Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку, 2класс

Рабочая программа по татарскому языку, 2класс


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:



02-31 Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

“2 нче урта гомуми белем мәктәбе”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе



“КАРАЛДЫ»

Татар теле һәм

әдәбияты метод

берләшмәсе җитәкчесе

_____________________

Һадиуллина Ә.Р.

1 нче номерлы беркетмә

26 нчы август, 2014 нче ел

«КИЛЕШЕНДЕ» ТР АМР “2 нче

урта гомуми белем

мәктәбе” ГБМБУ

___________________

Сәхәбиева А.М.

1 нче номерлы беркетмә

27нче август, 2014 нче ел


«РАСЛАНДЫ» ТР АМР “2 нче урта гомуми белем

мәктәбе” ГБМБУ

________________

Немтырев С.М.

100 нче номерлы боерык

28 нче август, 2014 нче ел










Татар теленнән эш программасы, 2 нче А, Б, В сыйныфлары

Төзүче: Семёнова Надежда Николай кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы







Алабуга

2014

2 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫНЫҢ АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы. Рус телендә башлангыч гомуми бирү мәктәбендә татар теле укыту: гомуми программа” (татар төркемнәре өчен). Казан, 2011.

2. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 сыйныфлар/[басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы]. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.

3. Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “2 нче урта гомуми белем мәктәбе “ гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең 2014-2015 нче елга укыту планы .

Дәреслек : Татар теле: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова, Е. А. Панова: рәссамы Л. Хисамова. - Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2013.

Мәктәпнең укыту планы нигезендә 2 нче сыйныфта татар теле атнага 3 сәгать укытыла. 34 х 3 = 102, барлыгы 102 сәгать.

Укыту-тәрбия эше рус телендә алып барыла торган мәктәпләрдә татар балаларына татар телен өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт хисләре тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

2.Балаларда татар теленең барлык тармаклары буенча мәгълүматлылык булдыру:

3.Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылык булдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча аралашканда, тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.

4.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

5.Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфы татар төркемнәрендә татар теле укытуның төп максаты - 2 нче сыйныф ахырына планлаштырылган (яки көтелгән) нәтиҗәләргә ирешү. Алар түбәндәгеләр:

шәхси нәтиҗәләр: укучының өйрәнгән предметы (татар теле) буенча алган белем һәм күнекмәләре аның шәхес булып формалашуы өчен нигез була ала; уку һәм танып белүгә битараф булмау, тормышка актив караш тәрбияләнә. Бу нәтиҗәләр баланың рухи-әхлакый үсешенә, сәламәт һәм хәвеф-хәтәрсез яши белүенә дә бәйле;

– төрле предметларны өйрәнү белән бәйле предметара яки универсаль нәтиҗәләр танып белү һәм аралашу өлкәсенә карый. Татар теле дәресләрендә укучыларның рус теленнән алган белем һәм күнекмәләре дә ярдәмгә килә. Мондый нәтиҗәләр телнең төрле бүлекләрен үткәндә дә, аралашканда да күренә;

аерым предметны (татар телен) өйрәнү нәтиҗәләре шушы өлкәгә караган белемгә ия булуны, аны үзгәртеп (яки үзгәртмичә) гамәлдә куллана белүне күз уңында тота.

Башлангыч мәктәптә татар телен өйрәнүгә нигез салына. Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирү (1–4 сыйныфлар) мәктәбендә укучылар телне аралашу чарасы һәм милли мәдәниятнең чагылышы буларак аңларга өйрәнәләр, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшенәләр. Татар теле укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү өчен нигез булып тора. Татар телен өйрәнү вакытында укучылар телдән һәм язма аралашу мөмкинлегенә ия булалар һәм телне, уку биремнәрен үтәү максатыннан чыгып, кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан эзләп табу өчен кулланырга өйрәнәләр.

Башлангыч мәктәпнең гомуми белем бирү программасын үзләштерүче укучыларда телдән һәм язма сөйләмгә карата, кешенең гомуми культурасы күрсәткече буларак, уңай караш формалаша. Укучылар татар әдәби теленең төрле нормалары (орфоэпик, лексик һәм грамматик), сөйләм әдәбе кагыйдәләре турында башлангыч белем алалар, аралашу вакытында куелган максат, бурыч һәм чаралардан чыгып, өйрәнгән материалны кулланырга өйрәнәләр, бу, катлаулы булмаган монологик сөйләм һәм язма текстлар төзегәндә, коммуникатив бурычларны уңышлы үтәү өчен, туры килгән тел чараларын сайлау өчен нигез булып тора.

Балаларда кара-каршы сөйләшүдә уңышлы катнашу өчен кирәк булган дәрәҗәдә эш күнекмәләре формалаша: әңгәмәдәшең фикерен искә алу, аралашканда төрле фикерләрне һәм үз фикереңне, үз карашыңны төгәл белдерергә омтылу, сораулар бирә белү.

Башлангыч белем бирү мәктәбендә укучылар:

  • хатасыз язу культура дәрәҗәсенең бер күрсәткече булуын аңлый;

  • татар теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен өйрәнә;

  • үзе төзегән һәм тәкъдим ителгән текстларны язганда, орфография һәм тыныш билгеләрен дөрес кую кагыйдәләрен өйрәнелгән күләмдә куллана һәм язылганнарны тикшерә ала;

  • татар теленең системасы һәм төзелеше турында башлангыч мәгълүмат ала: тел белеме бүлекләре – фонетика, графика, лексикология, сүз төзелеше һәм сүз ясалышы, морфология һәм синтаксис белән таныша, курс эчтәлеге күләмендә аваз, хәреф, сүз кисәге, җөмлә кисәге, сүз төркеме һәм гади җөмлә кебек тел берәмлекләрен таба белергә, аларны үзара чагыштырырга, үзенчәлекле билгеләрен табарга өйрәнә.

Тел системасы

Татар теленнән 2 нче сыныфны тәмамлаган укучы:

Фонетика, орфоэпия һәм графика

  • аваз һәм хәрефләрне аера;

  • ана теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчелекләрен аңлый, авазларга характеристика бирә ала;

  • хәрефләрнең алфавитта урнашу тәртибен һәм, кирәкле мәгълүматны табу өчен, алфавитны куллана ала.

  • Укучыга дәреслектә тәкъдим ителгән үрнәк буенча сүзгә мөстәкыйль рәвештә фонетик-график (аваз-хәреф) анализ ясарга өйрәнә. Укучы:

  • үз сөйләмендә татар әдәби тел нормаларын саклый һәм әңгәмәдәшенең сөйләмендә бу нормаларның дәреслектә бирелгән материал күләмендә үтәлүен бәяли;

  • сүзгә басым куйганда яки сүзнең дөрес әйтелешендә икеләнү туган очракта, дәреслектәге сүзлек буенча мөстәкыйль рәвештә җавап таба яки укытучысына һәм әти-әнисенә мөрәҗәгать итә ала.

Морфология

Бу бүлектә укучы:

  • исемнәрнең сан кушымчасын ялгый белү;

  • сыйфатларның лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләрен;

  • фигыльнең лексик-семантик үзенчәлекләрен өйрәнә.

Синтаксис

Бу бүлектә укучы:

  • җөмлә, сүзтезмә һәм сүзләрне аерырга;

  • сораулар ярдәмендә сүзтезмә һәм җөмләләрдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне табарга;

  • җөмләнең әйтү максаты буенча төрен аерырга;

  • җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә;

  • тиңдәш кисәкле һәм тойгылы җөмләләрне интонациясе буенча билгеләргә өйрәнә.

Орфография һәм пунктуация

Укучы:

  • дөрес язылыш кагыйдәләрен өйрәнгән күләмдә кулланырга;

  • сүзләрнең дөрес язылышын орфографик сүзлек буенча ачыкларга;

  • текстны дөрес итеп күчереп язарга;

  • Укучы орфографик хата ясау мөмкинлеге булган очракларны аңлау, аерым орфограммаларга мисаллар сайлау, текстлар төзегәндә орфографик һәм пунктуацион хаталарны булдырмау өчен, язганнарны үзгәртү, хаталар өстендә эшләгәндә, аларның сәбәпләренә төшенү һәм алдагы язма эшләрдә хата җибәрмәү юлларын ачыклау мөмкинлеге ала.


2 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУ ПРОГРАММАСЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

1нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү. Бирелгән иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу. Баш хәреф белән языла торган сүзләрне кабатлау. Дәресләрдә өйрәнелә торган язучыларның исем-фамилияләрен дөрес язу. 6 сәгать.

Авазлар һәм хәрефләр. Алфавит. Сузык авазлар һәм аларның хәрефләре . Калын һәм нечкә сузыклар. [а] авазы. А хәрефе. [ә] авазы. Ә хәрефе.[о] авазы. О хәрефе. [ө ] авазы. Ө хәрефе. [у], [ү] авазлары. У, ү хәрефләре. [ы] авазы. Ы хәрефе. [э] авазы. Э хәрефе. Ы, э хәрефләре.Тартык авазлар һәм аларның хәрефләре. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. [к], [къ] авазы. К хәрефе. [г], [гъ] авазы. Г хәрефе. [ч] авазы. Ч хәрефе. [в], [w] авазлар. В хәрефе. [һ],[ х] авазлары. Һ, х хәрефләре. [җ] авазы. Җ хәрефе. [ң ] авазы. ң хәрефе. [й] авазы һәм й хәрефе. [йа],[ йә] аваз кушылмалары. Я хәрефе. [йу], [йү] аваз кушылмалары. Ю хәрефе. [йы], [йэ] аваз кушылмалары. Е хәрефе. ь хәрефе. ъ хәрефе. [ц] ,[щ] авазлары. Ц, щ хәрефләре. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.Татар алфавитын яттан белү. Укытучы биргән сүзләрне яки сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу. Калын һәм нечкә сузыкларны аерып, татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын яки буйсынмавын (шәһәр, китап) аңлату. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру. ъ һәм ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу (кулъяулык, көньяк). Я, ю, е хәрефләрен дөрес язу. 35 сәгать.

Сүз. Сүз турында төшенчә бирү. Татар телендә сүз басымын кую, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Иҗек калыплары.5 сәгать.

Морфология. Исем сүз төркеме. Берлек һәм күплек сандагы исемнәр. Борын авазына беткән исемнәргә күплек кушымчасы ялгау.Баш хәрефтән языла торган сүзләр. Фигыль. Фигыльнең барлык һәм юклык формасы. Фигыль заманнары. Сыйфат. Сыйфат билгеләре.Сыйфатның җөмләдәге урыны. Татар һәм рус телләрендә сыйфатлар. Исем, сыйфат, фигыльләрне кабатлау.Сүз төркемнәреннән исем, фигыль, сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын аеру, фигыльләрнең юклык, заман кушымчаларын билгеләү. 19 сәгать.

Синтаксис. Җөмлә.Сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү. Җөмләдә сүз тәртибе. Җөмләнең баш кисәкләре. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре. Хикәя һәм сорау җөмләләр. Диалог төзү . “Телефоннан сөйләшү”. Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү, аларның урнашу тәртибен аңлату. 11 сәгать.

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Авазлар һәм хәрефләрне кабатлау.Сүз. Сүз төркемнәрен кабатлау. 4 сәгать.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Бәйләнешле сөйләм үстерү темалары: “Безнең сыйныф бүлмәсе”, “Уку – язу әсбаплары”, “Алтын көз”, “Безнең мәктәп”, “Светофорның өч күзе”, “Көзге уңыш”, “Бакчада көзге эшләр”, “Яраткан ризыгым”, Яңа ел бәйрәме”, “Кышкы уеннар”, “Кошлар безнең дусларыбыз”, “Чыршы бәйрәме”, “Якын дусларым”, “Минем җәйге ялым”, “Яшелчә бакчасында”, “Татар теле дәресендә”, “Туган көнем“,“Әниемә булышам”,“Милли ризыклар“,“Шәһәр транспорты”, “Алабугам – туган ягым”, “Җәй җитте”. 22 сәгать.

Барлыгы 102 сәгать.


2 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕЛЕМ ДӘРӘҖӘЛӘРЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

  • татар алфавитын яттан белү;

  • укытучы биргән сүзләрне яки сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу;

  • калын һәм нечкә сузыкларны аерып, татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын яки буйсынмавын (шәһәр, китап) аңлату;

  • яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру;

  • ъ һәм ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу (кулъяулык, көньяк);

  • я, ю, е хәрефләрен дөрес язу;

  • татар телендә сүз басымын кую, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү;

  • сүз төркемнәреннән исем, фигыль, сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү;

  • исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын аеру, фигыльләрнең юклык, заман кушымчаларын билгеләү;

  • җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү, аларның урнашу тәртибен аңлату;

  • өйрәнелә торган сүз төркемнәре кергән мәкаль- әйтемнәрне, табышмакларны ятлау һәм аларны язу.

  • 15 – 20 сүз чамасы булган текст буенча укытучы куйган сорауларга җавап бирү юлы белән изложение язу. Сөйләм үстерү өчен бирелгән темалар ( яки укытучы үзе сайлаган башка бер тема) буенча 10 – 15 сүзле сочинение яздыру. Сүзлек диктантларының якынча күләме – 7-10 сүз, контроль диктант текстлары 20 – 25 сүздән тора



2 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ПРАКТИК ЭШЛӘР КҮЛӘМЕ


Эш төрләре

I чирек

II чирек

III чирек

IV чирек

Барлыгы

1

Сүзлек диктанты

1

10.10.2014

1

3.12.2014

1

16.01.2015

1

22.04.2015

4

2

Күчереп язу

1

10.09. 2014

(кереш контроль эш)

1

12.12.2014

1

18.03.2015

1

29.04.2015

4

3

Контроль диктант

1

27.10.2014


1

15.12.2014


1

13.03.2015

1

4.05.2015

4

4

Инша

-

1

8.12.2014

-

-

1

5

Изложение

-

-

1

26.01.2015

-

1

6

Арадаш аттестация эше

(диктант)

-

-

-

1

15.05.2015

1

















2 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН КАЛЕНДАРЬ- ТЕМАТИК ПЛАН


Дәреснең темасы


Сәгатьләр саны

Үткәрү вакыты

Көтелгән нәтиҗәләр (ФГОС буенча)


план


факт

Предмет нәтиҗәләре


Метапредмет нәтиҗәләр УУГ

Шәхси нәтиҗәләр УУГ


1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

6 һәм

3 БСҮ






1

Авазлар һәм хәрефләр.

1

1.09


Аваз һәм хәрефләрне аера белү,сүздә аларның санын билгеләү

укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

2

Иҗек.

1

3.09


Сүзләрне иҗекләргә бүлү

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү

3

Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Безнең сыйныф бүлмәсе

1

5.09


Сүзләрне дөрес кулланып, бәйләнешле сөйләм төзи белү

сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә омтылыш тәрбияләү

4

Сүзләрне юлдан – юлга күчерү.

1

8.09


Сүзләрне юлдан – юлга күчерә белү

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү

5

Күчереп язу. Кереш контроль эш. Бакча.

1

10.09


Текстны грамоталы язу

бурычларны билгели белү

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

6

Предмет һәм билгене белдерүче сүзләр. Хаталар өстендә эш.

1

12.09


Кем? Нәрсә? Нинди? соравына җавап бирүче сүзләрне аера белү


классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, төп мәгълүматны аеру

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә омтылыш тәрбияләү

7

Бәйләнешле сөйләмне үстерү.Уку – язу әсбаплары

1

15.09


Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп язу.

укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү

8

Баш хәрефтән язылучы исемнәр. Җөмлә.

1

17.09


Ялгызлык исемнәрне дөрес язу, җөмләнең тәмамланган уйны белдерүен үзләштерү

укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү

9

Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Яшелчә бакчасында.

1

19.09


Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп язу.

укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү


Авазлар һәм хәрефләр

35 һәм 11 БСҮ






10

Алфавит.

1

22.09


Алфавитта һәр хәрефнең урынын белү

бирелгән сүзләрне яки сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә яза белү

туган телеңә карата туган җиреңә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү

11

Сузык авазлар һәм аларның хәрефләре .

1

24.09


Сузык авазларны дөрес әйтү, сузыкларны тартык авазлардан аера белү, бирелгән текстны хатасыз, пөхтә итеп язу.

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү

12

Калын һәм нечкә сузыклар.

1

26.09


Татар телендә сузык авазларның ике төркемгә бүленүен, калын һәм нечкә сузыкларны аера һәм аларның иҗек ясаучы авазлар икәнен белү.


татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын яки буйсынмавын (шәһәр, китап) аңлата белү

туган телеңә карата туган җиреңә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү

13

Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Бакчада көзге эшләр.

1

29.09


Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп язу.



алган белемнәрне куллана белү

укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү

14

[а] авазы. А хәрефе.

1

1.10


[а] сузыгын белдерә торган хәреф һәм аның дөрес язылышы, татар һәм рус телләрендә бу авазның әйтелеш үзенчәлекләре.

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү

15

[ә] авазы. Ә хәрефе.

1

3.10


[ә] сузыгын белдерә торган хәреф һәм аның дөрес язылышы.

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

16

Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Минем җәйге ялым.

1

6.10


Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп язу.

укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

туган телеңә карата туган җиреңә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү

17

[о] авазы. О хәрефе.

1

8.10


О хәрефенең беренче иҗектә генә язылышын үзләштерү.

укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

18

[ө ] авазы. Ө хәрефе. Сүзлек диктанты.

1

10.10


Ө хәрефенең беренче иҗектә генә язылышын үзләштерү.

укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү

19

Хаталар өстендә эш. Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Алтын көз.

1

13.10


Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп язу.

әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзи белү.

туган тел буларак өйрәнүгә омтылыш тәрбияләү

20

[у], [ү] авазлары. У, ү хәрефләре.

1

15.10


[у], [ү] сузыгын белдерә торган хәреф һәм аның дөрес язылышын үзләштерү.

әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзи белү.

туган телеңә карата туган җиреңә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү

21

[ы] авазы. Ы хәрефе.

1

17.10


[ы] авазын белдерүче хәреф, аның рус һәм татар телләрендә әйтелешен үзләштерү

алган белемнәрне куллана белү

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

22

Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Көзге уңыш.

1

20.10


Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп язу.


әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзи белү.

укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү

23

[э] авазы. Э хәрефе.

1

22.10


Сүз башында э

хәрефе, ә калган урыннарда е хәрефенең язылышын үзләштерү


әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзи белү.

туган телеңә карата туган җиреңә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү

24

Ы, э хәрефләрен ныгыту.

1

24.10


Маэмай, тәэсир, тәэмин сүзләренең дөрес язылышын үзләштерү.

мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау

туган тел буларак өйрәнүгә омтылыш тәрбияләү

25

Контроль диктант.Чебиләр.

1

27.10


Текстны грамоталы яза белү


укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү


26

Хаталар өстендә эш. Сузык авазларны ныгыту.

1

29.10


Сүзләрнең язылышын истә калдыру.

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

27

Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Яраткан ризыгым.

1

31.10


Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп язу.

әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзи белү

туган илгә, туганнарыңа карата хөрмәт хисе тәрбияләү

28

Тартык авазлар һәм аларның хәрефләре.

1

10.11


Тартык авазларны дөрес әйтү, аларны сузык авазлардан аера белү.

мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау

туган тел буларак өйрәнүгә омтылыш тәрбияләү

29

Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Безнең мәктәп.

1

12.11


Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп язу.

әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзи белү

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

30

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

1

14.11


Тартык авазларның ике төркемгә - яңгырау һәм саңгырау тартыкларга бүленүен, тартыкларның үзләренең генә иҗек ясамавын белү.


мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

31

Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Светофорның өч күзе.

1

17.11


Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп язу.

әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзи белү

укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү

32

[к], [къ] авазы. К хәрефе.

1

19.11


К хәрефенең ике аваз - [к] һәм [къ] авазларын белдерүен үзләштерү

укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү

33

[г], [гъ] авазы. Г хәрефе.

1

21.11


Г хәрефенең ике аваз - [г] һәм [гъ] авазларын белдерүен үзләштерү

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

туган илгә, туганнарыңа карата хөрмәт хисе тәрбияләү

34

[ч] авазы. Ч хәрефе.

1

24.11


[ч] авазын дөрес әйтү, ч хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу.

алган белемнәрне куллана белү

татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

35

[в], [w] авазлары. В хәрефе.

1

26.11


В хәрефенең [в] һәм [w] авазларын белдерүен үзләштерү

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү

36

В хәрефен ныгыту.


1

28.11


[в] һәм [w] авзларының әйтелешен һәм язылышын белү

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

37

[һ], [х] авазлары. Һ, х хәрефләре.

1

1.12


[Һ] һәм [ х] хәрефе кергән сүзләрнең язылышын һәм әйтелешен үзләштерү

укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

38

Һ, х хәрефләрен ныгыту. Сүзлек диктанты.

1

3.12


[Һ] һәм [ х] авзларының әйтелешен һәм язылышын белү

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

39

Хаталар өстендә эш. [җ] авазы. Җ хәрефе.

1

5.12


Җ хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу.

укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү

40

Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Сочинение. Алабугам – туган ягым.

1

8.12


Сүзләрне дөрес кулланып , бәйләнешле сөйләм төзи белү

алган белемнәрне куллана белү

туган илгә, туганнарыңа карата хөрмәт хисе тәрбияләү

41

[ң] авазы. ң хәрефе. Хаталар өстендә эш.

1

10.12


[ң ] һәм [н ] авазларын аера белү, ң тартыгының сүз уртасында һәм сүз ахырында гына килүен үзләштерү.

алган белемнәрне куллана белү

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

42

[й] авазы һәм й хәрефе. Күчереп язу.Чишмә.

1

12.12


Йо кушылмасының калын, йө- нең нечкә сүзләрдә язылуын аңлау. Текстны грамоталы яза белү

алган белемнәрне куллана белү

туган илгә, туганнарыңа карата хөрмәт хисе тәрбияләү

43

I яртыеллыкка контроль диктант. Беренче кар.

1

15.12


Текстны грамоталы яза белү

алган белемнәрне куллана белү

укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү

44

Хаталар өстендә эш. [йа],[ йә] аваз кушылмалары. Я хәрефе.

1

17.12


Я хәрефенең ике аваз кушылмасына - калын сүзләрдә йа, нечкә сүзләрдә йә булуын үзләштерү

укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

45

[йу], [йү] аваз кушылмалары. Ю хәрефе.

1

19.12


Ю хәрефенең ике аваз кушылмасына - калын сүзләрдә йу, нечкә сүзләрдә йү булуын үзләштерү

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

туган илгә, туганнарыңа карата хөрмәт хисе тәрбияләү

46

[йы], [йэ] аваз кушылмалары. Е хәрефе.

1

22.12


Е хәрефенең ике аваз кушылмасына - калын сүзләрдә йы, нечкә сүзләрдә йэ булуын үзләштерү

укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

47

Я, е, ю хәрефләрен кабатлау.

1

24.12


Я, ю, е хәрефләре кергән сүзләрне дөрес яза белү

алган белемнәрне куллана белү

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

48

Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Яңа ел бәйрәме.

1

26.12


Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп язу.

әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзи белү

укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү

49

ь хәрефе.

1

12.01


ь хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу, язылышларын истә калдыру

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

туган илгә, туганнарыңа карата хөрмәт хисе тәрбияләү

50

ъ хәрефе.

1

14.01


ъ хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу, язылышларын истә калдыру

укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү

51

ь һәм ъ хәрефләрен ныгыту. Сүзлек диктанты.

1

16.01


ь хәрефе,

ъ хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу, язылышларын истә калдыру

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

52

Хаталар өстендә эш. Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Туган көнем.

1

19.01


Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп язу.

әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзи белү

гаиләңә, туганнарыңа карата хөрмәт хисе тәрбияләү

53

[ц] ,[щ] авазлары. Ц, щ хәрефләре.

1

21.01


Ц, щ хәрефләренең рус сүзләрендә генә язылуын үзләштерү

әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзи белү.

«мәрхәмәтлелек», «башкаларга карата түземлелек» төшенчәләрен кабул итү

54

Тартык авазларны кабатлау.

1

23.01


Яңгырау һәм саңгырау тартыкларның парларын белүләре

мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

55

Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Изложение. Чыршы бәйрәме.

1

26.01


Укылган өзекне текстка якын итеп яза белү.

укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү


Сүз

5 һәм 1 БСҮ






56

Хаталар өстендә эш. Сүз һәм җөмлә.

1

28.01


Сүзләрнең авазлардан, җөмләнең сүзләрдән төзелүен аңлау

алган белемнәрне куллана белү

туган илгә, туганнарыңа карата хөрмәт хисе тәрбияләү

57

Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

1

30.01


Сүзләрне дөрес итеп иҗекләргә бүлә белү

укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

58

Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Кошлар – безнең дусларыбыз.

1

2.02


Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп язу.

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

59

Иҗек калыплары.

1

4.02


Иҗекләрнең ачык һәм ябык булуларын үзләштерү

мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау

«мәрхәмәтлелек», «башкаларга карата түземлелек» төшенчәләрен кабул итү

60

Сүз басымы.

1

6.02


Татар сүзләрендә басымның күп очракта соңгы иҗеккә төшүен үзләштерү

алган белемнәрне куллана белү

укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү

61

Кабатлау. Сүз.

1

9.02


Мөстәкыйль эшли белү



укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау


Морфология

19 һәм 5 БСҮ






62

Исем сүз төркеме.

1

11.02


Исемнең

Кем? Нәрсә? сорауларына җавап биреп, предметны белдерүен үзләштерү

алган белемнәрне куллана белү

укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү

63

Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Кышкы уеннар.

1

13.02


Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп язу.

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

64

Исемне ныгыту.

1

16.02


Җөмләдән исемне дөрес таба белү

мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау

«мәрхәмәтлелек», «башкаларга карата түземлелек» төшенчәләрен кабул итү

65

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

1

18.02


Күплек сан кушымчаларын үзләштерү

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

66

Борын авазына беткән исемнәргә күплек кушымчасы ялгау.

1

20.02


Борын авазына беткән исемнәргә күплектә нар/-нәр кушымчалары алуын үзләштерү

мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

67

Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Якын дусларым.

1

23.02


Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп язу.

әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзи белү.

укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү

68

Тәрҗемә итү күнегүләре.

1

25.02


Җөмләләрне дөрес тәрҗемә итә белү

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

69

Баш хәрефтән языла торган сүзләр.

1

27.02


Ялгызлык исемнәрнең баш хәрефтән язылышын үзләштерү

укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

70

Исемнәрне кабатлау.

1

2.03


Тексттан исемнәрне табу һәм аларга дөрес сорау куя белү

алган белемнәрне куллана белү

«мәрхәмәтлелек», «башкаларга карата түземлелек» төшенчәләрен кабул итү

71

Фигыль.

1

4.03


Фигыльнең эш, хәрәкәт, хәлне белдерүен үзләштерү.

укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

72

Фигыльнең барлык һәм юклык формасы.

1

6.03


Юклык формасының –ма/-мә , -мый \-ми кушымчалары ярдәмендә ясалуын үзләштерү

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү

73

Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Шәһәр транспорты.

1

9.03


Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп язу.

мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

74

Фигыль заманнары.

1

11.03


Үткән, хәзерге, киләчәк заман фигыльләрен аера белү

укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү

«мәрхәмәтлелек», «башкаларга карата түземлелек» төшенчәләрен кабул итү

75

Контроль диктант. Әбиләргә кунакка.

1

13.03


Текстны грамоталы яза белү

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

укучыларда татар телен туган тел буларак өйрәнүгә теләк тәрбияләү

76

Хаталар өстендә эш. Фигыль заманнарын кабатлау.

1

16.03


Тексттан фигыльләрне табу һәм заманнарын дөрес билгели белү

алган белемнәрне куллана белү

укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү

77

Фигыльләрне кабатлау. Күчереп язу. Альбом.

1

18.03


Текстны хатасыз, пөхтә итеп күчереп язу

алган белемнәрне куллана белү

«мәрхәмәтлелек», «башкаларга карата түземлелек» төшенчәләрен кабул итү

78

Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Татар теле дәресендә.

1

20.03


Рәсем буенча сорауларга җавап бирү, терәк сүзләр белән җөмлә төзү, матур язу

әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзи белү.

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

79

Сыйфат.

1

1.04


Сыйфатның предметның билгесен белдерүен,

Нинди? Кайсы? сорау-ларына җавап бирүен белү

фикеләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

80

Сыйфат билгеләре.

1

3.04


Сыйфатның төрле билгеләр белдерүен,

Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирүен белү

төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру

балаларда кошларга һәм хайваннарга карата ярдәмчеллек хисе тәрбияләү,

81

Сыйфатның җөмләдәге урыны.

1

6.04


Җөмләдә сыйфатның сыйфатланмыштан алда килүен үзләштерү

бурычларны билгели белү, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

саф һавада ял итүнең әһәмиятенә басым ясау

82

Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Милли ризыклар.

1

8.04


Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп язу.

бурычларны билгели белү, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

олыларга һәм бер-береңә карата ярдәмчел булу хисе тәрбияләү,

83

Татар һәм рус телләрендә сыйфатлар.

1

10.04


Татар телендә сыйфат сүз төркемендә род төшенчәсенең булмавын үзләштерү

фикеләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру

әти-әниләргә булышуның әһәмиятенә басым ясау

84

Хаталар өстендә эш. Сыйфатларны кабатлау.

1

13.04


Сыйфат турында үзләштергән белемнәрне практик куллана белү

бурычларны билгели белү, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

85

Исем, сыйфат, фигыльләрне кабатлау.

1

15.04


Сыйфат, исем, фигыль турында үзләштергән белемнәрне практик куллана белү

бурычларны билгели белү, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

балаларда кошларга һәм хайваннарга карата ярдәмчеллек хисе тәрбияләү,


Синтаксис.

11 һәм 1 БСҮ




чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру

олыларга һәм бер-береңә карата ярдәмчел булу хисе тәрбияләү,

86

Җөмлә.

1

17.04


Җөмләнең тәмамланган уйны белдерүен, алар янында тыныш билгеләрен үзләштерү

бурычларны билгели белү, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

әти-әниләргә булышуның әһәмиятенә басым ясау

87

Сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү.

1

20.04


Сүзләрдән сүзтезмәләр, сүзтезмәләрдән җөмләләр төзелүен үзләштерү.

фикеләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру

саф һавада ял итүнең әһәмиятенә басым ясау

88

Җөмләдә сүз тәртибе. Сүзлек диктанты. Милли ризык исемнәре.

1

22.04


Җөмләдә сүз тәртибен үзләштерү. Грамоталы яза белү.

бурычларны билгели белү, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

балаларда кошларга һәм хайваннарга карата ярдәмчеллек хисе тәрбияләү,

89

Хаталар өстендә эш. Җөмләнең баш кисәкләре.

1

24.04


Җөмләнең баш кисәкләре ия һәм хәбәр булуын үзләштерү.

бурычларны билгели белү, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

олыларга һәм бер-береңә карата ярдәмчел булу хисе тәрбияләү,

90

Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Әниемә булышам.

1

27.04


Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп язу.

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

әти-әниләргә булышуның әһәмиятенә басым ясау

91

Җөмләнең баш кисәкләре. Күчереп язу. Болында.

1

29.04


Иянең – исем, зат алмашлыгы, хәбәрнең фигыль, сыйфат белән белдерелүен үзләштерү, матур итеп язу.

җөмлә кисәкләрен һәм төрләрен аерып әйтә белү


балаларда кошларга һәм хайваннарга карата ярдәмчеллек хисе тәрбияләү

92

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

1

1.05


Җөмләдә баш кисәкләрдән тыш иярчен кисәкләр дә булуын үзләштерү.

фикеләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын булдыру


олыларга һәм бер-береңә карата ярдәмчел булу хисе тәрбияләү

93

II яртыеллыкка контроль диктант. Урман.


1

4.05


Текстны дөрес, пөхтә язу.

төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру

хайваннарга карата ярдәмчеллек хисе тәрбияләү

94

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.

1

6.05


Җөмлә ахырында нокта, сорау, өндәү билгеләренең куелышын үзләштерү.


җөмлә кисәкләрен һәм төрләрен аерып әйтә белү

әти-әниләргә булышуның әһәмиятенә басым ясау

95

Хикәя һәм сорау җөмләләр.

1

8.05


Хикәя һәм сорау җөмләләрне дөрес яза белү.

тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру.


олыларга һәм бер-береңә карата ярдәмчел булу хисе тәрбияләү,

96

Диалог төзү. . “Телефоннан сөйләшү”.

1

11.05


Репликаларны дөрес кулланып, бирелгән темага диалог төзүне үзләштерү.

җөмлә кисәкләрен һәм төрләрен аерып әйтә белү

телефоннан сөйләшү әдәбе тәрбияләү

97

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен кабатлау һәм ныгыту.

1

13.05


Җөмләдә баш һәм иярчен кисәкләрне дөрес таба белү


укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

олыларга һәм бер-береңә карата ярдәмчел булу хисе тәрбияләү


Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

4 һәм 1 БСҮ






98

Арадаш аттестация эше (диктант).

1

15.05


Текстны дөрес, пөхтә язу.

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

вакытны дөрес сарыф итүнең әһәмиятенә басым ясау

99

Хаталар өстендә эш. Авазлар һәм хәрефләрне кабатлау.

1

18.05


Ел буена алган белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту.

бурычларны билгели белү, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

әти-әниләргә булышуның әһәмиятенә басым ясау

100

Сүз. Сүз төркемнәрен кабатлау.

1

20.05


Ел буена алган белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту.

фикеләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру

олыларга һәм бер-береңә карата ярдәмчел булу хисе тәрбияләү,

101

Бәйләнешле сөйләмне үстерү. Җәй җитте. Ура, каникуллар!

1

22.05


Бирелгән темага җөмләләр төзеп әйтү һәм дөрес, матур итеп язу.

төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

102

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1



Ел буена алган белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту.

бурычларны билгели белү, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

олыларга һәм бер-береңә карата ярдәмчел булу хисе тәрбияләү,





ТИКШЕРҮ ХАРАКТЕРЫНДАГЫ ЯЗМА ЭШЛӘР ӨЧЕН СҮЗ ҺӘМ ҖӨМЛӘЛӘР КҮЛӘМЕ

Сыйныф

Сүзлек диктанты

Күчереп язу

Контроль диктант

Изложение

Инша

2

7-10 сүз

4-5 җөмлә

20-25сүз

15-20 сүз

10-15 сүз

ТИКШЕРҮ ХАРАКТЕРЫНДАГЫ ЯЗМА ЭШЛӘРНЕ БӘЯЛӘҮ НОРМАЛАРЫ

Күчереп язуны бәяләү

Диктантларны бәяләү

Изложение һәм иншаларны бәяләү

Грамматик белемнәрне бәяләү

Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса, “5”ле куела.

Эш бик чиста итеп башкарылмаса, 1-2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынса, “4”ле куела.

Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынса, текст пөхтә итеп язылмаса, төзәтүләр булса, “3”ле куела.

Хаталар саны 5тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.


Пөхтә итеп язылган, хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән эшкә “5”ле куела. 3тән дә артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә “4”ле куела.5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела.

Хаталар саны 5тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.


Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса, җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә, хаталар булмаса яки 1 орфографик хата җибәрелсә, “5”ле куела. Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса яки пөхтә башкарылып, эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмлә төзүдә 2-3 хата булса, “4”ле куела. Төп эчтәлек бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4-6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзегәндә, 4-5 төгәлсезлек китсә, “3”ле куела. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, 7-10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; җөмләләр төзегәндә, 6-7 хата китсә, “2”ле куела.

Укучы ана телендә өйрәнелгән грамматик күренешләрне сөйләмдә дөрес кулланса, тупас булмаган 1-2 хата җибәрсә, өстәмә сорау бирергә туры килсә, “5”ле куела. Төп таләпләрне үтәп тә, 2 грамматик хата ясаса, ләкин өстәмә сораулар саны 3тән артмаса, “4”ле куела. Грамматик форма һәм җөмләләрне сөйләмдә куллана белсә, ләкин 4-5 грамматик хата җибәрсә, “3”ле куела. Грамматик күнекмәләр начар үзләштерелсә, грамматик кагыйдәләрне сөйләмдә куллана алмаса, хаталар 6дан да артып китсә, “2”ле куела.



МӘГЪЛҮМАТ ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ЧЫГАНАКЛАРЫ

УМК:

Дәреслек : Татар теле: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова, Е. А. Панова: рәссамы Л. Хисамова. - Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2013.

Укытучы өчен:

1. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика: Укытучылар өчен кулланма.-Тулыл. 3нче басма. - Казан: Мәгариф, 2012.

2. Балачак дөньясында: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен хрестоматия.- Казан: Татарстан, китап нәшрияты, 2013.

3. ”Габдулла Тукай” интерактив мультимедиа уку- укыту әсбабы.

4. Зәйнуллин Җ.Г. Шәрык алынмалары сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2010.

5. Татар теленең орфографик сүзлеге. Галиуллин К.Р., Раскулова Р.И. – Казан: Мәгариф, 2010.

Электрон күрсәтмә: www.edu.ru.

www.viki..ru

belem.ru/resources-белем бирү ресурслары үзәге

miras.belem.ru-мәктәп укучылары өчен китапханә

www.balarf.ru-“Бала” китапханәсе

Укучылар өчен:

1.Сафиуллина Ф.С. Татарча-русча һәм русча-татарча кесә сүзлеге.-Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2012.

2.Татар теленең орфографик сүзлеге. Галиуллин К.Р., Раскулова Р.И. – Казан: Мәгариф, 2010

3. Балачак дөньясында: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен хрестоматия.- Казан: Татарстан, китап нәшрияты, 2013.

Электрон күрсәтмә: www.edu.ru.

www.viki..ru

belem.ru/resources-белем бирү ресурслары үзәге

miras.belem.ru-мәктәп укучылары өчен китапханә

www.balarf.ru-“Бала” китапханәсе








КОНТРОЛЬ-ҮЛЧӘМ МАТЕРИАЛЛАР

Контроль диктант

Чебиләр

Чыганак: “Мәгариф” журналы. 4/ 2012. Диктант язу грамоталы язуны, игътибарлылыкны тикшерү, язу күнекмәләре формалаштыру максатыннан үткәрелә. Диктантны бәяләү нормалары. Пөхтә итеп язылган, хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән эшкә “5”ле куела. 3тән дә артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә “4”ле куела.5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела.Хаталар саны 5тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.


Безнең сары тавык бар. Ул чебиләр чыгара. Чебиләр бик матур. Алар сары төстә.Мин чебиләргә чирәм ашатам. Әни ярма сибә. Чебиләр тиз үсә.

(25 сүз)

I яртыеллыкка контроль диктант

Беренче кар.

Чыганак: “Мәгариф” журналы. 4/ 2012.. Диктант язу грамоталы язуны, игътибарлылыкны тикшерү, язу күнекмәләре формалаштыру максатыннан үткәрелә. Диктантны бәяләү нормалары. Пөхтә итеп язылган, хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән эшкә “5”ле куела. 3тән дә артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә “4”ле куела.5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела.Хаталар саны 5тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.



Менә беренче кар яуды.Җепшек кар. Урамнар яктырып китте. Кар шундый ак. Җир өсте ак юрган белән капланган кебек. Мин кардан кар бабай ясадым. (24 сүз)

Контроль диктант

Әбиләргә кунакка.

Чыганак: “Мәгариф” журналы. 4/ 2012. Диктант язу грамоталы язуны, игътибарлылыкны тикшерү, язу күнекмәләре формалаштыру максатыннан үткәрелә. Диктантны бәяләү нормалары. Пөхтә итеп язылган, хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән эшкә “5”ле куела. 3тән дә артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә “4”ле куела.5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела.Хаталар саны 5тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.



Безнең әби Чаллыда яши. Мин Саттар абый белән әбиләргә кунакка барам. Менә касса. Саттар абый билет ала. Китәр вакыт җитә. Әти безне автобуска утыртты. (24 сүз)

II яртыеллыкка контроль диктант

Урман.

Чыганак: “Мәгариф” журналы. 4/ 2012. Диктант язу грамоталы язуны, игътибарлылыкны тикшерү, язу күнекмәләре формалаштыру максатыннан үткәрелә. Диктантны бәяләү нормалары. Пөхтә итеп язылган, хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән эшкә “5”ле куела. 3тән дә артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә “4”ле куела.5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела.Хаталар саны 5тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.



Безнең авылга урман бик якын. Без урманга барабыз. Җәй көне урманда бик матур. Анда кошлар сайрый. Төрле чәчәкләр үсә. Безнең урманда җиләк бик күп. (24 сүз).

Кереш контроль эш. Күчереп язу.

Бакча.

Чыганак: “Мәгариф” журналы. 4/ 2012. Күчереп язу грамоталы язуны, игътибарлылыкны тикшерү, язу күнекмәләре формалаштыру максатыннан үткәрелә. Күчереп язуны бәяләү нормалары. Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса, “5”ле куела.Эш бик чиста итеп башкарылмаса, 1-2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынса, “4”ле куела.Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынса, текст пөхтә итеп язылмаса, төзәтүләр булса, “3”ле куела.Хаталар саны 5тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.


Әнә бакча. Анда юкә агачы үсә. Юкә чәчәк ата. Аның чәчәге хуш исле. Чәчәктән бал корты бал җыя. (18 сүз).


Күчереп язу

Чишмә.

Чыганак: “Мәгариф” журналы. 4/ 2012. Күчереп язу грамоталы язуны, игътибарлылыкны тикшерү, язу күнекмәләре формалаштыру максатыннан үткәрелә. Күчереп язуны бәяләү нормалары. Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса, “5”ле куела.Эш бик чиста итеп башкарылмаса, 1-2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынса, “4”ле куела.Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынса, текст пөхтә итеп язылмаса, төзәтүләр булса, “3”ле куела.Хаталар саны 5тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.

Әнә тау. Тау битендә җимеш бакчасы. Анда төрле җимешләр пешә. Тау астыннан чишмә чыга. Чишмәнең суы салкын.(17 сүз).

Күчереп язу

Альбом.

Чыганак: “Мәгариф” журналы. 4/ 2012. Күчереп язу грамоталы язуны, игътибарлылыкны тикшерү, язу күнекмәләре формалаштыру максатыннан үткәрелә. Күчереп язуны бәяләү нормалары. Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса, “5”ле куела.Эш бик чиста итеп башкарылмаса, 1-2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынса, “4”ле куела.Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынса, текст пөхтә итеп язылмаса, төзәтүләр булса, “3”ле куела.Хаталар саны 5тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.

Без альбом алдык. Мин альбомга рәсемнәр ясадым. Яхъя рәсемнәрне буяды. Ильяс шигырьләр язды. (13 сүз).

Күчереп язу

Болында.

Чыганак: “Мәгариф” журналы. 4/ 2012. Күчереп язу грамоталы язуны, игътибарлылыкны тикшерү, язу күнекмәләре формалаштыру максатыннан үткәрелә. Күчереп язуны бәяләү нормалары. Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин 1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса, “5”ле куела.Эш бик чиста итеп башкарылмаса, 1-2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынса, “4”ле куела.Язуда 3-5 хата җибәрелсә яки хәрефләрнең урыны алышынса, текст пөхтә итеп язылмаса, төзәтүләр булса, “3”ле куела.Хаталар саны 5тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.

Җәй җитте. Без болынга бардык. Анда үлән биек булып үскән. Болынны чәчәкләр бизи. Чәчәкләр арасында күбәләкләр уйный.(17 сүз).

Сүзлек диктанты

Чыганак: “Мәгариф” журналы. 4/ 2012. Сүзлек диктанты грамоталы язуны, игътибарлылыкны тикшерү, язу күнекмәләре формалаштыру максатыннан үткәрелә. Сүзлек диктантларын бәяләү нормалары. Пөхтә итеп язылган, хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән эшкә “5”ле куела. 3тән дә артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә “4”ле куела.5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела.Хаталар саны 5тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.


Болыт, коры, сөлге, озын, төлке, көзге, борын, төрле (8 сүз).

Сүзлек диктанты

Чыганак: “Мәгариф” журналы. 4/ 2012. Сүзлек диктанты грамоталы язуны, игътибарлылыкны тикшерү, язу күнекмәләре формалаштыру максатыннан үткәрелә. Сүзлек диктантларын бәяләү нормалары. Пөхтә итеп язылган, хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән эшкә “5”ле куела. 3тән дә артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә “4”ле куела.5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела.Хаталар саны 5тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.



Шәһәр, тавык, һөнәр, халык, тавыш, Вәли, пөхтә, һава (8 сүз).

Сүзлек диктанты

Чыганак: “Мәгариф” журналы. 4/ 2012. Сүзлек диктанты грамоталы язуны, игътибарлылыкны тикшерү, язу күнекмәләре формалаштыру максатыннан үткәрелә. Сүзлек диктантларын бәяләү нормалары. Пөхтә итеп язылган, хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән эшкә “5”ле куела. 3тән дә артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә “4”ле куела.5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела.Хаталар саны 5тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.

Яшь, ямьле, кулъяулык, шигырь, Илдар, игътибар, берьюлы (7 сүз).

Сүзлек диктанты

Чыганак: “Мәгариф” журналы. 4/ 2012. Сүзлек диктанты грамоталы язуны, игътибарлылыкны тикшерү, язу күнекмәләре формалаштыру максатыннан үткәрелә. Сүзлек диктантларын бәяләү нормалары. Пөхтә итеп язылган, хатасыз яки тупас булмаган 1 хата җибәрелгән эшкә “5”ле куела. 3тән дә артык хата булмаган һәм пөхтә итеп язылган; хатасыз, ләкин төзәтүләр белән бик үк пөхтә язылмаган эшкә “4”ле куела.5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела.Хаталар саны 5тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.

Бәлеш, кыстыбый, гөбәдия, өчпочмак, бавырсак,ризык, чәкчәк, пәрәмәч, кош теле (10 сүз).

Изложение

Чыганак: “Мәгариф” журналы. 4/ 2012. Изложение язу грамоталы язуны, игътибарлылыкны тикшерү, язу күнекмәләре формалаштыру максатыннан үткәрелә.Изложениене бәяләү нормалары. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса, җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә, хаталар булмаса яки 1 орфографик хата җибәрелсә, “5”ле куела. Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса яки пөхтә башкарылып, эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмлә төзүдә 2-3 хата булса, “4”ле куела. Төп эчтәлек бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4-6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; сүзләр кулланганда һәм җөмләләр төзегәндә, 4-5 төгәлсезлек китсә, “3”ле куела. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, 7-10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә; җөмләләр төзегәндә, 6-7 хата китсә, “2”ле куела.

Чыршы бәйрәме.

Бүген мәктәптә чыршы бәйрәме була. Бәйрәм сәгать унда башлана. Без бәйрәмгә концерт әзерләдек. Марат шигырь сөйли. Алсу җырлый (18 сүз).



Автор
Дата добавления 14.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров481
Номер материала ДВ-060827
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх