Инфоурок / Другое / Презентации / Презентация тәрбия эше буенча "Әхлак тәрбиясе"

Презентация тәрбия эше буенча "Әхлак тәрбиясе"



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Педсовет темасы: “Рухи-әхлакый тәрбия - милли мәгариф нигезе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизова Рәсимә Шәйхетдин кызы.

Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек - электән исбатлап килгән. Әле борынгы грек философы Сенека ук: “Гыйлемлектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши”,-- дигән гыйбарә әйткән. Әхлак ул – кешенең эш - хәркәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле кыйммәтләрдән торган сыйфат.
Әхлакый кыйммәтләр исә аерым кешенең яки кешеләр төркеменең рухи кыйбласын, яхшылык һәм яманлыкның асылын ни рәвешле аңлауларын чагылдыра. Монда инде кешенең, шәхеснең нинди идеалларга табынуы , аның яшәү максатын чагылдыручы төп төшенчәләр зур роль уйный. Кешенең әхлакый тормышындагы эмоциональ якны горурлык, намус, вөҗдан, нәфрәт, оялу, һавалану яки үз-үзеңне артык ярату кебек хисләр билгели. Әхлакый хисләр кешенең башкаларга карата, үз-үзенә карата, иҗтимагый күренешләргә, тормышның үзенә карата субъектив мөнәсәбәтен чагылдыра. Хисләр исә дөньяны танып белү процессына да утеп керәләр һәм, эзләну шатлыгы, ачышлар бәхете, хакыйкать өчен көрәшләрдәге кичерешләр булып, кешенең кылган барлык гамәлләрендә чагылыш табалар.
Кешенең тәрбиялелеген һәм әхлагын аның тәртибенә карап бәялиләр. Ләкин ул киң төшенчә һәм билгеле бер шәхес тормшынын барлык якларын үз эченә ала .
Кешенең тәртибе аның кылган гамәллэреннән гыйбарәт. Димэк, тәртип ул—үзара бәйләнештә булган гамәлләр җыелмасы, шул гамәлләрнең тууына сәбәп булган максат-теләкләрнең бергә туплануы.
Федераль
дәүләт стандартларына күчү барышында да әхлак тәрбиясенең нигезе һәм бурычлары, тәрбия процессы — кешенең тулысынча шәхес буларак формалашуы.Әхлак тәрбиясе – тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга , кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый. Шәхеснең һәрьяклап усешен тәэмин иткән башка төр тәрбияви берәмлекләр барысы да әхлак мөнәсәбәтләре , әхлаклылык принциплары аша уза.
Дәүләт стандартларын тормышка ашыруда әхлак тәрбиясе процессында укытучы-тәрбиячеләрнең роле зур. Алар тиешле шартларны тудыра, оештыра да — алар балаларнын укуы, хезмәте, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге дәвамында әхлак мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтә. Шул ук вакытта әлеге тәрбия процессы тәрбиячеләр биргән юнәлеш буенча гына түгел, ә бәлки көтелмәгән хәлләр, көтелмәгән очраклар тәэсирендә дә дәвам итә. Ә болары әхлак тәрбиясе процессына уңай да, кире дә тәэсир итәргә мөмкин. Менә шушы хәл тәрбия эшендә катлаулылык тудыра һәм тәрбиячеләрдән зур осталык, күңел сизгерлеге сорый. Федераль дәүләт стандартларына күчү барышында мәктәптә әхлак тәрбисенең төп бурычлары укучы балада әхлак тәҗрибәсе булдырудан тора. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара. Җәмгыятькә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү исә – укучыда гражданлык хисләре, патриотизм, иҗтимагый һәм рухи активлык тәрбияләү. Кеше үзенең шәхси тормышында, гаиләдә үзен билгеле бер җәмгыятьнең тулы хокуклы һәм җәмгыять алдындагы бурычларын тоя белгән гражданы итеп хис итәргә тиеш.
Халык педагогикасы яшь буынга белем алу, фән һәм сәнгать өлкәсендә иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнү, әхлакый камилләшү өчен җирлек тудыручы чараларның башлангыч нигезен тәшкил итә. Халкыбыз кешелек тормышында белемнең зур роль тотканын тирәнтен аңлый. Белем кешегә яхшы тормыш өчен көрәшне җиңеләйтүче зур көчкә ия. Халык фәнне, гыйлемне барлык байлыклардан да өстен куйган, әдәпсезлекне һәм наданлыкны өнәмәгән, кешенең акылын һәм зирәклеген югары бәяләгән. Моның шулай икәнлеге татар халык иҗаты әсәрләрендә дә киң чагылыш тапкан. Фольклор әсәрләре - хезмәт халкының тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе нәтиҗәсендә туган барлык белемнәрнең бергә җыелмасы ул. Фольклор халык һәм борынгы кешелек җәмгыяте культурасына нигез салучыларның аң - белемен, тапкырлыгын, зирәклеген чагылдыра һәм балаларга рухи- әхлакый тәрбия бирудә милли мәгарифнең төп таянычы булып тора. Фольклор әсәрләре, этнографик материаллар, халык традициялэре, уен һәм бәйрәмнәр, сәнгатьчә эшләнгән борынгы бизәнү әйберләре, традицион һөнәрләр, гаилә тәрбиясе тәҗрибәсе халык педагогикасы мирасының төп өлешен тәшкил итә. Дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда балада гуманлылык, гаделлек, хезмәт ярату, тәртиплелек, җаваплылык, тыйнаклык кебек сыйфатлар формалаштыруда, аң - белем һәм тәрбия бирүдә без халык педагогикасыннан киң файдаланабыз.
Татар халкының әхлакый тәрбия бирү тарихына мөрәҗәгать иткәндә без борынгы бабаларыбызның инде күптәннән нәсыйхәт китаплары булуына инанабыз. Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел фәрадис», Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Риза Фәхретдиннең «Насыйхәт», Каюм Насыйриның «Китаб-әт-тәрбия» әсәрләре әнә шундыйлардан. Язучыларыбызның, күренекле шәхесләрне» тормышлары турында язылган әсәрләрне» матур үрнәклэрен өйрәнү дә рухи-әх
лакый тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия дип саныйм.

Рухи-әхлакый тәрбия бирүдә халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен өйрәнү, гаилә бәйрәмнәре үткәрү, гаилә шәҗәрәләре төзү, «Безнең гаилә» темасына иншалар язу отышлы дип саныйм.
Үзенең рухи үсешендә югары әхлакый биеклеккә ирешкән кеше генә гомере буе шул югарылыкта калырга омтылып яши. Ялгышлыклар җибәрсә, воҗдан газабы кичерә, хаталарын төзәтү юлларын эзли. Әхлаклылык кешенең гадәти сыйфатына әйләнсен өчен, моңа аны бала чактан ук гадәтләнд
ерергә кирәк. Бу — ата - аналар, укытучылар, тәрбиячеләрнең төп вазифасы.
Балада югары әхлак сыйфатларын бары тик билгеле бер эзлеклелектә максатчан тәрбия эше алып бару нәтиҗәле була.















Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДБ-067983

Похожие материалы