Инфоурок Другое Научные работыПроект по родному (татарскому) языку "Фразеологизмнарда саннар"

Проект по родному (татарскому) языку "Фразеологизмнарда саннар"

Скачать материал

МБГББУ ТР Әгерҗе муниципаль районы Сарсак- Омга лицее

 

 

 

 

 

 

ПРОЕКТ ЭШЕНЕҢ ТЕМАСЫ:

“Фразеологизмнарда саннар”

 

 

 

 

 

Проектны башкарды:

Хатбуллина Иделия,

6 нчы сыйныф укучысы.

Җитәкчесе: Шәйдуллина Л.М.,

ана теле (татар теле) һәм әдәбияты

укытучысы.

 

 

 

 

2018-2019 уку елы

 

 

            Эчтәлек

 

  1. Максат, бурычлар.……………………….............................................……3

  2. Гипотеза ........................................................................................................3

  3. Кереш  ...........................................................................................................5

  4. Төп өлеш........................................................................................................6

  5.Йомгаклау. Нәтиҗә. ……………….....................…………….....................8

  6.Кулланылган әдәбият.....................................................................................9

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Проектның темасы:

“Фразеологизмнарда саннар”

Максат:

Сүзлеккә кергән  фразеологизмнарны өйрәнү, алар составына керә

торган саннарны кулланылыш киңлеге ягыннан тикшерү.

 Бурычлар:

 Куелган максатка ирешү өчен, без түбәндәге бурычларны күз алдында тоттык:

 - фразеологиягә багышланган фәнни-методик хезмәтләргә күзәтү ясау;

- сүзлектәге саннар кергән фразеологик әйтелмәләрне барлау, диаграммада күрсәтү;

- фразеологизмнарны сөйләмебездә ешрак һәм урынлы куллану.

 

Тикшерү объекты:

 Н. Исәнбәтнең 2 томдагы “Татар теленең фразеологик сүзлеге”, андагы саннар кергән фразеологизмнар.

 Тикшерү ысуллары:

 - мәгълүмат җыю методы;

 - анализ;

 - чагыштыру;

 - статистик тикшеренүләр.

 Гипотеза:

Әлеге проект өстендә эшләү фразеологизмнар турындагы белемнәрне тирәнәйтәчәк, фразеологизмнарда саннарның кулланылышын ачыклаячак, безнең  күзаллауны киңәйтәчәк.

 

 

 

 

 

 

Кереш

         Көндәлек тормышта без саннарны һәрвакыт кулланабыз. Вакытны беләбез, кибеткә йөрибез, адресны әйтсәк тә саннар кирәк була. Шулай ук саннар әдәби әсәр исемнәрендә дә (“Без кырык беренче ел балалары”, “Мең дә бер кичә” һ. б.), сынамыш һәм мәкальләрдә дә еш очрый. Мәсәлән, “Алтыдагы- алтмышка”, “Беләге бар берне егар, белеме бар меңне егар”, “Дүрт аяклы ат та абына”. 
Ә үземнең  тикшеренү эшемдә фразеологизмнарда саннарның кулланылышын ачыкладым.

        Фразеологизмнар – үзгәртелми, таркалмый торган тотрыклы сүзтезмәләр. Фразеологизмнар ике яки берничә сүздән тора.  Ләкин алар бөтен килеш кенә бер мәгънәгә ия булалар.   “Фразеологик берәмлекләр сөйләмне образлы, бизәкле, тәэсирле итә, шуңа күрә тел осталары аларны матур әдәбиятта яратып һәм мул файдаланалар,”- диелә Ф. С. Сафиуллина, М. З. Зәкиевнең “Хәзерге татар әдәби теле” китабында. Дөрестән дә, фразеологик әйтелмәләр кулланып сөйләшәбез икән, сөйләмебез матур һәм бай булачак. Шул уңайдан, Нәкый Исәнбәтнең 2 томдагы “Татар теленең фразеологик сүзлеге”н тикшереп чыктым.  Нинди саннар күбрәк очрый, ниндиләре сирәк – шуны белдем.  Фразеологизмнарда саннар еш очрый икән.  Сүзлектә 1, 2 һәм 5 саннары кергән фразеологизмнар күп очрады.  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Төп өлеш.

       Н. Исәнбәтнең ике томлык “Татар теленең фразеологик сүзлеге”ндә  төрле саннар кергән фразеологизмнарның исәбен ачыкладым.

     Бер саны кергән фразеологизмнар: 357. Мәсәлән: Алла да бер, шайтан да бер. - Икесеннән дә тартынып тормауны, үз кирәгенә карап кайсын булса да чара итеп куллануны аңлата. Бер аягында итек, берсендә читек. - Ишле-ишсез ишкә иш туры килмәү. Бер акыл килү. - Башына бер уй килү. Аннан бер, моннан бер. – Төрле җирдәге әйберне берәм-сәрәмләп, чүпләп алу.

           Ике саны кергән фразеологизмнар: 237. Мәсәлән: Ике ат бер тиен, ике чабата бер кием. - Әзергә-бәзер яшәүче, дөньядан хәбәрсез, ваемсыз, өстән генә караучы. Бер казанга ике тәкә башы. – Бер-берсе белән сыешмый торган ике каршылыкны бергә сыйдырырга тырышуга мисалдан. Берьюлы ике куян тоту. – Берьюлы ике максатка ирешү. Сүзне икенчегә бору. – Бер нәрсә турында сөйләгәндә, икенче нәрсә турында сүз башлау.

            Өч саны кергән фразеологизмнар:4. Мәсәлән: Өченче әтәчкә кадәр. - Таңга кадәр, таң атканчы, бик озак. Өч минутта. - Бик тиз. Парлы сан составында да бар: Ике-өч авыз сүз. – Берничә, аз гына сүз.

           Дүрт саны кергән фразеологизмнар: 19. Мәсәлән:  Дүрт колак белән тыңлау. – Ике колак белән ишетү генә җитми дигән кебек, бөтен игътибарны биреп, тырышып тыңлау. Бир бишне, тот дүртне. - Күрешкәндә биш бармакны, ягъни кулны тотып күрешү. Дүрт ягың кыйбла. – Ихтыярың, теләсә кая кит.

           Биш саны кергән фразеологизмнар: 52. Бер телгә биш тел- сүз көрәштерү. Бер чәч биш булган заман- бик күп эшләр бергә килеп тыгылып, кайсына җитешергә дә белмичә, кырыкка ярылудан киная.  Биш бармак кебек белү- бик төгәл, анык белү, хәбәрдәр булу.

           Алты саны кергән фразеологизмнар: 14.  Мәсәлән:  Алты авыз. -Күп сөйләүчән. Алты тугызга җитми. - Алты ай тырышып эшләгәнең тугыз ай ашарга җитми дигәне. Алтынчы капчыкның авызын бәйли. - Алтмыш яшен тутыра, димәк.

           Җиде саны кергән фразеологизмнар: 5. Мәсәлән: Җиде бабасын тану. -  Үзенең тарихын белү. Җиде диңгез артында. - Бик еракта дигән мәгънәдә. Җиде йозак астына бикләү. - Бик нык саклау, еракка яшерү.

           Тугыз  саны кергән фразеологизмнар: 4. Мәсәлән: Сукса тугыз көн чумар ашамассың. – Бик куәтле, таза гәүдәле кешегә карата.

            Ун саны кергән фразеологизмнар: 13. Мәсәлән: Ун бармагында уны утыра.- Күп балалы.   Ун кат үлчәп бер кат кисү. - Эшне кат-кат уйлап эшләү. Ун сан нугай иле. - Дастан-әкият, алым , тәгъбир. Йөз мең гаскәрле нугай иле димәктән әйтем.

           Унбер саны кергән фразеологизм: 1. Мәсәлән: Унбер чәе.- Сәгать унберләрдә көндезге чәйне эчеп алу йоласы.  

            Унике саны кергән фразеологизмнар: 5. Мәсәлән: Унике тел белү. - Күп телдә сөйләшү. Уникенең бере юк. - Бар яктан да җитешсезлек, ярлылык дигән урында.

            Унбиш саны кергән фразеологизм: 1. Мәсәлән: Булмаса-биш, булса-унбиш. - Акчаң югын белсә биш сумга да килешә, булганын белсә, унбиш сумыңны алмыйча китми, әрсез димәктән.

             Уналты саны кергән фразеологизм: 1. Мәсәлән: Дүрт кырые да  уналты. - Аңа бар да төгәл, димәктән. Ваемсыз һәм ничек булса шуңа риза булып яшәүчегә карата.

            Унҗиде саны кергән фразеологизмнар: 3. Мәсәлән: Унҗиде яшьлек җилкенчәк. - Кызлар турында. Унҗиде сәгать үләне. – Көн озынлыгы 17 сәгатькә җиткәнче үскән шифалы үлән саналу. Халык медицинасы буенча, шуңа хәтле үләннең шифасы аның җир өстендә үскән өлешендә була, аннан соң, көн кыскара башлагач, үләннең шифасы тамырына китә, шуңача җыелган дару үләннәрен унҗиде сәгать үләне, диләр.

             Утыз саны белән фразеологизм: 1. Мәсәлән: Кырыгына бер иман, утызына бер комган. – Угыры, башкисәр бер төркем кешеләр, банда, шайка, юлбасар халык хакында. Ягъни аларга ышанырга да, таянырга да юк.

            Утыз тугыз саны кергән фразеологизм: 1. Мәсәлән: Утыз тугызлы- кырыкка бер тулмаган.

            Кырык саны кергән фразеологизмнар: 48. Мәсәлән: Кырык катлы.-  Бик катлаулы. Кырык кат. - Күп мәртәбә.   Кырык кашык арасы. - Ишле, күмәк гаилә турында.

            Кырык өч саны кергән фразеологизм: 1. Мәсәлән: Кырык өч әрвахка бер бөтен икмәк. – Ачлыктан, ябыклыктан өрәк кебек коры күләгәгә калган йолкышларны берәр кече телем паек белән туйдыруның мөмкин түгеллеген көлү.

           Кырык тугыз саны белән фразеологизм: 1. Кырык тугыз авыруның илле бере белән чирләгән. – Бик күп төрле авыру белән авырып, үзеннән яңа авырулар өстәп авыручыга карата.

     Илле саны белән фразеологизмнар: 3. Мәсәлән: Илле батман Идел суы. – Коры су-шулпа, сып-сыек чәй дигәнгә мисал.  Илле иләктән иләнгән, илле иләктән уздырып.- Кат-кат контрольдән уздырылган, күп тикшерүләр астыннан уткән, яңадан илисе калмаган.

            Алтмыш саны кергән фразеологизмнар: 1. Мәсәлән: Алтмыш колач алайгыр. - Әкият батырлары атлана торган мифик ат исеме.

            Туксан саны кергән фразеологизмнар: 3. Мәсәлән: Туксан авыз сүзнең төене шушы. - Озын сүзнең кыскасы шул, дигән мәгънәдә.

            Туксан тугыз саны кергән фразеологизмнар: 2. Мәсәлән: Туксан тугыз мәртәбә. - Чамасыз арттырып әйтем. Үз туксаны туксан. – Үз сүзен сүз итүче, үзсүзле, үҗәт, кире кеше турында.

            Йөз саны кергән фразеологизмнар: 5. Мәсәлән: Тагы йөз ел тор. - Күп гомер, түгәрәк зур дата теләп әйтем.

            Мең саны кергән фразеологизмнар: 10. Мәсәлән: Бергә - алтын, меңгә - җиз. – Алтын таныган берәү өчен ул кеше алтын, әмма таный белмәгән меңнәр өчен ул җиз димәктән.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Йомгаклау.

       Шулай итеп,  сүзлектә алда санап киткән саннар барлыгы ачыкланды. Бер һәм ике саннары белән фразеологизмнар бик күп икән. Алар микъдар, тәртип саннары белән ясалганнар. Бер санының күп булуы бер, бер-бер, берәү, берәр саннарының билгесезлек алмашлыгы функциясендә кулланылуы белән дә ачыклана дип уйлыйм.

      Ә менә 15, 16, 30, 39, 43, 49, 60 саннары белән сүзлектә берәр генә фразеологизм очрады.

         Саннар кергән фразеологизмнар белән мин буклет ясадым. Бу буклет татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану өчен ярдәм итәр. Үзебезнең телебезне баету өчен дә әһәмияте зур булыр дип уйлыйм.

 

Проек эшен язу дәверендә түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

 

1. Татар теленең фразеологик фонды бай һәм күпкырлы. Ул кеше сөйләмен баетуда, үтемлерәк, көчлерәк һәм үткенрәк итүдә, художестволы әсәр стиленә сәнгатьлелек бирүдә, фикерне тулырак ачуда әһәмиятле роль уйный.

2. Татар телендә саннар кергән фразеологик берәмлекләр бик күп, аларны танып белергә, сөйләмдә урынлы куллана белергә кирәк.

3. Фразеологик берәмлекләр коммуникатив вазифа башкарудан тыш эстетик бурыч та үтиләр. Кеше үзенең сөйләмендә мәкаль-әйтемнәр, фразеологик берәмлекләрдән ни дәрәҗәдә мул һәм уңышлы файдаланса, аның фикере кешеләргә шул дәрәҗәдә җиңелрәк һәм күркәмрәк булып ирешә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әдәбият исемлеге:

 

1. Н. С. Исәнбәт “Татар теленең фразеологик сүзлеге” . Ике томда. I том.- Казан, Тат. кит. нәшр., 1989. - 495 бит.

2. Н. С. Исәнбәт “Татар теленең фразеологик сүзлеге”  Ике томда. II том.- Казан, Тат. кит. нәшр., 1990. -  365 бит.

3. Ф. С. Сафиуллина, М. З. Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле: Югары  һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. Тулыл. 2нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002, - 407 бит.

4. https://infourok.ru/

5. http://www.myshared.ru/

6. Яндекс-картинки.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Проект по родному (татарскому) языку "Фразеологизмнарда саннар""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Помощник руководителя отдела библиотеки

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 666 019 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 04.01.2020 1852
    • DOCX 26.2 кбайт
    • 35 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шайдуллина Ляйсан Маликовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шайдуллина Ляйсан Маликовна
    Шайдуллина Ляйсан Маликовна
    • На сайте: 8 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 50262
    • Всего материалов: 26

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 155 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 283 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 850 человек

Мини-курс

Техники визуализации в учебном процессе

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 19 человек

Мини-курс

Коррекционно-развивающая работа и оценивание в образовании для детей с ОВЗ

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 58 человек из 31 региона
  • Этот курс уже прошли 40 человек

Мини-курс

Современные подходы к духовно-нравственному воспитанию дошкольников

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 13 человек