Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Татар халык уеннары
2 слайд
"Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз“.
3 слайд
1. Балаларда татар халкына хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;
2. Балаларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;
3. Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.
4. Халкыбызның бай рухи дөньясы белән танышуны дәвам итү;
5. Татар халкы белән горурлану хисләре тәрбияләү өстендә эшләүне дәвам итү..
6.Халык уеннары аша балаларда тырышлык,түземлек,гаделлек сыйфатлары тәрбияләү.
Максатлар:
4 слайд
- балаларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә татар халык уеннарын куллану;
-халык уеннары аша баларның сөйләм телен үстерү;
-аралашу осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;
-балаларның образлы, логик фикерләү сәләтен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләре тәрбияләү.
Бурычлар
5 слайд
Халык уеннары уздыруның методикасы:
Уен хәрәкәтләрен эчтәлеге,кагыйдәләре балаларның яшь үзенчәлекләренә,
мөмкинлекләренә , дөньяны күзаллауларына,яңалыкка омтылышларына туры
килергә тиеш;
- Балаларга уен кагыйдәләрен алыштырырлык, хәрәкәтләрне аңлатырлык
әдәби текстны куллану;
- Үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану;
Үз фикереңне әйтә белү;
-Балалар төркеменең яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу;
- Төркемнең гомуми хәлен исәпкә алу;
Уенны сайлау ел фасылының,һава торышын, булган күрсәтмәлелекне,
исәпкә алырга тиеш.
6 слайд
“Агыйдел”
Балалар парлашып бер-бер артлы басалар. Бер бала парсыз кала, ул алга чыга. Кушымтаны җырлаганда, балалар кулларын бер-берсенә тотынган килеш өскә күтәрәләр (күпер ясыйлар). Шул вакытта парсыз бала күпер аркылы чыга һәм үзенә ошаган баланы сайлый. Уен дәвам итә.
Агыйделнең суларында
Ак чиләгем күмелде.
Әйдә, дустым, безнең якка
Безнең яклар күңелле.
Кушымта:
Зәңгәр чәчәк жыя-җыя,
Зәңгәрләттем кулымны.
Бергә-бергә уйныйк әле,
Бир, дускаем, кулыңны.
7 слайд
“Түбәтәйле”
Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба бер урындык калдыралар. Шулай итеп иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 669 377 материалов в базе
«Литературное чтение (в 2 частях)», Климанова Л. Ф., Горецкий В.Г., Голованова М.В. и др.
Потешки и прибаутки.
Больше материалов по этой темеНастоящий материал опубликован пользователем Исхакова Рамзия Талгатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
36/72 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.