Тема. Рәвешләрнең
сөйләм оештырудагы әһәмияте.
Дәрес максатлары.
Белем
бирү максаты: рәвеш турында белгәннәрне кабатлау һәм
системалаштыру., аларны аера белү, дөрес язу.
Рәвешләрнең сөйләм оештырудагы әһәмиятен билгеләү.
Үстерү
максаты: рәвешләрне сөйләмдә
куллану күнекмәләрен булдыру. Укучыларның фикерләү сәләтен, тыңлап
аңлау, сөйләм күнекмәләрен үстерү
Тәрбияви
максат: вакытны тиешенчә һәм дөрес файдалануга
этәргеч ясау
Укытуның
планлаштырылган нәтиҗәләре.
Шәхси
УУГ:
-укуга
карата кызыксыну хисе;
-үз
мөмкинлекләреңне бәяләү;
-нәтиҗәләргә
үзанализ һәм үзконтроль.
Метапредмет
нәтиҗәләр.
Регулятив
УУГ:
-кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне
истә тотып эшләү;
-укытучы
ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
-эшләрне
таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
-биремнәрне
үтәүнең дөреслеген тикшерү (укытучы ярдәмендә).
Коммуникатив
УУГ:
-тормыш
тәҗрибәсен куллану;
-башкаларның
сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
-парларда,төркемнәрдә
эшли белү
Танып-белү
УУГ:
-тиешле
мәгълүматны дәреслектән таба белү;
-укытучының
авыр булмаган сорауларына җавап бирү;
-төрле
дәрәҗәдәге биремнәр үтәү;
Дәрес
тибы: яңа материал аңлату.
Җиһазлау:
ноутбук,мультимедия
проекторы,экран, презентация
Дәрес
планы
I.Оештыру:
1)исәнләшү,хәл
сорашу;
2)уңай
психологик халәт тудыру;
II.Актуальләштерү:
1)өй
эшен тикшерү;
III.Яңа
материал аңлату:
1)сорауларга
җавап;
2)
проблемалы сорау кую; теманы, максат-бурычларны билгеләү;
3)
кагыйдәләр белән эш;
4)
ял минуты;
IV.Белем
һәм күнекмәләрне ныгыту:
1)
дәреслек белән эш;
2)
диалог төзү;
3)
мини проект төзү;
V.Өй
эше.
VI.Йомгаклау:
1)
нәтиҗә (сорауларга җавап);
2)
рефлексия;
3)
билге кую.
Дәрес
барышы
I.1. -Исәнмесез,укучылар?! Хәерле көн!
-................
-Хәлләрегез ничек?
-...................
-Утырыгыз, укучылар.
2. Хәерле көн,дуслар
сезгә!
Хәерле көн
һәммәгезгә.
Белем үрен
яулаганда
Уңыш юлдаш
булсын безгә.
Гел «5» леләр
алып торыйк
Өлкәннәрне
сөендерик.
Шушы изге
теләк белән
Хәзер дәрескә
керик.
-Әйдәгез,бер-берегезгә карап елмаешыгыз,
кулларны кысышыгыз.
-Дәресне яхшы кәеф белән башлап җибәрик.
II.1.-Әлбәттә иң
элек сезгә бирелгән өй эшләренә тукталып, күзәтү ясарбыз. 109 нчы биттәге, 249
нчы күнегү тикшерелә (рәвешләрне сайлап яз).
(Укучыларның өй эшләре тикшерелә)
-Укучылар, тәрәзәгә күз салыйк әле. Тышта
күргәнегезчә,яз ае. Табигатьнең гүзәллегенә сокланып туеп булмый. Бар
матурлык,гүзәллек хөкем сөрә. Ә сез бүгенге көн, һава торышы турында нәрсә
әйтә алыр идегез?
-.............................. (җаваплар
тыңлана).
-Яхшы,укучылар, дәвам итәбез.Сезнең
алдыгызда җөмлә бирелгән. Дәфтәрләребезне ачып, бүгенге числоны язабыз. Әлеге
җөмләне күчереп куябыз.
Бүген кояш шактый югары күтәрелгән.
-Укучылар,
ә хәзер җөмләдән рәвешне табып билгеләгез, нинди җөмлә кисәге булып килгән,
астына сызыгыз.(1 укучы тактада эшли)
III.1.Эшебезне алга таба дәвам иткәнче, әйдәгез, узган
материалны кабатлап алыйк.
Сорауларга
җавап бирәбез.
-Рәвеш нәрсәне белдерә?
-...............................
-Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә?
-................................
-Рәвешләрнең нинди дәрәҗәләре бар?
-................................
Мәгънәләренә карап, рәвешләр
ничә төркемгә бүленә?
-.................................
2.
Укучылар, мин сезгә Габдулла Тукайның “Шүрәле ”
әкият-поэмасыннан өзек тәкъдим итәм. Сез әлеге өзектән рәвешләрне табарга,
сораулар куярга тиеш буласыз.
Гәрчә анда тумасам да,мин
бераз торган идем,
Җирне аз-маз тырмалап,чәчкән
идем,урган идем.
Зурмы, дисәң,зур түгелдер,бу
авыл бик кечкенә,
Халкының эчкән суы бик кечкенә
инеш кенә.
-Әлеге
өзектә нәрсә сурәтләнгән?
-................(җаваплар тыңлана).
-Сез
яшәгән төбәк,авыл яисә шәһәр зурмы?
-................(җаваплар тыңлана).
-Әйдәгез,
хәзер тексттан рәвешләрне табыйк. Сораулар куйыйк.
-Ә
хәзер рәвешләрне төшереп калдырып өзекне укыгыз әле. Мәгънәсе үзгәрер микән?
-................(җаваплар тыңлана).
-Димәк,
укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр?
-................(җаваплар тыңлана).
-Дәресебезнең
максаты нинди? Без дәрестә нәрсәләр эшләрбез?
-................(җаваплар тыңлана). Рәвеш дәрәҗәләре турында сөйләшербез,
төрле күнегүләр эшләрбез .....)
Әлбәттә, без рәвешләрнең
сөйләм оештырудагы әһәмиятен, дөрес язу кагыйдәләрен
белербез, төрле күнегүләр аша истә калдырырбыз. Шулай ук бер-беребезнең эшенә
игътибарлы булып, уртак фикергә килеп, нәтиҗәләр чыгарырга өйрәнербез.
III. 1. - Укучылар, без бүген дә сезнең белән рәвешләрне
өйрәнүне дәвам итәбез. Сөйләм оештыруда
рәвешләрнең әһәмияте зур. Алар сөйләмне матурлый,җөмләне тулыландыра.
-Татар телендә рәвешләр тамыр
һәм ясалма була. Ясалма рәвешләр кушымча ялгану,сүзләр кушылу (кушма) һәм
сүзләр парлану(парлы) юлы белән ясалалар.
Тамыр
|
Ясалма
|
тиз,әкрен,аз,җәяү
|
татарча, аюдай,бераз,яланбаш,аз-маз,иртә-кич,чын күңелдән, ике
яклап
|
-Күпчелек рәвешләр, сыйфатлар шикелле, дәрәҗә
белдерә ала.
Төп дәрәҗәдәге рәвешләр эш яки хәлнең гадәти билгесен белдерә: тиз укый, шәп
уйный, сирәк йөри һ.б.
Чагыштыру дәрәҗәсендәге рәвешләр төп дәрәҗәдәге рәвешләргә -рак/ -рәк кушымчалары
ялганып ясала. Алар эш яки хәл билгесенең гадәтидән артыграк яки кимрәк икәнен
белдерә: кызурак эшлә, ешрак кер, әкренрәк сөйләш һ.б.
Артыклык дәрәҗәсендәге рәвешләр эш яки хәл билгесенең гадәтидән күпкә артык
икәнен белдерә: бик тиз килә, өр - яңадан башкар, яп - якын яши һ.б.
-Мәгънәләренә карап,рәвешләр алты төркемгә
бүленә:саф,охшату-чагыштыру,күләм-чама,урын,вакыт һәм сәбәп рәвешләре.
саф рәвешләр
|
охшату-чагыштыру
рәвешләре
|
күләм-чама
рәвешләре
|
урын
рәвешләре
|
вакыт
рәвешләре
|
сәбәп
рәвешләре
|
тиз,әкрен,җәяү,кинәт,бер-бер
артлы
|
аюдай,балаларча,үзенчә,көмештәй,яшьләрчә
|
күп,аз,сирәк,бераз,бөтенләй
|
ерак,якын,
югары,түбән,анда
|
кичә,бүген,
көзен,язын,кышын
|
юкка,бушка,юри,
әрәмгә,тикмәгә
|
3.- Ял минуты .
(Укучылар музыка астында төрле хәрәкәтләр ясыйлар).
Хәзер бераз ял итик,
Тәнебезгә көч кертик.
Бер урында таптаныйк,
Сикергәләп тә алыйк.
Бер чүгәлик, бер басыйк,
Күл тегермәне ясыйк.
Тиз армаска тырышыйк.
Арганнарга булышыйк.
IV. 1.Яңа белемнәрне ныгыту.Хәзер
дәреслектәге 113 нче бит, 262 нче күнегүне эшләрбез.Нокталар урынына тиешле
рәвешләрне куеп, күнегүне күчереп язарга.
(бирем эшләнә, тикшерелә)
-(тәрбияви момент) Укучылар, әлеге
күнегүдән чыгып, сорауларга җавап бирик әле.
Безнең туган ягыбыз нинди? Туган ягыбыз
турында нәрсәләр әйтә аласыз?
-.......................
Әйе, безнең туган ягыбыз искиткеч матур
һәм бай. Бездә калын урманнар, зур елгалар, киң кырлар да бар.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай әйткәнчә,
Анда бик
салкын вә бик эссе түгел, урта һава,
Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява.
2. Укучылар,экрандагы
сүзләргә игътибар итегез.Монда бер мәгънәне аңлатыр
өчен берничә сүз
кирәк булган.Ә сез шул мәгънәләрне бер сүз белән генә
аңлатып карагыз
әле.
1)Күз ачып
йомганчы -.......... .
2)Ашыкмый гына
эшләү -......... .
3)Бернәрсәгә дә
утырмыйча бару -........ .
4)Санап бетергесез
-..........
5)Китаптагы кебек
язылган -........... .
Җавапларны
тикшереп алыйк:
1)Күз ачып
йомганчы –тиз.
2)Ашыкмый гына
эшләү - әкрен.
3)Бернәрсәгә дә
утырмыйча бару-аягүрә.
4)Санап бетергесез
–күп.
5)Китаптагы кебек
язылган –китапча.
3.Укучылар,
без сезнең белән, туган ягыбыз турында сөйләштек. Үзегезнең бөтен
фантазиягезне эшкә җигеп, бирелгән рәсемнәр, сүзләр (рәвешләр), җөмләләрне
кулланып, мин сезгә төркемнәрдә туган ягым темасына мини проект ясарга тәкъдим
итэм.
(мини проект
төзү һәм аны кыскача яклау)
V.1. - Яхшы, укучылар, булдырдыгыз. Хәзер
өй эшен язып куярбыз. Өй эшен сайлап алып эшли аласыз.
а)Рәвешләр кергән мәкаль-әйтемнәр язып
килергә.
б)111 нче бит,257нче күнегү. Рәвешләрне
кулланып диалог төзергә.
в) Сюжетлы рәсем буенча рәвешләр кулланып
кечкенә хикәя төзергә.
2.-Дәрес күңелле һәм нәтиҗәле үтте дип уйлыйм. Җиңел һәм авыр
вакытларда бер-берегезгә таяныч була алдыгыз, афәрин! Ә хәзер белгәннәрегезне
тагын бер тапкыр ныгытып,сорауларга җавап бирербез.
-Рәвеш нәрсәне
белдерә?
-Рәвеш нинди
сорауларга җавап бирә?
-Мәгънәләренә
карап,рәвешләр ничә төркемгә бүленә?
-Рәвешләрнең
сөйләм оештырудагы әһәмияте нәрсәдә?
3.-Яхшы. Хәзер
тактадагы шушы рәсемгә һәм язуларга игътибар итеп, тагын бер тапкыр үзебезнең
эшебезгә нәтиҗә ясыйк әле. Үз фикерләрегезне әйтегез.
Бүген мин
________________________ белдем.
Кызык булды, чөнки
_______________________ .
Авыр булды, чөнки
_____________________.
Мин аңладым.
_______________________ .
Миндә теләк туды: __________________
.
-Яхшы. Сезнең
фикерләр миңа бик ошады. Дәресебез ахырга якынлашып килә. Бүгенге
билгеләр..............................................................
-Дәрес бетте.
Чыгарга мөмкин.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.