7 сыйныф
рус.гр.( Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча)
Дәрес темасы:
“Татар халык бәйрәме “Карга боткасы””
Дәрес максаты:
- “Карга боткасы”бәйрәме белән таныштыру;
- укучыларның лексик байлыкларын тулыландыру;
- өйрәнелгән лексиканы актив сөйләмгә кертү;
- татар халык бәйрәмнәренә карата кызыксыну хисе уяту.
Җиһазлау:
1. Сюжетлы рәсемнәр
2. Карточка
3. Күрсәтмә материал
4. Проектор
1. Оештыру.
-Исәнмесез! Хәерле көн!
- Исәнмесез, хәерле көн!
-Кәефләрегез ничек?
- Бик әйбәт.Мин сезнең кәефләрегез яхшы булганга бик шат, дәресебезне
башлыйбыз. Бүген класста кем дежур?
Дежур укучы рапорты.
2. Актуальләштерү.
Яз һәм язгы бәйрәмнәр темасына укучылар белән әңгәмә
Яз рәсеме “Бик күңелле
урамда,кар эри,тамчы тама.
Сорау
1.Елның кайсы вакыты?2.Яз айларын санагыз.3.бүген ничәнче март?
4.Атнаның
кайсы көне? 5.Урамда көн нинди?
Ситуацияләр:
1.Скажи,в каком
классе ты учишься?
2. Ты
встретился с давним другом.Сообщи ему ,где ты живёшь?
3.Ты
пишешь сообщение новому другу о себе.
Алда өйрәнгәннәрне
искә төшереп китик.Кошлар.Карточкалар белән эшләү.
Кошларны
кышкы һәм күчмә кошларга бүләргә.
Слайдта
кошлар кайта.Сорау Иң беренче нинди кошлар кайта? Кара каргалар.
Тизәйткеч:”Кара
карга чыккан карга,каркылдыйдыр :карда кар”
Ишетеп аңла
.Нинди кош турында?
(Тук.тук,тукран.Тукылдатып
утырам. Карга әйтә,кар да,кар.Тиздән эреп бетәр кар)
Ребус чишү.(карга
боткасы)
Ботка
пешерү өчен нәрсә кирәк?
Күзләргә
физ минут.
3. Төп өлеш.
(Экранда “Карга боткасы” бәйрәменнән өзек күрсәтелә)
Яңа лексика өстендә эш.
(Проектор аша яңа лексика күрсәтелә)
Түтәй - тётушка
Тары – пшено
Уңган – трудолюбивая
Дөньяда – на свете
Сый – угощение
Ярма – крупа
Такмак- частушки
Тоз-соль
Шикәр-сахар
Май-масло
Күкәй-яйцо
Яңа
лексика өстендә эш:
А)сүзләрне укытучы укып күрсәтә
Б) гадәттәгечә, чылбыр буенча укыйлар
В)Текст буенча тест.
Музыкаль
ял итү.Нинди
кош ,тавшыннан таны!
Физкультминутка.
Молодцы, ә хәзер Карга боткасы турында текст укыйбыз һәм үзебезнең белгәннәребезне
текст белән чагыштырып карыйбыз .
- Текст өстендә:
А) текстны укытучы укып күрсәтә;
Б) укучылар чылбыр буенча укыйлар;
В) яңа лексика кергән җөмләләрне табалар, тәрҗемә итәләр.
Сораулар
өстендә эш.
4. Ныгыту.
–Ә хәзер, әйдәгез “Дөресме-ялгышмы” уенын уйнап алабыз.
- ..........
- Бик булдырдыгыз, укучылар. Бу биремне бик яхшы үтәп чыктыгыз. Балалар, бүген
безнең дәресебезгә кара карга очып килгән иде, ул бик матур бер чәчәк
калдырып китте. Карагыз әле, нинди матур, хуш исле чәчәк! Бу тылсымлы чәчәк.
Аның таҗларында биремнәр язылган, сез, ул биремнәрне үтәргә тиеш буласыз.
( таҗларда җөмләләрнең башы язылган, укучылар ахырын әйтергә тиеш
булалар:
Яз көне бик матур...... ..... ........ . (бер бәйрәм була);
Элек кешеләр язны каргалар алып килә дип........ (уйлаганнар);
Бәйрәм көнне балалар өйдән өйгә йөргәннәр, ..... ...... ...... ........
(Карга боткасы бәйрәменә сый җыйганнар);
Молодцы, текстның эчтәлеген бик яхшы аңлагансыз икән, бу биремне дә бик
яхшы башкарып чыктыгыз. Эшебезне дәвам итәбез һәм игътибарыбызны тактада
эленгән рәсемнәргә юнәлтәбез. Бу рәсемнәр юкка гына эленмәгән, алар ярдәме
белән сез текстның эчтәлеген сөйләргә тиеш буласыз.
5.
Йомгаклау.
Булдырдыгыз. Бик әйбәт. Менә безнең дәресебез ахырына да якынлашып килә. Бүген
без нинди бәйрәм турында сөйләштек?Кошларга ярдәм итәргә,аларга
оялар ясарга кирәк .Быел табигатьне саклау елы,әйдәгез
саклыйк табигатьне!
..... .
Темага кагылышлы нинди яңа сүзләр өйрәндек?
(кабат тактада яңа лексика күрсәтелә, кабатлатыла)
Менә өйдә бу өйрәнелгән лексиканы сүзлек дәфтәрләрегезгә язып килерсез һәм
“Карга боткасы” дигән темага диалог төзерсез;
Укучылар,
бүген дәрестә сез бик актив катнаштыгыз, молодцы!
(билгеләр кую). Дәрес тәмам.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.