Осталык һәм күнекмәләрне формалаштыру.
Укучылар алдына “А. Алиш әкиятләрен беләсеңме?” соравын куеп, интерактив тактада эшләү (5 слайд).
Дәреснең темасын укучылардан әйттерү, максаты белән таныштыру.
Яңа сүзләр өстендә эшләү (интерактив тактада) – 6 слайд
Сертотмас сүзен интерактив тактада төзелеше ягыннан тикшерү – 7 слайд
Әкиятнең эчтәлеген (өй эше) интерактив тактадагы рәсемнәр буенча терәк сүзләр ярдәмендә сөйләү.
8 слайд. Терәк сүзләр ярдәмендә сөйләү. (борын заманда, яңа хәбәрләр, сер итеп, беркөнне, беркемгә, хуҗаны эзләргә)
9 слайд. Диалог рәвешендә сөйләү (куе урман, аның каршысына, ияреп киткән иде, сукмак алып бара, сак бул).
10 слайд. Хаталы сүзне табу. (Үрдәк: Өебез ялгыз калмады… Куян: Бик җайсыз вакыт…)
11 слайд. Аю үрдәккә нинди киңәш биргән? соравына җавап алу.
12 слайд. Бүре нәрсә дип уйлаган? Төлке үрдәкне кая алып киткән? Төлке кая киткән? сорауларына җавап бирү?
13 слайд. Рәсем эчтәлеге буенча укучыларның бер-берсенә сорау бирүе.
6. “Физкультминутка”. (Н.Яхина сүзләренә язылган “Яз килгән” җырына физкультминутка)
7. Сорауларга җавап бирү.
- Хайваннар хуҗалыкка керә аламы? Ни өчен? соравына җавап алу (13 слайд)
- Әкияттә сүз нәрсә турында бара? (җавап вариантлары интерактив тактада) – 14 слайд
- Хуҗаны эзләргә ни өчен үрдәкне җибәргәннәр? (китаптан табып укыйлар) – 15 слайд
- Үрдәкнең фаҗигасе нәрсәдә?
- Үрдәк нинди хата ясый?
Әкиятләр ничә төргә бүленә? соравына җавап бирү – 16 слайд
- “Сертотмас үрдәк” әкияте кайсы төргә керә?
- Димәк, әкият нәрсәләр турында?
- Кем тормышы турында сүз бара? (кешеләр)
- Әкияттәге үрдәк кебек кешеләр бармы?
- Үрдәк хәлендә калганыгыз юкмы?
- Нинди нәтиҗә ясарга була? (сер саклау)
Интерактив тактада эш. Мәкальләрне дәвам итү – 17, 18 слайд
Сер тотмас – ...
Күп сөйләгән авыз - ...
10. Мәкальләрнең дөрес вариантының җавабын интерактив тактада чыгару - 18 слайд
Сер тотмас – дус тапмас.
Күп сөйләгән авыз – бәхетсезлек капкасы.
- Мәкальләрнең кайсы үрдәк образына туры килә?
- Үрдәккә нинди сыйфат җитеп бетми? (җаваплылык)
Кешенең нинди уңай һәм тискәре сыйфатларын беләсез? – 19 слайд
Уңай һәм тискәре сыйфатларны дөрес итеп дәфтәргә язу (интерактив тактада эш) – 20 слайд
- Ышанычлы
Саран
Тырыш
Әләкче
Куркак
6. Сабыр
7. Ярдәмчел
8. Мактанчык
9. Кешелекле
10. Алдакчы
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.