Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Мыегыңа чорнап куй! Бүген сиңа җиң сызганып энә белән кое казырга туры киләчәк. Вакытлыча уңышсызлыкларга очраганда күңелең төшмәсен, үзеңне кулга ал. Яңа көч туплап, алга ыргыл. Сүз бирәм, актык чиктә сине уңыш көтә!
2 слайд
Мыегыңа чорнап куй! Бүген сиңа җиң сызганып энә белән кое казырга туры киләчәк. Вакытлыча уңышсызлыкларга очраганда күңелең төшмәсен, үзеңне кулга ал. Яңа көч туплап, алга ыргыл. Сүз бирәм, актык чиктә сине уңыш көтә!
3 слайд
Занятиенең темасы: ФРАЗЕОЛОГИЗМнар дөньясында
4 слайд
Фразеологизмнарның мәгънәләрен аңлат
Кәкре каенга терәтү
Йөгәннән ычкыну
Бакчага кәҗә кертү
Аяк белән язу
Күз ачып йомганчы
Кызыл кар яугач
Кояш белән тору
Куеныңда таш саклау
Ике куян тоту
Буйсынмау
Ике эшне берьюлы башкару
Начар язу
Зыян салу
Тиз
Үчле булу
Алдау
Беркайчан
Иртә
5 слайд
Ике тавыкка азык аера белми, ни Аллага, ни муллага, балык кебек йөзә, ут-суны кичкән, борын чөю, талканы коры, үгез үлсә- ит, арба ватылса – утын, чебен тимәс чер итәр, кулында ут уйната, куш йөрәкле, тулган ай кебек, аягы җиңел, җан көеге.
Кешене фразеологизмнар ярдәмендә бәяләү
тискәре
уңай
6 слайд
Белешмә сүзләрдән файдаланып, Шәвәлинең хикәясен үзегез аңлаганча языгыз...
Мин таң әтәчләре белән уяндым. Эчемдә бүреләр улый иде. Күршеләргә кердем, аның да көймәсе комга терәлгән. Без аның белән, бармакка бармак сукмыйча, икенде күләгәсенә кадәр утырдык. Балыксыз балык шулпасы пешереп ашадык. Ни үле, ни тере түгел кайттым. Ә монда абый йомыш куша: «Бер аягың монда, икенчесе тегендә булсын,» - ди. Тышка чыксам, болыт тишелгәнмени: яңгыр чиләкләп коя, Күкри бабай тарантасына утырып чыккан, ялт-йолт яшен кисә. Кире борылдым: гомерем ике түгел лә! Керсәм абый гайрәт чәчә: «Стенага борчак аткан сыман, бер йомышка ярамыйсың, синнән ни Аллага, ни муллага, югал күземнән!» Мин, борынымны салындырып, юрган астына чумдым. Ярар, безнең урамда да бәйрәм булыр әле!
(Белешмә өчен сүзләр: күк күкри, коры су, күп, эшләре бармый, арып, тиз генә, кич җиткәнче, яшен яшьни, ачулана, кит моннан, файдасыз, иртә, сүзне тыңламыйсың, үпкәләп, бер нәрсә эшләмичә, безгә дә рәхәт чаклар килер, ашыйсы килә).
7 слайд
Нәтиҗә ясыйк:
Нәрсә ул фразеологизмнар?
Алар ирекле сүзтезмәләрдән нәрсә белән аерыла?
8 слайд
Фразеологизмнарның ирекле сүзтезмәләрдән аермасы
9 слайд
Эшеңне бәялә
Тиргә батып
Кулга-кул тотынып
Иләк аша үткәреп
Бармак аша карап
Аннан-моннан
Җиң сызганып
Дәрестә сез ничек
эшләдегез?
10 слайд
Рәхмәт!
Бүген сез, мәсьәләгә җитди карап, төптән җигелеп эшләдегез.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Төшенчәләрнең бер сүз белән генә түгел, ә үзгәртелми, таркалмый торган тотрыклы сүзтезмәләр белән белдерелүе фразеологизмнар дип атала. Фразеологик сүзтезмәләр кимендә ике сүздән торалар, телебездә үзгәрешсез калалар, сөйләмгә әзер килеш килеп керәләр. Фразеологик әйтелмәләр турында төшенчә формалаштырып, аларны сөйләмдә аңлап куллануларына ирешү.Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана алу күнекмәсен мөстəкыйль рəвештə
танып - белүне практик оештыру. Фразеологизмнар безнең сөйләмебезне матурлыйлар. Алар кара-каршы сөйләшкәндә, җанлы сөйләмдә һәм матур әдәбиятта еш кулланылалар.
6 671 659 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Галиева Расима Муллануровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.