Инфоурок Родной язык КонспектыРазработка урока родного языка "Сәгать"

Разработка урока родного языка "Сәгать"

Скачать материал

Осипова Людмила Ивановна,

“Лениногорск муниципаль районы”

 муниципаль берәмлегенең

“2 нче урта гомуми белем мәктәбе”

муниципаль гомуми белем бирү учреждениесенең

туган тел һәм әдәбияты укытучысы

 

Дәреснең темасы: Сәгать ничә?  

Класс: 5, рус төркеме

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану

Дәреснең максатлары:

Танып белү максаты: сәгать ничә икәнен, эшнең сәгать ничәдә башкарылганын  татар телендә әйтә белү.  

Белем һәм күнекмәләрне үстерү максатлары: өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга күнектерү; сөйләм күнекмәләрен үстерү, өйрәнелә торган материал нигезендә җөмләләр төзеп әйтү,укучыларның хәтерен, игътибарлылыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү; парлап һәм төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви максат: укучыларда төгәллек, җаваплылык  кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү, вакытның кадерен белергә өйрәтү.

Грамматик материал: Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сорауларына җавап бирү.

Лексик материал: сәгать, йокы, дәрес әзерли, сәгать ничәдә?

Сөйләм үрнәкләре: Сәгать ничә? Сәгать ничәдә киләсең? Син сәгать ничәдә йокыдан торасың? Мин сәгать җидедә йокыдан торам.

Укыту методлары: өлешчә эзләнү методы, әңгәмә, күрсәтмәлелек

Җиһазлау: интерактив такта, медиапроектор, төркемдә эшләү өчен карточкалар,  дәрес темасы буенча презентация, сәгать моделе, “Ана теле” онлайн мәктәбе биремнәре.

Материал: Хәйдәрова Р.З.,  Әхмәтҗанова Г.М. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 5нче сыйныф (Укытучылар өчен методик кулланма). – Казан, “Татармультфильм”, 2014; Р.Р. Нигъмәтуллина, Ф.С. Фәизова “Татарча да яхшы бел”дискы

 

Көтелгән нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы УУГ– укучыларның үз эшчәнлеген оештыра белүе, вакытның кадерен белү хисен уяту

Метапредмет УУГ:

Танып - белү УУГ: күзәтеп нәтиҗә ясау, иптәшләре фикерен тыңлау, уртак фикергә килү, белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану, кирәкле мәгълүматны эзләү, аңлап әйтеп бирү;

Коммуникатив УУГ: тема буенча татар теленең тел нормалары нигезендә сөйләмнең диалогик һәм монологик формаларын белү.

Регулятив УУГ: максат кую, бәяләү, үз-үзеңне тикшерү .

Предмет УУГ – сәгать ничә икәнен, эшнең сәгать ничәдә башкарылганын әйтә белү.

 

Дәрес барышы.

І. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү

-                     Хәерле көн, укучылар!

- Әйдәгез әле бер-берегезгә карап елмаеп, хәерле көн телик. Укучылар, карагыз әле кояш та сезгә карап елмая. Утырыгыз. Яхшы кәефләр белән дәресне башлап җибәрик.

-                     Сыйныфта кем дежур? (дежур укучының отчеты. “Бүген класста мин дежур. Бүген  2 нче   февраль. Пәнҗешәмбе...” )

-                     Рәхмәт, укучым! Ә сәгать ничә соң хәзер? Ничәнче дәрес? Ул сәгать ничәдә башланды? Сәгать ничәдә бетәчәк? Ә сез иртән мәктәпкә ничәдә килдегез?

-                     12 күз, 60 керфек нәрсәләр ул?

-                     Көне-төне йөри, урыныннан китми?

-                     Сәгатьнең олы теле нәрсәне күрсәтә?

-                     Сәгатьнең кече теле нәрсәне күрсәтә?

-                     Димәк, бүген дәрестә без нәрсә өйрәнәчәкбез?!

 

II. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

- Балалар, ә сез сәгать турында нинди җыр беләсез?

 М.Җәлилнең “Сәгать суга” җыры яңгырый.

- Укучылар, бу җыр нәрсә турында? (Аудирование. Р.Р. Нигъмәтуллина, Ф.С. Фәизова “Татарча да яхшы бел” дискы, 2нче кисәк, 28 нче трек җырлыйлар). Аны кем язган? (Муса Җәлил)

- Марат ни өчен соңга калган? (Чөнки ул йокларга ярата).

- Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

- Әйе, без алдагы дәрес темасын дәвам итәбез. Алдагы дәрестә без сәгать ничә? сәгать ничәдә? сорауларына җавап бирергә өйрәндек. Бүгенге дәрестә без аны ныгытабыз.

III. Беренчел ныгыту

1Таныш ситуациядә. Тыңлагыз һәм русча әйтегез. (Аудирование. Р.Р. Нигъмәтуллина, Ф.С. Фәизова “Татарча да яхшы бел” дискы, 2нче кисәк, 30нчы трек). (Җавапларны слайдта тикшерәбез).

- 5 тулып 15 минут

- 6 туларга 10 минут

- 5 сәгать 28 минут

- 7 туларга 20 минут

- 8 тулып 12 минут

- 7 тулып 30 минут

2. Төркемнәрдә эш (Күрсәтмә сәгатьтә эшләү)

Бер укучы күрсәтмә сәгатьтә күрсәтә, икенче төркемдәге 1 укучы дөрес итеп әйтә.) 6 сорау – 6 җавап.    

3. Үзгәртелгән ситуациядә. Җөмләләр төзегез һәм укып күрсәтегез (карточкалар таратыла).

яртыда, Концерт, башлана, җиденче.

Ничәдә, сәгать, торасың, Син?

Лекция, бетә, беренче, егерме, унынчы, минутта.

«Вакыт», башлана, тугызда, тапшыруы, сәгать.

дәрес, Беренче, тугыз, унбиш, туларга, минутта, бетә.

Мин, торам, сәгать,  алтыда, йокыдан, иртәнге.

кибете, “Ашамлыклар”, иртәнге, ачыла, сигездә.

иртәнге, ашны, Син, сәгать, ашыйсың, ничәдә?

мәктәптән, Син, сәгать, ничәдә, кайтасың?

чәчәк ата, сәгать, Абага, уникедә, төнге, имеш.

Марат, Кичә, торды, җидедә, сәгать, иртәнге.

 

IV. Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу.

 1. Сорауларга җавап бирү (Парлап эшләү.)

                   Син ничәдә торасың?

                   Сәгать ничәдә иртәнге ашны ашыйсың?

                   Сәгать ничәдә мәктәпкә китәсең?

                   Сәгать ничәдә дәресләр башлана?

                   Сәгать ничәдә мәктәптән кайтасың?

                   Сәгать ничәдә өй эшен эшлисең?

                   Сәгать ничәдә ял итәсең?

                   Сәгать ничәдә йокларга ятасың?

                   Сәгать ничәдә иртәнге зарядка ясыйсың?

                   Сәгать ничәдә  төшке ашны ашыйсың?

  2. Укучылар,  тылсымчы килгән дә барлык сәгатьләрне дә юк иткән. Әгәр дә сәгатьләр булмаса, нәрсә булыр иде? Төркемнәрдә эш. Рәсемнәр белән күрсәтү, аннары рәсемне яклау.

- Димәк,  укучылар, сәгатьләр булмаса , нәрсә булыр иде? (укучылар соңга калырлар иде, очрашуларга килә алмаслар иде, .....). Димәк ,тылсымчы сәгатьләрне юк итеп,  безне нәрсәгә өйрәтә? (Вакытның кадерен белергә,һәр эшне дә вакытында эшләргә өйрәтә)

- “Ана теле” онлайн мәктәбендә дә безнең дәрес материалы буенча күнегү бирелгән.  Определите время, перетащите полоски со словами снизу, чтобы они соответствовали картинкам наверху. (2 уровень, 1 раздел, 1 урок, 2 этап, 3 упражнение)

3. Ситуатив күнегүләр эшләү.

Напишите, что (работа в тетрадях):

- твоя мама встает в 6 часов утра;

- ты обедаешь в 11 часов 15 минут;

- братишка приходит из школы в 2 часа дня;

- вы ужинаете в 8 часов вечера.

4. Иҗади бирем – сәгать сүзе белән синквейн төзибез.

Сәгать (1 существительное)

Күкеле, электрон (2 прилагательных)

Йөри, күрсәтә, туктый (3 глагола)

Сәгать вакытны төгәл күрсәтә (фраза)

Вакыт (обощающее слово)

V. Рефлексив  бәяләү этабы.

- Дәреснең темасы нинди иде? 

- Ни өчен вакытны белергә кирәк?

Рефлексия.

Үзбәя – бәяләү кәгазьләрендә нәтиҗә чыгару.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка урока родного языка "Сәгать""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Заведующий доп. образованием

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 910 материалов в базе

Материал подходит для УМК

  • «Татарский язык: учебник для образовательных организаций  с обучением на русском языке (для изучающих татарский язык)», Хайдарова Р.З., Ахметзянова Г.М.

    «Татарский язык: учебник для образовательных организаций с обучением на русском языке (для изучающих татарский язык)», Хайдарова Р.З., Ахметзянова Г.М.

    Больше материалов по этому УМК
Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.02.2023 300
    • DOCX 72 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Осипова Людмила Ивановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Осипова Людмила Ивановна
    Осипова Людмила Ивановна
    • На сайте: 7 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 14653
    • Всего материалов: 26

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Русский язык и культура речи: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель русского языка и культуры речи

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 59 человек из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 183 человека

Курс профессиональной переподготовки

Родной (русский) язык и родная литература: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель родного языка (русского языка) и родной литературы

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 23 человека

Курс повышения квалификации

Основы преподавания родного (русского) языка и родной литературы в образовательной организации

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 237 человек

Мини-курс

Искусство понимания: техники успешной жизни, отношений и бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Теория и практика инвестиций в контексте устойчивого развития

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы духовно-нравственной культуры народов России: особенности преподавания

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 32 человека