Тема: Чигүле читек эскизы.
Максаты: 1.Укучыларны
татар халыкның милли аяк киеме чигүле читек
эскизы ясарга өйрәтү.
2.
Бизәкләр төзү һәм эстетик зәвык белән урнаштыру күнекмәләре үстерү.
3.
Татар милләтенә хас сабырлык, пөхтәлек, тыйнаклык тәрбияләү.
Материаллар: чигүле читекләр,
милли киемнәр эскизы, бизәкләр үрнәге, әбиемнең серле сандыгы, краска,
кисточка, шаблоннар.
Дәрес барышы.
I.Уку мәсьәләсен кую.
1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.
2. Үткән дәресне кабатлау.
-
Үткән дәрестә без сезнең белән халкыбызның иҗатының искиткеч дөньясына сәяхәткә
чыктык. Бүгенг без сәяхәтне дәвам иттереп татар халкының милли киемнәрен
бизәгән бизәкләр турында сөйләшербез.
II.Уку мәсьәләсен чишү.
Татар
халкының милли киемнәре турында сөйләшү.
-Балалар, кем әйтеп бирә ала, әби-бабаларыбызның өй түрендә, өйгә ямь өстәп
нәрсә торды икән?
-Әйе, сандык. Ә ул сандыкка ниләр салганнар?
-Элек әби-бабаларыбыз яшәгән вакытта шифонерлар, стенкалар булмаган. Алар киемнәрен
чиста итеп, пөхтәләп, кадерләп шушы сандыкларда саклаганнар. Безнең татар халкы
башка милләтләрдән аермалы буларак, бик чиста, пөхтә халык.
Бүген безнең дәреснең түрендә дә әбиемнең серле сандыгы. (тактада сандык
макеты.)
Әйдәгез әле, әбиемнең сандыгын карыйк.(сандык ачыла, киемнәр эскизы берәм-берәм
алына.)
/киемнәр тактага эленә/
-Карагыз әле игътибар белән, бу киемнәр нинди осталык белән бизәлгән. Кышкы
озын кичләрдә аулак өйләрдә чыра. Сукыр лампа яктысында күз нурларын түгү
бәрабәренә туган иҗат әсәрләре болар.
-Бу эшләргә карап без әбиләребез турында нәрсә әйтә алабыз?
-Әйе, безнең әбиләребез түземле, пөхтә, төгәл, җитез, матурлыкка омтылганнар.
-Бу бизәкләр барысы да табигатьтән алынган.Табигатебезнең матурлыгын
үзләренең милли киемнәренә күчергәннәр. Димәк, татар халкы үзенең табигатен бик
ярата.
-Әйдәгез, искә төшерик әле, нинди бизәкләр була?
/розетка, йөрәк сыман, ләласыман, болытсыман,
яфраксыман, үрмә гөлләр сыман/
-Бу бизәкләрдә салават күперенең барлык
төсләре дә бар. Ләкин милли киемнәр бик ачык, күгә ташлана торган төсләр түгел.
Бу халкыбызның тыйнак, оялчан булуын аңлата.
2. Читек турында аңлатма.
-Әбиемнең сандыгында бик күп читекләр.
Алар бер-берсен уздырып үзләренең эшләнеше турында сөйләшәләр.
Читекне яхшы күннән тегәләр. Художниклар үрнәк читекләр ясаганнар. Күнне
салават күперенең барлык төсләренә маналар, аннары бизәк төшергәндә, трафаретка
салып кисәләр. Күн кисәкләреннән ясалган бизәкләрне мозаика тәртибендә
урнаштырып, ефәк, кайвакыт алтын һәм көмеш җепләр белән тоташтырып тегәләр.
Күннән бизәлеп тегелгән әйберләр һәрвакыт кул белән эшләнгән.
-Бу эшләрне башкарып чыгу өчен нинди характерга ия булырга кирәк?
/түземле, төгәл, матурлыкны аңлый белергә/
-Бүген менә бу сыйфатларыгызны сынап
карыйбыз. Чөнки дәрестә без сезнең белән читеккә бизәкләр ясыйбыз.
-Читекләр төрле-төрле була. Ләкин алар бер үк алым белән эшләнгән. /читек
рәсемнәре./
Читекнең кыр-кырында зур бизәк –
розеткалар, йөрәксыман, ләласыман. Алгы өлештәге бизәк, тегелгән урынны каплап,
аяк йөзенә очлап килгән була. Ә арт өлешендә дә тулы бизәк алына. Калган
бизәкләр ялгау бизәкләре дип атала. Аларга яфраксыман, болыт сыман, үрмә
гөлләрсыман бизәкләр керә.
3. Тактада читек күргәзмәсе.
-Читекләргә карагыз да әйтегез. Кайсы читекнең бизәлеше дөрес түгел? /
Дөрес түгел читекләрне күрсәтәләр, ни өчен дөрес түгеллеген аңлаталар./
-Бүген дәрестә әби-бабаларыбызга охшарга тырышабыз. Алар сыман сабыр, төгәл,
пөхтә, матурлыкны күрә белергә һөм аны үзебез ясый белергә тырышырбыз.
III.Мөстәкыйль эш.
/Талгын гына татарча бию көе куела./
1.Һәр партада читек шаблоннары. Читекне
биткә дөрес урнаштырып шаблон ярдәмендә сызу.
2.Читеккә бизәкләр уйлап ясау. Бизәкләрне дөрес урнаштыру.
3.Бизәкләрне буяу.Төсләрне дәрес сайлап, пөхтә итеп буяу.
4.Читекләр күгәзмәсе оештыру. Барлык читекләрнең эшләнешен анализлау, билгеләр
кую.
-Читекләр кайда эшләнә? Бу сорауга җавапны җырны тыңлап әйтегез.
5. “Арча читекләре” җырын укучы башкаруында тыңлау.
-Бизәлгән читекләрне безнең республикада гына түгел, аннан читтә дә яратып
кияләр.
IV. Рефликсиф кабатлау.
-Бүген дәрестә барлык укучылар да тырышып эшләделәр. Без әби-бабаларыбызның
йөзенә кызыллык китермәдек дип уйлыйм. Барлык эшләр дә зур тырышлык, пөхтәлек,
төгәллек белән башкарылган.
Бу читекләр, бу бизәкләр
Килә ерак чорлардан.
Һәр татар балалары
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.