Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
АКЫЛЛЫ КЕШЕ НИНДИ УЛ ҺӘМ НИЧЕК АКЫЛЛЫ БУЛЫРГА?
Учитель татарского языка и литературы:Риханова З.А
Максат:
акыллы кеше турында төшенчә формалаштыру, акыллы эшләр эшләргә өйрәтү.
2 слайд
I. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.
Үз-үзеңә бәя кую.
II. Уку мәсьәләсен кую.
К.Насыйриның "Китап-әт-тәрбия"сенең өченче тәрбиясендә болай диелә: "Бер падишаһның берничә углы булып, араларыннан берсе - зәгыйфь, кыска буйлы, кечкенә бер нәрсә иде. Гайреләре озын буйлы, матур йөзле иделәр, әмма аталары ул углына нәфрәт вә кимсетү белән карар иде. Ул углы бер зиһен иясе вә мәгърифәтле бала иде. Әйтте: "Әй ата, гакыллы тәбәнәк надан озыннан яхшырак түгелме? һәрнәрсәнең кыйммәте күләменә карап йөрмәйдер. Мунча ташы бик ире, йөге бер тәңкә, энҗе бик вак, мыскалы ун тәңкә", - диде. Аталары вә дәүләтнең зур кешеләре барчасы көлештеләр, тәхсин (төзәтү) кыелыштылар... " Бәс, әй угыл, гыйлем вә мәгърифәт дигән нәрсә буйга вә кыяфәткә карап булмыйдыр".
ДӘРЕС БАРЫШЫ
3 слайд
Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:
Хикәядә сүз нәрсә турында бара?
Акыллы һәм надан кешеләр турында.
Акыллы кешегә нинди сыйфатлар хас?
Зиһенле вә мәгърифәтле булу.
Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
Акыллы кешенең нинди сыйфатларга ия булуы турыңда.
Үз-үзеңә бәя кую.
4 слайд
1нче бирем
Нинди кешене акыллы кеше дибез?
Аңчы, зиһенле, тәрбияле, яхшы холыклы, тыңлаучан, үзен тота белә торган. - Акыллы студент дигәннәре безнең авыл егете Радик булып чыкты. Э.Әгьзәмов. Яратып, иркәләп әйтелә торган мөрәҗәгать сүзе. - Безгә дә кереп чык, акыллым.
Ачык фикерле, төпле, уйлап эш итә торган. - А кыллы ир-ат хатын-кызны беркайчан да рәнҗетмәс. В.Казыйханов. Кешенең тышкы кыяфәтенә карата: акыллылык сизелеп, күренеп, аңкып торган. -Аның акыллы күз карашы мине бер тынга әсир итте. В.Казыйханов.
Акынга муафыйк, акылга сыешлы, акылга туры килә торган. -Акыллы эш. Акыллы сүз.
Үз-үзеңә бәя кую.
III. Уку мәсьәләсен чишү. Төркемнәрдә тикшерегез:
5 слайд
Акылны кеше турында нинди мәкальләр, әйтемнәр һәм тапкыр сүзләр беләсез?
Алтының белән мактанма, акылын белән мактан. Акыллы кеше башка кешенен хатачарыннаи гыйбрәт алыр. Акыллы хезмәтенә таяныр, ахмак - өметенә. Акыллы тәмугта да кирәк (абхаз). Нык акыллы кешенен дуслары сирәк була (япон). А кыл һәм ахмаклык янәшә атлыйлар (африка). Акыл кирәк җирдә көч ярдәм итә аямый (еврей). Акылның бәясе, тәрбиянең чиге булмый (адыгей). Кешенең акылы яшеннән тормый (таджик). А кыл кулларны да, аякларны да коткара (литва) һ.б.
Үз-үзеңә бәя кую.
2нче бирем
6 слайд
Акыллы булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
"Акыллы буласың килсә, акыллы сораулар бирә, игътибар белән тыңлый, тыныч җавап бирә һәм, башкача әйтер сүзең бул-маса, тик тора белергә өйрәнергә кирәк", - дигән Швейцариянең акыл иясе Иогани Лафатер. Немец акыл иясе һәм тәнкыйтьчесе Готхольд Лессингның фикеренә дә колак салмый булмый: "Бәхәсләшегез, ялгышыгыз, хаталаныгыз, ләкин, Алла хакы өчен, фикер йөртегез һәм дөрес булмаса да үз башыгыз белән". Борынгы кытайлылар, акыллы булу өчен биш сыйфатка ия булырга кирәк, дигәннәр. Менә алар: "Шундый кеше акыллы була, кем: ныклы омтылыш белән яши, сер саклый белә, акыллы кешеләр белән дуслаша белә, үз вакытында тыелып кала, шәраб артында артыгын сөйләшми".
Үз-үзеңә бәя кую.
З нче бирем
7 слайд
4 нче бирем
Укыган китапларыгыздан һәм караган фильмнарыгыздан нинди акыллы кешеләрне хәтерлисез?
Җаваплар. Үз-үзеңә бәя кую.
5 нче бирем
Үзегез яшәгән җирлектә, якын-тирәдә сез нинди акыллы кешеләрне беләсез? Ни өчен аларны акыллы дип саныйсыз? Аларның акылы нәрсәдә чагыла?
Җаваплар. Үз-үзеңә бәя кую.
8 слайд
"Сәләтле кеше - акыллы кеше, акыллы кеше - сәләтле кеше" дигән билгеләмә белән килешәсезме?
Җаваплар.
Сәләте бар каты җиргә дә мамык кага ала, дигәннәр дагыстанлылар. Моны ничек аңлыйсыз?
Җаваплар.
Борынгы фарсылар, мөлкәт байлык була алмый, тик сәләт кенә байлык, дигәннәр. Сез моның белән килешәсезме?
Җаваплар. Үз-үзеңә бәя кую.
7нче бирем
9 слайд
Борынгы кытайлылар билгеләвенчә, акыллы кешегә хас булган беренче сыйфат - ныклы омтылыш. Нәрсә ул "омтылыш"? Ныклы һәм йомшак омтылышны ничек аңлыйсыз?
Нәрсә дә булса эшләргә тырышып ясалган хәрәкәт. - Ул шүрлектән китап алыр өчен омтылыш ясады.
Нәрсәгә дә булса ирешергә, ия булырга омтылучанлык; актив максат, ният, теләк. - Безнең быелгы омтылыш: барлык йортларны да газлы итү.
Уңышлы барып чыгуына тулы ышаныч булмавын аңлаган хәлдә, тәвәккәллек итеп, нәрсә дә булса башкарырга яки нәрсәгә дә булса ирешергә юнәлтелгән эш-хәрәкәт; тәҗрибә характерындагы башлангыч. - Иҗади үсеш технологиясен укытучыларга өйрәтү максатында, институт галимнәре быел беренче омтылыш ясап карадылар.
Ныклы (каты) омтылыш - куелган максатка барып җитүдә даими һәм акыллы хәрәкәтләр ясаудан ирешелгән акыл сыйфаты.
Йомшак омтылыш - тиз үзгәреп торучан, кыска вакытлы акыл сыйфаты.
(Билгеләмәләр төркемнәрдә хор белән әйтелә, аннары һәркем эченнән кабатлый, бер-берсепә әйтеп карый.) Үз-үзеңә бәя кую.
8нче бирем
10 слайд
9нчы бирем (Мөстәкыйль эш).
Дәфтәрдә баганалап - сул якта ныклы, уң якта йомшак омтылышларыгызны языгыз.
(һәр төркемнән укучыларның җавабы тыңлана, тикшерелә.) Үз-үзеңә бәя кую.
10нчы бирем (Мөстәкыйль эш)
Үз күзәтүләрегездән чыгып, якыннарыгызның ныклы, матур омтылышларын языгыз. Алар - сезнең гаилә әгъзалары, туганнарыгыз, сыйныфташларыгыз һ.б.
Үз-үзеңә бәя кую.
11 нче бирем
- Укыган әдәбияттан, караган фильмнарыгыздан, тыңлаган теле-радиотапшырулардан ныклы омтылышлы персонажларны атагыз.
Үз-үзеңә бәя кую.
11 слайд
Укытучы: сезнең барыгызның да акыллы буласы килә. Без бүген акыл сыйфатының бер мөһим ягы - ныклы омтылышка ия булу турында гына сөйләштек. Кеше үз акылын үзе күнектерә. Бөек кешеләр һәрвакыт шулай эшләгәннәр. Аларның берсе дә бөек булып тумаган, моңа алар тәрбия аркасында гына ирешкәннәр. Үзенең көндәлегендә атаклы рус язучысы Л.Н.Толстой үзе турында менә нәрсәләр язган: "Мин, барлык характерсыз кешеләр кебек үк, тотнаклы, тәвәккәл, төгәл кеше түгелмен, ахмак, масаючан, кызу канлымын. Мин тормышта кыю, җыйнак түгелмен һәм шул кадәр ялкаумын, тик яту минем өчен җиңеп чыга алмастай гадәткә әйләнеп бетте кебек".
12 нче бирем (Мөстәкыйль эш)
12 слайд
Л.Н.Толстой (тәрбиләү планы)
1. Билгеләнгән эшне, бернигә карамый, башкарып чыгарга.
2. Нәрсәне дә булса онытсаң, аны китаптан карап искә төшерергә түгел, бәлки үзеңә хәтерләргә тырышырга кирәк.
3. Акылны, бөтен булган көчне эшкә җигеп, даими эшләтергә.
13 слайд
К.Д.Ушинский
Үзеңне тыныч тотарга, һич югында - тышкы яктан.
Сүздә һәм гамәлләрдә тугрылыклы булырга.
Эшне унлап башкарырга.
Тәвәккәл булырга.
Кирәк-кирәкмәгәнгә үзен турында бер сүз дә дәшмәскә.
Вакытны юк-барга сарыф итмәскә, эшнең ни туры килсә, шунысын түгел, ә файдачысын башкарырга.
Акчаңны бар теләгән нәрсәгә түгел, бәлки бары кирәккә һәм үзеңне шатландырган нәрсәләргә генә тотарга.
Һәр кич саен үз гамәлләрен өчен үзеңә отчет бирергә.
Эшләнгән, эшләнә торган һәм эшләнәчәк эшләр өчен бер тапкыр да шапырынмаска.
14 слайд
Атаклы философ
һәм математик Пифагор
Алдагы көннәрдә күңелне төшермәстәй эшләрне генә эшлә.
Белмәгән эшкә тотынма, әмма нәрсә белергә кирәк, шуңа өйрән.
Тән сәламәтлеген санга сукмый яшәмә.
Байлык артыннан кумыйча, гади итеп яшәргә өйрән.
Үткән көндәге кыланышларыңны тикшерми торып, йокың килсә дә, күзеңне йомма.
15 слайд
А.П.Чехов
"Бу эштә (үз-үзеңне тәрбияләүдә - В.К.) көн-төн бертуктаусыз эшләп тору кирәк. Монда һәр сәгать кадерле". Менә язучының хатынына язган хаттан бер өзек: "Син минем холкыма көнләшеп карыйм дип язасың. Шуны да онытма: тумыштан минем холкым кырыс, мин кызу канлымын һәм башкалар. Ләкин мин үземне тыярга өйрәндем, чөнки намуслы кешегә тезгенне бушатып яшәү һич тә килешми".
Үзендә ныклы омтылыш булдыру буенча үз-үзеңне тәрбияләү планын язарга.
16 слайд
IV. Рефлексия.
Бүгенге дәрестә нинди максат куйдык? Аңа ирештекме? Нинди юллар белән? Дәрестән үзегезгә нинди сабаклар алдыгыз? Дәрес ошадымы? Кеше өчен үз-үзен тәрбияләү планының әһәмияте нәрсәдә?
Дәрес өчен үз-үзеңә бәя кую.
V. Өйгә эш бирү.
Гаиләдә акыллы кешегә хас сыйфатлар турында әңгәмә корыгыз. Нәселегездәге акыллы кешеләрне хәтерләгез.
"Ныклы омтылышлы кеше нинди ул?" дигән темага инша языгыз.
17 слайд
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 664 116 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Риханова Зухра Азатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
2 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.