7 нче сыйныфының татар төркеменә татар теленнән
арадаш аттестация үткәрү өчен контроль үлчәү материалы
Аңлатма язуы
7 нче сыйныфта арадаш аттестация эшен үткәрү өчен контроль үлчәү материалы
укучыларның уку елында алган белемнәрен тикшерү максатыннан, Гомуми белем бирү
учреждениесенең төп белем бирү программасына, арадаш аттестация эше турындагы
нигезләмәгә таянып төзелгән.
Материалның эчтәлеге
1.
Тест
2.
Кодификатор
3.
Бәяләү
нормалары
4.
Җаваплар
Тест ике бүлектән тора.
Беренче өлеш (1-5 бирем) кирәкле мәгълүматны сайлап алуга каралган. Икенче
өлештә (6-10бирем) тексттан кирәкле мәгълүматны сайлап алуга каралган. Бу
биремнәрдән укучыларның лексик-грамматик күнекмәләре тикшерелә. Укучылар дөрес
булган бер варианты гына сайларга тиеш. 11нче биремдә текстка танып, кечкенә
текст язарга.
Тест эшенә бирелгән вакыт: 40
минут
Арадаш аттестация эшенең
кодификаторы
Бүлек коды
|
Тикшерелә торган элемент коды
|
Тикшерелә торган материалның
эчтәлеге
|
|
4
|
Грамматика. Морфология
|
1.
|
4.1
|
Мөстәкыйль сүз төркемнәре
|
2.
|
4.1
|
Мөстәкыйль сүз төркемнәре
|
3.
|
4.1
|
Мөстәкыйль сүз төркемнәре
|
4.
|
4.1
|
Мөстәкыйль сүз төркемнәре
|
5.
|
4.1
|
Мөстәкыйль сүз төркемнәре
|
6.
|
4.1
|
Мөстәкыйль сүз төркемнәре
|
7.
|
4.1
|
Мөстәкыйль сүз төркемнәре
|
8.
|
4.1
|
Мөстәкыйль сүз төркемнәре
|
9.
|
4.1
|
Мөстәкыйль сүз төркемнәре
|
10.
|
4.1
|
Мөстәкыйль сүз төркемнәре
|
Бәяләү
нормалары:
Һәрбер дөрес җавап өчен
бер балл куела.
11нче бирем өчен 5 балл
куела
Максималь балл саны: 14
Барлыгы: 14 балл.
“5” -
81-100% 11 - 14 балл
“4” - 61-80% 9
- 10 балл
“3” -
50-60% 7 - 8 балл
“2” - 49
% 6 балл һәм кимрәк
1 нче вариант
1
|
2
|
3
|
4
|
5
|
6
|
7
|
8
|
9
|
10
|
в
|
а
|
ә
|
в
|
в
|
2
|
башлаган,
шәрәләнеп, боегып
|
3,5,6
|
тара
|
ашыкмый,
утыра
|
2 нче вариант
1
|
2
|
3
|
4
|
5
|
6
|
7
|
8
|
9
|
10
|
ә
|
б
|
а
|
ә
|
б
|
3 зат,
берлек сан
|
авырса
|
дәвалана,
терелтә, кулланыла, тынычландыра
|
8
|
җый
|
7нче сыйныфының татар төркеменә
татар теленнән арадаш аттестация үткәрү өчен контроль үлчәү материалы
1 нче вариант
1 өлеш
1. Укырга фигыленең
төркемчәсен билгеләгез.
а) хикәя фигыль
ә) боерык фигыль
б) исем фигыль
в) инфинитив
2. Ясалма нигезле фигыльне табыгыз.
а) җырлый
ә) бара
б) укый
в) йөгерә
3. Хәрәкәтне белдергән фигыльне табыгыз.
а) йоклый
ә) чаба
б) казый
в) елый
4. Тезмә фигыльне табыгыз.
а) тазара
ә) таныша
б) якынлаша
в) бүләк итә
5. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең
юнәлешен билгеләгез.
Мин
Галиягә идән юыштым.
а) төп юнәлеш
ә) кайтым юнәлеше
б) төшем юнәлеше
в) уртаклык юнәлеше
2 өлеш
Текстны укыгыз һәм 6-11 нче
биремнәрне эшләгез.
(1)
Көз
җиткәч, урманга иң оста рәссам килгән диярсең. (2) Урман төрле төсләргә бизәлә.
(3) Табигать буяуларны кызганмаган, юмарт файдаланган. (4) Агачлардан җиргә
яфрак яңгыры ява. (5) Имән генә ашыкмый, яшелләнеп утыра. (6) Ә чыршы белән
нарат көз җиткәнен сизми диярсең. (7) Урманда яфрак бураны башлана. (8) Усал
җил агач башларын тарый. (9) Ул көрән төскә керә башлаган имән яфракларын җир
буйлап очыра. (10) Урман шәрәләнеп, боегып кала. (Вакытлы матбугаттан)
6. 1 - 4 нче җөмләләрдән төшем юнәлешендәге фигыль
булган җөмләнең санын языгыз.
7.
8 -10
нчы җөмләләрдән ясалма нигезле фигыльләрне табып языгыз.
8.
Фигыле
юклык формасында булган җөмләләрнең санын языгыз.
9.
Тарый фигылен башлангыч
формага куеп языгыз.
10.
5 нче
җөмләдән хикәя фигыльләрне табып языгыз.
11.Текстка таянып, көзге табигать турында кечкенә хикәя (5-7 җөмлә) языгыз.
7нче сыйныфының татар төркеменә
татар теленнән арадаш аттестация үткәрү өчен контроль үлчәү материалы
2 нче вариант
1 өлеш
1.
Укы
фигыленең төркемчәсен билгеләгез.
а) хикәя фигыль
ә) боерык фигыль
б) исем фигыль
в) инфинитив
2. Тамыр нигезле фигыльне табыгыз.
а) җырлый
ә) ашый
б) сикерә
в) серләшә
3. Эшне белдергән фигыльне табыгыз.
а)
казый
ә)
чаба
б)
елый
в)
утыра
4. Кушма фигыльне табыгыз.
а) туктала
ә) саубуллаша
б) урнаша
в) ярдәм итә
5.
Калын хәрефләр белән
бирелгән фигыльнең юнәлешен билгеләгез.
Чит шдән күп приборлар кайтарылды.
а) төп юнәлеш
ә) кайтым юнәлеше
б) төшем юнәлеше
в) уртаклык
юнәлеше
2 өлеш
Текстны
укыгыз һәм 6-11 нче биремнәрне эшләгез.
(1) Кешеләр дә, хайваннар да авырырга мөмкин. (2) Кыргый
хайван авырса, аңа кем рецепт язсын?! (3) Ул үзен терелтә торган үләнне исеннән
табып дәвалана.
(4) Шифалы бик күп үсемлекләр медицинада кулланыла. (5) Алар
хәзер дә кешеләргә хезмәт итә. (6) Безнең илебез кыргый үсә торган дару
үләннәренә бик бай. (7) Мәсәлән, урманда энҗе чәчәк үсә. (8) Аннан тынычландыра
торган дару ясала. (9) Кешеләргә файдалы дару үләннәрен сез дә җыя аласыз. (10)
Дару үләннәрен аяз көнне, чык кипкәч җыялар.
(Вакытлы матбугаттан)
6.
2 нче җөмләдәге язсын
фигыленең зат-санын языгыз.
7.
Тексттан
шарт фигыльне табып языгыз.
8.
Ясалма
нигезле фигыльләрне табып языгыз.
9.
7 - 10 нчы җөмләләрдән төшем юнәлешендәге фигыль булган
җөмләнең санын языгыз.
10.
Җыялар фигыленең
башлангыч формасын языгыз.
11.
Текстка
таянып, дару үләннәре турында 5-7 җөмлә языгыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.