Республиканский конкурс
методических разработок
«Язык и культура: сохранение
и развитие»
Разработка урока по родному
(татарскому) языку
для 1 класса
по теме “Җөмлә ахырында тыныш
билгеләре”
(аудиозапись с объяснением темы)
Сайфиева
Равия Фаритовна,
учитель начальных классов,
Шугуровской СОШ
имени Валерия Павловича Чкалова
Лениногорского
муниципального района РТ
Тема: Җөмлә ахырында тыныш билгеләре
( 1 нче слайд)
Максат:
1. Әйтелү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләре; җөмлә ахырында
тыныш билгеләре танышу.
Бурычлар:
1.Бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү;
2.Туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну уяту;
3.Уку хезмәтенә җитди караш, игътибарлылык, пөхтәлек тәрбияләү.
Дәрес барышы:
I. Оештыру
“Туган тел” җыры яңгырый
- Нинди көй яңгырады?
- Бу җыр турында нәрсә беләсез?
- Бик дөрес, бу җырны Г. Тукай сүзләренә халык язган.
Бу җыр безнең туган телебезне сәламләү, аңа дан җырлау, туган телебезне
яратуны, аның белән горурлануны күрсәтүче җыр.
Без дә туган телебезне сәламлик әле:
Дөньяда иң-иң матур ил
Ул минем туган илем
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул минем Туган телем!
-
Рәхмәт, балалар. Җир
йөзендә яшәгән халыкларның телләре бик төрле.
Ләкин һәркемнең дә башка телләргә караганда яхшырак
белгән, үзенә генә кадерле бер теле була. Шуңа күрә ул телне – ана теле диләр.
Безнең туган телебез нинди?
-
Без бүген туган телебезне
өйрәнүне дәвам итәбез. Безнең туган телебезнең үзенә генә хас, үзенчәлекле,
матур яңгырашлы аваз һәм хәрефләрен искә төшерик әле.
Рәсемле хәрефләр белән эш.Рәсемгә карап, сүзнен беренче авазын әйтегез(2 нче слайд)
II. Матур язу.
А) - Дәфтәрләрне ачыгыз.
- 1 нче юлга сузык аваз хәрефләрен языгыз.
- 2 нче юлга тартык аваз хәрефләрен языгыз.
Ә ә Ө ө Ү ү
Җ җ ң Һ һ
III. Тактадагы рәсемнәр буенча әңгәмә (3 нче слайд)
-
Рәсемнәргә карагыз. Кайсы ел фасылы сурәтләнгән?
-
Нинди кыш айларын беләсез?
-
Кыш икәнен каян белдегез?
IV. Яңа тема:
а) - Ә хәзер әйтегез әле: без нәрсә төзедек?
Туган телебез, ел фасыллары турында сөйләштек.
б) Сөйләм нәрсәләрдән тора? (4 нче слайд)
в) - Әйтелү максаты, интонациясе буенча нинди җөмләләр була?
Бүген без җөмлә ахырында тыныш билгеләре дигән теманы өйрәнербез.
Кагыйдәне укыгыз һәм исегездә калдырыгыз (5 нче
слайд)
Тыныч тавыш белән әйтелгән җөмлә ахырында нокта (●)
куела.
|
Сорауны белдергән җөмлә ахырында сорау билгесе (?)
куела.
|
Көчле хис белән әйтелгән җөмлә ахырында өндәү
билгесе(!) куела.
|
V. Физминутка
VI. Ныгыту ( 6 нчы слайд)
А)Укыгыз.Җөмлә төзегез. Тиешле тыныш билгеләрен куеп, дәфтәргә языгыз.
Җитте, кыш, салкын
саф, нинди, һава
бу, була, кайчак
Б) Төрле интонация белән укы (7 нче
слайд)
Кар ява.
Кар ява?
Кар ява!
В) Биредә ничә
җөмлә бар? Санын күрсәт ( 8 нче слайд)
Куян
Кыш җитә салкын җил исә куян салкыннан курыкмый аның туны
җылы кар ак куян да ак.
VII. Йомгаклау.
Кроссвордны чишегез. Нинди терәк сүз килеп чыкты?( 9 нчы слайд)
1.
Үлән араларында торам
яшеренеп, ашыйсың килсә, ал мине өзеп.(җиләк)
2.
Көннең киресе (төн).
3.
Ашлык җыючы, җилгәрүче
машина(комбайн)
4.
“Алма!” дисәң дә
алалар
Нәрсә соң ул балалар?(алма)
5.
Иртән иртә тора, матур
итеп кычкыра.(Әтәч)
-Димәк, без бүген җөмлә турында, җөмлә ахырында куела
торган тыныш билгеләре турында сөйләштек.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.