Инфоурок Другое Рабочие программыРабочая программа допольнительного образования

Рабочая программа допольнительного образования

Скачать материал

“Салават күпере”театр түгәрәгенең

календарь-тематик планы.

 

                                                                                   2019 – 2020 нче  уку елы

 

Раздел I. Аңлатма язуы (рус-татар төркеме)

Безнең илдә һәр милләт кешесе үз телендә белем алырга, җәмәгать оешмаларында сөйләшүләр алып барырга һәм җыелышларда үз телендә чыгыш ясарга хокуклы. Һәр милләтнең үз  театры бар, һәр милли театр сәхнәсе – үз әдәби телен киң пропагандалау урыны. Әдәби тел - әдәбиятта законлаштырылган һәм шул телдә сөйләшүчеләрнең барысы өчен дә уртак норма итеп кабул ителгән, шомартылган тел. Әдәби телне үрнәк булырлык итеп белү артист һәм режиссерга, киң күләм масса алдында аның матурлыгын, аһәңен, сәхнә аша тамашачыга җиткереп, туган телгә мәхәббәт уяту өчен кирәк. Тел – милләт байлыгы. Тел булмаса, милләт тә юк. Менә шуңа күрә һәр милләт вәкиле үз халкының яшәвен дәвам иттерүче буларак үз телен бөтен матурлыгы, нечкәлекләре белән белергә тиеш. Культуралы кеше сөйләгәндә җөмләне генә түгел, сүзләрне һәм иҗекләрне, иҗектәге һәр авазны тоя белергә тиеш, бу – чын хакыйкать. Моңа ирешү өчен күп вакыт, туктаусыз күнегүләр эшләргә кирәк. Без сөйләгәндә сүзне, иҗекне һәм һәр авазны тоймыйбыз. Шуңа күрә телне теләсә ничек боза бирәбез. Ша урынына пфа, ла урынына льа, тартык с урынына ц аффрикаты әйтәбез.

Ә менә  мәктәп баласының  тормышын ничек итеп онытылгысыз бәйрәмгә әйләндерергә соң?

Шуларның берсе булып мәктәптә үткәрелә торган драмтүгәрәк санала,чөнки балалар монда   радио, телевидение, халык алдында чыгышлар теле белән сәхнә теленең охшаш һәм аерымлыкларын ачыкларга өйрәнәләр.

Сәхнә теле гади тормыштагы телдән бик нык аерыла. Тормышта кеше үз уен тавыш белән аңлатып бирә. Ә сәхнәдә сүзне кычкырып әйткәнче бик катлаулы иҗади процесс бара. Артист һәрвакыт кеше сүзе белән, ягъни автор сүзе, авторның уе, аның фикере, аның идеясе белән эш итә. Кеше фикерен үзенеке иткәнче, артист авторны ныклап өйрәнә, аның һәр сүзен үзенеке итәргә тырыша. Бик катлаулы процесслар үтеп, автор текстын үзенеке итеп бетергәч тә артистның дикциясе начар булса, сүзләр аңлашылмаса, тамашачы автор идеясен аңлый алмый. Димәк, автор белән артистның хезмәте юкка чыга.

    Һәр останың сәнгатьтә уңышка ирешүе аның әзерлегенә бәйле. Шыпырт яки акрын сөйләгәндә сулыш дөрес алынырга, дөрес чыгарылырга, дөрес файдаланылырга тиеш.

Димәк, “Кеше үзенең тәнен көчле, сәламәт итеп тәрбияли алса, ул тормыш авырлыкларына да каршы тора ала.

Сәламәтлек, чыдамлылык, яшәү өчен көч һәм энергия запасы стрессларга һәм тормыштагы кыенлыкларга каршы көрәшү өчен төп корал булып тора”- дип яза Ә.Н.Хуҗиәхмәтов.

Сәламәт кеше тормышны ярата. Сәламәт кеше бик сирәк кенә бәхетсез була. Бәхет исә безнең тәнебезгә күрсәткән кайгыртучанлыкка бәйле. Тән гармониясе булганда җан тантана итә. Акылның зирәклеге дә ныклы физик нигезсез була алмый.

Үз-үзеңне саклау-яшәешнең беренче кануны. Шатлыклы, лаеклы тормыш өчен көрәштә һәркем сәламәт һәм күтәренке рухлы булырга тиеш.

 

Программаның максаты:

- җанлы сөйләмнең әдәби төре буларак сәхнә теленең үзенчәлекләрен аныклау һәм билгеләү.

 - укучыда образлы сүзгә мәхәббәт уяту;

  -  сөйләгән чакта җаваплылык хисе тоярга, авазларны аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтү;

  - әдәби сөйләм кагыйдәләрен төшендерү, сүзне ничек әйтергә икәнен аңлату, әдәби әсәрне  матур итеп укырга, дөрес аңларга, нык үзләштерергә әзерләү;

-Укучыларда сәламәт тормыш алып баруның ихтыяҗларын булдыру.

   - Әкият персонажлары аша сәламәтлекне саклаучаралары һәм ысуллары белән таныштыру.

- 'Сәламәт тәндә - сәламәт акыл' шигырен пропагандалау.

 

Бурычлары:

 

-  балаларның “ Татар сәхнә сөйләме”  турындагы белемнәрен тирәнәйтү;

 - радио, телевидение, халык алдында чыгышлар теле белән сәхнә теленең охшаш һәм аерымлыкларын ачыклау;

  -  халкыбызның милли традицияләре турындагы күзаллауны ныгыту;

  -  телебезнең матурлыгын күреп, яратырга өйрәтү.

  - юл йөрү кагыйдәләре, сәламәтлек темасына багышланган конкурсларда катнашу.

 

Өстәмә белем бирү дәресе программасының юнәлеше:

    -   Балаларның эстетик зәвыгын, иҗади фантазияләрен үстерү.

-        Балаларны традицияләребезгә нигезләнгән үзара аралашу культурасына өйрәтү.

-        Балаларның милли телен баету.

-        Сәләтле балаларны ачыклау.

 

Балаларның яшь үзенчәлекләре

 

     Балалар уку-танып белү эшләнгеченең башлангыч ысулларына ия, аларны камилләштерергә һәм баетырга омтылалар. Һәрберсендә сәнгатьле уку, сәхнәдә матур итеп чыгыш ясау теләге бар. Коллектив белән уртак тел табып анда күмәк яши беләләр. Балалар үзләре алдына куелган бурычны яхшы аңлыйлар.

 

 

 

 Көтелгән нәтиҗәләр һәм аларны тикшерү төрләре

Балалар уку елы ахырына матур итеп шигырь, әкият сөйләргә, аларны сәхнәләштерергә өйрәнергә, үз-үзләрен сәхнәдә матур, иркен итеп тота белергә тиешләр.

  -Район мәктәпләре арасында  театр коллекивлары арасында үткәрелгән конкурсларда катнашу.

 “ Юл йөрү кагыйдәләрен” үзләштерергә һәм район конкурсында катнашу.

 - Яңа елга әкият сәхнәләштерү(Сәламәтлек темасына).

 - 8 март һәм 23 февраль “Туган тел”атналыкларында , “Нәүрүз” бәйрәмнәрендә чыгышлар ясау.

-  Г.Тукай туган көнендә катнашу,  М.Җәлил,А.Алиш  әкиятләрен сәхнәләштерү, шигырьләрен ятлау.

Район күләмендә театр коллективлары арасында  үткәрелә торган “Премьера”,конкурсында , “Сәйяр” фестивалендә катнашу.

 

 Түгәрәкнең кыскача эчтәлеге (темаларга бүленеш)-70  сәгать

 

Темаларга бүленеш

Сәгатьләр саны

Кереш дәрес.

7 сәгать

 Сау бул Көз, исәнме Кыш

14 сәгать

Бүгенге драматурглар

11 сәгать

Татар халык иҗаты

12 сәгать

Драматурглар

7 сәгать

Кадерле әниләребез

4 сәгать

Язучылар

6 сәгать

Драма җанрлары

5 сәгать

Барлыгы:

70 сәгать

 

 

 

 

 

 

 

Раздел II. Әдәби уку буенча укыту-тематик план

 

 

 

Класс: 4 в,4 г

Укытучы: Мубаракшина З.М.

Барлык сәгатьләр саны – 70; атнага –  2 сәгать.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

№ п/п

 Түгәрәкнең темасы.

Сәгать саны

Эшчәнлек  төрләре

Үткәрелү вакыты

Теория

Практик эш

План

буенча

Фактик

1

“Яңа уку елы котлы булсын”.

2

Үткән елдагы белемнәребезне искә төшереп алу.

 

02.09

07.09

 

2

Кереш сүз.Театр түгәрәген  дәвам итү.

2

Түгәрәкнең эшен башлау,планны аңлату. Әңгәмә үткәрү. План буенча сценарийлар өчен материал әзерләү.

 

09.09

14.09

 

3

Актерлык эшенә нигез салу .

2

1) сыгылмалылык, нәфислек, зифалык,хәрәкәтләрнең сыгылмалылыгы

2) үзлелек, йомшаклык

3)сөйләм гимнастикасы

Белгән шигырләрне,тизәйткечләрне  сөйләү.

16.09

21.09

 

4

Актерлык эше

2

1) сыгылмалылык, нәфислек, зифалык,хәрәкәтләрнең сыгылмалылыгы

2) үзлелек, йомшаклык

3)сөйләм гимнастикасы

Хайван,кош-кортлар булып күрсәтү

23.09

28.09

 

5

Театр сәнгате, аның халык мәдәниятен үстерүдәге роле

2

План буенча сценарийлар өчен материал әзерләү.

Сценарийларны  тәрҗемәләштерү

30.09

05.10

 

6

Театрнын беренче карлыгачлары

Татар театры. Ачык рәвештә  куелу тарихы

2

Әңгәмә кору.Киенү-бизәнү осталыгы. Декорациянең роле.

 

 

07.10

12.10

 

7

Татар театры. Ачык рәвештә куелу тарихы

2

Киенү-бизәнү осталыгы.

 

14.10

19.10

 

8

Шаян шигъри әсәрләр

2

уку

 

21.10

26.10

 

9

Шаян шигъри әсәрләр

2

 

Сәхнәләштереп карау

28.10

09.11

IIчирек

10

Р.Миннуллин  иҗаты

2

 

 

11.11

16.11

 

13

Алтын  Көз!

2

Көзнең күренешләрен,ел фасылының үзгәрүен тоемлау.

Көз турында әсәрләр уку,һавада йөрү

18.11

23.11

 

14

Алтын  Көз!

2

Әңгәмә кору.

 

 

25.11

30.11

 

15

Көзге бал.

2

Укучыларга  көзнең байлыгын  шигырь  аша күрсәтү.

 

02.12

07.12

 

16

Фәнис Җиһанша ролләре.

2

Ф.Җ-ң биографиясе. Тормыш юллары.

 

09.12

14.12

 

20

Хуш киләсең Кыш!“ Яңа ел” бәйрәме

2

Балалар алдында чыгыш ясар  өчен  репертуар сайлау.

 

16.12

21.12

 

21

Хуш киләсең Кыш!“ Яңа ел” бәйрәме

2

Костюмнар өстендә эшләү

Кыш турында шиг.,әсәрләр уку Мәктәп балалары алдында чыгыш ясау.

23.12

28.12

 

22

Салкын Кыш

2

Сценарийлар белән эш.

Ролләр бүлү.

11.01

13.01

IIIчирек

23

Салкын Кыш

2

Кыш бабай ,Кар кызын каршыларга әңгәмә.

Репетиция ясау.

18.01

20.01

 

31

“ Яңа ел” бәйрәме

2

 

 

25.01

27.01

 

32

Бүгенге драматурглар, аларның иҗат юллары.

2

алымнары (кыскача белешмә)

 

«Мунча ташы» язмалары буенча озек карау һәм тыңлау

01.02

03.02

 

33

Бүгенге драматурглар, аларның иҗат юллары.

2

Рабит Батулла белән танышу.

 

08.02

10.02

 

34

Татар халык иҗаты.

2

Татар халык җыры өйрәнү. Җырлар тыңлау. Бишек

җырлары.

 

15.02

17.02

 

37

Татар халык биюе.

Татар халык әкиятләре.

2

Әкиятләр уку. Биюләр турында әңгәмә.

Җырлар җырлау . Бию

өйрәнү.Тылсымлы    а) “Шомбай”

Хайваннар турында   б) “Шәрә бүре”

Тормыш-көнкүреш әкиятләре     в) “Камыр батыр”

22.02

24.02

 

39

Татар халык бәйрәмнәре. Йола бәйрәмнәре.

2

 

 

 

2

Әңгәмә үткәрү

Ролләр бүлү.

29.02

02.03

 

44

К.Тинчурин  иҗаты,  әсәрләре Кадерле әниләребез

2

Танышу. Костюмнар өстендә эш

“Әниләр бәйрәме”нә чыгыш әзерләү.

07.03

09.03

 

48

Т.Миңнуллинның  әсәрләре Әниләр бәйрәме

2

 

 

14.03

16.03

 

49

Язгы матур көн

2

Әңгәмә үткәрү

 

21.03

04.04

IVчирек

53

 Г.Тукай иҗаты

2

 

 

06.04

11.04

 

54

Тукай шигырьләре

2

танышу

 

13.04

18.04

 

55

Тукай әкиятләре

2

уку

Ролләр бүлү. Репетицияләр.

20.04

25.04

 

58

Тукай көне

2

 

Габдулла Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү

27.04

02.05

 

59

Х. Насретдин  мэзэклэре

2

уку

 

04.05

09.05

 

60

А.Алиш  иҗаты.

2

Шагыйрь белән танышу.

 

11.05

16.05

 

63

А.Алиш  әсәрләре

2

Әсәрләр уку

Сәхнәләштерү ,репетиция

18.05

23.05

 

64

Драма жанрлары

2

Жанрлар белән танышу

Әсәрләрдән өзекләр карау

25.05

30.05

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                   Файдаланылган әдәбият.

 

1.  Хәйруллина А.Х.Тел күрке – сүз. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1978.

2.  Саттарова Н.Х., Феоктистова Л.Ш. Уенлы һәм җырлы җәй. – Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 1999.

3. Амонашвили Ш.А. Уйныйбыз да, укыйбыз да. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1990.

4.Тәрҗеманов Җ.А. Без театр уйныйбыз. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1968

5.Ал кирәк, гөл кирәк (уеннар китабы). - Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 1995.

6. Галимҗан Латыйп Кояшлы яңгыр, - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1975.

7.Гайсин Н., Субаев И. Пионер сәхнәсе, - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1967.

8.Рәүф Нуриев.Татар сәхнә сөйләме.-Казан, Татар “Мирас” китап нәшрияты, 1998.

 

  1. Укучылар өчен әдәбият:

 

1)      Мәктәп сәхнәсе. 1-2 кисэк.

2)      Пионер сәхнәсе. 6-8 кисэк

3)      Ш.Галиев.Куңелле сәхнә.-Казан, 1971.

4)      Ш.Мустафин. Безнең сәхнә. –Казан, 1989.

5)      Мәзәкләр җыентыгы.

6)      Классик драматурглар ижаты үрнәкләре.

7)      И.Нуруллин. Драматургиядә жанр формалары.

 

  1. Укытучы өчен :

 

1)      Хәнуз Мәхмутов, Илтани Илялова, Бәян Гыйззәт. Октябрьга кадәрге татар театры. – Казан, 1988.

2)      Б.Гыйззэт, Х.Мәхмутов, А.Әхмәдуллин, И.Илялова. Татар совет театры. – Казан, 1975.

3)      А.Әхмәдуллин. Сәхнә һәм тормыш. – Казан, 1976.

4)      Р.Жиханшина. Кунелем туреннән.

5)      Төрле журналлар, альбомнар, белешмәләр, рәсем-фотолар, артист язмалары.

6)      әдәбият дәреслекләре.

7)      Сәхнә әсәрләре : Г.Камал, К.Тинчурин х.б.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа допольнительного образования"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист органа опеки

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

В сущности дополнительное образование — это мотивированное образование, позволяющее обучающемуся приобрести устойчивую потребность в познании и творчестве, максимально реализовать себя, самоопределиться профессионально и личностно. Многими исследователями дополнительное образование детей понимается как целенаправленный процесс воспитания и обучения посредством реализации дополнительных образовательных программ.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 669 078 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.12.2019 230
    • DOCX 33.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мубаракшина Зухра Максутовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мубаракшина Зухра Максутовна
    Мубаракшина Зухра Максутовна
    • На сайте: 5 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 1792
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 155 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 287 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 851 человек

Мини-курс

Сельский и индустриальный туризм

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление стрессом и психологическими состояниями

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 82 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 57 человек

Мини-курс

Организация образовательного процесса в современном вузе

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе