Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Русский язык и литература / Презентации / Презентация по татарской литературе "Гамил Афзалның патриотик шигырьләрендә троплар һәм тел-сурәтләү чаралары"

Презентация по татарской литературе "Гамил Афзалның патриотик шигырьләрендә троплар һәм тел-сурәтләү чаралары"

  • Русский язык и литература

Поделитесь материалом с коллегами:

Гамил Афзалның патриотик шигырьләрендә троплар һәм тел-сурәтләү чаралары Вагы...
Гамил Афзал шигырьләрен укып, татар баласы үз туган теленең матурлыгын, тел...
Гамил Афзалның туган авылы – Такталачык Патриот сүзе грек телендә ( patrios)...
Гамил Афзалның туган авылы - Такталачыктагы һәйкәл “Безнең дә уй бара, җыр ба...
Гамил Афзалның патриотик темага багышланган иҗатын шартлы рәвештә 3 төп өлеш...
Гамил Афзал үз шигырьләрендә Ватанны ярату туган җиргә мәхәббәттән башлана д...
Туган якның, табигатьнең матурлыгын күрсәтү өчен автор тел-сурәтләү чаралары...
Гамил Афзал геройларның кичерешләрен тирәнрәк ачу, вакыйгаларны, күренешләрн...
Троплар (бор. грекча τρόπος — күчерү) — әйберләр, предметлар, күренешләр ара...
“Җир турында җыр” шигырендә сурәтләү чаралары һәрбер юл саен: “кайнар яшен т...
Аерым бер шәхесләргә багышланган әсәрләрдә - “Сөембикә сылу”, “Кол Гали”,“Са...
Психологик яктан бай кичерешләргә күп урын бирелгән “Ана” шигырендә тагы да...
Гамил Афзалның оста каләме яңгыр суын талпындыра да, атындыра да, җилләргә р...
Сугыш темасына багышланган әсәрләр арасында “Нигә төшкә керә ул таңнар?” бал...
“Йөрәк яна” шигырендә төп герой – ир йөрәге. Бу очракта “ир” сүзе күчерелмә...
Г.Афзалның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге күренекле шәхесләргә – Г.Тукайга,...
Анафора – сүзләрне яки сүзтезмәләрне җөмлә башында кабатлау. Г.Афзал бу көчл...
Шагыйрь Гамил Афзал иҗатын өйрәнү, әдәбият дөньясына алып килгән яңалыгын за...
Кулланылган әдәбият 1.Афзал Г. Сайланма әсәрләр. 1-3 том. - Казан:ТКН, 2004....
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
1 из 22

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Гамил Афзалның патриотик шигырьләрендә троплар һәм тел-сурәтләү чаралары Вагы
Описание слайда:

Гамил Афзалның патриотик шигырьләрендә троплар һәм тел-сурәтләү чаралары Вагыйзов Фәрит Яхъя улы, Түбән Кама муниципаль районы “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең I - категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Фарахова Рамилә Яхъя кызы, Тукай муниципаль районы Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

№ слайда 2 Гамил Афзал шигырьләрен укып, татар баласы үз туган теленең матурлыгын, тел
Описание слайда:

Гамил Афзал шигырьләрен укып, татар баласы үз туган теленең матурлыгын, тел бизәкләрен тоярга өйрәнә, үз иленең патриоты булып үсәргә омтыла, туры фикерле, юмор хисен аңлаучы булып тәрбияләнә.

№ слайда 3 Гамил Афзалның туган авылы – Такталачык Патриот сүзе грек телендә ( patrios)
Описание слайда:

Гамил Афзалның туган авылы – Такталачык Патриот сүзе грек телендә ( patrios) – ватан, туган ил төшенчәсен аңлата. Патриотизм исә рухи һәм әхлакый принципны белдерә, аның төп эчтәлеге – Ватанга мәхәббәт һәм аның өчен үз тормышыңны да кызганмау.

№ слайда 4 Гамил Афзалның туган авылы - Такталачыктагы һәйкәл “Безнең дә уй бара, җыр ба
Описание слайда:

Гамил Афзалның туган авылы - Такталачыктагы һәйкәл “Безнең дә уй бара, җыр бара Җәлилләр, Кәримнәр эзеннән.. Кылычны кылычка чыңлаткан Кутуйлар, Мусалар эзеннән.” Гамил Афзалның “Мусалар токымыннан” дип аталган шигырендәге бу өзектән күренгәнчә, ватанпәрвәрләр татар шагыйрьләре арасында гаять күп. Ул үзе дә шулар токымыннан.

№ слайда 5 Гамил Афзалның патриотик темага багышланган иҗатын шартлы рәвештә 3 төп өлеш
Описание слайда:

Гамил Афзалның патриотик темага багышланган иҗатын шартлы рәвештә 3 төп өлешкә бүлеп карарга була. Беренче - туган якка, тарихи вакыйгаларга багышланып язылган әсәрләр, икенче - Бөек Ватан сугышы чоры турындагы шигырьләр, өченче юнәлеш - ватанпәрвәр булган күренекле шәхесләргә багышланган әсәрләр

№ слайда 6 Гамил Афзал үз шигырьләрендә Ватанны ярату туган җиргә мәхәббәттән башлана д
Описание слайда:

Гамил Афзал үз шигырьләрендә Ватанны ярату туган җиргә мәхәббәттән башлана дип кенә язып калмый, ә күңелгә сеңеп калырлык югары поэтик образлар һәм тирән мәгънәле символлар тудыра: Яшь бөреләр хуш ис чәчкән, Юкә чәчәк аткан, Өянкеләр лепердәшкән, Безнең авыл – Ватан. (“Ватан”) Такталачык авылында Г.Афзал урамы

№ слайда 7 Туган якның, табигатьнең матурлыгын күрсәтү өчен автор тел-сурәтләү чаралары
Описание слайда:

Туган якның, табигатьнең матурлыгын күрсәтү өчен автор тел-сурәтләү чараларын бик бай куллана. Аның шигырьләрендә тирәкләр төш күрә, зирекләр җырлый, апрель җиле бии-бии исә. Такталачык авылыннан ерак булмаган ямьле су буйлары

№ слайда 8 Гамил Афзал геройларның кичерешләрен тирәнрәк ачу, вакыйгаларны, күренешләрн
Описание слайда:

Гамил Афзал геройларның кичерешләрен тирәнрәк ачу, вакыйгаларны, күренешләрне, әйберләрне тулырак күрсәтү максаты белән төрле шигьри сурәтләү чараларыннан файдалана. Троп – сүзләрне, сурәт ясау өчен, үз мәгънәсендә түгел, ә күчерелмә мәгънәдә куллану ул. Тропларга чагыштыру, эпитет, метафора, метонимия, гипербола, литота (кечерәйтү), ирония керә.

№ слайда 9 Троплар (бор. грекча τρόπος — күчерү) — әйберләр, предметлар, күренешләр ара
Описание слайда:

Троплар (бор. грекча τρόπος — күчерү) — әйберләр, предметлар, күренешләр арасында булган бәйләнешләр ярдәмендә ясалган күчерелмә мәгънә. Троплар төрле әсәрләрдә күпчелек язучылар һәм шагыйрьләр белән кулланыла. Троплар аерым фән (семасиология) тарафыннан өйрәнелә. Тропларның төп төрләре: Чагыштыру Метафора Метонимия Эпитет Аллегория Гипербола Литота Сынландыру Персонификация Ирония Сарказм Көлке Тәмсил

№ слайда 10 “Җир турында җыр” шигырендә сурәтләү чаралары һәрбер юл саен: “кайнар яшен т
Описание слайда:

“Җир турында җыр” шигырендә сурәтләү чаралары һәрбер юл саен: “кайнар яшен түкте илләр”, “җирдә кендек” (сынландыру); “җир тузаны – йөзгә иннек”, “нужа белән михнәт дулап” (чагыштыру); “җен чыдамас авырлыкка” (метафора), “кызыл урак” , “кызыл сабан”, “кызыл амбар”(эпитет), “елап йөргән нужа беткән” (метафора).

№ слайда 11 Аерым бер шәхесләргә багышланган әсәрләрдә - “Сөембикә сылу”, “Кол Гали”,“Са
Описание слайда:

Аерым бер шәхесләргә багышланган әсәрләрдә - “Сөембикә сылу”, “Кол Гали”,“Салават батыр” шигырьләрендә автор ерак бабайларыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге белән горурлана, аларның туган төбәкләренә булган эчкерсез мәхәббәтләренә соклана

№ слайда 12 Психологик яктан бай кичерешләргә күп урын бирелгән “Ана” шигырендә тагы да
Описание слайда:

Психологик яктан бай кичерешләргә күп урын бирелгән “Ана” шигырендә тагы да күбрәк сурәтләү чаралары кулланылган: “ике бөртек яше”, “йомшак туп кебек”, “тыныч нурлар” (эпитетлар); “нур балкытып таңнар атса да”, “моңландырып кояш батса да” (чагыштырулар); “саф энҗеләр кебек талпынып”, “чыбык очларында атынып” (сынландырулар).

№ слайда 13 Гамил Афзалның оста каләме яңгыр суын талпындыра да, атындыра да, җилләргә р
Описание слайда:

Гамил Афзалның оста каләме яңгыр суын талпындыра да, атындыра да, җилләргә рәнҗеттерә дә. Ә кар астындагы агачлар “мамык ябынып” (эпитет) кына түгел, ә “алларына алмаз коелып утыралар кебек боегып” (метафора). Гади авыл кешесе, мич остасы Шиһабетдин беренче карашка бик ваемсыз кешегә ошаган. Бу шигырьнең һәрбер юлларында эпитетлар, метафоралар, чагыштыру һәм сынландыру алымнары бик урынлы кулланылган: “бер кашык бал капкан кебек” ,”йөз сум акча тапкан кебек” (чагыштыру); “юрганыннан көлә кебек ”, “кул җылысы салып китте” (метонимия).

№ слайда 14 Сугыш темасына багышланган әсәрләр арасында “Нигә төшкә керә ул таңнар?” бал
Описание слайда:

Сугыш темасына багышланган әсәрләр арасында “Нигә төшкә керә ул таңнар?” балладасы аерым бер урын алып тора. Автор аны үзенең сугыш елларында узган яшьлегенә багышлаган. “Металл төсле кырыс чырайлы”, кайчак “йокы күрми ауган” эшчеләр бар көчләрен фронт өчен корал эшләүгә бирәләр. Кызу мичнең яктысын автор “таң төсе”, “кан төсе” (эпитетлар) белән чагыштыра. Автор бик урынлы рефрен - кабатлануларны, эпифораларны куллана, алар ярдәмендә тимерчелек цехындагы чүкеч-станок тавышларын тасвирлый (“әйтерсең лә күңел түренә кызган тимер белән басканнар”).

№ слайда 15 “Йөрәк яна” шигырендә төп герой – ир йөрәге. Бу очракта “ир” сүзе күчерелмә
Описание слайда:

“Йөрәк яна” шигырендә төп герой – ир йөрәге. Бу очракта “ир” сүзе күчерелмә мәгънәдә китерелә, күз алдына ил батыры килеп баса. Бу образны сурәтләү өчен автор түбәндәге алымнарны куллана: “насос кына диләр йөрәкне” (чагыштыру), “йөрәк ул – сандугачлы урман” , “бөркет булып оча иректә” (сынландыру); “сатлык, буш, тимер, кристалл, куш, батыр ... йөрәкләр” (эпитетлар), “очкын чәчте шатлык йөрәгемнән” (метафора); “йөрәк көлә, шатлана, өзгәләнә” (метонимия); “көлемсерәп биек дарга менә”, “суда батмый торган дөреслек”(метафора); “бөркет булып оча” (сынландыру), “йөрәк уты бозны эретә” (гипербола).

№ слайда 16 Г.Афзалның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге күренекле шәхесләргә – Г.Тукайга,
Описание слайда:

Г.Афзалның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге күренекле шәхесләргә – Г.Тукайга, М. Жәлилгә, С. Садыйковага, М. Фәйзигә, И. Шакировка һ.б. багышланган әсәрләре күп. “Мусалар токымыннан” шигыренә игътибар итик: “Җәһәннәм утларын кичкәндә Йөрәгең туктаса тибүдән Тарихның мактаулы түренә Әҗәлләр өстеннән басып кит; Дошманнар йөрәген тетрәтеп Елмаеп үләргә насыйп ит!”

№ слайда 17 Анафора – сүзләрне яки сүзтезмәләрне җөмлә башында кабатлау. Г.Афзал бу көчл
Описание слайда:

Анафора – сүзләрне яки сүзтезмәләрне җөмлә башында кабатлау. Г.Афзал бу көчле лексик сурәтләү төрен “Йөз кабат”, “Мин халыкны алдап җырламадым...”, “Сүз” шигырләрендә бик урынлы итеп куллана. Гамил Афзал иҗатында риторик эндәш, лексик чаралар, антитеза кебек стилистик фигураларны очратырга була. Парлы сүзләрне еш куллану да иҗатына бик хас күренеш. “Ана ” әсәрендә мисаллар: иртә-кичен, әйлән-тулган, яфрак-күлмәк, әлли-бәлли; “Өянкеләр моңы” шигырендә: качып-посып, арслан-егетләр,аккошлар-кызлар. Композицион төзелеш ягыннан да Г.Афзалның әсәрләре бик үзенчә. Мисал өчен, “Ачык калган китап ята” шигырендә 6 дүртъюллыкның беренче һәм дүртенче юллары кабатланып килә. Автор шулай итеп Китап образын тудыра, аны җанландыра, аны тарих-язмыш символына әверелдерә.

№ слайда 18 Шагыйрь Гамил Афзал иҗатын өйрәнү, әдәбият дөньясына алып килгән яңалыгын за
Описание слайда:

Шагыйрь Гамил Афзал иҗатын өйрәнү, әдәбият дөньясына алып килгән яңалыгын заман биеклегеннән торып бәяләү милләтебезнең бүгенгесе Һәм киләчәге турында җитди уйлану булып тора.

№ слайда 19
Описание слайда:

№ слайда 20
Описание слайда:

№ слайда 21 Кулланылган әдәбият 1.Афзал Г. Сайланма әсәрләр. 1-3 том. - Казан:ТКН, 2004.
Описание слайда:

Кулланылган әдәбият 1.Афзал Г. Сайланма әсәрләр. 1-3 том. - Казан:ТКН, 2004. 2. Галиуллин Т.Тынгысыз каләмнең үлемсез шигърияте.//Татарстан .-2001.-№5. 68-71 б. 3. Галиуллин Т. Хәзерге шигърият //Мирас.-1996.-№7-8.-98-122 б . 4. Гыйльманов.Г. Шагыйрьнең биеклеге //Казан: Рухият ,2000.- 5-6,11-29 б.

№ слайда 22 Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
Описание слайда:

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 29.09.2015
Раздел Русский язык и литература
Подраздел Презентации
Просмотров469
Номер материала ДВ-020298
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх