698795
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 5.520 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.200 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ ДО 70%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокФизикаКонспектыРазработка урока по физике на тему "Простые маханизмы"( 7 класс)

Разработка урока по физике на тему "Простые маханизмы"( 7 класс)

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Кайбыч муниципаль районы

Р.Кәлимуллин исемендәге Борындык төп белем мәктәбе















Сингапур структураларын

кулланып төзелгән

7 сыйныф өчен физикадан дәрес эшкәртмәсе



























Укытучы:Юсупова А.Х.


Дәрес тибы: Яңа материал өйрәнү.

Максат:

  • Гади механизмнар төшенчәсен аңлату; көчтән отыш алу;

Гади механизмнарга билгеләмә; рычагның тигезләнеш шартын күрсәтү;

  • Күчмә һәм кузгалмас блок төшенчәләрен аңлату

Тәрбия максаты:

  • Үзара аралаша белү күнекмәсен үстерүгә йогынты ясау;

  • Укучыларга бердәм эшчәнлекнең кыйммәтен аңларга ярдәм итү;


Җиһазлар:

  • компьютер;

  • мультимедийный проектор;

  • презентация;

  • демонстрацион җиһазлар: лаборатор рычаг, блок, штатив, җеп, йөкләр җыелмасы.



Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше

1.Структура МЭНЕДЖ МЭТ

Укучылар парта артына 4 утыралар.


Укытучы: ХАЙ ФАЙВ (СИГНАЛ ТИШИНЫ).

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз!

Хәзер йөзгә-йөз, һәм янәшә утыручылар бер-берегезне сәламләгез.

Укытучы. Укучылар дәресне башлыйбыз. Алдагы дәрестә без механик эш, егәрлек темаларын өйрәндек. Сезгә өй эше итеп бу темалар буенча 1 сорау әзерләп килергә иде.


2. Актуалләштерү

Клок Баддис структурасын кулланабыз

Укучылар бер- берсе белән очрашу билгелиләр, дәфтәрләренә язып куялар. Укучылар бирелгән кәгазьгә алдан әзерләгән сорауларын, кәгазнең 1/3 өлешенә җавапларын язалар.

Ә хәзер Клок Баддис структурасы буенча сәг. 15.00.дә очрашу билгеләгән укучылар бер- берсе белән очрашалар. Укучылар торып басалар, урындыкларын алга этеп куялар. КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД (ОПРОСИ – ОПРОСИ – ОБМЕНЯЙСЯ КАРТОЧКАМИ).структурасын кулланып бер- берегезнең өй эшләрен ничек үтәүләрен тикшереп карыйбыз. Каршы партнерларыгызга укыгыз, алар 30с эчендә җавап бирергә тиешләр. Карточкаларны алышып икенче кеше белән парлашалар шулай дәвам итә. Рәхмәт әйтәләр. Урыннарына утыралар.


Алдагы дәрестә алган белемнәрне тикшерү өчен ТЭЙК – ОФ – ТАЧ ДАУН ( ВСТАТЬ – СЕСТЬ)

Структурасын кулланып тест эшләп алабыз

(Укытучы сорау бирә, риза булган укучы баса, риза булмаса басмый).


Укучылар өстәлдә тест сорулары язылган кәгазьләрне алабыз. 1мин эчендә җавап язабыз.

Һәр укучы үзе эшли, шуннан соң җаваплар тикшерелә.

ТЕСТ

    1. Шнурда эленеп торган йөк. Механик эш башкара.

    2. Автобуста утырып баручы кеше. Механик эш башкара.

    3. Бүлмәдә өчып йөрүче чебен, механик эш башкара.

    4. Скрипкада уйнаучы кыз, механик эш башкара.

    5. Һавадагы болытларны куучы җил, механик эш башкара.

    6. Мәсьәлә чишүче компьютер , механик эш башкара.

Билгеле бер вакыттан соң мәсәләләрне җаваплары тикшерелә


1мәсәләнең җавабы = юк. Торып басыгыз әле.

2 мәсәләнең җавабы =юк .Торып басыгыз әле. Рәхмәт утырыгыз.

3 мәсәләнең җавабы =әйе .Торып басыгыз әле. Рәхмәт утырыгыз.

4мәсәләнең җавабы =әйе .Торып басыгыз әле. Рәхмәт утырыгыз.

5мәсәләнең җавабы =әйе.Торып басыгыз әле. Рәхмәт утырыгыз.

  1. мәсәләнең җавабы =юк .Торып басыгыз әле. Рәхмәт утырыгыз.



Укучылар яңа тема өйрәнә башлаганчы берничә табышмакка җавап табып алыйк әле.

1. Два кольца, два конца, а посредине гвоздик.

2. Две сестры качались – правды добивались, а когда добились, то остановились.

3. Кланяется, кланяется – придет домой – растянется.

4. Зубасты, а не кусаются

5. Два братца пошли в воду купаться , два купаются, а один на берегу валяется.


Укучылар бу табышмакларның җавапларыннан чыгып сез нинди нәтиҗә ясый аласыз.


Укучылар җаваплары тыңлана.

Әйе бик дөрес кеше хезмәтен җиңеләйтү өчен кулланыла торган кораллар. Аларны механизмнар дип атыйлар. Безнең бүгенге дәресебезнең темасы “Гади механизмнар” дип атала. (6 слайд)


Укучылар китаплардан П.55 “Гади механизмнар” дигән теманы ачабыз, дәфтәргә числоны, теманы язабыз. Китаптагы материалны тулыландыру өчен парта өстендә өстәмә материал бар, шулардан файдалана аласыз.(5 мин)


МИКС-ПЭА-ШЭА һәм РЕЛЛИ РОБИН структурасын кулланабыз (кыска җавап)


Укучылар торып басалар, музыка астында бииләр, музыка туктагач якындагы кеше белән парлашалар. Сәламлиләр. (30с)


Укытучы сорау бирә

1.Борынгы Мисырда һәм Хеопс пирамидасын төзегәндә нинди гади механизмнардан файдаланганнар? (10с)

(слайд 8)

Моннан 3 мең еллар элек Борынгы Мисырда пирамидалар төзегәндә авыр таш плиталарны рычаглардан, Хеопс пирамидасын төзегәндә блоклардан файдаланганнар. hello_html_m4b840590.jpg hello_html_15210788.jpg


(Слайд 9)

Мәсәлән, Хеопс пирамидасының биеклеге 147 м, 2 млн.нан артык авырлыгы 2.5 т булган таш баганалар кулланганнар.


hello_html_m13fc554d.jpg


Музыка туктый. 2 сорау.

2). Укытучы:Гади механизмнар нинди максатта кулланыла?(5с)

Укучылар җавабы тыңлана.

(Слайд 10)

Көчне үзгәртүгә хезмәт итә торган җайланмаларны механизмнар дип атыйлар.Алар күпчелек очракта көчтән отыш алу өчен, ягни җисемгә тәэсир итүче көчне берничә тапкыр арттыру өчен кулланыла.

Рычаг- кузгалмас таяныч тирәсендә әйләнә ала торган каты җисем ул.

Турыдан – туры кул көче белән күчерү мөмкин булмаган авыр әйберләрне (таш, шкаф, станок) кешеләрнең озын һәм нык таяк, ягни рычаг ярдәмендә урыныннан этеп күчерүләре һәркемгә билгеле.



hello_html_m5dea4da4.pngрәсем 1


Музыка туктый. Сорау .

3). Укытучы: Гади механизмнарга нәрсәләр керә? (5с)

Укучылар җавабы тыңлана.

(Слайд 11)

Гади механизмнарга рычаг һәм аның аерым төрләре- блок, чыгыр, авыш яссылык һәм аның аерым төрләре- чөй, винт керә.

Гhello_html_6f339dee.gifhello_html_7f1b4c83.gifади механизмнар

Рычаг Авыш яссылык

(блок, чыгыр, лом) (чөй, винт)

Музыка туктый. Сорау

4.Рәсемдә ничә гади механизм сүрәтләнгән?(10 с)

(Слайд 12)

Укучылар рәхмәт урыннарыгызга утырыгыз. Дәресебезне дәвам итәбез. (слайд 10)

(Слайд 13)

Рычагның 2 төре бар.(Рычаг 1-рода)(тәҗрибә)

hello_html_427b6165.png

1 төрдәге рычагның таяну ноктасы тәэсир итүче көчләр арасында урнашкан

Эшчегә вертикаль буенча аска юнәлгән көчне- йөкнең авырлыгы F1 ны җиңәргә кирәк. Моның өчен ул ломны күчәре тирәсендә бора.Эшченең рычагка тәэсир итүче F2көче, F1көченнән кимрәк, ягъни эшче көчтән отыш ала. Шулай итеп, рычаг ярдәмендә рычагсыз күтәреп булмаган авыр йөкне күтәреп була.


(Слайд 14)


(Слайд 15)

Рычаг 2-рода (тәҗрибә)

hello_html_23ffa049.png

2 төрдәге рычагның таяну ноктасы тәэсир итүче көч белән бер якка урнашкан

Блок – үз күчәре тирәсендә әйләнә ала торган, улагы аша җеп яки трос үткәреп була ала торган көпчәк.

Блоклар 2 төрле була: (слайд 16)

  1. Кузгалмас-үзәге беркетелгән (тәҗрибә)

  2. Күчмә-үзәге беркетелмәгән, йөк белән бергә хәрәкәтләнә ала.(тәҗрибә)

Кузгалмас блок көчтән отыш бирми, ул кешенең хезмәтен җиңеләйтә. Аның ярдәмендә җирдә торып авыр әйберне югарыга күтәреп була.

(Слайд 17)

Тормышта катнаш блоктан файдаланалар..

(Слайд 18)

Авыш яссылык-авыр әйберләрне көч куеп күтәрмичә генә ниндидер биеклеккә күтәрү өчен кулланалар.Мондый җайланмаларга пандус, эскалатор.Авыш яссылыкның почмагы никадәр кечкенә булса, йөкне югарыга күтәрү өчен әзрәк көч куела.

hello_html_1af37ffb.jpg

(Слайд 19)

Чөй— призма формасында, бирелгән җисемне кисәкләргә аеру өчен кулланыла.


(слайд 20)

Чыгыр-бер күчәр тирәсендә әйләнә ала торган 2 тоташкан көпчәк.


Күпчелек очракларда гади механизмнарны көчтән отыш алу өчен, ягъни җисемгә тәэсир итүче көчне берничә тапкыр арттыру өчен кулланалар.

Укучылар китап белән эшлибез. Китапта 154 нче рәсемдә рычаг сүрәтләнгән.Аның әйләнү күчәре О ноктасы А һәм В нокталары арасында урнашкан.

155 нче рәсемдә рычагның схемасы сүрәтләнгән.

hello_html_m69206fae.pngрәсем 154hello_html_m24a796ef.pngрәсем 155


Таяну ноктасы һәм рычагка тәэсир итә торган көч юнәлгән туры арасындагы иң кыска ераклык көч иңсәсе дип атала.


F1 –көченең иңсәсе –ОА-l1

F2 -көченең иңсәсе –ОВ-l2

Рәсемнән күренгәнчә кечерәк көчнең иңсәсе зуррак көчнең иңсәсеннән 2 тапкыр озынрак.


Рычагка тәэсир итүче көчләр шул көчләрнең иңсәләренә кире пропорциональ булсалар, рычаг тигезләнеш хәлендә тора.


F1/ F2 = l2/l1

F2= F1* l1/ l2

(Слайд 21)

Рычагның тигезләнү кагыйдәсен б.э. кадәр 287-212 еллар чамасы элек Архимед гамәлгә керткән.



3.Физминутка

4. Материалны ныгыту.

Задача.. С помощью рычага рабочий поднимает плиту массой 240 кг . Какую силу прикладывает он к большему пле­чу рычага, равному 2,4 м, если меньшее плечо равно 0,6 м?

Запишем условие задачи и решим ее.

hello_html_m21658b50.jpg

РЕЛЛИ Робин структурсы буенча (партнеры по плечу)мәсәләнең дөреслеген тикшерәбез.

5. Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.

6. Өй эше. *55,56 Л№736,737

7.Кулланылган әдәбият

  1. А.В. Пёрышкин Физика-7. М.: Дрофа, 2003. – 136

  2. http://files.school-collection.edu.ru/dlrstore/669b5266-e921-11dc-95ff-0800200c9a66/5_8.swf

  3. http://class-fizika.narod.ru/7_blok.htm, http://class-fizika.narod.ru/7_vorot.htm








7


Общая информация

Номер материала: ДВ-186746

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Информационные технологии в деятельности учителя физики»
Курс профессиональной переподготовки «Физика: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе»
Курс профессиональной переподготовки «Управление персоналом и оформление трудовых отношений»
Курс профессиональной переподготовки «Организация логистической деятельности на транспорте»
Курс повышения квалификации «Основы менеджмента в туризме»
Курс повышения квалификации «ЕГЭ по физике: методика решения задач»
Курс повышения квалификации «Методы и инструменты современного моделирования»
Курс профессиональной переподготовки «Управление сервисами информационных технологий»
Курс профессиональной переподготовки «Деятельность по хранению музейных предметов и музейных коллекций в музеях всех видов»
Курс профессиональной переподготовки «Организация системы менеджмента транспортных услуг в туризме»
Курс профессиональной переподготовки «Политология: взаимодействие с органами государственной власти и управления, негосударственными и международными организациями»
Курс профессиональной переподготовки «Гостиничный менеджмент: организация управления текущей деятельностью»
Курс профессиональной переподготовки «Осуществление и координация продаж»
Курс профессиональной переподготовки «Технический контроль и техническая подготовка сварочного процесса»

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.