Инфоурок Родной язык Рабочие программыРабочая программа по татарскому языку 3 класс

Рабочая программа по татарскому языку 3 класс

Скачать материал



Аңлатма язуы.

Башлангыч гомуми белем бирү программалары.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән.

ДӘРЕСЛЕК

Татар теле А.Х. Нуриева, Ч.М. Харисова.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән.

2 кисәктә.Казан. “Мәгариф” 2009.

ДӘРЕС САНЫ

Атнага 3 сәгать. Барлыгы 102 сәгать.

ТРАДИЦИОН технология

Модель “ШКОЛА РОССИИ”







Татар теле

Аңлатма язуы.

Татар мәктәпләре өчен укыту программасы Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган. Төзүчесе: Р.Х.Ягъфәрова.


Татар телен укытуның төп максатлары:

  • укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

  • аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;

  • балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

  • аралашу осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;

  • укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләре тәрбияләү.


Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр:

Укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:

  • сөйләмдәге авазларны;

  • өйрәнелгән сүз төркемнәренең лексик һәм грамматик билгеләре;

  • сүзнең мәгънәле кисәкләре;

  • гади һәм кушма җөмлә, җөмләдә баш һәм иярчен кисәкләрнең билгеләре;

  • сүзтезмә билгеләре.

Укучылар чагыштыра һәм аера белергә тиеш:

  • аваз һәм хәреф;

  • сузык һәм тартык авазлар;

  • калын һәм нечкә сузык авазлар;

  • яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгврау тартыклар;

  • исем, сыйфат, фигыль, зат алмашлыклары, кисәкчә;

  • тамыр һәм кушымча, сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч кушымчалар;

  • җөмләләрнең әйтелү максаты буенча төрләре;

  • җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре;

  • җөмлә белән сүзтезмәнең аермасы.

Укучыларда түбәндәге эш осталыгы булырга тиеш:

  • сүзләрне иҗекләргә бүлү;

  • сүздә аваз һәм хәреф санын чагыштыру;

  • алфавитны куллана белү;

  • сүзләрне юлдан-юлга күчерү;

  • өйрәнелгән сүз төркемнәренең җөмләдәге ролен күрсәтү;

  • сүзнең мәгънәле кисәкләркен һәм ясалышын билгеләү;

  • сүздәге ясагыч һәм төрләндергеч кушымчаларны билгеләү;

  • җөмләдәге сүзләр бәөләнешен ачыклау;

  • 55-60 сүзле текстны ачык төгәл итеп күчереп һәм ишетеп язу.

Белем бирүнең эчтәлеге.

Өченче сыйныфлар өчен программаның темалары түбәндәгечә билгеләнә:

  1. Авазлар һәм хәрефләр. Иҗек – 10 сәгать.

  2. Сүз төзелеше – 10 сәгать.

  3. Сүз. Сүз төркемнәре – 6 сәгать.

  4. Исем – 10 сәгать.

  5. Фигыль – 15 сәгать.

  6. Сыйфат – 9 сәгать.

  7. Алмашлык – 7 сәгать.

  8. Кисәкчә – 6 сәгать.

  9. Бәйлек – 3 сәгать.

  10. Җөмлә – 10 сәгать.

  11. Сүзтезмә – 4 сәгать.

  12. Текст. Бәйләнешле сөйләм – 15 сәгать

Авазлар һәм хәрефләр. Иҗек.

Кабатлау. Авазлар һәм хәрефләр. Тартык һәм сузык авазлар. Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләре.ъ,ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләре булган сүзләр.

Алфавит. Алфавитның әһәмияте. Сүзлекләрдән кирәкле сүзләрне табу.

Сүз төзелеше.

Кушымча. Кушымчаларның төрләре. Алар ярдәмендә сүзләрнең үзгәрүен һәм яңа сүзләр ясалуын чагыштыру.

Сүз. Сүз төркемнәре.

Сүзнең лексик мәгънәсе. Күп мәгънәле сүзләр. Сүзне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану. Синонимнар. Антонимнар. Искергән һәм яңа сүзләр.

Исем.

Мәгънәсе, сораулары ,җөмләдәге роле. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Ялгызлык исемнәрдә баш хәреф. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаоары. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Фигыль.

Мәгънәсе, сораулары. Барлыкта һәм юклыкта килүе. Зат-сан белән төрләнеше. Хикәя фигыльнең хәзерге, үткән, киләчәк заманнары.Фигыльләрнең күпмәгънәлелеге. Фигыльләрне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану.

Сыйфат.

Сыйфатның мәгънәсе, сораулары. Сыйфатның төс, тәм, форма, күләм,холык һәм башка билгеләрне белдерүе. Сыйфатларны шуңа карап төркемләү. Сыйфатларның җөмләдә исемне ачыклап килүе. Сыйфатларның сөйләмдә әһәмияте,антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.

Алмашлык.

Аның мәгънә үзенчәлегенә – зат һәм предметны атамыйча, аларның исемен алыштырып килүенә күзәтүләр. Зат алмашлыклары. Сүзтезмәләрдә һәм җөмләләрдә аларның үзгәрүен ачыклау. Алмашлыкларның җөмләдәге һәм тексттагы роле.

Кисәкчә.

Да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ку, үк, ич, бит кисәкчәләре. Аларның сөйләмдәге роле, аерым сүз булуы.

Бәйлек.

Төрле килешләрдә исемнәрнеә һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүенә күзәтүләр.

Җөмлә.

Җөмләләрнең әйтелеш максаты буенча төрләре. Җөмләләрнең интонация буенча төрләре. Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр. Җөмләнеңд иярчен кисәкләре. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Сүзтезмә.

Сүзтезмә. Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше.

Текст. Бәйләнешле сөйләм.

Текстның темасы һәм төп фикере. Бүлек башы. Тексттагы җөмләләрнең зат алмашлыклары, һәм, ә, ләкин теркәгечләре һәм синонимнар ярдәмендә берләшүе. Текст берәмлекләрен берләштерүдә сүз тәртибенең роле. Текстларның төрләре: хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү. Тексттагы терәк сүзләр. Күмәкләп яисә мөстәкыйль төзегән план буенча хикәяләү характерындагы текстны изложение итеп язу.

Сюжетлы рәсемнәр һәм картиналар буенча, укучыларның тормыш тәҗрибәсе, күзәтүләренә бәйле темаларга, алдан әзерлек күреп, сочинениеләр язу.

Иҗади эшләргә тасвирлау, фикер йөртү элементларын кертү. Телдән эш характерындагы текстлар төзү.Сөйләм этикасы. Телдән һәм язып чакыру, тәбрикләү, мөрәҗәгать итү, гафу үтенү.

III сыйныф ахырына укучылар белергә тиешләр:

  • сүзнең мәгънәле кисәкләре;

  • тамыр һәм кушымча, ясагыч һәм төрләндергеч кушымча;

  • сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, кисәкчә, бәйлек;

  • җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр;

  • җөмләнең иярчен кисәкләре.

Укучылар башкара алырга тиеш:

  • үтелгән орфограммалар (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парсыз тартыклар, нечкәлек һәм аеру, калынлык һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) кергән 55-60 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп язу; текстларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес күчереп язу;

  • сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү;

  • сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру ( исемнең санын, килешен, фигыльнең затын, заманын);

  • берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү;

  • фигыльне заман формаларына куя белү;

  • текстта синонимнарны һәм антонимнарны таный, сөйләмдә куллана белү;

  • сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләрнең бәйләнешен билгеләү, сүзтезмәләрне аеру, сүзтезмәдәге иярүче һәм ияртүче сүзләрне аеру;

  • җөмлә тикшерү;

  • җөмләне дөрес интонация белән әйтү;

  • бергәләп төзегән план буенча 70-85 сүзле изложение язу;

  • текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү;

  • текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү;

  • кызыл юлны саклау;

  • текстның мәгънәле кисәкләре арасында бәйләнеш булдыру;

  • текст кисәкләре,җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру;

  • темасыннан яки төп фикереннән чыгып, текстка исем кую;

  • хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү;

  • шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып, сочинение язу;

  • фикер йөртү характерындагы җавап төзеп әйтү.







Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен язмача

тикшерү һәм бәяләү.

Йомгаклау контроль язма эшләрнең сан ягыннан нормасы.



Эш түбәндәгечә бәяләнә:

5” - хаталар һәм төзәтүләр юк, эш пөхтә, ачык язылган.

4” – 2 орфографик, 1 пунктуацион хата яисә 1 орфографик хата, 2 пунктуацион хата.

3” - 3 орфографик, 2 пунктуацион хата яисә 5 орфографик хата, 1 пунктуацион хата.

2” – 6-7 орфографик хата.

Диктант һәм күчереп язу өчен тәкъдим ителгән текстларның күләме.


Контроль күчереп язуны бәяләү.

5” – хатасы юк. Язуга караган бер төгәлсезлек булуы мөмкин.

4” – 1-2 хата, 1 төзәтү.

3” – 3 хата, 1 төзәтү.

2” – 4 хата, 1-2 төзәтү.

Сүзлек диктантының күләме – 10-12 сүз.

Сүзлек диктантын бәяләү.

5” – хатасыз эш.

4” – 1 хата, 1 төзәтү.

3” – 2 хата, 1 төзәтү.

2” – 3-4 хата.


Кулланылган әдәбият.

Башлангыч мәктәптә татап телен укытуның методикасы.

ав.С.Г. Вагыйзов, Р.Г. Вәлитова. Казан. “Мәгариф”. 2001

  1. III сыйныфларда изложениеләр.

Казан. Татарстан китап нәшрияты.

Татар теленнән диктантлар. Ав. Я.К. Абдрәхимова.

Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. Казан. “Мәгариф”. 2008.



Дәрес темасы



Дәрес төре



Дәрескә куелган максат



Көтелгән нәтиҗә

Срок

Искәрмә





План

Факт


Авазлар һәм хәрефләр.

Белем, осталык һәм күнекмәләрне ныгыту; кабатлау–гомумиләштерү дәресе.

Алфавит төшенчәсе буеча белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Аваз белән хәреф арасындагы аерманы күрә белергә өйрәтү.

Дәфтәргә матур язуга ирешү (ил, ит кебек өзмичә язылучы юл хәрефләреннән торган сүзләрне язу күнегүләре).

Алфавитны куллана белү.

Аваз кушылмаларын белдерүче хәрефләрне белү (я, ю,ё,е)





Сузык авазлар һәм хәрефләр

Өйрәнгәннәрне ныгыту, эш белү осталыгы һәм тотрыклы күнекмәләр булдыру дәресе.

Татар алфавитындагы сузык авазлар буенча өйрәнелгән белемнәрне искә төшерү. Сузык авазларны төркемнәргә бүлергә өйрәтү.

Сөйләм дөреслеген һәм матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

Сузык авазларны дөрес язу (ө-е, о-ы);

Сузык авазларны калын һәм нечкә төркемнәргә аера белү





Тартык авазлар һәм хәрефләр

Өйрәнгәннәрне ныгыту, эш белү осталыгы һәм тотрыклы күнекмәләр булдыру дәресе.

Татар алфавитындагы тартык авазлар буенча өйрәнелгән белемнәрне искә төшерү.

Тартык авазларны төркемнәргә бүлергә өйрәтү.

Сөйләм дөреслеген һәм матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

Сузык һәм тартык авазларны аера белү.

Тартык авазларны төркемнәргә аера белү (яңгырау-саңгырау, парлы-парсыз).





  1. 5

Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләре

Өйрәнгәннәрне ныгыту, эш белү осталыгы һәм тотрыклы күнекмәләр булдыру дәресе.

Иҗекләр турында белемнәрне арттыру.

Сүзгә аваз-хәреф анализы ясауны ныгыту.

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү ысуллары белән таныштыру.

Иҗекләр турында белемнәрне арттыру.

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү ысулларын белергә.





6.

Ъ, ь билгесе кергән сүзләрне дөрес язу һәм уку

Өйрәнгәннәрне ныгыту, кабатлау–гомумиләштерү дәресе.

Ъ, ь билгесе кергән сүзләрне дөрес язу һәм уку буенча өйрәнгәннәрне ныгыту.

Телебезнең байлыгына соклану тудыру.

Ъ, ь билгесе кергән сүзләрне дөрес язу һәм уку.

Ъ һәм ь билгесен төркемнәргә аера белү (нечкә-калын, аеру).





7.

Я, ю, е хәрефләре.








8.

Алфавит

Белем, осталык һәм күнекмәләрне ныгыту; кабатлау–гомумиләштерү дәресе.

Алфавит төшенчәсе буеча белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Аваз белән хәреф арасындагы аерманы күрә белергә өйрәтү.

Дәфтәргә матур язуга ирешү (ил, ит кебек өзмичә язылучы юл хәрефләреннән торган сүзләрне язу күнегүләре).

Алфавитны куллана белү.

Аваз кушылмаларын белдерүче хәрефләрне белү (я, ю,ё,е)





9

Тамыр һәм кушымча

Өйрәнгәннәрне ныгыту, эш белү осталыгы һәм тотрыклы күнекмәләр булдыру дәресе.

Тамыр һәм кушымча турында булган белемнәрне ныгыту.

Сүзләрне тамыр һәм кушымчага аерырга өйрәтү.

Сөйләм дөреслеген һәм матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

Сүзләрне тамыр һәм кушымчага аера белү





10

Сүз төркемнәре.

Өйрәнгәннәрне ныгыту, эш белү осталыгы һәм тотрыклы күнекмәләр булдыру дәресе.

Сүз төркемнәре турында белгәннәрне искә төшерү, гомумиләштереп аңлата белү күнекмәсен үстерү.

Сүз төркемнәрен аера белү.





11

Җөмлә.

Өйрәнгәннәрне ныгыту, эш белү осталыгы һәм тотрыклы күнекмәләр булдыру дәресе.

Җөмлә турында белгәннәрне модель буенча берләштереп сөйләү күнекмәсен үстерү.






12

Контроль диктант.

Безнең мәктәп бакчабыз.

Белем, эш белү осталыгы һәм күнекмәләрне исәпкә алу һәм бәяләү дәресе.

. Укучыларның белемнәрен тикшерү.

Укучы үзе ишеткәнчә дөрес язу сәләтен үстерү

Үтелгән орфограммалар кергән тестны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, язу





13

Хаталар өстендә эш.

Кабатлау-йомгаклау, белемнәрне системалаштыру дәресе.

Диктантта киткән хаталар өстендә эш алып бару.

Үткәннәрне кабатлау.

Җөмләнең матурлыгын, дөреслеген күрергә өйрәтү.

Хаталар өстендә эшләү.






14

Сүз. Телнең сүзлек байлыгы.

Яңа белем-мәгълүмат бирү дәресе.

Сүзлек төшенчәсе һәм төрләре белән таныштыру.

Алынма сүзләр турында мәгълүмат бирү.

Телебезнең байлыгына соклану тудыру.

Сүзлекләр белән эшли белү.





15

Алынма сүзләр.








16

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр

Яңа белем-мәгълүмат бирү дәресе.

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр турында мәгълүмат бирү.

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аерырга өйрәтү.

Телебезнең байлыгына соклану тудыру.

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрне аера белү.





17

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр

Өйрәнгәннәрне ныгыту, эш белү осталыгы һәм тотрыклы күнекмәләр булдыру дәресе.

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр турында мәгълүмат бирү.

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аерырга өйрәтү.

Телебезнең байлыгына соклану тудыру.

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрне аера белү.

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрдә килүен аера белү.





18

Әйтелеше бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр-омонимнар

Яңа белем-мәгълүмат бирү дәресе.

Омоним сүзләр турында аңлатма бирү.

Тексттан омонимнарны табарга өйрәтү.

Телебезнең байлыгына соклану тудыру.

Тексттан омонимнарны таба белү.







Контроль күчереп язу. Кечкенә Җәлил.








19

Әйтелеше бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр-омонимнар

Өйрәнгәннәрне ныгыту, эш белү осталыгы һәм тотрыклы күнекмәләр булдыру дәресе.

Омоним сүзләр турында аңлатма бирү.

Тексттан омонимнарны табарга өйрәтү.

Телебезнең байлыгына соклану тудыру.

Сөйләмдә омонимнарны кулана белү.





20

Охшаш мәгънәле сүзләр-синонимнар

Яңа белем-мәгълүмат бирү дәресе.

Синоним сүзләр турында аңлатма бирү.

Тексттан синонимнарны табарга өйрәтү.

Телебезнең байлыгына соклану тудыру.

Тексттан синонимнарны таба белү.






21

Охшаш мәгънәле сүзләр-синонимнар

Эш белү осталыгы һәм тотрыклы күнекмәләр булдыру дәресе.

Синоним сүзләр турында аңлатма бирү.

Тексттан синонимнарны табарга өйрәтү.

Телебезнең байлыгына соклану тудыру.

Сөйләмдә синонимнарны кулана белү.





22

Капма-каршы мәгънәле сүзләр-антонимнар

Яңа белем-мәгълүмат бирү дәресе.

Антоним сүзләр турында аңлатма бирү.

Тексттан антонимнарны табарга өйрәтү.

Телебезнең байлыгына соклану тудыру.

Тексттан антонимнарны таба белү.






23

Капма-каршы мәгънәле сүзләр-антонимнар

Эш белү осталыгы һәм тотрыклы күнекмәләр булдыру дәресе.

Антоним сүзләр турында аңлатма бирү.

Тексттан антонимнарны табарга өйрәтү.

Телебезнең байлыгына соклану тудыру.

Сөйләмдә антонимнарны кулана белү.





24

Искергән һәм яңа сүзләр.








25

Контроль диктант. Тере табигать почмагында.

Белем, эш белү осталыгы һәм күнекмәләрне исәпкә алу һәм бәяләү дәресе.

Укучыларның белемнәрен тикшерү.

Үтелгән орфограммалар кергән тестны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, язу





26

Хаталар өстендә эш

Кабатлау-йомгаклау, белемнәрне системалаштыру дәресе.

Диктантта киткән хаталар өстендә эш алып бару.

Үткәннәрне кабатлау.

Хаталар өстендә эшләү.






27

Тамыр һәм кушымча

Яңа белем-мәгълүмат бирү; күзәтү, эзләнү алымнарын үз эченә алган катнаш дәрес.

Кушымча термины белән таныштыру.

Сүзләрне тамыр һәм кушымчага аеруны ныгыту.

Сүзләрне тамыр һәм кушымчага аера белү.






28

Кушымча төрләре белән танышу.

Яңа материалны өйрәнү дәресе.

Кушымча төрләре белән таныштыру. (Әйтелеше һәм мәгънәсе ягыннан)

Җөмләнең матурлыгын, дөреслеген күрергә өйрәтү.

Кушымча төрләрен аера белү.






29

Бәйләгеч кушымчалар.










30.

Кушма сүзләр төшенчәсе белән танышу.

Яңа белем-мәгълүмат бирү дәресе.

Кушма сүзләргә аңлатма бирү.

Язылыш үзенчәлекләре белән таныштыру.

Кушма сүзләрне әйтмә һәм язма сөйләмдә куллана белергә өйрәтү.

Кушма сүзләрне әйтмә һәм язма сөйләмдә куллана белү.






31.

Кушма сүзләрнең язылышы

Яңа мәгълүмат бирү; эш белү осталыгы һәм тотрыклы күнекмәләр булдыру дәресе.

Кушма саннар белән таныштыру.

Язылыш үзенчәлекләре белән таныштыру.

Кушма сүзләрне әйтмә һәм язма сөйләмдә куллана белергә өйрәтү.

Кушма сүзләрне әйтмә һәм язма сөйләмдә куллана белү.






32

Кушма сүзлә кергән күнегүләр өстендә эш.








33.

Парлы сүзләр төшенчәсе белән танышу.

Яңа белем-мәгълүмат бирү дәресе.

Парлы сүзләргә аңлатма бирү.

Язылыш үзенчәлекләре белән таныштыру.

Парлы сүзләрне әйтмә һәм язма сөйләмдә куллана белергә өйрәтү.

Парлы сүзләрне әйтмә һәм язма сөйләмдә куллана белергә өйрәтү.






34.

Парлы сүзләрнең язылышын тикшерү.

Яңа мәгълүмат бирү; эш белү осталыгы һәм тотрыклы күнекмәләр булдыру дәресе.

Парлы сүзләргә аңлатма бирү.

Язылыш үзенчәлекләре белән таныштыру.

Парлы сүзләрне әйтмә һәм язма сөйләмдә куллана белергә өйрәтү.

Парлы сүзләрне әйтмә һәм язма сөйләмдә куллана белергә өйрәтү.






35

Контроль күчереп язу. Музыка йолдызы.








36

Сүз төркемнәре

Яңа белем-мәгълүмат бирү дәресе.

Сүз төркемнәре белән таныштыру.

Предмет, хәрәкәт һәм билгене белдергән сүзләрне бер-берсеннән аерырга һәм сүзләргә карата сорауларны дөрес куя белергә өйрәтү.

Предмет, хәрәкәт һәм билгене белдергән сүзләрне бер-берсеннән аера һәм сүзләргә карата сорауларны дөрес куя белү.





Эш белү осталыгы һәм тотрыклы күнекмәләр булдыру дәресе.





37.

Исем турында искә төшерү.

Яңа белем-мәгълүмат бирү; күзәтү, эзләнү алымнарын үз эченә алган катнаш дәрес.

Исем сүз төркеме белән таныштыру.

Исемнәргә сораулар куярга өйрәтү.



Укучылар, бер дә ялгышмыйча, исемнәрне башка сүз төркемнәреннән аера алырга, дөреслеген исбат итү өчен, исемнәрнең мәгънәви һәм грамматик билгеләрен күрсәтә белергә; исемгә билгеләмә биргәндә, конкрет предметларны гына түгел, бәлки табигать, җәмгыять күренешләрен, абстракт төшенчәләрне белдергән исемнәрне дә мисал итеп китерергә тиешләр.








38.

Ялгызлык исемнәргә билгеләмә бирү.

Яңа белем-мәгълүмат бирү; күзәтү, эзләнү алымнарын үз эченә алган катнаш дәрес.

Ялгызлык исемнәр белән таныштыру.

Язылыш үзенчәлекләрен аңлату.

Укучыларда ялгызлык исемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен үстерү.





39.

Уртаклык исемнәр термины белән танышу.

Яңа белем-мәгълүмат бирү; күзәтү, эзләнү алымнарын үз эченә алган катнаш дәрес.

Уртаклык исемнәр белән таныштыру.

Язылыш үзенчәлекләрен аңлату.

Укучыларда уртаклык исемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен үстерү





40

Изложение. Төлке баласы.

Бәйләнешле сөйләм үстерү; яңа белем-мәгълүмат бирү; күзәтү, эзләнү алымнарын үз эченә алган катнаш дәрес.

План төзи белергә өйрәтү.

Укучыларның мөстәкыйльлеген үстерү.





41

Хаталар өстендә эш.

Кабатлау-йомгаклау, белемнәрне системалаштыру дәресе.

Изложениедә киткән хаталар өстендә эш алып бару. Үткәннәрне кабатлау.

Җөмләнең матурлыгын , дөреслеген күрергә өйрәтү.





42.

Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүләре

Яңа белем-мәгълүмат бирү дәресе.

Исемнәрнең берлек һәм күплек сандагы төркемчәләре белән таныштыру.

Берлектән күплек сан ясау ысулын өйрәтү.





43

Контроль диктант. Кар яуганда.







44

Хаталар өстендә эш








45.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Яңа белем-мәгълүмат бирү дәресе.

Татар теленең килешләре белән таныштыру.

Килеш сораулары һәм кушымчалары белән таныштыру.

Телебезнең байлыгына соклану тудыру.

Укучылар төрле килештә килгән исемнәргә, шул исемнәрне иярткән сүзләрдән чыгып, сорау куя белергә; үзләре, төрле килештә килгән исемнәр кертеп, җөмлә төзи белергә тиешләр.





46.

Баш килеш.

Яңа белем-мәгълүмат бирү дәресе.





47.

Иялек килеше.

Яңа белем-мәгълүмат бирү дәресе.





48.

Юнәлеш килеше.

Белем, осталык һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе.





49.

Төшем килеше.

Белемнәрне системалаштыру дәресе.





50.

Чыгыш килеше.

Бәйләнешле сөйләм үстерү; яңа белем-мәгълүмат бирү; күзәтү, эзләнү алымнарын үз эченә алган катнаш дәрес.

План төзи белергә өйрәтү.

Укучыларның мөстәкыйльлеген устерү.

Төзегән план буенча текст эчтәлеген мөстәкыйль рәвештә изложение итеп яза белү.





51.

Урын-вакыт килеше.

Кабатлау-йомгаклау, белемнәрне системалаштыру дәресе.

Изложениедә киткән хаталар өстендә эш алып бару. Үткәннәрне кабатлау.

Җөмләнең матурлыгын , дөреслеген күрергә өйрәтү.








52.

Контроль диктант.

Белем, эш белү осталыгы һәм күнекмәләрне исәпкә алу һәм бәяләү дәресе.

Укучыларның исем сүз төркеме буенча булган белемнәрне тикшерү.


Үтелгән орфограммалар кергән тестны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, язу





53.

Хаталар өстендә эш

Кабатлау-йомгаклау, белемнәрне системалаштыру дәресе.

Диктантта киткән хаталар өстендә эш алып бару.

Үткәннәрне кабатлау.

Җөмләнең матурлыгын , дөреслеген күрергә өйрәтү.








54.

Фигыль.Предметның эшен, хәрәкәтен белдергән сүзләр.

Яңа белем-мәгълүмат бирү; күзәтү, эзләнү алымнарын үз эченә алган катнаш дәрес.

Фигыль сүз төркеме белән таныштыру.

Җөмләләрдән фигыльләрне табарга өйрәтү.

Сөйләмнең дөреслегенә игътибар бирү.

Җөмләләрдән фигыльләрне таба белү.






55

Фигыльнең барлыкта һәм юклыкта килүе

Яңа белем үзләштерү; белем, осталык һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе.

Фигыльнең барлык һәм юклык төрләре белән таныштыру. Фигыль буенча белемнәрне тирәнәйтү. һҖөмләнең матурлыгын , дөреслеген күрергә өйрәтү.

Фигыль юнәлешләрен сөйләмдә дөрес куллану.





56.

Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Яңа белем үзләштерү; белем, осталык һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе.

Фигыльнең зат-сан белән төрләнешен аңлату.

Күплек сандагы фигыльләрне зат белән төрләндергәндәге кушымчалары белән таныштыру.

Күплек сандагы фигыльләрне зат белән төрләндергәндәге кушымчаларны дөрес кулана белү.





57

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Яңа белем-мәгълүмат бирү дәресе.


Заман формаларының берсе – хәзерге заман хикәя фигыль белән таныштыру

Хәзерге заман хикәя фигыль сораулары һәм кушымчалары белән таныштыру.

Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.




Хәзерге заман хикәя фигыльгә дөрес сораулар һәм кушымчалар куя белү.





58

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан кушымчалары.

Белем, осталык һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе.





59

п , к авазларына беткән фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

Яңа белем-мәгълүмат бирү дәресе.





60.

Хикәя фигыльнең үткән заман формасы.

Яңа белем-мәгълүмат бирү дәресе.


Заман формаларының берсе - үткән заман хикәя фигыль белән таныштыру

Үткән заман хикәя фигыль сораулары һәм к

ушымчалары белән таныштыру.


Үткән заман хикәя фигыльгә дөрес сораулар һәм кушымчалар куя белү.





61.

Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Яңа белем-мәгълүмат бирү дәресе.





62

Контроль күчереп язу. Кышкы матурлык.

Белем, осталык һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе

Язу гигиенасы күнекмәләрен ныгыту.

Укучының күрү хәтерен, дөрес язу сәләтен үстерү.

Тестларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу.





6364.

Киләчәк заман хикәя фигыльнең беренче төре.

Яңа белем-мәгълүмат бирү дәресе.



Заман формаларының берсе – киләчәк заман хикәя фигыль белән таныштыру

Киләчәк заман хикәя фигыль сораулары һәм кушымчалары белән таныштыру.

Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.



Киләчәк заман хикәя фигыльгә дөрес сораулар һәм кушымчалар куя белү.





65-66.

Киләчәк заман хикәя фигыльнең икенче төре.

Яңа белем-мәгълүмат бирү дәресе.





67-68.

Фигыльләрнең күп мәгънәле булуы.

Белем, осталык һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе





69.

Контроль диктант. Әниемнең туган көне.

Белем, эш белү осталыгы һәм күнекмәләрне исәпкә алу һәм бәяләү дәресе.

Укучыларның фигыль буенча булган белемнәрен тикшерү.

Үтелгән орфограммалар кергән тестны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, язу





70

Хаталар өстендә эш

Кабатлау-йомгаклау, белемнәрне системалаштыру дәресе.


Диктантта киткән хаталар өстендә эш алып бару.

Үткәннәрне кабатлау.






71.

Сыйфат.Предметның билгесен белдергән сүзләр.

Яңа белем-мәгълүмат бирү; күзәтү, эзләнү алымнарын үз эченә алган катнаш дәрес.

Сыйфат сүз төркеме белән таныштыру, булган белемнәрне тирәнәйтү.

Сыйфатларның сөйләмдәге роле белән таныштыру.

Сөйләм матурлыгын күрергә өйрәтү.

Сыйфат с.т.ен сораулар ярдәмендә башка сүз төркемнәреннән аера белү.





72.

Сыйфатның сөйләмдә роле.

Яңа белем үзләштерү; белем, осталык һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе.



Сыйфат сүз төркеме буенча булган белемнәрне тирәнәйтү.


Телебезнең байлыгына соклану тудыру; туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Сыйфат сүз төркеме буенча булган белемнәрне тирәнәйтү.






73.

Антоним сыйфатлар

Яңа белем-мәгълүмат бирү; күзәтү, эзләнү алымнарын үз эченә алган катнаш дәрес.

Антоним сыйфатларны дөрес кулана белү





74

Зат алмашлыклары төшенчәсе белән танышу.

Яңа белем-мәгълүмат бирү; күзәтү, эзләнү алымнарын үз эченә алган катнаш дәрес.

Алмашлык сүз төркеме белән таныштыру.

Зат алмашлыкларының сөйләүче кешене, тыңлаучыны һәм башка зат яки предметны белдерүе белән таныштыру.

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешен өйрәтү

Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерә белү.





75.

Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше

Яңа белем үзләштерү; белем, осталык һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе.





76.

Контроль диктант.Тере табигать почмагында.

Белем, эш белү осталыгы һәм күнекмәләрне исәпкә алу һәм бәяләү дәресе.

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Үтелгән орфограммалар кергән тестны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, язу





77.

Хаталар өстендә эш

Кабатлау-йомгаклау, белемнәрне системалаштыру дәресе.

Диктантта киткән хаталар өстендә эш алып бару.

Үткәннәрне кабатлау.








78

Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше

Эш белү осталыгы һәм иҗади күнекмәләр формалаштыру дәресе.



Зат алмашлыкларының сөйләүче кешене, тыңлаучыны һәм башка зат яки предметны белдерүе белән таныштыру.

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешен ныгыту.



Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерә белү.





79.

Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше

Эш белү осталыгы һәм иҗади күнекмәләр формалаштыру дәресе.












80

Кисәкчәләр төшенчәсе белән танышу.

Яңа белем-мәгълүмат бирү; күзәтү, эзләнү алымнарын үз эченә алган катнаш дәрес.



Кисәкчә сүз төркеме белән таныштыру, булган белемнәрне тирәнәйтү.

Кисәкчәләрнең сөйләмдәге роле белән таныштыру.

Сөйләм матурлыгын күрергә өйрәтү.



Кисәкчәләрне аралашу ситуациясенә һәм сөйләм максатына туры китереп урынлы , төгәл куллану





81.

Кисәкчәләрнең язылышы.

Эш белү осталыгы һәм иҗади күнекмәләр формалаштыру дәресе.





82.

Бәйлекләр.

Яңа белем-мәгълүмат бирү; күзәтү, эзләнү алымнарын үз эченә алган катнаш дәрес.





83

Контроль күчереп язу. Кисәтү.

Белем, осталык һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе

Язу гигиенасы күнекмәләрен ныгыту.

Укучының күрү хәтерен, дөрес язу сәләтен үстерү.

Тестларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу.





84.

Җөмлә. Җөмлә турында белгәннәрне хәтердә яңарту.

Яңа белем-мәгълүмат бирү; күзәтү, эзләнү алымнарын үз эченә алган катнаш дәрес.

Җөмләнең әйтелеш максаты буенча төрләре белән таныштыру.

Җөмләнең интонация буенча төрләре белән таныштыру.


Җөмләрәрне интонация буенча аера белү.





85.

Хикәя җөмлә турында гади төшенчә.

Яңа белем үзләштерү, эш белү осталыгы һәм иҗади күнекмәләр формалаштыру дәресе.





86.

Сорау җөмлә

Яңа белем үзләштерү, эш белү осталыгы һәм иҗади күнекмәләр формалаштыру дәресе.

Укучыларны сорау җөмләләр белән таныштыру, кирәкле урында “?” билгесе куя белергә өйрәтү.

Сорау җөмләләрне аера белү.





87.

Өндәү җөмләләрне дөрес интонация белән уку.

Яңа белем үзләштерү, эш белү осталыгы һәм иҗади күнекмәләр формалаштыру дәресе.

Укучыларны өндәү җөмләләр белән таныштыру, кирәкле урында “!” билгесе куя белергә өйрәтү.

Кирәкле урында “!” билгесе куя белү.





88

Өндәү җөмлә.Тойгылы җөмлә.








89.

Изложение. Ромашка.

Белем, осталык һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе

Язу гигиенасы күнекмәләрен ныгыту.

Укучының күрү хәтерен, дөрес язу сәләтен үстерү.

Тестларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу.





90

Хаталар өстендә эш.








91.

Җөмлә кисәкләре.Ия белән хәбәр.

Яңа белем үзләштерү, эш белү осталыгы һәм иҗади күнекмәләр формалаштыру дәресе.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре белән таныштыру.

«Җөмләдә сүзләр бәйләнеше» төшенчәсен аңлату. Төрле җөмләдән узара бәйләнгән сүзләрне табарга өйрәтү.

Җөмләнең матурлыгын , дөреслеген күрергә өйрәтү.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба белү.





92

Җөмлә кисәкләрен билгеләү тәртибе.







93.

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

Яңа белем үзләштерү, эш белү осталыгы һәм иҗади күнекмәләр формалаштыру дәресе.

«Җөмләдә сүзләр бәйләнеше» төшенчәсен үзләштерү. Төрле җөмләдән узара бәйләнгән сүзләрне табарга өйрәнү.





94

Контроль диктант. Сабантуй.

Белем, эш белү осталыгы һәм күнекмәләрне исәпкә алу һәм бәяләү дәресе.

Укучыларның белемнәрен тикшерү



Үтелгән орфограммалар кергән тестны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, язу





95

Хаталар өстендә эш

Кабатлау-гомумиләштерү дәресе.

Диктантта киткән хаталар өстендә эш алып бару. Үткәннәрне кабатлау.






96

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

Яңа белем-мәгълүмат бирү; күзәтү, эзләнү алымнарын үз эченә алган катнаш дәрес.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр белән таныштыру.

Җөмлә буенча булган белемнәрне ныгыту.

Дәфтәргә матур һәм пөхтә язуга ирешү.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аера белү.





97.

Сүзтезмә. Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше

Яңа белем-мәгълүмат бирү; күзәтү, эзләнү алымнарын үз эченә алган катнаш дәрес.


Сүзтезмә турында аңлатма бирү.

Сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне аерырга өйрәтү.


Сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне аера белү.





98

Тест.Текстның өлешләре.

Яңа белем-мәгълүмат бирү; күзәтү, эзләнү алымнарын үз эченә алган катнаш дәрес.

Текстның темасын һәм төп фикерен билгеләргә өйрәтү.

Текстны мәгънәле кисәкләргә бүлергә өйрәтү. Телебезнең байлыгына соклану тудыру; туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Текстның темасын һәм төп фикерен билгели белү.

Текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү.






99.

План. Текстка план төзү.

Белем, эш белү осталыгы һәм күнекмәләрне исәпкә алу һәм бәяләү дәресе.

Укучыларның белемнәрен тикшерү


Үтелгән орфограммалар кергән тестны, тиешле тыныш билгеләрен куеп, язу





100.

Текстның кыскача эчтәлеге.

Кабатлау-гомумиләштерү дәресе.

Диктантта киткән хаталар өстендә эш алып бару. Үткәннәрне кабатлау.





101

102

3 нче сыйныфта алган белемнәрне кабатлау.

Кабатлау-гомумиләштерү дәресе.

3 нче сыйныфта алган белем-күнекмәләрне гомумиләштерү.











Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа по татарскому языку 3 класс"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по занятости населения

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 797 материалов в базе

Материал подходит для УМК

  • «Татарский язык (Татар теле): учебник для общеобразовательных организаций с обучением на татарском языке.», Харисова Ч.М., Максимов Н.В., Сайфутдинов Р.Р.

    Больше материалов по этому УМК
Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.03.2020 247
    • DOCX 48.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галляутдинова Айгуль Искандаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 6212
    • Всего материалов: 16

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Русский язык и литературное чтение: теория и методика преподавания в сфере начального общего образования

Учитель начальных классов русского языка и литературного чтения

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 149 человек из 44 регионов
  • Этот курс уже прошли 222 человека

Курс профессиональной переподготовки

Русский язык и культура речи: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель русского языка и культуры речи

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 59 человек из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 183 человека

Курс профессиональной переподготовки

Русский язык и культура речи: теория и методика преподавания в дополнительном образовании

Педагог дополнительного образования по русскому языку и культуре речи

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 47 человек

Мини-курс

Сохранение и продвижение традиционных российских ценностей и культуры

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 22 человека

Мини-курс

Стимулирование интереса к обучению у детей дошкольного возраста

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 11 человек

Мини-курс

Искусство и техника: совершенствование в художественной гимнастике

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе