елларның җанлы сәхифәсе булып яңгырый, һәр шигыре кешлекне кабат ул ялгышлардан саклау омтылышы булып омтыла, хатынына багышлап язылган әсәрләрендә ярату, сагыну, юксынудан гыйбарәт. Шигърият күгендә якты,

мәңге сүнмәс йолдыз булып кабынган Х.Туфан сикәлтәле, авыр һәм фаҗи-

гале вакыйгалар, йөрәккә кара кан булып утырырдай хәсрәтләр аша үтәргә туры килә

. Инде 1920 елларда ук әдәбият мәйданына килеп, 80 нче елларга кадәр армый-талмый иҗат эше белән шөгыльләнгән бу кешенең иҗаты зур ихтирамга лаек.



III.Яңа белемнәрне үзләштерү.

Туфан елмаюы”

Гомерендә бер шигырь дә язмый

Гел елмаеп кына торса да,

Туфан Туфан булып калыр иде,

Мәңге калыр иде дөньяда.(Г.Рәхим)

(Игътибар Х.Туфанның портретына юнәлтелә.)

Укытучы.-Укучылар, без бу портреттан озынча, тынычлык бөркеп торган якты йөз, бераз моңлы, чак кына елмаюлы тылсымлы күзләр. Тузгырга әзер торган күперенке чал чәчләр, елмаеп торучы иреннәрне күрәбез.Күп кешене ул үзенең нәкъ менә шул елмаюы белән җәлеп иткән.

Шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин менә ничек искә ала: “Бу беренче очрашу минем өчен бик кадерле. Шушы очрашуда, шул беренче секундларда Х.Туфан портреты күңелемә басылып, уелып калды минем. Аны күреп белгән кешеләр раслар: Туфан елмаюы беркемдәдә юк. Аның бөтен йөзе балкый, иреннәре генә түгел, һәр җыерчыгы, һәр күзәнәге елмая иде.”

-Укучылар, шагыйрьнең исемен без Х.Туфан дип сөйләшсәк тә, бу аның әдәби кушаматы гына икән. Чын исеме аның – Хизбулла була.

Сүз укучыга бирелә:

-Татарстанның Аксубай районында Иске Кармәт исемле бер авыл бар. Менә шушы авылда 1900 елның 9 декабрендә унынчы бала булып, Хисбулла исемле бер малай дөньяга килә.Аның әтисе →-Фәхрулла, әнисе - Гөлзадә (Гөлзизә). Аларның авыллары көчләп чукындыруга эләгә, ләкин кешеләр рус диненә күчәдән баш тарталар. Никахлар чиркәүдә теркәлмәгәнләктән, балалар ана исеме белән йөртелергә тиеш була. Әнисенең исеме Гөлзизә булганга, Хисбулланың фамилиясе дә Гөлзизин дип алына. “Туфан” фамилиясенең барлыкка килү тарихы да бар. Бер шигыренә ул бабасының кушаматы булган “Дуфан” ны псевдоним итеп ала. Редактор аны “Туфан” дип төзәтә. Шулай итеп, татар поэзиясендә Туфан фамилияле шагыйрь барлыкка килә.

Бәлки шагыйрь булмас та идем.”

1нче укучы.. Мәсгуд Гайнетдиновның “Давылларда, җилләрдә” исемле китабында бу сорауга тулы мәгълүмат бирелә. Табигатькә тормышка поэтик мөнәсәбәт, сурәтле сиземләү сәләте шагыйрьдә әнисе тәрбиясе тәэсирендә кече яшьтән формалаша башлый. Бу турыда ул болай дип язган: (укый) “Әни минем гәрчә язу яза белмәсә дә, халыкның бер баласы буларак ифрат шигъри җанлы кеше иде. Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвәл әнием өйрәтте мине. Белеп максат итеп түгел, әлбәттә, тумыштан ук нечкә күңелле,хискә бай кеше булгандыр. Ул минем күңел күземне табигатьтәге ямьлелекләргә юнәлтергә теләгән, күрәсең... Әни миндә “Бар нәрсәнең дә җаны бар икән” дигән иман тудырды.”

2 нче укучы. “Бәлки шагыйрь булмас та идем” дигән мәкаләсендә Х.Туфан түбәндәгеләрне искә ала:

Салкын кышның озын төннәрендә авыл малайлары, җылы мунчаларга җыелып, “мөшагарә” - җыр әйтешү ярышлары үткәрәбез. Беркөнне миннән ярты яшькә олырак күрше малае Минап 350 җыр әйтте. Мин – 300 не генә. Бу минем беренче җиңелүем иде. Җиңү өчен яңа җырлар өйрәнергә туры килде...Менә шунда җырның йодрыктан көчлерәк икәнен төшендем.”

Әлбәттә, Х.Туфан ул вакытта үзе шигырьләр язып җыр булып китерләр дип уйламагандыр бәлки. Ләкин самими ,эчкерсез һәм бай фантазияле халык иҗаты аның беренче поэтик дәреслеге дә, беренче иҗат мәктәбе дә, лирикасының чишмә башы Иске Кармәт авылыннан башлана.

Укытучы. Узган гасырның 20 нче елларында Х.Туфан әдәби иҗат белән шөгыльләнү уе торган саен тирәнәя бара. Ул поэзиянең һәм халык иҗатының тылсымлы үрнәкләре буенча шигырь төзелеше серләрен өйрәнә. Х.Туфан истәлекләрендә мондый юллар бар:

Иҗат – гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул. Иҗат ике канатлы ул: яхшыны исбат итү, яманны инкар итү ул, яхшылыкка мәхәббәт,яманлыкка нәфрәт ул!”

Ил язмышының кара җилләре”

Укытучы.-Әнә шулай, поэзия белән “җенләнеп” яткан бер заманда, илдә, шәхес культы еллары башлана. Хәсән Туфан да аның авырлыгын, газапларын үз иңендә татыган кеше. Нахакка тагылган гаеп аны 16 елга ирегеннән мәхрүм итә; туган җиреннән, туган иленнән, иң газиз кешеләреннән аера. Аның хатыны – Луиза Сәлиаскарова. Г.Камал исемендәге театр актрисасы. Аныда шушы вакыйгалардан соң эшеннән, тору урыннынан куалар. Алар Х.Туфан белән бары 6 ел да 6 ай яшәп калалар. Кызлары – Гөлгенә исемле, Уллары - -Идегәй нарасый килеш вафат була.

Х..Туфанны 1940 елның 18 ноябрендә кулга алалар һәм Черек күл бинасының 3 нче катындагы 58 нче камерага ябалар.

Укучы чыгышы: - Х.Туфанны кулга алгач, әсәрләре басылмый, китап-

лары чыкмый. КГБ архивында сакланган 16156нчы номерлы эшендә, ягъни “Туфан эше”ндә аның “зур җиде гаебе” санап чыгыла.

Беренче гаебе - Туфанның бөтен иҗаты халыкка каршы характерда булу. Мисал өчен 2 әсәре телгә алына (“Ант” поэмасы, “Индустрия бизәге” шигыре).

Икенче гаебе – шагыйрьнең “шәхесе шикле” булу. Ул 4 тапкыр фамилиясен үзгәртә (Гөлзизин, Хәзрәтов, Кусинов, Туфан). Әдип көчләп чукындырылган, аннары кабат үз диненә кайткан татарлар арасыннан чыккан кеше була. Андый гаиләләрдә туган балалар әтиләренең фамилияләрен йөртүдән мәхрүм ителәләр. Туфанга, әнисе исеменнән чыгып Гөлзизин дигән фамилия бирелә. 1905 нче елгы инкыйлабтан соң ул документларын Хәзрәтов дип төзәттерә. Аклар армиясенә алынмау өчен, Хәсән Кусинов дигән казакъ дустының документларыннан файдалана. Казанга күчеп килеп үзенә “Туфан” дигән кушамат ала (кызу канлы булган өчен аның бабасын “туфан” дип йөрткәннәр, “туфан” сүзенең татар телендә тузан, ут өермәсе дигән мәгънәсе бар).

Өченче гаебе – Колчак кул астындагы территориядә яшәгән.

Дүртенче гаебе – мөһаҗирлектә булган шагыйрләр белән элемтәдә булуы.

Бишенче гаебе – “халык дошманы”, троцкист Гомәр Галигә теләктәшлек белдерүе.

Алтынчы гаебе – Туфан яшьләр иҗатын үзләштерә.

Җиденче гаебе – Туфан ике ел буена Кавказ һәм Урта Азия якларында, ягъни “чиккә якынрак зонада” була.

Укытучы. 15 айга сузылган тикшерү эшеннән соң 1942 нче елның 7 нче мартында Туфанны хәрби трибунал үлем җәзасына хөкем итә.Соңрак 10 елга каты режимлы колониядә утыру белән алыштырыла. Аны Кремль астындагы төрмәгә күчерәләр (Хәзер монда онкология диспансеры.Бу бик борынгы төрмә була. Кайчандыр монда Пугачев та утырган. Ишекне ачсалар, таң кала: камера шыгрым тулы, ишек ачылгач,кешеләр тышкы якка егылалар. Туфанны шунда этеп кертәләр, ул аягүрә килеш гәүдәләр арасында асылынып кала. Пугачев заманында мондый камерада 2 кеше утыра, хәзер 80 ләп тоткын. Бу камерада көн саен берничә кеше тончыгып үлә. Мондый шартларда ул үзенең озак яши алмаячаггын аңлый: температурасы күтәрелә, һава җитми.

Шушы җәһәннәм камерасында ул тоткынлык елларында зур шатлыгын да татый.Х.Туфан биредә шагыйрь Ф.Кәрим белән очраша. Алар кочаклашып күрешәләр, сөйләшәләр, бер-берсенә тоткынлык шартларында иҗат ителгән әсәрләрен дә укыйлар.

Х.Туфан иҗатын төрле чорларга бүлеп карарга булыр иде без аның тоткынлыкта иҗат ителгән һәм хатынына багышлап язылганнарына тукталырбыз.


IV. Белемнәрне ныгыту.

Кайсыгызның кулы җылы?”

1 укучы бу шигырьне яттан сөйли.

-Шигырь кемгә багышланган? (җаваплар тыңлана)

-Ни өчен шагыйрьгә җылы кул кирәк?

-Шигырь авторның нинди уй-кичерешләрен күрсәтә?

Укытучы.Х.Туфан сөекле хатынына багышлап бик күп шигырь яза. Бу аңлашыла да. Луиза (ул аны яратып Лу дип атап йөртә) гомеренең соңгы көненә кадәр иренең гаепсезлегенә, намусына ышанычын югалтмый...Ризык-

ларны үз авызыннан өзеп, иренә җибәрә.

(Магнитофон язмасыннан “Әйткән идең...”җыры тыңлана. Җыр яңгыраганда укучылар җырның нинди тональлектә (шатлыклы, борчулы, лирик) булуын ачыкларга тырышалар).Җаваплар тыңлана.

Х.Туфан гомеренең азагына кадәр үзенең сөекле хатынына рәхмәтле һәм ышанычлы кешесе булып кала белгән кеше дә була алган әле ул. Быелгы Гаилә елында бу күренешне күп гаиләләргә үрнәк итеп куярлык түгелмени?

-Х.Туфанның тоткынлык чоры 16 елга сузыла. Сталин үлеп, аның сәясәтендә җитди хаталары ачылганнан соң гына, шагыйрьгә иреккә чыгарга мөмкинлек туа. 1956 елның җәендә ул Казанга кайтып төшә.

Ул вакытта аның улы да, хатыны да үлгән була. Шагыйрьне кызы белән язучы дуслары гына каршы ала.

Дәреслектән “Агыла да болыт агыла...” шигырен уку, анализлау.

V.Йомгаклау.

Шагыйрь дөньяны, җирдә яшәү бәхетен ак төстән башка кабул итә алмый, Шундый авырлыклар күреп тә, кешеләргә ышанычын югалтмый, дөньяның бүтәннәр күреп җиткерә алмаган ямен дә күреп яши. Аның шигърияте яши икән, димәк ул бүген дә халык күңелендә исән.

Укучыларга дәрестә катнашулары өчен рәхмәт әйтелә, җаваплары бәяләнә, нәтиҗәләр ясала.


VI.Өйгә эш.

1.Үзегезгә ошаган бер шигырен ятлап килергә.

2.Тема буенча өйрәнелгән һәм дәреслектә булган материалларны сөйләргә әзерләнеп килергә.

Укучылар, бүгенге дәресебез тәмам. Без алга таба да Х.Туфан иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 19.01.2016
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров116
Номер материала ДВ-355726
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх